Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → ҺӘР ИЛНЕҢ АЧКЫЧЫ – ТЕЛ

ҺӘР ИЛНЕҢ АЧКЫЧЫ – ТЕЛ

​Эльмира ЗАКИРОВА
​Эльмира ЗАКИРОВА
27 ноября 2017
459 карау
Рус кешесе яисә башка берәр милләт вәкиле, «исәнмесез» дип, татарча бер-ике сүз әйтә алса, и сөенәбез, и мактыйбыз әңгәмәдәшебезне. Кайбер русларның татарча өйрәнүен гайре табигый хәлгә куеп, шаккаттыргыч яңалык урынына кабул итәбез. Ничәмә-ничә гасыр татар белән яшәгән русның безнең телне белмәвен акларлык сәбәпләр эзли башлыйбыз. Имеш, татар теле катлаулы. Имеш, төгәл фәннәрне татар телендә өйрәнү кыен...

Моннан шактый еллар элек үк инде Америкада яшәүче Аньес Кефели әнә шул имеш-мимешләрне чәлпәрәмә китерде. Татарча бик шәп сөйләшүче... бу француз кызы Аризона штаты университетында татар телен укыта булып чыкты. Аньес татар теле грамматикасы буенча дәреслек төзи, руслар тарафыннан чукындырылып та, кире ислам динен кабул иткән керәшеннәр турында өйрәнә булып чыкты. Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан әсәрләрен татар телендә укыган бу чит ил кызы ул чакта Казан урамнарында татар сүзе ишетергә тансыклап йөргән иде.

Аньес эчкерсез, гади. Еш елмая. Француз кызы белән бернинди тәрҗемәчесез саф татарча сөйләшеп утырулары әле дә хәтердә. Сөйләме үзенчәлекле акцент белән тагын да ятышлырак яңгырый. (Кызганыч, сез аның ничек сөйләгәнен ишетмисез.)

– Мин Аньес. Сезнеңчә, Әнисә. Француз кызы. Бельгиядә туганмын. Кияүгә чыкканчы, әти-әнием һәм сеңлем белән Парижда яшәдек. Әтием – тәрҗемәче, әнием – химик. Америка егетенә кияүгә чыктым. Американың Аризона штатында яшибез.

– Аньес, сезнең белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырабыз. Француз йә, һич булмаса, Америка кешесе булуыгыз турында онытып та җибәрәм әле. Татар телен ничек шулай камил итеп өйрәнә алдыгыз?
– Минем әтием – төрек. Әнием – француз. Өйдә гел французча сөйләшә идек. Мәктәптә инглиз, рус телләрен өйрәттеләр. Укуны тәмамлагач, әти: «Сиңа төрек телен өйрәнергә вакыт», – диде. Сорбонна университетында уку белән беррәттән, Шәрык телләре институтында төрек телен дә өйрәнә башладым. Бер тарихчы профессор белән танышкан идем. Ул: «Сез төрекчә, русча беләсез, татар телен дә җиңел үзләштерәчәксез. Тырышып карагыз», – диде. 
XIX йөз ахыры – ХХ йөз башында татарларда җәдидчелек дигән кызык хәрәкәт булган. Шуны өйрәнүче галимнәр кирәк икән. Аның өчен телне белергә кирәк. Лингвистлар өчен инглизчә язылган татар теле грамматикасын эзләп таптым. Фатих Әмирхан хикәяләрен укый башладым... 1992 елда гаиләбез белән Петербургка килдек. (Ирем архивта эшләде, ул тарихчы.) Шунда татарлар белән якыннан таныштым. Петербург китапханәсенең төрки телләр бүлеге җитәкчесе Энҗе Сәгыйтова миңа шактый ярдәм итте. Җәдидчелек хәрәкәте турында да, керәшеннәр хакында да күп укыдым. Миңа: «Син Пенза мишәрләречә сөйләшәсең», – диләр. Практикам юклык үзен шактый сиздерә иде. Һәр көн татарча укыдым. Һәр көн!

– Аньес, Сез тел белгече һәм тарихчы, Аризона штаты университетында укытасыз...
– Әйе, мин университетта татар теле грамматикасын укытам. Университет программасында чагыштырмача аз санлы милләтләр телен өйрәнү каралган. Албан, серб, хорват, македон, татар телләре, мәсәлән. Мин инде 4-5 шәкертем булса ярый дип йөри идем. Татар теле белән кызыксынучы аспирантлар, студентлар 10 га җыелды! Алар бер үк вакытта ислам дине тарихы, музыка белән кызыксына. Арадан берсе – тел белгече. Берсе – антрополог. Баштарак татарлар турында бернәрсә дә белмиләр иде. Татар халкы турында сөйләп бирдем. Фотолар күрсәттем. Татарларга багышланган кичә дә уздырдык. Пылау, пәрәмәч, чәкчәк пешереп, табын әзерләдек. Кассетага язылган татар җырларын тыңладык. Ошаттылар. Дәрес барышында һәркем үзенә бер татар исеме сайлый иде. Карен – Кәримә, Келли – Камилә, Лис – Нәфисә, Том – Туфан...Алдагы елда да дәресләр үткәрүемне сорыйлар. Алар бит яшь кешеләр. Бәлки, киләчәктә татар телен, тарихын өйрәнүче галимнәр булып китәрләр? Кем белә, бәлки, Казанга килерләр? Бәлки, архивларда эшләрләр?..

– Аньес, сез французча, инглизчә, русча, төрекчә, татарча яхшы беләсез. Арада кайсы бик якын сезгә? Өегездә нинди телдә сөйләшәсез?
–О-о-о! Мин француз кызы! Француз теле – минем туган телем, әнием теле! Ирем баштарак французча начар сөйләшә иде, бик тиз өйрәнде. Өйдә гел французча сөйләшәбез. Кызым мәетәптә инглизчә укый, дуслары белән инглизчә аралаша. Мин югында, әтисе белән инглизчә сөйләшәләр. Мин барында – французча гына! Кайчак, онытылып, инглизчәгә күчеп китә дә, «аңламыйм!» дим. Аңлыйсың, аңлыйсың, дип көлә кызым. Мин дә бирешмим. Без бервакытта да ике телне бутап сөйләшмибез. Ике җөмлә инглизчә, өчесен французча әйтеп, телне өйрәнеп булмый! Сездә татар, рус сүзләрен катнаштырып сөйлиләр. Әмма болай итеп телне белеп булмый! Мөмкин кадәр күбрәк әдәби телдә сөйләшергә кирәк. Телгә баланы өйдә яхшылап өйрәтергә кирәк. Кызыбызга рус телен Петербургтагы бала караучыбыз өйрәтте. Ул инглизчә белми иде, бала белән русча гына аралашты. Хәзер кызыбыз русча да яхшы сөйләшә. Рус теленә көн саен 1 әр сәгать вакыт табабыз. Татар теле белән шулай ук кызыксына. Еш кына миннән теге яисә бу сүзнең татарча әйтелешен сорый. Бервакыт татар кешесе безгә кунакка килгән иде, кызым «Туган тел»не җырлап, аны бик гаҗәпләндерде.

Сезнең тел – аһәңле тел. Аеруча хатын-кызлар сөйләгәндә йомшак, нәфис. Ирләр сөйләме катырак. Миңа татар теле математика сыман аермачык. Кагыйдәне белсәң, кушымчаларын да, суффиксын да шуңа туры китереп кенә барасың. Татар теле – искиткеч бай, гаҗәеп матур тел. Татарлар үз телләрендә күбрәк сөйләшсеннәр иде. Тарихларын белсеннәр иде.

Аньес Кефели (сулдан икенче) редакциядә кунакта. 1996 ел.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com