Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Баласына прививка ясатмаучыларга чара күрелергә мөмкин

Баласына прививка ясатмаучыларга чара күрелергә мөмкин

18 сентября 2017
163 карау
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларына вакцина кадатмаучыларга каршы тиешле чара күрү мөмкинлеген хәл итә. Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова әйтүенчә,  баласы авырган ата-аналарга министрлыкта “больничный” түләүне үзгәртергә тәкъдим итәләр. Бу хакта РБК-Татарстан хәбәр итә.

Баласы авырып, вакытлыча эшли алмаган очракта, әлеге чара ата-аналарга йогынты ясарга мөмкин.

“Без ата-аналарга турыдын-туры тәэсир итә алмыйбыз. Әмма, Социаль иминиятләштерү фонды белән килешеп, ниндидер, аерым алганда матди яктан йогынты ясау механизмын уйлаячакбыз”, - ди Скворцова.

Бу очракта ул "ата-аналар гаебе белән бала авырган очракта, вакытлыча эшли алмаган өчен түләү башкаларныкыннан аерылырга тиеш", дигәнне күзаллавын җиткерә.

Ведомство җитәкчесе әйтүенчә, башка бер генә илдә дә вакцина сыйфатын Россиядә тикшергән кадәр тикшермиләр. “Без вакцинаны барлык балаларга кадыйбыз, һәм шул рәвешле тулы бер буынның авыруларга каршы тору сәләтен ныгытабыз, - дип аңлата министр. – Привика ясаганнан соң ниндидер тискәре күренешләр бик сирәк күзәтелә”.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/18/148472/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy