Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Тагын грипп килә...

Тагын грипп килә...

Эльмира Закирова
Эльмира Закирова
19 октября 2016
600 карау

ОРВИ һәм гриппка каршы прививкалар ясатуга багышланган матбугат конференциясендә белгечләрне тыңлагач, ярый әле прививка ясаттым, дип куйдым. Юкса, температураң күтәрелә, чирләп китәсең, дигән булганнар иде. Анысы гриппка каршы торучанлык билгесе генә икән. Атна эчендә (10 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр) республикада 13 823 ОРВИ очрагы теркәлгән инде. 825 695 кешегә прививка ясалган. Гриппның көчәюе 2017 елның гыйнвар уртасына туры килә икән. Ел саен җир йөзендә 500 мең кеше грипптан үлә. Һәр унынчы – өлкән кеше, һәр өченче бала грипп белән авырый, авыруның һәр җиденчесе җитди ялкынсынулар кичерә... Республикада халыкның уртача 13% ы ОРВИ һәм грипп белән авырмый калмый. Узган елга йомгак ясап, грипп эпидемиясенең өч атнага сузылуын, халыкның 10,9% ы ОРВИ һәм грипп белән авыруын саннарда җиткерделәр. Бу 421 709 кеше дигән сүз. Алардан 536 кеше, шул исәптән 147 бала грипп белән авырган. Алар прививка ясатмаган булганнар. Узган ел грипп һәм ОРВИдан республика 4 миллиард сум зыян күргән.

Фаразлар буенча, ОРВИның иң көчәйгән чагы декабрь уртасына, ә гриппныкы –гыйнвар урталарына туры килә. Чир сиңа тимәсен дисәң, вакцинация ясатырга кирәк. Бер вакцина ясатуның эффекты 70 –90% белән күрсәтелә. Үпкә, йөрәк-кан тамырлары, сулыш юллары авырулары белән интегүчеләргә вакцина ясату аеруча кирәк. Бездә аның өчен 3 төрдәге вакциналар кулланыла икән: өлкән яшьтәгеләр иммунизациясе өчен – «Совигрипп», балаларныкына – «Гриппол плюс», балалар һәм өлкәннәр өчен – «Ультрикс». Грипп вакциналары ел саен үзгәреп тора, диделәр.

Иң беренче чиратта вакцина риск төркемендәгеләргә ясалырга тиеш:

– кечкенә балалар (6 айдан башлап); 

– 1 – 11 класс укучылары;

 – студентлар;

– хәрби хезмәткә чакырыулылар;

– йөкле хатыннар; 

– ОРВИ белән еш авыручылар;

 – хроник авырулар, шул исәптән, үпкә ялкынсынуы булган кешеләр; 

–  медицина хезмәткәрләре;

– көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләр;

– транспорт йөртүчеләр

  • Грипп һәм ОРВИдан сакланасыгыз килсә, көнгә карап киенергә, бүлмәләрне җилләтергә, юеш чүпрәк белән тузаннарны сөртергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк икәнен барыбыз да беләбез инде. Грипп үзе түгел, аның шаукымы куркыныч. Ә хәзер прививка ясату өчен иң уңай вакыт. Исегездә тотыгыз: тагын грипп килә...

 

  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy