Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → ҺӘР ИЛНЕҢ АЧКЫЧЫ – ТЕЛ

ҺӘР ИЛНЕҢ АЧКЫЧЫ – ТЕЛ

25 ноября 2017
382 карау
Равия МУХИНА, 
Казан шәһәре 7 нче хастаханәнең ревматология җитәкчесе, 
Татарстанның атказанган табибы:

– Үзем 30 ел элек тәмамлаган Казан дәүләт медиина университетында «Татарча диктант» текстын укып яздырырга сорап мөрәҗәгать иткәч, шунда ук ризалаштым! Баруга күңелемне сөенеч биләп алды: халык күп килгән! Мәктәп укучылары, үзебезнең уку йортының төрле факультетларында белем алучы студентлар, бу чараны ишетеп, үзләренең татар телен ни дәрәҗәдә камил белүләрен тикшереп карарга теләүче гап-гади ханымнар, апалар... Берсе хәтта: «Мин бер көн татарча укымадым, рус-инглиз мәктәбен тәмамлаган идем», – дип шаккатырды.

 Шулкадәр игътибарлы аудитория җыелды. Бөек язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәреннән өзекне каушап кына башлаган идем. Озакламый ул безне тулысынча йотты. Мин дә, диктантны язучы барлык халык та Бибинур тормышы белән яши башладык: Сабантуйларда гына кигән яңа күлмәкләр, кызыл яңа сандалилар, сөлге, күкәй җыеп йөргән вакытлар искә төште. Ул да булмады, әнинең тәмле-тәмле тәкәләре, бавырсаклар пешереп ашаткан чаклары искә төште. Язы-көзе, кышның чеметеп-чеметеп алган салкыннары, олтан салган итекләр белән шыгыр-шыгыр кардан йөрүләр... Без зур әсәрдән өзек түгел, ә үзебез шушы 369 сүздән торган өзектә яшәп алдык кебек... Нинди бай, эчтәлекле, искиткеч бит безнең туган телебез! 

Ә дәресебезне Тукаебызның «Туган тел» җыры белән тәмамладык. 


Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com