Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → ​Түзүнең дә бер чиге бар

​Түзүнең дә бер чиге бар

Мәдинә Авзалова
Мәдинә Авзалова
13 февраля 2015
2430 карау
Гаиләдәге җәбер-золымга караш бик сәер бездә: берәү дә ир белән хатын арасына керергә теләми. Сугышалар икән, сугышсыннар, ызгышалар икән, ызгышсыннар. Янәсе, бу – аларның үз эшләре.
Әмма саннар чаң суга: ел саен ире тарафыннан меңнәр­чә хатын-кыз үтерелә, әти кешенең агрессиясе нәтиҗә­сендә ике меңләп бала үз-үзенә кул сала, ел саен 50 мең бала өеннән чыгып китә.

Аның кыенлыкларга түзеп яшәгән хатын булуы әллә каян күренеп тора. Ул аз гына кыштырдаган тавышка да сискәнеп китә, җилкәләрен куыра төшеп, як-ягына карангалап ала. Йөзенә чыккан курку галәмәте аны инде беркайчан да ташламас кебек.


«Кыйный, димәк, ярата»мы?

– Сөйләсәң дә юк, сөйләмәсәң дә, – ди ул ишетелер-ишетелмәс. – Хәзер берни дә төзәтеп булмый. Үзем гаепле, кияүгә чыкканчы, башта нык сыныйсы икән ирне...
– Финанс-икътисад институты­ның бишенче курсында укыган чагым, – дип, урта бер җирдән башлый сүзен ханым. – Әти, әни, мин – өчәүләшеп, әнинең дус хатынына (алай дисәң, гомер күргән кеше түгел) кунакка киттек. Бусаганы атлап керүгә үк шиклән­гән идем аны. Бер дә күптәнге танышлар сыман кыланмадылар. Соңыннан белдем: сездә – егет, бездә – кыз дигәндәй, кыз күрсәтү мәҗлесе булып чыкты ул. Яшер­мим, егет миңа ошады. Ул да мине ошаткан шикелле. Шуннан йөреп киттек. «Кулыңнан ычкындырма, үзең күрдең, бай тормышлы кеше­ләр, рәхәттә генә яшәрсең...», – дип, әни дә гел колакка киртләп тора.

Институтны тәмамлагач, гөрлә­теп туй ясадык. Кунаклары гына йөзләп булгандыр. Туй сәяхәтенә дә барып кайттык. Мин – күкнең җиденче катында. Чыннан да, ир канаты астында яшәүләре оҗмах икән! Ирем Рөстәм (исемнәр үзгәр­теп бирелә – авт.) – эш­мәкәр, аның үз бизнесы. Мин дә зур гына бер оешмада икътисадчы булып эшлим. Дөресрәге, ирем урнаштырды. Тик иртә куанганмын икән. Рәхәт ди­гәнем бик тиз чын михнәткә әверелде. Хатын-кызны мәсхәрәли торган кеше булып чыкты ул. Юк кына нәрсә өчен дә сугып җибәрү, кыйнап ташлау аның өчен берни тормый. Беренче мәртәбә кыйнаганы бер дә хәтердән чыкмый. Нигә шулай ул?! Авырып йөргән чагым иде. «Минем белән ят», – ди бу, якынлык кылырга чакыра. «Авы­рыйм бит», – дим. Кулымнан каерып тотып алды да караватка сузып салды. Үзенекен эшләгәч, типкәләп идәнгә төшерде, аннары кыйнап ташлады. Шул чагында миңгерәп, аңыма килә алмый ят­­тым. Юк-юк, тәнем сызлаганга-авыртканга аңымны җуйдым димим, башымда гел бер сорау бөте­релә: «Якынлык кылганнан соң ничек шулай эшләргә була? Акы­лында булган кеше шулай кыланамы? Кара инде, бөтенләй дә бел­мә­гәнмен ләбаса бу кешене», – дим.

Шул чагында бик озак сөйләшми йөрдек. Чит кешегә әйләнде дә куйды ул минем өчен. Күңел бизде дип әйтимме... Иң аянычы, хәтерне калдырганы – гафу үтенми, үзен тамчы да гаепле сизми... Әнигә, китәм, кыйнады, дим. Яратканга кыйный ул, битараф булса, борылып кына ятар иде, дип тынычандыра мине. Икеләнә калдым, әллә, мин әйтәм, үзем гаеплеме?!
Ләкин Рөстәм бу уемны тиз та­ратты. Тиктомалдан китереп суга торган гадәтен белеп алгач, күзенә чалынып йөрмәскә тырыштым. Тик бер түбә астында яшәгәч, алай да булмый. 

Бер ел дигәндә, улыбыз туды. Шулкадәр үзенә охшаган ул бала. Икесен янәшә куйсаң, аерып ала алмассың! Ә ул, баланы алып кайтуның беренче көнендә үк: «Кемнән таптың, өстерәлчек?» – дип бәйләнә башлады. «Гел үзең ич!» – дим. Ишетми. Аңлыйм, сугар өчен җай эзли.Шөкер, улыбыз да үсеп килә әнә. Мәктәптә укый. Ул минем бердәнбер юанычым. Ничә мәртә­бәләр аерылам дип карадым. Шулай ди башласам: «Китсәң, үтерәм, баланы сиңа бирмим» ише сүзләр белән яный, куркыта. Әни дә: «Аерылып кайтмыйсың, бездә синнән башка да тыгын», – дип кисәтеп куйды. Кая барыйм? Кемгә барып баш төртим? Утырасың инде менә шулай, күрәчәгем, дип.... Ир белән хатын булып яшәвебез дә Аллам сакласын гына. Гел шул гадәте калмый: минем белән ятып йоклый да, җенси теләген канәгать­ләндергәч, урынымнан типкәләп төшерә. Хурланам, елыйм, рәнҗим... Ләкин үзенә әйтмим, чөнки файдасыз. Эчә торган кеше булса, бер хәл иде, исерек, ни эшләгәнен аңламый, дияр идем. Аек килеш шулай кылана бит ул! Танышларым психологка барырга киңәш итә. Миңа хәзер психолог түгел, психиатр кирәк. Әкренләп акылдан яздыра ул мине...
– Икәүләшеп барсагыз гына... Проблема ирегездә ич. 

Әмма ул әйткәнемне ишетми. Үзенекен сөйли. Икенче балага йөкле вакытта иренең ничек итеп аны кыйнавы, шуннан соң баласы төшүе, эштән аз гына соңарып кайтса да, өйдә зур тавыш чыгуы хакында... «Барысы да баштан кичкән инде», – ди ул әрнеп.
Минем дә күңелем сыкрап куя. «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәгенең эксперт-консультанты Венера Ибраһимованың: «Сөйләмиләр алар үзләре турында», дигәне искә төшә. Сөйләмиләр, чөнки, Айсылу әйтмешли, сөйләсәң дә юк, сөйләмәсәң дә... Җәбер-золым корбаны булып яшәвеңне тану, иң элек үзең өчен авыр, үзең өчен оят. Кыерсытучысы иң якын кешең – ирең булганда, бигрәк тә.

 

Иремнән куркам

Ир белән хатын арасына, гаилә мөнәсәбәтләренә тыкшынмау, башкача әйткәндә, кирәкмәгән әдәплелек күрсәтүебез нәтиҗәсен­дә, карагыз инде, нинди хәлләргә юлыга асыл затларыбыз?! Аларның кайсы, имчәк баласын күкрәгенә кысып, Иделгә ташлана, кайсы, изелеп яшәүгә түзә алмыйча, үзе өметсез эчкечегә сабыша. Балта белән чабуга кадәр барып җитә бит кайбер ирләр хатыннарын... Әле генә алынган хәбәрләрдән күрен­гәнчә, хатынын көн дә кыйнаганы өчен, Яшел Үзәндә яшәүче 39 яшьлек иргә карата җинаять эше кузгатылган. «Ирем белән әле ярты гына ел яшибез, – дип яза исемен куярга теләмәгән бер ханым. – Ул мине шул ярты ел дигәндә кыйный башлады. Биш айлык йөкле чагымда кара яндырып кыйнап ташлады. Күгәрмәгән бер җирем калмады. Кешегә әйтергә оят, тәнемдәге күгәрекләр аның аяк киеме формасында иде. Бала вакытыннан элек, гарип туды. Ул йөри дә, утыра да, үзе генә ашый да алмый. Ә ирем бу хәлләрдән соң эчүгә кереште. Кыйнаулар ешайды. Йөземнең төсе, кыяфәтем үзгәрде, чәчем коела башлады. Инде нишләргә миңа?» –  ди ул. Нишләргә?! Билгеле инде, хокук органнарына хәбәр итәргә... Башкача мөмкин түгел. Бу көннәр­дә Казан шәһәренең Киров районы судында тагын бер иргә – 33 яшьлек Олег Максимовка җинаять эше кузгатылды. Ул да хатынын үтерүдә гаепләнә.
Мәгълүматлардан күренгәнчә, үтерү очракларының 20-30 проценты гаиләдә кылына?! Гомумән, безнең хатын-кызларның ире кулыннан китү очраклары Көнбатыш Европа илләрендәгегә караганда биш мәртәбә күбрәк икән. Чит илләрне бу ягыбыз белән дә уздырганбыз булып чыга.

Галимнәр гаиләдә кылынган явызлыкны физик, сексуаль, психологик һәм икътисадый төргә бүлеп карый. Шулай да иң киң таралга-ны – аның беренчесе. Илнең җиде регионында үткәрелгән тикшеренү­ләрдән күренгәнчә, хатын-кызлары­бызның 60 проценты ире турында сугарга, кыйнарга мөмкин, дигән фикердә тора. 27 проценты – гел кыйналып яшәвен әйтә. Сораш­тырылучыларның дүрттән бере – йөкле вакытта, баласын имезгән чорда, йә баласы кечкенә вакытта, ягъни үзе ярдәмгә мохтаҗ чагында ире тарафыннан кыерсытылуга дучар булуын сөйли.

Ышаныч телефоны буенча уздырылган акция вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең 58 проценты исә төрле сексуаль ирексезләүләрдән зыян күрүен, шуларның 15,4 проценты – ире тарафыннан көчләүгә дучар булуын хәбәр итә. Кызганычка каршы, моның ише фактлар хокук саклау органнарына барып ирешми. Күп­вакыт хатыннар, гаилә таркалудан куркып, бу хәлләрне бусагадан ары уздырмый. Тарихи-этнографик бе­леш­мәләрдән күренгәнчә, сексуаль көчләүләр күбрәк ир белән хатын-кыз роле кискен бүленгән, ирләр хакимлек иткән җәмгыятьтә очрый. Мөнәсәбәтләр тигез булган җир­ләрдә җәберләүләр сирәгрәк була.

Бер районга тату-матур тормышлы гаилә турында язма әзерләргә баруымны хәтерлим. Озак сөйләш­тек без: хатыны сөйләгәндә ире бер дә аның яныннан китмәде, ара-тирә сүзенә кушылгалап утырды. Йомыш белән ишегалдына чыгып киткәч кенә хатыны әйтеп куйды: «Барысы да әйбәт, мин әйткәнчә. Әмма бик усал, каты куллы, тотып кыйнарга да күп сорап тормый. Мин гомерем буе аннан куркып яшәдем».

Шушы сүзләре белән ул язасы бөтен уй-фикеремне чәлпәрәмә китерде. Менә сиңа әйбәт-үрнәк гаилә! Алай дисәң, хатыннарның күбесе шундый хәлдә. Күбесе Айсылу шикелле иреннән куркып, түзеп, баш иеп, киеренкелектә яши. Янә саннарга килгәндә, һәр бишенчесе – ире белән аралашканда чарасызлык, һәр җиденчесе курку кичерә, һәр сигезенчесе хокуксызлыгын тоя. Мондый хәлдә бала да гаиләдәге фаҗига корбанына әйлә­нә. Бу дөньяда баланың аны яклый, ихлас ярата торган ике кешесе – әтисе һәм әнисе бар. Һәм менә шу­лар­ның берсе һөҗүм итә, ә икенчесе үз-үзен яклый алмый. Әлбәттә инде, йодрык астындагы әнисе сабыен бу мәхшәрдән саклап-аралап кала алмый. Аның үз хәле хәл...

 «Кыйналып яшәгән хатын-кызның баласы турында кайгырту мөмкинлеге чикләнгән була, – дип аңлата «Фатыйма» кризис үзәге эксперты бу хакта сүз чыккач. – Гаилә залимнарының 75 проценты хатынын да, баласын да җәберли».
 


Читлектәге кош кебек

– Минем дә кеше сыман иртән эшкә барасым, кичен эштән кайтасым килә, – ди бервакыт танышым.
– Кем комачаулый, эшлә соң, – дим.
– Ирем рөхсәт итми, – ди ул тирән көрсенеп.

Ирнең хатынны чыбыркылап тотуның тагы бер ысулы менә шул була инде: чикләнмәгән контроль, туганнары, танышлары белән аралашудан тыю... Ул сөеклесен кайгыртам дип, түбәнсетә. Читлек­тәге кош кебек ябылып, ирексез булып, стресс кичереп яшәгән хатыннар, гадәттә, депрессиягә тиз бирелә. Озакка сузылган депрессия курку белән алышына, ә аннан үз-үзенә кул салуга да бер адым, дип кисәтә психологлар.

 «Иремә отчет бирәсе бар», – дип, кибетенә барса, чек кыстырып кайта, йә чыгымнар дәфтәренә барын да язып бара торган хатыннарны да күргәнем бар. Әйе, экономия дигән сылтау белән икътисадый басым ясап җәберләүнең бу төре дә кеше хокукларын бозуга керә. Хатыны көн саен иреннән азык-төлек, балаларга вак-төяк, кием-салым алу өчен акча сорана. Аның үзендә акча юк. Мондый ирләрне саран дибез. Әмма ул саран гына түгел, балаларының әнисен психик, физик һәм сексуаль бәйлелеккә куйган деспот та. Хаты­нын эш­ләтми, укытмый, карьера ясаудан тыя торган ирләр дә болар рәтенә керә. Андыйлар да күп. Көн саен синең кем икәнеңне, урының кайда булуын искәртеп торучы турында деспот, залим димичә кем дисең тагын?!
 


Безне кемнәр яклый?

«Гаилә – ул нәни бер дәүләт, һәм аның тормышына тыкшынырга берәүнең дә хакы юк», дип туктаусыз тукып торган арада алга киткән илләрдә, АКШта, мәсәлән, гаугалы гаилә проблемалары белән моннан утыз ел элек шөгыльләнә башлаганнар. Ир ягыннан булган агрессияне туктатуга рәсми органнар, бөтен җәмәгатьчелек кушылган. Ул илләрдә гаилә мөнәсәбәтләрен көйләүгә ир белән хатын эше дип кенә карамыйлар. Бу эшкә, хатын-кызлар кризис үзәк­ләре белән беррәттән, полиция, социаль ярдәм, сәламәтлек саклау органнары, психологлар алынган. Җәберләүче ир белән полиция шөгыльләнсә, җәберлә­нүчесенә психологлар, социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килә.

 Ә безне кемнәр яклый, кемнәр ярдәмгә килә?! Россия Дәүләт Думасында хатын-кызны кыерсы­ту-рәнҗетүгә багышланган мәсьәләләрнең кырык алты мәртәбә көн тәртибенә куелып, кырык алтысында да җавапсыз калдырылуы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Башкача әйтсәк, безгә чит илләр үрнәгендә яшәргә бик ерак әле. Казан шәһәрендә урнашкан «Фатыйма» хатын-кызлар үзәге әлегә бу проблемалар белән якыннан таныш булган бердәнбер диярлек оешмаларның берсе. Үзәк хезмәткәрләре ирнең хатынны буйсындырып тотуын гаиләнең шәхси эше дип кенә түгел, ә бәлки дәүләтнеке, бөтен җәмәгатьчелекне дип карарга өнди. Мондый күренешләрнең көннән-көн колач җәя баруы дәүләт мән­фәгатьләренә яный, дип белдерә ул. Әлеге проблеманың хатын-кыз һәм ирләр өчен бертигез хокуклар һәм мөмкинлекләр кысасында ка­ралырга тиешлеге көн кебек ачык. Аңлашыла ки, хатын-кыз бала тәрбияләүче әни генә түгел, аның хәзер җәмгыятьтә тоткан урыны да искиткеч зур. Ирнең агрессиясен туктату өчен, билгеле инде, катгый-кырыс законнар кирәк. Чит илләрдәгечә өчәр ай өенә керә алмый йөрсә, бәлкем, йодрык уйнатудан туктар иде. Моның өчен, шулай ук, башкарма хакимият органнарының эшчәнле­ген федераль, Россия Федерациясе субъектлары һәм җирле үзидарә органнары дәрәҗәсендә кискен көчәйтәсе иде.

Ә хәзергә... хәзергә залим ирләргә гаиләне дер селкетеп тотканы өчен «унбиш тәүлек», һич югы штраф... Мондый җәзаның зыяны, үзегез беләсез, янә хатын-кызга төшә. Аннан башка да матди хәле авыр бит аның. Шуңа да дәшми, кыйналып яшәсә – яши, тик түзә.
– Әгәр дә яши башлаганда ирексезләү-түбәнсетүләрнең бер генә төре күренгәләп китсә, – дип сөйли Венера Ибраһимова, – тора-бара аның әллә ниткән вәхши төрләре баш калкыта, өйдәге мәхшәр көндәлеккә әверелә. Ул инде беркайчан да үзеннән-үзе генә бетми. Шуңа да мондый хәлгә тарыган хатын-кызлар кичекмәстән безгә мөрәҗәгать итсен иде. Үзәк хезмәткәрләре беркайчан да аларны проблемалары белән ялгыз калдырмый. Булышырга тырыша. Без әни хокукын даулап, алар белән бер­гәләшеп, судларга кадәр барып җитәбез. Һәм күпвакыт ул безнең файдага тәмамлана.

Кайчан да бер сабыр канатлары да сына. Түзүнең дә бер чиге була. Әти тарафыннан җәбер-золым күргән ир бала гаилә мөнәсәбәтләрен коруда шул яман гадәтне кагыйдәгә кертә. Бу исә озак көт­терми ачы җимешләре белән әйләнеп кайтачак, гел кабатланып торачак фаҗига икәнлеген искәртә безгә.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy