Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Хыялдагы дөнья ятьмәсендә, яки «Анда мин берәүгә дә бәйле түгел.»

Хыялдагы дөнья ятьмәсендә, яки «Анда мин берәүгә дә бәйле түгел.»

Мәдинә Авзалова
Мәдинә Авзалова
30 августа 2014
4741 карау
Ата-аналарның күбесе баласының интернетта ниләр эшләп «йөрүен» белми. Иң мөһиме: ул өйдә – күз алдында.

«Рәсемеңне интернетта күрдек...»

Казан мәктәпләренең берсе ул көннәрдә шау-гөр килеп торды. Яман хәбәр телдән-телгә күчеп, бик тиз таралды. Имеш, өлкән сыйныфта укучы ике кызны интернетта күргәннәр. Имеш, алар фәхишәлек белән шөгыльләнүче төнге күбәләкләр... Шуның ише имеш-мимешләр минуты белән җитмешкә кырланып, чүпрәле камырдай күпереп, мәктәп ишекләрен каерып ачты. Инде хәзер «җиңел холыклы» ул кызларны бөтен дөнья белде.
Ә бичара кызлар үзләрен интернетта күргәч, кычкырып елап җибәрә. Нәрсә бу?! Каян килгән рәсем бу?! Шунда гына аларның исләренә төшә: тәнәфестә бәдрәфкә кергәч, алар вьетнам базарыннан алган күкрәкчәләрен бер-берсенә күрсәтеп, мактанышты гына лабаса. Димәк, кайсыдыр шул вакыт «кызык» ясаган, фотога төшереп, сайтка куйган.

Зур тавыш чыга. Чыкмыйча, гадәттән тыш хәл ич бу. Укытучылар ашыгыч рәвештә җыелыш җыя. Җыелуның сәбәбен аңлаткач, әти-әниләр «аһ!» итә. Алар хәсрәт-фотосурәтченең мәктәптән китүен таләп итә. Аңа каршы бөтен мәктәп күтәрелә.

Уеннан уймак чыккан гамәлнең ахыры күңелсез бетә: кыз мәктәптән китәргә мәҗбүр була. Зыян күрүчеләр белән психолог атналар буе әңгәмә алып бара: мәсхәрәләүчене эзәрлекләмәскә, аңа ачу тотмаска күндерә. Ә ролик «Он-лайн балалар» ярдәм линиясе булышлыгы белән тиз арада юкка чыгарыла.

Менә тагын бер мисал: яшьтәшләре унбер яшьлек кызны җәзага тартырга була. Мәктәптән кайтышлый, иптәш кызы белән икесен тотып алалар да, җиргә тезләндерәләр. Арадан берсе: «Төкерегез, – ди. – Юк, битенә түгел, авызына төкерегез...» Берсе боера, икенчесе телефонын тартып чыгарып, видеога төшереп бара. Аннары шуны «ВКонтакте» социаль челтәренә куеп, кызлар укыган мәктәпкә җибәрәләр. Монда да кызларга «кайнар линия» ярдәмгә
килә.

«Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәге эксперты Венера Зөбәер кызы Ибраһимова безгә андый хәлләрнең балалар арасында әледән-әле кабатланып торуы, шушы уңайдан яшүсмерләрне интернет аша күрелгән җәбер-золымнан кисәтү максатында Россия Президенты карары нигезендә махсус проект эшләнүе хакында сөйли. Махсус проект кабул итүгә кадәр барып җиткәч, хәлләр, чыннан да, мөшкел инде алайса безнең. Проектны гамәлгә кертү дигәнебез гаепсездән гаепле калучыга һәрьяклап булышу дигәнне аңлата. Соңгы вакытта балаларны тәрбияләүгә кагылышы булган белгечләр белән семинарлар, һәр очракны җентекләп тикшерүләр, кризис үзәге сайтына куелган аңлатма материаллар – болар барысы да бала мәнфәгатен кайгыртуга юнәлдерелгән. Кирәкме икән шулхәтле тавыш куптарырга? Бала-чаганың акылы үзе белән, шаярыр да туктар, диючеләр дә табылыр. Әмма, бу –куркыныч уен, көннән-көн аза барган яман күренеш.
Интернет аша мәсхәрәләнү – тән җәрәхәте алу гына түгел. Көлкегә калган кыз яисә малай ситуациядән чыгу юлын белми, «рәхимсез шаярулар»ның фаҗига белән тәмамланган очраклары да аз түгел. Эксперт та бит әнә: «Балалар арасында суицид очраклары күбәйде», – дип әйтеп тора. Язмага алынуыбызның сәбәбе дә шул. Биредә мәсьәләнең, чишелешенә килгәндә, тагын да катлаулырак булган икенче ягы да бар: бу – компьютер каршында утырган баланың әкренләп «коллыкка төшә» баруы.

Узган гасырның 80 нче еллары ахырында янә дә шул Америкадан килеп ирешкән «компьютерга бәйлелек» төшенчәсен инде без ишетеп кенә белмибез. Инде без аның ачы җимешләрен дә татыйбыз.
Экранда виртуаль тормыш маҗаралары белән саташа башлаган улыбыз һәм кызыбыз тора-бара шул уеннарның әсиренә әверелә. Алар инде күптән үзләре төзегән хыялый дөнья ятьмәсендә. Баланы компьютердан башка яши алмау хәленә китереп җиткерү өчен ике-өч ай вакыт та җитә, дип кисәтә безне психологлар. Ике-өч ай, димәк. Алайса, еллар дәвамында сәгатьләр буе экранга текәлеп утырган баланың диагнозы билгеле. «Компьютерга бәйлелек» – ул наркотик яисә алкоголь ише генә түгел, аннан котылу юлы күпкә катлаулырак. Улы унынчы сыйныфта укучы бер ананың: «Тагын бер мәртәбә компьютерны яшереп куйсаң, үтерәм... – дип әйтте», – дип, күз яшьләре белән елаганы хәтердә. Һәм үтерәләр дә!!!

Аз ишетәбезме андый хәлләрне! Улының торган саен үзеннән читләшә-ераклаша баруы, берөзлексез экран каршында үзалдына сөйләнеп утыруы, хәтта мәктәпкә барудан туктавы хакында сөйләгән иде әнисе. Психологларга мөрәҗәгать иткәннән соң, яшүсмер «бәйлелек» сәбәбен болай дип аңлата: «Мин ул дөньяда үземне һәрвакыт герой итеп тоям. Чынбарлыкта – башкача. Тормышта андый эмоцияләргә урын юк.

Мин беркемгә һәм бернәрсәгә ышанмыйм. Мин – тәҗрибәле уенчы, беркемнән дә бәйле булмаган ирекле, мөстәкыйль кеше!»

Әйбәтме бу, начармы, шуннан чамалыйсыз булыр. Андыйлар аерылып тора. Ул әйләнә-тирәдәгеләрне күрми, тышкы вакыйгаларга игътибар итми, яшьтәшләре арасында үзен уңайсыз хис итә. Ул үз эченә бикләнгән. Аның өчен табигатьнең матур күренешләре экрандагы гүзәл пейзаж янында чүп кенә. Шул рәвешле компьютер уеннары аны виртуаль – үзе тудырган хыялый дөньяга алып кереп китә. Бала «яңа уенчык» аркасында укуы, өй эшләре турында оныта. Ул туганнарыннан, дусларыннан читләшә. Кагыйдә буларак, ул әти-әнисеннән виртуаль киңлектә күпме утыруын яшерә. Дөресен әйткәндә, без дә баш-аягы белән интернетка чумган балаларыбызның ул дөньяда ниләр майтарганын, кай якка һәм ни рәвешле сәяхәт кылганын, кемнәр белән сөйләшкәнен-аралашканын белергә ашкынып тормыйбыз. Борчымасыннар гына безне. Бала бүлмәсенә кереп бикләнә дә шыпырт кына, тәртипле генә утыра. Мондый бәйлелеккә төшкән кешене уеныннан бүлсәң, ул чираттагы дозасын ала алмаган наркоман газаплары кичерә. Аның эшләү сәләте кими, йоклый алмый. Бәйлелектән тилмергән өлкәннәр исә кофе эчә, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллана башлый. Кайбер очракта наркоманга әйләнү сәбәбен интернет аша озак аралашу белән дә аңлаталар.

Компьютер белән мавыккан бала баш авыртудан зарлана. Ул еш авырый, тиз талчыга. Чөнки аның чирләргә каршы тора алучанлыгы какшый. Аның күзләренә зыян килә, «кулым сызлый» дип зарлана. Бертуктаусыз клавиатурага басып утыру, «мышка»ны йөртү шулай итә. Баланың үз-үзен тотышында, сөйләмендә сәер үзгәрешләр сизелә башлый.

Тора-бара виртуаль аралашулар канәгатьлек китерми башлый. Ләкин бала барыбер, күнегелгән гадәт буенча, интернетта утыра. Әлбәттә, кешенең төрлесе бар: көчлерәкләре мондый хәлдән чыгу юлын таба – эшкә урнаша, мәхәббәтен табып, гаилә корып җибәрә. Күп очракта алар белгечләргә мөрәҗәгать итә. АКШта интернет-бәйлелек рәсми диагноз санала.

Бу чирдән бары психолог, психиатр ярдәме белән генә котылырга була дип исәпли алар. Ә безнең илдә әле ул программа эшләнеп кенә килә. Бәлкем, безгә баланы компьютер янына якын җибәрмәскәдер?!

Юк, ул компьютерны белергә тиеш. Тормыштан артта калмауның бер шарты шул хәзерге заманда...

Тик шуның белән бәйле һәрнәрсәне хөкүмәт ныклы контрольгә алырга тиеш: компьютер белән кирәгеннән артык мавыкмауның чиген билгеләүдән башлап, төнге клубларны күзәтү астына алуга кадәр.

Киберҗинаятьчеләр

Аз гына буш вакыты булдымы, компьютер экранына капланган унөч яшьлек оныгымнан: «Син кайда хәзер? Ниләр эшләп йөрисең анда?» – дип кызыксынам. Ул аңламый, дөресрәге, мине ишетми. Экранга күз ташлыйм. Качып баручы сурәтне күреп алам да, оныгымның нинди уен уйнавын ачыкларга керешәм. Гаҗәп күп икән бит алар: үзеңне экрандагы герой итеп уйный торган уеннар да (әгәр дә ул җиңелсә, бала үзен кимсетелгән кебек хис итә, борчыла, хәсрәткә төшә), стратегик уеннар да (уйнаучы кеше – спецназ командиры), реакцияне тикшерә торганы да... Шуларның кайсысы икән? Юк, белмим. Үзеннән сорасам: «Бу – гади уен, мин бит интернетта түгел», – дип кенә куя. Аларга гел күз-колак булып торганда да таманга гына туры килә әле. Маҗара эзләп, кайларга гына килеп эләкми алар? Шул исәптән, җиңел корбан эзләүче киберҗинаятьчеләр кулына да... Мәгьлүматлардан күренгәнчә, һәр бишенче бала җинаятьчел максатны күздә тоткан явызларның ятьмәсенә килеп эләгә.

Алга киткән илләрнең берсе – Бөекбританиядә үткәрелгән тикшеренүләр түбәндәге нәтиҗәне бирә: 9 яшьтән 19 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләрнең 57 проценты порнография куелган сайтларны ачып караган; 46 проценты интернетта тиешле булмаган мәгьлүмат белән уртаклашкан; 33 проценты бөтендөнья челтәреннән янаулы хәбәрләр алган. Кытай балаларының 40 проценты интернетта таныш булмаган кешеләр белән секс турында гәп корган.

Без дә бу мәсьәләдә ул илләрдән калышмыйбыз. Ата-ананың 65 процентка якыны виртуаль дөньяда яшәгән яшүсмерне вакыт белән чикләми. Сораштырылган балаларның нибары 5 проценты гына әти-әнисенә нинди сайтта булуын сөйли. 25 проценты бик сирәк очракта гына әйтә. Ә 5 проценты бөтенләй әйтми. Яшүсмерләрнең яртысы диярлек «куркыныч янаучы төркем»гә керә. Чөнки аларның һичьюгында берсе генә булса да, интернетта танышкан кешесе белән чынбарлыкта очраша. Кайберсе хәтта телефон номерын, кайда яшәвен, фотосын, укыган мәктәбенең адресын интернетка урнаштыра. Шул рәвешле үзен һәрьяклап куркыныч астына куя.

Ә бит интернетның иминлек кагыйдәләрен үтәгәндә, үзебезне дә, балаларыбызны да күп кенә хәвеф-хәтәрләрдән, күңелсезлекләрдән саклап кала алабыз.

Педофилларга шул гына кирәк тә

Еш кына педофил үзен «яшьтәшең» дип таныштыра. Нинди генә хәйләгә бармый, нинди генә мәкерле планнар кормый ул баланың ышанычын яулау өчен. Бала белән ул гел сексуаль темага сөйләшә. Аның максаты – очрашу, баланы җенси мөнәсәбәтләргә тартып кертү. Җинаятьчеләр электрон почтадан, форумнардан да бик оста файдалана. Яшүсмерләр кайчак үзләре дә ярдәм сорап, форумнарга мөрәҗәгать итә.

Ә педофилларга шул гына кирәк тә. Алар, кайгырткан, игелек кылган, бүләкләр биргән булып, эчкерсез-беркатлы сабыйларны үзләренә карата. Кайберсе исә үгетләп «вакыт әрәм итеп» тормый, шундук һөҗүмгә күчә. Игътибарлы әти-әниләр бу хәлләргә кичекмәстән чик куя. Мондый вакытта бала белән бик сак, әмма үтемле итеп сөйләшергә кирәк. Чөнки ул аларның «Ярамый!» диюен үзенчә кабул итә: аңа дусты белән аралашырга комачаулыйлар...

Җинаять төркеменә эләгәләр

Җинаятьчеләр корбаннарын әнә шул интернет-форумнардан эзләп таба да инде. Милли рух белән сугарылган «фикердәшләр төркеме»н әйдәүчеләр яшүсмерне славян милләтеннән булмаган халыкларга каршы котырта, ачыктан-ачык аларга каршы көрәшергә чакыра. Кайвакыт аны яшьләр субкультурасы белән бутыйлар. «Кызым җинаятьчеләр төркеменә эләкте. Ул хәзер сәер киенә, бизәнү әйберләре дә – адәм көлкесе.

Ә иптәшләрен күрсәгез... – дип яза 14 яшьлек кызның әнисе. – Сатанистлар түгелме икән алар?»

Психолог, кызны чакыртып сөйләшә башлагач, аның готлар субкультурасы белән мавыгуы, моннан берәүгә дә бернинди зыян булмавы ачыклана. Интернет аша янауларның, җәмгыятьне таркатучы зарарлы мәгълүматларның иге-чиге юк. Яшүсмерләр арасында нарко-тиклар кулланырга да, проблема килеп чыкты исә, үз-үзеңә кул салып котылырга да өндиләр анда. Үзегез аңлыйсыз, баланың ныгып җитмәгән психикасы өчен шуннан да яманы юктыр да. Кыз һәм улларыбыз компьютерда уйнаганда тормышта күрмәгәнне кичерә: уен аны сокландыра, ул аннан зур канәгатьлек ала, ачуы да чыга, ярсый да, көлә һәм елый да... Балада агрессия уяна. Аның өчен ярый-ярамыйлар юк. Шуңа күрә кеше үтерү берни тормый. Күрәсезме, урыннан кузгалмыйча гына ул никадәрле эмоция ала. Моның баланы үзенә карата торган башка ягы да бар: ул уен барышында бөтен дөньяда хакимлек итә. Бер караганда, компьютер «мышка»сы ул – тылсымлы таяк. Шуның ярдәмендә син – хөкемдар. Оттырасың икән, уенны кабатлап, хатаны тиз генә төзәтергә дә була.

Компьютер интернетка тоташтырылмаган дип, балагызны сәгатьләр буена экран каршында калдырмагыз! Ул баланың фикерләвен саектыра, аның иҗади уйлау мөмкинлекләрен чикли. Кечкенә бала өчен компьютер бигрәк тә зарарлы, экран каршына никадәр соңрак утырса, шулкадәр яхшырак. Компьютерның электромагнитлы нурланыш һәм радиация чыганагы булуын да онытмагыз! Ә моның генофондка нинди йогынты ясавы һәркемгә билгеле. Кызганычка каршы, без киләчәк буын сәламәтлеге хакында кайгыртырга күнекмәгән. Дөрес, быел Мәскәүдә узган фәнни конференциядә бәйлелек чирен комплекслы хәл итәргә, бу эшкә педагогларны, психологларны, психиатрларны, социаль хезмәткәрләрне тартырга кирәклеге әйтелде әйтелүен.

Әйе, «компьютерга бәйлелек» бар. Бу – бәхәссез. Тик менә аны дәваларгамы, юкмы? Психологлар моны чир дип танысалар да, аның узгынчы булуына шикләнми. Иртәме-соңмы кешене виртуаль дөнья маҗаралары туйдыра һәм көннәрдән бер көнне бу мавыгу профессиональ эшчәнлеккә әверелергә дә мөмкин. Тик бәләкәйдән компьютердан аерылмаган бала ничек әйбәт укысын, ничек институтка укырга керсен?! Биредә һәр очрак аерым каралырга тиеш, минемчә. Үзегез беләсез, бик әйбәт дару да, кирәгеннән артык куллана башласаң, агуга әйләнә. Без, өлкәннәр, моны һәрвакыт истә тотарга тиеш... 

Балалар «компьютер бәйлелеге»ннән интегә. Бу инде, психологлар фикеренчә, наркотик кына түгел, аннан котылу күпкә кыенрак.

 

Интернет аша янаган куркынычтан котылу юлын бары «Он-лайн балалар» ярдәм линиясе генә күрсәтә ала

 

«Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәге тәрбиягә авыр бирелә торган балалар белән эшләү максатында яңа проект тәкъдим итә

 

Суның чистасын сайлыйк 

Суның чистасын сайлыйк

Интернет – зур дөньяга киң ачыла торган ишек ул. Башлы, үзләрен контрольдә тота алучыларга ярдәм итсә, йомшак холыклы яки җиңел акыллы кешеләрне аздыра. Балаларны, әлбәттә, ул интернет дөньясына ялгызларын гына җибәрү дөрес түгел. Оятсыз эчтәлекле, агрессив сайтларга йозак куйдың да эш бетте дип уйласагыз, ялгышасыз. Баланы интернеттагы хәвефтән аралыйм дисәгез, аның мөмкинлекләреннән хәбәрдар булу кирәк!

Балалар белем эсти, аралаша ала торган берничә сайт тәкъдим итик:

http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча гамәлгә куелган татар теленә өйрәтүче «Ана теле» сайты. Анда дәресләр фото, аудио һәм видеоязмалар белән баетылган. Биремнәр мавыктыргыч формада тәкъдим ителгән.
Белемне тикшереп карау өчен тестлар ярдәмгә килә. Киләчәктә бу система катлаулыланачак, он-лайн режимында укытучы белән элемтәгә кереп уку, сыйныфларга бүленеп, тел үзләштерү дә каралган.

http://tt.wikipedia.org/wiki – һәркем кереп яза алган ачык эчтәлекле, күптелле он-лайн-энциклопедия. Аның барлык мәкаләләре сайтка керә алучылар тарафыннан үзгәртелә ала диярлек. Википедия проекты табышсыз Викимедиа фонды карамагында яши һәм үсә бирә.

http://kitap.net.ru – татарча электрон китапханә.

http://kitaphane.tatarstan.ru/teb.htm – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайты.

http://www.tatknigafund.ru – заманча мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрнең үсеше һәм аларны куллануның мәгълүмати ресурсларын, шул исәптән, китап-нәшрият проектларын саклау урыны.

http://tatarfilmsonline.wordpress.com – биредә татарча кинолар, мульт-фильмнар, музыка тәкъдим ителә. Мәкаләләрнең бер өлеше татар, бер өлеше рус телендә язылган. Әмма соңгы арада яңа язмалар күренми.

http://balarf.ru – Мәгарифнең сыйфатын үстерү максатында эшләнгән «БАЛА» дигән интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән. Биредә татар телендә төшерелгән мультфильмнар карый аласыз.

http://www.tatar.museum.ru/tatar_lat.htm – Татарстан Республикасы музейларына сылтамалар туплаган портал.

http://yalkyn.ru – яшүсмерләр өчен «Ялкын» журналы сайты. Биредә журналда урын алган мәкаләләр урнаштырылып, алар турында фикер алышына. Редакция укучылары белән аралаша.

http://sabantuy.net – балалар өчен «Сабантуй» газетасының бай эчтәлекле сайты.

Шуны онытмагыз, балаларны әллә нинди сайтларга кереп китеп, әллә нинди мәхшәрләр күрүдән генә түгел, иң элек бозык кешеләрдән һәм аларның тискәре йогынтысыннан сакларга кирәк. Интернетның яман тәэсиреннән бала белән җылы мөнәсәбәтләр урнаштыруыгыз, баланың чын дусты булуыгыз гына коткара ала. Андый балалар алда әйтелеп киткән «башлы» кешеләр категориясенә керә дә инде.

Сөмбел Гаффарова

«Бәйлелектән бергәләп чыгабыз!»


«Фатыйма» Хатын-Кызлар Кризис Үзәге Эксперты Венера Ибраһимова

Ата-анасы, яшьтәшләре белән уртак тел таба алмаган балалар бу югалтуны интернет белән кайтара. Бала белән сөйләшкәндә интернетны чынбарлыкка каршы куярга һич ярамый. Балагыз атыш уеннары белән мавыгамы? Бик әйбәт, алайса, ул мобиль телефон яисә монитор экранында гына көчле герой булып утырмасын, спорт белән шөгыльләнсен. Балагызны үзе ошаткан секциягә яздырыгыз. Йөрсен, көч җыйсын, әйдә! Бала ялгызы гына калганда, рөхсәт ителмәгән сайтларга, ә кайчак чатларга кереп чыгарга да мөмкин. Шуңа күрә интернеттан файдалануны чикли торган программа, ягъни «Ата-ана контролен» кую бик тә мөһим. Балага да яхшы, әти-әни дә тыныч. Чөнки ул аның нинди сайтларда «кунак»та йөрүен белеп тора.

7 яшьтән 8 яшькәчә балалары булган әти-әниләр өчен

 Иң беренче эш итеп балагыз катнашында интернетка керү кагыйдәләрен булдырыгыз;

Компьютерда утыруның вакытын билгеләгез һәм шуны үтәүне таләп итегез;

Балагызга ни өчен гел тикшереп торуның сәбәбен аңлатыгыз. Әнисе аның өчен борчыла, аңа ярдәмгә килергә әзер тора;

Аңа рөхсәт ителгән сайтлардан гына файдаланырга яраганлыгын аңлатыгыз;

Интернетка тоташкан компьютер ата-ана күзе төшәрлек җирдә урнашкан булырга тиеш;

Гаилә өчен электрон почта уртак булырга тиеш. Бары шул чагында гына балагызның кемнәр белән һәм нәрсә турында сөйләшкәнен, фикер алышканын белә аласыз;

Электрон почта аша нинди дә булса мәгълүмат җибәрер алдыннан балагыз сезнең белән киңәшсен. Шулай өйрәтегез;

Тиз хәбәрләшү хезмәтеннән файдаланырга рөхсәт итмәгез;

Балагыз белән интернеттагы дуслары турында фикер алышырга онытмагыз;

Сексуаль темага сөйләшүдән качмагыз. Хәзер андый темага сайтлар бик күп;

Балагызны, интернет аша янаулар килеп ирештеме, шундук сезгә хәбәр итәргә өйрәтегез.

9 яшьтән 12 яшькәчә балалары булган әти-әниләр өчен

Югарыда китерелгән киңәшләргә өстәп:

Балагызны интернеттагы дуслары белән очрашу уеннан кире кайтырга мәҗбүр итегез;

Шәхси мәгълүматны электрон почтага, аралашу сервисларына чыгарырга ярамаганлыгын аңлатыгыз;

Балагызга интернеттагы порнография турында сөйләгез;

Әледән-әле электрон почтаны тикшереп торыгыз, балагыз чит кешеләр белән аралашмый микән?

Интернет-янаулар була калса, «Он-лайн балалар» ярдәм линиясенең телефоны: 88002500015. Эш көне 9 дан 18 сәгатькә кадәр. Россия буенча шалтыратулар бушлай. Сезгә ярдәмгә М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының махсус хәзерлек үткән психология факультеты психологлары һәм Интернет үсеш фонды киләчәк.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy