Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Һәр илнең ачкычы – тел

Һәр илнең ачкычы – тел

05 декабря 2017
182 карау

Фатих КУТЛУ, тәрҗемәче. 



 

Мин Татарстанда инде байтак еллар яшим. Туган җирем – Төркиянең Каһраманмараш шәһәре. Безнең шивә (диалект) белән татар теле бик якын: кайбер сүзләрнең туры килүе, грамматик яктан охшашлыклар мине заманында үзенә тартты да. Уку йортлары арасында студентлар алмашынуы бар иде ул чакта. Шулай итеп без Алабуга шәһәренә килеп эләктек – университетның татар-инглиз телләре бүлегенә. Татарстанга килгәнче, инглиз теленә дә хирыслыгым бар иде. Инглиз телендә кассеталар тыңлый, урамда туристларны очратып, ниндидер сораулар биреп, сөйләшергә, аралашырга тырыша идем. Ә монда килгәч, татар теле өстенлек итте – татар теленә тартылдым. Бу телгә мәхәббәтем көчлерәк булып чыкты. «Югыйсә, инглиз теле – дөньякүләм тел. Татар теле белән кая барып булыр?» – кешеләр шулай да уйларга мөмкин. Ә мин күңелем нәрсә куша – шуны эшләргә тырыштым. «Әгәр бу телгә тартылам икән, аңардан тәм, ләззәт табам икән, нигә үземне тыярга?! Бу юлдан атларга кирәк», – дип уйладым мин. 

Татар телен күңелемә орлык итеп салган өчен укытучыларыма рәхмәтлемен – алар минем күңелдә җирлек тапты. Без башта бер ел Чаллыда укып алдык. Аннан – Алабугада. Әлфинә Сибгатуллина, Мөнир Нигъмәтуллов, Хәлил Сәлимовлар, һ.б. укытты безне. Аларның телне яраттырырга тырышулары, китап укулар бушка китмәде. Алга таба, университетны тәмамлаганнан соң, Аяз Гыйләҗев иҗаты белән якыннан танышу татар теленә мәхәббәтне тагын да дөрләтеп җибәрде. Аяз абыйның теле, уйлавы, фикерләве мине үзенә гашыйк итте. 

1994 елда Алабуга Дәүләт педагогия институтында бер әдәби кичә оештырылды. Төрек-татар дуслыгына багышланган иде ул. Шул кичәдә мин – моңарчы үзалдыма гына җырлап йөргән кеше, «Миләшләрем» җырын сәхнәдә башкардым. Бу җырның бик популяр чагы. Минем, әйткәнемчә, сәхнәгә беренче тапкыр чыгуым. Татарча җырларга гына түгел, гомумән, сәхнәгә тәүге тапкыр аяк басуым. Иптәшләр янында җырлап йөрү саналмый бит инде ул. Зал шыгрым тулы. Бөтенесе кызлар! Оялдыра, билгеле. Җитмәсә, укытучыбыз Әлфинә апа шаярта: «Кызлар, егетләрне сайлый аласыз!» – ди.

«Миләшләрем»не мин бик дулкынланып, үземнең йөрәк тибешемне сизеп, ишетеп җырладым. Аяк калтырый, кул калтырый... Тере тавышка, гармунга кушылып җырлыйм бит. Башкарып чыктым. Һәм тамашачылар озак итеп кул чаптылар – уч төпләре кабарганчы... Мин моның сәбәбен болай дип аңладым: читтән килгән кеше аларның ана телендә аларның популяр җырларын башкарды. Бу, бәлки, алар моңарчы күрмәгән ят күренеш булгандыр. Гадәттә, шулай бит – кешенең туган телендә сөйләшсәң, сиңа карата аның күңелендә җылылык, якынлык хасил була. Бу – ике як өчен дә отышлы. Үзең яшәгән җирдәге халыкның телен өйрәнсәң, алар белән аралашу, сөйләшү үзеңә дә рәхәт: әйтергә теләгәнеңне аңлата аласың, аларны аңлыйсың – яшәешләрен, җырларын, гореф-гадәтләрен... Болар бит барысы да кешегә тел аша күчә. Аларның телен үзеңнеке белән чагыштырасың. 

Гетеның бер сүзе бар: «Кеше чит телне өйрәнмичә, үз телен камил дәрәҗәдә өйрәнә алмый», – ди ул. Беренче ишеткәч, ничек шулай була ала дип аптыраган идем. Хәзер инде аңлыйм. Кеше үз ана телен аңлы рәвештә өйрәнми. Ул аңа табигатьтән, ата-анасыннан күчә. Ә чит телне өйрәнгәндә син үз телеңнең хасиятләрен тикшерә башлыйсың: законнарын, грамматикасын, сүз ясалышын... Дөрес сөйләшәмме, дип, ана телеңә дә сакчыл була башлыйсың. Ана телеңне саклый башлыйсың! Татар телен өйрәнү минем ана телемә карата булган мөнәсәбәтемне уңпй якка үзгәртте. Гете дөрес әйткән! 

Татар теле белән төрек теленең аермалыклары шактый күп. Читтән караганда гына аларны бик якын дип әйтергә була. Ә эченә кереп китсәң... Бер үк төрле яңгыраса да, мәгънәләре аерылган сүзләр байтак. Төсмерләре белән аерылганнар шактый. Кыскасы, ике тел – ике дөнья. 

Тел өйрәнү, башка телдә сөйләшү башны эшләтә, фикерләүне тизләтә. Бу сүзне чит телдә ничек әйтергә тиешмен дип баш вата башлыйсың. Татар телен өйрәнгәндә кулымда гел куен дәфтәре булды. Янәшәдәгеләр сөйләшкәндә һәрвакыт игътибар белән тыңлый идем, (хәер, хәзер дә шулай): алар җөмләне ничек төзиләр? Менә бу очракта бу сүзне әйтәләр икән, дип язып куям. Әдәби әсәрләрне укыганда үземә ошаган җөмләләрне, фразаларны кассетага яздырып, гел тыңлап йөрдем – телне сеңдерү өчен кирәк иде ул миңа. Иптәшләр белән үзара практика ясау өчен дә сөйләшә идек без татарча. Татар телендә сүзләр ясалышы, төрек теленә караганда, тамак төбенә якынрак. Шуңа күрә башта сөйләшкәндә тамакларыбыз авырта иде. Бик авыр була иде авазларны чыгарулар. 5 минут сөйләшсәк, хәлдән тая идек. Болар ничек сөйләшә икән дип аптырый идек. Аннары инде без дә шомардык. Ләкин өйрәнүнең чиге юк – камиллекнең чиге булмаган кебек. Миннән сорасалар: «Мин әле бер телне дә белмим», – дип җавап бирер идем. Хәтта төрек телен дә! Кеше телне: «Камил дәрәҗәдә беләм», – ди икән, ул үсүдән туктый. Шуңа күрә, мин һаман да өйрәнчек, һаман дә шәкерт. Бик яраткан Суат Сайын исемле (инде мәрхүм) мәшһүр төрек композиторым бар иде. Җырларын атаклы җырчылар башкара. Шул кешенең әңгәмәсен карадым берсендә. «Мин һаман өйрәнчек», – ди ул анда. Аның бу сүзләре миңа бик нык тәэсир итте.

Бүгенге көндә татарчадан төрекчегә 12 китап тәрҗемә итәргә насыйп булды: Тукайны, Аяз Гыйләҗев әсәрләрен («Өч аршын җир», «Җомга көн кич белән»), Рафис Корбан проектлары буенча балалар әдипләренең хикәяләрен (ике китап)... Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар», «Яра» әсәрләренең тәрҗемләре әзер ләкин басылмады әле. Ә «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» дигән әсәренең тәрҗемәсе төгәлләнергә тора. Телнең нечкәлекләрен тәрҗемә иткәндә ачасың. Татарстанга аяк басуымның беренче көннәреннән үк татарча өйрәнергә керешүем өчен сөенәм – бушка китмәде бит. 

2012 елны Алабугага, укытучыма Мөнир Нигъмәтулловка шалтыраткан идем. «Өч аршин җир» Төркиядә, төрки телләрдән иң яхшы тәрҗемә ителгән әсәр номинациясендә җиңү яулады». – дидем. Укытучы укучының уңышлары өчен сөенә бит – аны сөендерәсем килде. «Бу – сезнең дә хезмәтегез», – дидем. «Фатих, син безнең табышыбыз», – диде ул. Бу соңгы сөйләшүебез булган: без 4 март көнне сөйләштек, ә 7 мартта ул вафат булды... Әйе, укытучыдан да күп тора. Татар телен өйрәнүдә Мөнир абыйның тәэсире көчле булды. Дәресенә ашыгып, атлыгып бара идек. Ярый әле Мөнир абый, Хәлил абый кебек укытучыларга эләккәнбез, шундый мохитка туры килгәнбез. Бу туры килү ике яклы бит: алар безне дәртләндерә, без – аларны. Укучы мәгълүматны алам дип торганда укытучыга да күңелле. Нәҗип Фазыл Кысакүрәк дигән олпат төрек әдибе бер үк вакытта бик көчле оратор – нотыкчы да булган. Каләме дә көчле, теле дә үткен: язучыларга мондый ике талант бергә сирәк бирелә. Нәҗип Фазыл Кысакүрәк конференция уздырганда, кешеләр 5-6 сәгатьнең ничек узганын да белми торган булалар: авызына гына каратып торган. Бервакыт ул юньләп сөйли алмый. Аптырыйлар, ни булды диләр. «Миннән түгел, – ди ул, – Тамашачыда дәрт юк иде. Алардан энергия алмадым». 

Әмма кеше өчен иң зур бәхетнең берсе – остаз укытучыларга эләгү. Ата-анасы булу бәхетеннән соң, икенче урындадыр бу, минемчә. Остазың булмаса, сәләтең булса да, ачылмый калырга мөмкинсең. 

Өйдә балаларым белән төрекчә генә сөйләшәм. Ана телем – төрек теле бит. Нәселне әти кеше билгели, ул әтидән дәвам итә. Шуңа күрә, өйдә дәүләт теле – ата теле булырга тиеш. Мин шулай саныйм. Катнаш гаиләләрдә, ана балалар белән үз ана телендә сөйләшсен, әмма өйдә ата кем – шул тел төп тел булырга хаклы.

Минем икенче баламың теле бик соң ачылды. Логопедларга, башка белгечләргә күрсәттек. Бер телдә генә сөйләшегез, диләр. Бер тел дигәннәре – русча инде. «Баланың теле ачылсын гына, – диләр. – Нинди телдә булуы мөһим түгел...» Алар, бәлки, хаклы да булгандыр, җәмәгатем дә шулай диде. «Юк, мин үз балам белән фәкат ана телемдә генә сөйләшәм, теләсә нишләсеннәр. Баламның теле ана телендә ачылырга тиеш, алай түгел икән – телсез булса да ярый», – дидем. Каты тордым. Ничек инде мин балам белән башка телдә сөйләшим?! Һәм, Аллага шөкер, балам хәзер өч телдә дә сөйләшә. Кызым гел: «Әти, минем белән башка телдә сөйләшүеңне күз алдына да китерә алмыйм», – ди. Өйдә спутник аша төрек каналларын, төрек мультфильмнарын да карап үсәләр. Балалар белән рус телендә дә сөйләшмим, татар телендә дә, бары тик төрек телендә генә аралашам. Әниләре белән татарча да, русча да сөйләшәләр. Мәктәпкә кергәч, яшерен-батырын түгел, рус теле өстенлек итә башлый. Тик мин дә алар белән төрек телендә сөйләшмәсәм, кем сөйләшер?! Төркиягә кайткач, андагылар да шакката: «Читтә яшәп тә, ана телләрен ничек яхшы беләләр», – диләр. Бөтен кеше дә телгә алай сакчыл түгел. Татарстанда мин белгән гаиләләр бар: аталары – төрек, аналары – урыс яки татар милләтеннән. Күбесенең төрек теле аксый. Әтиләре дә балалары белән төрекчә сөйләшми. Мин моның өчен бик борчылам. Тел аңы юк бу кешеләрдә. Милли аң гына җитми монда. Ана теле – ана сөте кебек. Ә сөт – ул ап-ак. Анда тузан, пычрак, бернинди кара нокта булмаска тиеш. Кеше ана телендә дә шулай чиста итеп сөйләшсен иде. Чит телдән кергән сүзләр кыстырмыйча. Бу – һәркемнең бурычы. Тик кешеләрдә, әйткәнемчә, мондый сакчыллык күзәтелми. Әйе, бу бик авыр әйбер, әлбәттә. 

Шушы уңайдан бер хәл искә төште әле. Егерме ел элек иде бугай. Бер район гәҗитенең баш мөхәррире сөйли: 

​ Балалар өйдә үзара гел русча сөйләшәләр. Аптырагач, берсендә әйтәм боларга: «Татарча гына сөйләшсәгез, мин сезгә бүләк алам!» – дим. Берничә ай тырыштык – татарча әйбәт кенә сөйләшә башладылар. Әмма русча сүзләр кыстыралар. «Русча бер сүз кушасыз икән сөйләшкәндә, миңа акча түлисез», – дидем тагын. Бер алган акчаны кире бирәсе килми бит. Минем балалар хәзер татарча прекрасно сөйләшәләр! 

Көлүебезне көчкә тыеп калган идек. Күп кеше авызыннан русча сүз чыкканын абайламый да кала шул... 

Казанда яшәүче төрек дусларым: «Фатих, син яныңда безгә сөйләшергә авыр», – диләр. Алар да рус сүзләрен күп кушалар хәзер. Кызганыч...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy