Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Шикәр авыруы нәрсәсе белән куркыныч?

Шикәр авыруы нәрсәсе белән куркыныч?

07 декабря 2016
544 карау
Әлеге мәкерле чиргә ничек каршы торырга, бу авыруның беренче чиратта кемгә янавы хакында без Татарстанның штаттан тыш эндокринологы Энгель Хәсәнов белән сөйләштек.

Хәзерге вакытта 114 меңнән артык татарстанлыга «шикәр диабеты» диагнозы куелган. Ел саен бу сан 8-9 меңгә арта. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре диабетны XXI гасыр эпидемиясе, дип атый. Ул бүген СПИДка караганда да күбрәк кешенең гомерен өзә.

- Бу – бик тә мәкерле, тулысынча дәваланмый торган авыру. Ул гомер озынлыгына һәм яшәү сыйфатына бик нык тәэсир итә. Әлеге чир бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләргә хас. Шәһәр кешеләре бик аз хәрәкәтләнә, саф һавада аз вакыт уздыра, фастфуд белән туклана. Авыруларны дәүләт үз канаты астына ала. Мондый кешеләрнең сәламәтлеген һәрвакыт күзәтеп тору таләп ителә бит. Исәпкә баскан пациентлар кыйммәтле препаратлар белән бушлай тәэмин ителә, – ди Татарстанның штаттан тыш эндокринологы, КДМУ доценты Энгель Хәсәнов.

Табиблар шикәр диабетын ике төркемгә бүлә. Беренче төркем диабет 40 яшькә кадәр авырый башлаучыларга хас. Алар көненә берничә тапкыр инсулин кадап торырга һәм даими рәвештә канында шикәр дәрәҗәсен тикшерергә мәҗбүр. Икенче төркем диабет өлкән яшьтәгеләрдә очрый. Бу очракта кеше инсулин кадауга мохтаҗ түгел, әмма дарулар эчеп торырга тиеш. Республикада авыручыларның 90 проценты икенче төркем диабеттан интегә.

Чир кан әйләнеше юлларын зарарлый. Пациентның сукыр калуы ихтимал, аның бөерләре эшләми башларга, гангрена үсеш алырга, инфаркт яки инсульт булырга мөмкин. Диабет, беренче чиратта, нәселендә әлеге чир белән авыручылар булганнарга яный. Моннан тыш, симез кешеләр, 4 килограммнан артык авырлыктагы бала табучы хатын-кызлар һәм әлеге сабыйлар үзләре дә куркыныч астында. Шикәр диабеты булган яшь кешеләрдә сусау, ябыгу, хәлсезләнү күзәтелергә мөмкин. Олыларда авыруның бик озак вакыт яшерен төстә үтүе ихтимал. Шикәр диабетына тикшеренүнең бер авырлыгы да юк. Моның өчен терапевтка мөрәҗәгать итеп, шикәр микъдарын ачыклау өчен кан анализы тапшыру гына таләп ителә.

чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy