Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате

Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате

16 сентября 2016
600 карау

Хөрмәтле Ватандашлар!

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер.

Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар – мәктәпләр, балалар бакчалары ачыла, парклар, скверлар, су буйлары яңартыла. Ата-бабаларның бай рухи һәм мәдәни мирасы кешеләрне якынайта. Без аңа таянабыз!

Хөрмәтле сайлаучылар! Быелгы сайлауларның форматы үзенчәлекле. Без Россия парламентының түбән палатасын гына сайламыйбыз, ә киләсе 5 елга дәүләтебезнең үсеш юнәлешен билгелибез.

Татарстанда акыллы һәм үз көченә ышанган халык яши. Бердәм командада эшләү иң катлаулы мәсьәләләрне чишәргә булыша. 18 сентябрьдә сайлауларда катнашырсыз һәм Россия парламентының яңа составында республикабызны лаеклы рәвештә тәкъдим итүчеләргә теләктәш булырсыз, дип ышанып калам! Безнең республика кебек көчле төбәкләр Россияне Бөек итә.

Кадерле дуслар! Сезгә исәнлек, бәхет һәм имин тормыш телим!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy