Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → ​Сигез комлык сезне көтә

​Сигез комлык сезне көтә

Асия Юнысова
Асия Юнысова
22 июля 2016
665 карау
 Комлыкларның барысы да санитар норма таләпләренә җавап бирә икән. Шулай булса бик әйбәт инде ул. Алайса хуҗалары эт коендырган суда янәшә чупырдау бер дә күңелле түгел иде.  Коену җәһәтеннән узган җәй бик рәхәт булган иде. Чөнки узган ел Спортның су төрләре буенча чемпионат узган иде бит әле. Шул көннәрдә Казансуның чыннан да «санитар нормаларга» туры килгәненә сөенә-сөенә су коенып калган идек. Кеше дигән кешеләр пычратмаганда  Татарстан сулыклары да Карелиянең мәшһүр күлләре белән ярыша ала икән. Анда, имеш, күл суын шул килеш чумырып алып эчәргә ярый ди.
    Комлыклар дигәннән, алар янындагы сулыклардан алынган су лабораторияләрдә тикшерелгән.«Роспотребнадзор» Казансудагы «Түбән Елга аръягы», Иделдәге «Локомотив», Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күле  һәм Тирән күл буендагы комлыкларда кызына-кызына су коенырга рөхсәт иткән. Әлмәтнең, Мамадышның, Чаллының, Түбән Каманың коену зоналары да норматив кагыйдәләренә туры килә икән. Ә менә Баулы шәһәрендә яшәүчеләр быелдан башлап ачык бассейн янында рәхәтләнә.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy