Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары билгеле булды

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары билгеле булды

25 апреля 2017
386 карау
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турында”гы Указга кул куйды.
(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнүчеләр билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия тарафыннан тәкъдим ителеп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә бу шәхесләр бар:

1)    Маликова Мәдинә Габделхаковна – “Арыш тәме” китабы. Ул үз эченә роман, повесть, хатирәләрне ала. 2014 елда “Ихлас”ААҖ бастырылган.

2)    Салихов Харис Салихович - “А. Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2008); “Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2012).

3)    Шаһиева Розалина Гомәровна - Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы “Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы” (Казан: “Заман” нәшрияты, 2015).

Быел Тукай бүләгенә 19 кеше тәкъдим ителгән иде. Бүләкләр 26 апрель, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантанада тапшырылачак.

сылтама: http://www.tatar-inform.tatar/news/2017/04/25/139421/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy