Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Коткаручылар: Теракт вакытында сезнең максат – исән калу

Коткаручылар: Теракт вакытында сезнең максат – исән калу

Наталья РЫБАКОВА
Наталья РЫБАКОВА
05 апреля 2017
398 карау

3 апрельдә сәгать көндезге 3ләр тирәсендә Санкт-Петербург шәһәрендәге метрода шартлау хакында хәбәрләр килә башлады. Ачыкланганча, шартлау "Сенная" станция платформасында һәм "Технология институты" станциясе янында вагонда булган.


Санкт-Петербург прокуратурасы шартлау белән бәйле тикшерү башлаган, вакыйга турында Россия Президенты Владимир Путинга җиткерелгән. Россия тикшерү комитеты шартлау факты буенча җинаять эше ачты, әлеге эш аеруча мөһим мәсьәләләрне тикшерү буенча Баш идарәгә тапшырылган.


Санкт-Петербург станциясендәге шартлауның шаһиты булган кешеләрнең берсе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистына теракт вакытында каршы поездда баруын хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, ул һәм аның белән баручылар, иң беренче, кешеләрнең йөгерешүенә игътибар иткән, аннан соң төтен исе чыккан.


«Аннан соң поездны шартлаттылар дип кычкыра башладылар. Үлгән һәм җәрәхәтләнгән кешеләрне күрдек», – дип сөйли бу фаҗиганы күргән пассажир.


Соңрак «Вести 24» телеканалы эфирында Россия Генераль прокуратурасының рәсми вәкиле Александр Куренной булган хәлне теракт дип атады.


Шушы хәлләргә бәйле рәвештә Казан метросы көчәйтелгән куркынычсызлык режимына күчте. Станцияләргә өстәмә хокук саклау органы хезмәткәрләре җәлеп ителде, куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре ашыгыч рәвештә җыелган киңәшмәдә хәл ителде.


– Хәзерге вакытта республиканың барлык хокук саклау органнары катнашында (полиция, федераль куркынычсызлык хезмәте) киңәшмә бара. Анда шулай ук куркынычсызлык буенча урынбасарым да керде. Куркынычсызлык чараларын көчәйтү турында карарлар кабул итәбез. Хәзерге вакытта инде көчәйтү башланды. Без өстәмә кешеләр, өстәмә полиция хезмәткәрләрен чыгарабыз. Шартлаткыч матдәләр эзләп, пассажирларны йөз процент тикшерергә тырышачакбыз, – дип сөйләде "Метроэлектротранс" оешмасы генераль директоры Әсфән Галәвов.


"Казан" халыкара аэропортында да тиешле куркынычсызлык чаралары кабул ителде.


"Казан аэропорты гамәлдәге канун таләп иткән куркынычсызлык системасы белән җиһазландырылган. Шуңа да карамастан, хәзерге вакытта куркынычсызлык чараларын көчәйтү буенча эш алып барыла. Шул ук вакытта террорчылыкка каршы саклануны тәэмин итү максатыннан, куркынычсызлык булдыру юнәлешендә алып барылган тәгаен чараларны ачып салу дөрес булмас иде", – диде аэропортның матбугат сәркатибе Адель Гатауллин.


Казанның тимер юл вокзалларына килгәндә, алардан алынган мәгълүмат буенча, өстәмә чаралар кабул итү буенча федераль үзәктән боерык булмаган.  Әмма вокзалларда көчәйтелгән куркынычсызлык режимы Санкт-Петербург метросында булган шартлауга кадәр – Конфедерация Кубогы алдыннан урнаштырылган булган.


– Иң беренче, шартлауның сәбәпләре ачыкланырга тиеш. Без Россия Эчке эшләр министрлыгыннан күрсәтмә көтәбез, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте начальнигы урынбасары.


Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Сак булыгыз — террорчылык!» дигән белешмәлек бастырган. Идарә вәкилләре гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотуны җентекләп аңлата. Шикле предметка тап булганда, аларны тотып карарга, урыныннан күчерергә ярамый. Кешеләрне ничек тә булса табылган әйберләрдән ераклаштырырга кирәк. Эвакуация билгесе булганда үзеңне ничек тотарга, халык төркеме арасында нишләргә икәнлеге турында инструкция китерелгән. Бу очракта барлык ысуллар белән аякта басып калырга тырышырга, әгәр дә егылсаң, йомарланып ятарга һәм баш артын капларга кирәк.


Әгәр дә шикле әйбергә юлыксагыз, нишләргә?


Димәк, табылган әйбер, сезнең уйлавыгызча, бу урында һәм бу вакытта табылырга тиеш булмаса, әлеге вакытны игътибарсыз калдырмагыз.


Әгәр дә сез җәмәгать транспортында онытылып калган яки хуҗасыз әйбергә юлыксагыз, янәшәдә булган кешеләрне сораштырыгыз. Кемнеке булырга мөмкинлеген ачыкларга тырышыгыз. Хуҗасы табылмаса, машина йөртүчегә табылган әйбер хакында кичекмәстән хәбәр итегез.


Әгәр сез йортыгыз подъездында шикле әйбер очратсагыз, күршеләрне сораштырыгыз, бәлки, ул аларныкыдыр. Әгәр дә иясе ачыкланмаса, табылган әйбер турында ашыгыч рәвештә полиция бүлегенә хәбәр итегез.


Әгәр сез оешмада шикле әйбергә юлыксагыз, бу хакта шул арада ук администрация яки сак хезмәтенә хәбәр итегез.


 Табылган әйбергә кагылмагыз, ачып карамагыз, урыныннан күчермәгез. Аны табу вакытын билгеләп куегыз.


Кешеләргә куркыныч табылдыктан ничек тә булса ерак торуларын әйтегез.


Оператив-тикшерү төркеме килеп җиткәнне һичшиксез көтеп торыгыз, үзегезнең әһәмиятле шаһит булуыгызны онытмагыз.


Сәфәр вакытында игътибарлы булыгыз


Шикле детальләргә игътибарлы булыгыз, алар турында хокук саклау органнарына хәбәр итү яхшырак.


Таныш булмаган кешеләрдән әйберләр кабул итмәгез, беркайчан да багажыгызны күзәтүсез калдырмагыз.


Бинаның өстәмә чыгу юлларын һәрвакыт ачыклагыз.


Әгәр дә бинада гадәттән тыш хәл килеп чыкса, аннан ничек чыгасын алдан уйлагыз.


Бервакытта да янучы бинадан лифт ярдәмендә чыгарга тырышмагыз. Беренчедән, лифт механизмы ватылырга мөмкин. Икенчедән, гадәттә, куркып калган халык нәкъ менә лифтка йөгерә. Лифт күп кеше йөртергә исәпләнмәгән, шуңа күрә коткару өчен кыйммәтле минутлар югалырга мөмкин.


Аэропорт, автовокзал һ.б. көтеп тору залында тиз ватылучан, авыр корылмалардан ераграк утырырга тырышыгыз. Шартлау булган очракта алар җимерелергә һәм вак кисәкчекләргә әверелеп җәрәхәтләргә мөмкин.


Теракт куркынычы янаганда үзеңне тоту


Һәрвакыт янәшәдәгездәге хәлне контрольдә тотыгыз, аеруча транспортта, мәдәни-күңел ачу, спорт һәм сәүдә үзәкләрендә булганда.


Онытып калдырган әйберләргә юлыксагыз, аңа тимичә, машина йөртүчегә, объект хезмәткәренә, куркынычсызлык хезмәтенә, полициягә хәбәр итегез.


Шикле тартма, пакет яки башка предметның эчен карарга тырышмагыз. Ничек кенә үзенә җәлеп итеп торса да, хуҗасыз әйберләргә тимәгез. Аларга шартлаткыч җайламалар (сыра шешәсе, кәрәзле телефон һ.б.) куелган булырга мөмкин. Урамда, җирдә яткан әйберләрне типкәләмәгез.


Әгәр дә куркынычсызлык көчләре һәм хокук саклау органнарының активлашканын күрсәгез, кызыксыну күрсәтмәгез, башка якка барыгыз, ләкин йөгермәгез, сезне җинаятьче дип уйламасыннар. Шартлау яки атыш башланса, кичекмәстән җиргә егылыгыз, ышыграк урын (сәүдә чатыры, машина һ.б.) булса яхшырак. Куркынычсызлыкны көчәйтү өчен башыгызны кулларыгыз белән каплагыз.


Тоткынга алыну


Һәркем вакыйга барышында тоткынлыкка алынырга мөмкин. Теләсә кайсы таләптә сезнең гомерегез террорчылар өчен сәүдә предметына әйләнә ала. Әгәр дә сез тоткынлыкка эләксәгез, түбәндәге кагыйдәләр буенча гамәл кылырга киңәш итәбез: һөҗүм итүчеләргә карата корал куллану һәм кеше корбаннарына китерә торган котырту гамәлләрен эшләмәгез.


Җинаятьчеләрнең күзләренә карамагыз, үзегезне ачу китерерлек итеп тотмагыз. Җинаятьчеләрнең таләпләренә буйсыныгыз, аларга карышмагыз.


Якын тирәдәге кешеләр һәм үзегезнең гомерегезне куркыныч астына куймагыз, куркып калырга тырышмагыз, үзегезне кулда тотыгыз.


Теләсә кайсы эшне башкарганда рөхсәт сорагыз (утыру, басу, су эчү, бәдрәфкә бару).


Әгәр дә җәрәхәтләнсәгез, хәрәкәтләнергә тырышмагыз, моның белән сез кан югалтуны киметә аласыз.


Халык төркеме арасында үзеңне тоту


Булган хәлне бик карыйсыгыз килсә дә, халык төркеменә кушылмагыз.


Әгәр дә төркемдә булсагыз, аңа сезне алып барырга бирегез, аннан чыгарга тырышмагыз. Тирән сулыш алыгыз, күкрәк читлеген кысу ихтималы булмасын өчен терсәктән бөгелгән кулларыгызны җәегез.

 

Озын һәм зур гәүдәле, зур сумкалар тоткан кешеләрдән ерак торыгыз.


Теләсә кайсы ысул белән аякта басып торырга тырышыгыз. Кулларыгызны кесәдә тотмагыз.


Хәрәкәт итегез, аякларыгызны биегрәк күтәрегез, тулы табанга басыгыз, атлап йөрмәгез, аяк очларына басмагыз.


Этешү куркыныч төсмер алса, ашыгыч рәвештә, уйлап тормастан, теләсә кайсы йөктән арыныгыз, аеруча озын каешлы сумкалар һәм шарфтан.


Әгәр дә берәр әйберегез төшеп китсә, аны берничек тә алырга тырышмагыз.


Егылсагыз, тизрәк торып басарга тырышыгыз. Кулларыгызга таянмагыз. Таяну тапсагыз, аякларыгыз белән этелеп торыгыз.


Торып баса алмасыгыз, йомгакланып ятыгыз, башыгызны җилкәләрегез белән саклагыз, ә баш артыгызны уч төбе белән каплагыз.


Кешеләр белән тулган бинага эләксәгез, гадәттән тыш хәл чыга калса, нинди урыннар (стадионда секторлар арасы, пыяла ишекләр һ.б. ) аеруча куркыныч булуын алдан ук билгеләгез, өстәмә чыгу юлларына игътибар итегез, уегызда аңа юл салыгыз. Халык төркеменнән, иң яхшысы, бүлмә почмакларында яки дивар янында яшеренеп калырга мөмкин, ләкин аннан чыгу юлына бару авыррак.


Куркып калганда тынычлык сакларга һәм хәлне аек акыл белән бәяләргә тырышыгыз. Кызыксынып баш күтәрүчеләргә кушылмагыз.


Башта митингның алдан килешенгән булуын, чыгыш ясаучылар нәрсә өндәгенен белегез. Регистрациясе булмаган оешмаларга кермәгез. Андый оешмаларның чараларында катнашкан өчен җинаять җәзасына тартылырга мөмкин.


Зур тәртипсезлекләр вакытында, катнашучы яки караучы буларак, халык төркеменә керергә тырышмагыз. Сез махсус бүлек гаскәрләренең хәрәкәте вакытына туры килергә мөмкинсез.

чыганак: http://intertat.ru/tt/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy