Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → ​Язучылар яңа җитәкчеле булды

​Язучылар яңа җитәкчеле булды

Фәнзилә Мостафина
Фәнзилә Мостафина
17 июня 2016
696 карау
Фәнзилә МОСТАФИНА

16нчы май көнне Казанда Татарстан Язучылар берлегенең XVIII Корылтае узды. Кайнар чыгышларга, кызу бәхәсләргә бай 9 сәгатьлек утырыштан соң, язучылар яңа рәис сайлап куйды – 4 елга берлек белән идарә итү дилбегәсен драматург Данил Салиховка ышанып тапшырды. 


«Казан» милли-мәдәни үзәге иртәнге 9да ук кайный башлады. Башкалада яшәүче әдипләр генә түгел, республиканың башка районнарыннан, шулай ук Ульяновск өлкәсеннән, Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән дә берлек әгъзалары килгән иде. Бүген Язучылар берлегендә 336 әгъза санала икән. Шуның 243е корылтайда катнашты. 

Беренче көн тәртибе буенча Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан хисап доклады белән чыгыш ясады. Ул үзе рәис булып торган дүрт ел эчендә нинди эшләр башкарылуын санап чыкты. «Кызганыч, тик язучы хезмәте өчен түләү бик түбән. Шуңа күрә без язучыга стимул тудыруның иң үтемле чарасы – ул иҗади конкурс үткәрү, дип таптык. Беренче елда ук Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән килешеп, авыл тормышын чагылдырган проза әсәрләре иҗат итү буенча конкурс игълан иттек. Министры Марат Готыф улы Әхмәтов белән килешү буенча, конкурс бүген дә дәвам итә. Яшь иҗатчылар белән эшләү, яшь алмаш тәрбияләү – Язучылар берлегенең төп һәм максатчан алып бара торган эшчәнлекләренең берсе. Яшьләр – берлекнең өмете һәм киләчәге», – дип билгеләп үтте Рафис Корбан.

Дүрт ел эчендә Язучылар берлегенә 42 әдип кабул ителгән, шуның 16сы – яшьләр. Әле таныклык алырга өлгермәгән әгъзаларга – яшь шагыйрь Алмаз Мансуров, тәнкыйтьче Ләйлә Минһаҗева һәм Казакъстанда яшәп иҗат итүче язучы Равил Гозәеровка – аны тантаналы рәвештә милли-мәдәни үзәк сәхнәсендә тапшырдылар. Тәнәфес вакытында фойега чыккач, Ләйлә Минһаҗеваны таныклык алуы белән тәбрик итеп, берлеккә керүдән нәрсә өмет итүен белештек. «Әдәбият фәне белгече буларак, минем язучыларның үзләрен күрәсем, алар белән якыннан аралашасым, әсәрләрен генә түгел, үзләрен дә беләсем килә иде. Шуңа күрә берлеккә алуларына бик куандым. Алар белән бер казанда кайнап эшләү иҗатларына башка күзлектән карарга мөмкинлек бирер дип саныйм, мәкаләләрем дә объективрак булыр. Язучыны күбрәк белгән саен аның иҗаты белән кызыксыну арта. Бу бала чактан ук шулай килә бит. Берәр әдип белән очрашу булганнан соң балалар дөнья бетереп аның китабын эзли, иҗатын өйрәнә башлый. Минем дә якыннан белмәгән язучыларым бик күп әле. Берлек әгъзасы булгач, алар белән элемтә булдырырбыз дип ышанам», – дип сөйләде ул. 

Яхшы яңалыклар моның белән генә бетмәде. Әдипләр Зиннур Мансуров белән Тәүфыйк Әйдигә (вафатыннан соң) – Гаяз Исхакый, шагыйрә Сания Әхмәтҗановага – Һади Такташ, язучы Вакыйф Нуруллинга – Фатих Хөсни, язучы Айдар Хәлимгә Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премияләр тапшырылды. Прозаик һәм тәрҗемәче Рөстәм Закиров белән язучы Маргарита Небольсина, әдәбият үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Шагыйрь, журналист Айрат Бик-Булатовка исә Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы бирелде. 

Күңелсез яңалыклар да юк түгел. Әйтик, соңгы дүрт ел эчендә 29 әдипнең гомере өзелгән. Каләмдәшләре аларны аягүрә басып, бер минут тынлык белән искә алды. 

Рафис Корбаннан соң ревизия комиссиясе рәисе Фарсил Зыятдинов чыгыш ясады. Ул Язучылар берлегенең дүрт ел эчендә тоткан акчасын әйбәтләп тикшерүләрен һәм җитди хилафлыклар табылмавын җиткерде. Язучылар берлегендә эшләүче һәр кешегә – компьютер, берлеккә фотоаппарат алынган, Интернет тоташтырылган – Рафис Корбан боларны да зур уңышлары дип атап китте. 

Тәнәфестә милли-мәдәни үзәкнең фойесы әдипләрнең бер-берсеннән хәл-әхвәл сорашуларына, фикер алушуларга күмелде. Кемнәрдер ничә елга бер тапкыр күрешкән бит. Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова да корылтайга беренче чиратта шул максат белән килүен җиткерде. «Язучылар барысы да гений бит алар. Безнең белән эшләве бик кыен, һәркайсыбызга аерым игътибар кирәк. Шуңа күрә рәис урынына үз кандидатурасын куйган кешеләрне мин зур батырлык эшли дип уйлыйм. Кем генә сайланса да, Аллаһ аңа ярдәм бирсен», – дип фикерен белдерергә дә өлгерде ул. 

Тәнәфестән соң Язучылар берлегенә яңа рәис сайлау эшенә керештеләр. Биш кандидатура тәкъдим ителде: Данил Салихов, Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Илфак Ибраһимов һәм Рифат Сәлах. Моңарчы дүрт ел рәис булып торган Рафис Корбан бу юлы үз кандидатурасын кире алуы турында белдерде. «Бу дүрт ел эчендә мин юньләп яза алмадым, рәис эшен башкардым. Хәзер минем иҗат итәсем килә», – дип аңлатты ул моны. Калган кандидатлар үз программалары белән чыгыш ясады, гадел җитәкче булырга сүз бирде. Яшерен тавыш бирүдән соң, Данил Салиховның җиңеп чыгуы ачыкланды. Сайлауда катнашкан 231 делегатның 132се тавышын аңа биргән. «Рәхмәт сезгә! Ышанычыгызны аклармын! Киләчәктә матур гына эшләрбез. Мин эшләгәндә һәр акча тиененә кадәр идарә аша каралып, Язучылар берлеге аппаратына үтә күренмәлелек керәчәк – моны ышандырып әйтә алам», – дип чыгыш ясады ул каләмдәшләре алдында. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy