Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Кара елан чакса, нишләргә?

Кара елан чакса, нишләргә?

29 июня 2016
687 карау
Июнь ае эссе килү сәбәпле, татарстанлыларны гади кара елан (гадюка обыкновенная) чагу очраклары арткан. Табигать кочагында ял итүчеләрне дә, җиләк җыючыларны да бу афәт сагалап торырга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр сак булырга киңәш итә.

Быел гади кара елан Балык Бистәсе, Тәтеш, Буа районнарында аеруча еш очрый. Тик бу җирлекләрдә генә түгел, ә Идел буендагы тар үзәнлекләрдә дә, су буйларындагы дымлы урыннарда, чокырларда булырга мөмкин ул. Әгәр бер урында ул быел күп булса, киләсе елда башка җирдә шактый булуы ихтимал. Кара елан шулай ук Казанда да очрый.

– Май башыннан, гади кара елан чагу сәбәпле, 6 кеше безнең хастаханәгә китерелде. Ә 26 кеше консультация ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Алар арасында республиканың район хастаханәләре белгечләре дә, гади халык та бар. Безгә Балык Бистәсе, Алабуга, Биектау районнарыннан мөрәҗәгать итүчеләр булды, – дип сөйләде Казан шәһәре 7 хастаханәсе каты агуланулар бүлегенең токсикология табибы Алия Насыйбуллина.

Дача тирәләрен урап алыгыз!

Әлбәттә, халыкны бу төр еланның кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуы кызыксындыра. Татарстан республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе белгечләре гади кара еланның куркыныч дәрәҗәсен уртача, дип билгели. Тик аның чагуы кешене гади тормыш рәвешеннән чыгара ала.

- Елан чаккан 10 кешенең тугызы табибларга мөрәҗәгать итми. Чөнки авыл кешеләре моның алай ук куркыныч түгеллеген белә. Кара елан яши торган районнарда дачалары булган кешеләр игътибарына шуны әйтәсе килә: елан чакмасын өчен участокны урап алырга кирәк. Мисал өчен, Казанның Студенцы бистәсендәге бер кеше, иске линолеумны 50 сантиметрлы өлешләргә кисеп, койма янына җиргә казып куйган. Әгәр Студенцыдагы дачалары булган кешеләргә кара елан һөҗүм итсә, бу кешенең андый проблемасы, гомумән, булмады, – дип белдерде Татарстан Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе, биология фәннәре кандидаты Юрий Павлов.

Кара елан мәче, керпеләр булган участокка якын да килми. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: заманча токымлы мәчеләр кара еланга берничек тә тәэсир итми икән.

Чаккан кешегә киңәшләр...

Сакланганны Ходай саклар, диләр. Белгечләр исә гади кара елан максимум тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларының елан керү-кермәвенә тикшерергә кирәк. Әгәр елан сезне күреп, ыслый башласа, бу очракта кискен рәвештә хәрәкәт итмичә генә, кыргый хайван яныннан ераккарак китәргә кирәк.

Әмма бу киңәшләрне тыңларга соңга калып, инде кара елан чакса, нишләргә?

1. Беренче мизгелдә яра кырыйларын кысып һәм аңа гел төкереп, агуын суырып ташларга тырышыгыз. Ләкин авыз эчендә вак яралар булса, суырып ташлау тыела;
2. Хәрәкәтләнмәскә;
3. Аллергиягә каршы дару эчәргә;
4. Күп итеп сыеклык эчәргә;
5. Махсус сыворотка кертер өчен хастаханәгә барырга.

Шул ук вакытта елан чаккан урынга бау бәйләргә яки алкоголь кулланырга ярамый.

Ләкин, ни кызганыч, кеше берүзе булганда, хастаханәгә барып җитә алмаска мөмкин. Бу очракта нишләргә соң?

1. Чакканнан соң, шунда ук агуны суырырга тотыныгыз (ләкин бу ысул беренче минутларда гына булыша);
2. 5-10 минуттан исә дару эчегез. Аптечкада новокаин 2%, киң спектрлы антибиотик, мәсәлән, доксициклин булырга тиеш.

Үзлектән ничек дәваланырга?

1. Чаккан урынны йогышсызландырырга;
2. Шул урынны новокаин кадарга (3-4 укол).
3. Әгәр дә шеш барлыкка килә башласа, кырыйларына кадарга. Димедрол һәм кордиамин уколларын ясарга.
4. Тешләү урынында сепсис һәм ялкынсынуны булдырмас өчен, антибиотик эчәргә.
5. Суны регидрон белән бутап эчәргә.

Кара еланны үтермәгез!

Шунысы да истә тотарга кирәк: кара елан Татарстанның Кызыл китабына кертелгән, ул – сирәк очрый торган хайван. Республикада ничә еллар буе саклап килү сәбәпле, аларның саны арткан. Җитмәсә, бу ел кара еланнар өчен уңышлы ел икән.

–   Татарстанлыларны кара еланны үтермәскә киңәш итәм. Чөнки еш кына кара елан дип, тузбаш, җизбаш еланны (веретеница) үтерәләр, – ди Юрий Павлов.

Соңгы биш ел дәвамында Россиядә елан чагудан үлүчеләр булмаган. Кара еланның муен яки иңбашына ябышкан очракта гына үлем янарга мөмкин. Ничек кенә булмасын, елан чага калса, һичшиксез, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәк.
сылтама: http://intertat.ru/

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy