Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Һәр илнең ачкычы – тел

Һәр илнең ачкычы – тел

28 ноября 2017
460 карау

«Татмедиа» җәмгыяте оештырган «Подписка бүләк ит» акциясе быел да дәвам итә. Бүген әлеге чарага «Марфа бутик» мех салоны җитәкчесе Купцова Мария Евгеньевна да кушылып, Татарстанның Ветераннар берлегенә «Сөембикә», «Идел», «Сәхнә» журналларын, «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталарын бүләк итеп яздырды. Киләсе елның алты ае дәвамында «Гаврош» социаль приютындагы ятимнәрне – «Салават күпере», Казанның күпбалалы гаиләләргә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә, авыр тормыш хәлендә калучыларга социаль хезмәт күрсәтүче комплекс үзәгенә йөрүчеләрне – «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары сөендереп торачак.

«Мин үзем татар кызы түгел. Шулай да Татарстанда татар телендә басылучы иң популяр язмаларның барысына да язылырга тырыштым. Ветераннар, пенсионерлар өчен «Сөембикә», «Идел», «Сәхнә» журналлары инде күптәнннән таныш, аеруча «Сөембикә» журналы. Ә менә балалар өчен болар үзенә күрә бер яңалык булыр. Андагы татар милләтеннән булмаган балалар да татар телендәге матур басма белән танышып, кызык хикәяләрне, шигырьләрне укып, телләрен чарлый алалар. Мондый социаль оешмаларга татар телендәге басмаларны мөмкин кадәр күбрәк яздырырга кирәк дип саныйм», – ди Мария Евгеньевна.

«Үзем дә мәктәптә татар телен укыдым. Татар теленең 60-70 процент чамасын аңлыйм, – диде ул, эшегездә татар телен белүегез ярдәм итәме, дигән соравыбызга. – Сәүдә өлкәсендә эшләгәч, татар телен белмичә булмый. Кибетебезгә килгән татар кешеләре белән аларның үз телләрендә исәнләшкәч, биргән сорауларын аңлап, аларның нәрсә әйтергә теләгәннәренә төшенгәч, үземә дә рәхәт, сатып алучыларым белән дә мөнәсәбәтләр шунда ук җылынып китә. Кешегә бит үз телендә җавап  бирсәләр күңелле, андый кешегә дә ул күбрәк ышана. Татар телен белүем эшемдә ярдәм итә дип саныйм мин.

Татар телен белгән кеше Көнчыгыш, шәрыкъ илләрендә үзен үз кеше итеп тоячак. Чөнки татар теле – төрки телләр семьялыгына керүче, бик зур территорияләрдә дә аралашу мөмкинлеге биргән тел. Эшем белән дә, ял иткән вакытларымда да татар телен аңлавым аркасында шактый четерекле хәлләрне җайлап җибәрә алганым булды. Мәктәптә татар телен өйрәнүемә бер дә үкенмим. Татарстанда яшәгән һәркемгә татар телен азмы-күпме булса да белергә кирәк».

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com