Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Банклар бөлдерә

Банклар бөлдерә

Мәдинә АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
10 августа 2018
439 карау
Бөтен дөнья кредитта утыра. Яңа гына гаилә корып җибәргән яшь парлар да тормышны банктан башлый. Чөнки фатир кирәк, кешечә йөрергә машина кирәк, хәтта каядыр ял итәргә бару өчен дә кредитсыз булмый. Кыскасы, караул! Беребез дә (әлбәттә, бай тормышлы кешеләрдән гайре) шунсыз тора алмыйбыз. Акчаны өеп биреп, тагын да өеп алып калучы шул ишекләрне каерып ачып керергә мәҗбүр без. Инде башкасын әйткән юк, хәтта пенсионерлар да «аз процентлы» дигән сүзләргә алданып, банкка    йөгерә. Чөнки ставкалары түбән, процентлары әйбәт. Алар шулай дип уйлый. Һәм бу кармакка ничек килеп кабуларын сизми дә кала. Пенсионерка Зөлфия ханымның шушы хакта безгә язып җибәргән хатын түкми-чәчми сезгә җиткерергә булдык, хөрмәтле укучым!

«Дөресен әйтим, шушы яшемә җитеп, кредит алганым булмады. Кирәге чыкса да, ни өчендер курка идем. Түли алмасам, түләү барышында ставкаларны үзгәртеп куйсалар. Гәрчә, алай эшләргә ярамаганлыгын белсәм дә, ышанмый идем аларга. Дөрес булган ул.

Моннан нәкъ ике ел элек «бик кирәк» дигәч, улыма «Россельхозбанк»тан җиде елга 500 мең сум кредит алып бирдем. Түләвен үзләре түләде. Ни өчен мин алдым. Ә чөнки пенсионерларга проценты әзрәк, диделәр. Ахырда, аның проценты барыбер шул 16 га басты. Аз булмады. Ә иң гаҗәпләндергәне, ачуны китергәне: иминият өлешенең елдан-ел үсә баруы булды. Беренче елны без аны 4 мең тирәсе түләсәк, икенче елга ул 21 меңгә сумга кадәр үскән булып чыкты. «Ни өчен страховка артты? Сәбәбен аңлатыгыз?» – дим. «Яшегез олыгайган саен аның күләме дә арта бара», – диделәр банк хезмәткәрләре. Чүт артыма авып китмәдем. «Мин бит пенсионер, пенсиям – 15 мең сум. Каян мин сезгә шуның кадәр акча табыйм», – дим. Ишетмиләр дә, имеш, кисәттек (кисәткәннәрен хәтерләмим), имеш, банк та ничектер яшәргә тиеш бит инде. Яхшы яшисез, бик яхшы... Күңел кайтуларым моның белән генә бетмәде. Уйлаштык та, икенче банктан кредит алып, тегесен ябарга булдык. Артык акча түлисе килми бит инде. «Восточный» банкы чакыра, 11,5 процент кына икән. Чагыштырмача, аз. Бардык. Ә анда йортка дистәләгән кәгазь сорыйлар. «Нәрсәгә ул сезгә?» – дибез. Йортны залогка салмакчылар. Хезмәткәре: «Залог түгел ул», – дип аңлатырга керешә. Имеш, ипотека сыман ул. Адвокатлар белән киңәшкәннән соң, «Ак Барс» банкына киттек. Анда да 11,5 процент ич! Урыс әйтмешли, «не тут-то было». Сөйләшә торгач, янә шул 16 процент чамасы килеп чыкты. Менә сиңа реклама, ышан аларга! Страховкасын гына ел саен түлисе түгел. Бер мәртәбә түлисең дә котыласың. Нинди дә үзгәрешләр килеп чыкмаса инде... Белмим тагын... Иң яхшысы – алмаска! Ике ел «Россельхозбанк»ка аена 10-12 мең сум кредит түләп, ике ел түләгәннән соң бурычыбыз 419 мең сумнан бераз гына артык чыкты. Димәк, ике елда без төп бурычыбызның 80 меңен генә түләгәнбез булып чыга. Ә калганы кая киткән?! Хезмәткәр аңлатты -аңлатуын. Әмма мин, барыбер аңламадым. Банк системасы шулай эшли. Бары үзенә файдага».

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com