Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Пхенчханда – татар һәм Татарстан спортчылары

Пхенчханда – татар һәм Татарстан спортчылары

07 февраля 2018
465 карау
Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узучы Олимпия уеннарында 7 татар спортчысы катнаша. Быелгы допинглы җәнҗаллардан соң, Россия спортчылары Олимпиада аләме астында чыгыш ясаячак. Без исә үзебезнекеләр өчен җан атачакбыз. 
 
Әле 16 яше дә тулмаган Алинә Заһитова – фигуралы шуу буенча алтын медальгә дәгъва итүчеләрнең берсе. Ул Ижау шәһәрендә үскән, тамырлары белән Актаныш районыннан. 
 
Хатын-кызлар хоккей командасында иисә өч татар кызы бар: Лиана Ганиева, Фәнүзә Кадыйрова, Диана Канаева. 
 
Лиана Ганиева 1997 елгы. Актаныш районының Байсар авылында туган. Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» клубы өчен уйный.
 
Фәнүзә Кадыйрова 1998 елда туган. Кукмара районы Сәрдекбаш авылыннан. Ул да Ухта шәһәрендәге «Арктик-Университет» клубыннан. 
 
Диана Канаева 1997 елгы, Подольскийдан. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургның «Динамо» клубында уйный. 
 
Регина Рәхимова фристайл, могул буенча ярышларда катнашачак. Ул 1989 елгы, Пермь өлкәсе Чусовой шәһәреннән. Олимпиадага кадәр дә дөнья чемпионы булганы бар. 
 
Эрнест Яхин – чаңгы буенча ике төрле ярышларда катнаша. 1991 елда Уфада туган, шунда яши. Бу төрдә ул Россиядән бердәнбер. 
 
Руслан Сәмитов бобслей һәм скелетон буенча спортчы. 1991 елда Казанда туган. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. 
 
Динар Хафизуллин – Санкт-Петербургның танылган СКА хоккей командасы уенчысы. 1989 елда Казанда туган. «Ак Барс» өчен дә уйнаганы булган. 
 
Әлеге милләттәшләребезнең барысы да диярлек Татарстаннан читтәге клублардан. 
 
Татарстанның җыелма командасында  исә фигуралы шуучы Евгения Тарасова, чаңгычылар Андрей Ларьков һәм Анна Нечаевская, сноубордта Владислав Хадарин һәм Милена Быкова да бар. Хоккей җыелма командасының запас составында Владимир Ткачев исеме дә бар. 

фото: http://intertat.tatar/sport/tugan-k-n-g-kemn-r-bara-olimpiadaga-chakyru-algan-7-tatar-sportchysy/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com