Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Һәр балага әти-әни назы кирәк...

Һәр балага әти-әни назы кирәк...

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
01 июня 2016
827 карау
Ел саен Татарстанда 1 мең кеше әти-әни хокукларыннан мәхрүм ителә. Кайбер өлкәннәрнең сансызлыгы аркасында ничә мең нарасый ятим кала, балалар йортларына эләгә, иң якын кешеләреннән башка үсәргә мәҗбүр ителә, дигән сүз бу.  Республикабызда да 12 меңгә якын ятим исәпләнә.

Ятимнәрнең нибары 23-25 проценты гына – әти-әнисен югалткан нарасыйлар. Калганнары исә – иң якын кешеләре исән-сау була торып, балалар йортларына эләккән социаль ятимнәр.

Республикабызда ятимнәр йортлары бушый тора, балалар гаиләләргә алына дип сөенеп сөйләсәк тә, барлык нәнине әти-әниле итүгә әле дә ирешелмәгән. Һәр аерым очрак исә – бер җимерелгән гомер, үксез бала күз яшьләре.

Бүгенге көндә кечкенә балалар үз туган гаиләләрендә тәрбияләнү бәхетеннән мәхрүм ителгән очракта да, бик тиз яңа гаиләләргә урнаштырыла. Әмма бер гаиләдән күп бала ятимнәр йортына эләксә, зуррак балалар һәм авыру нарасыйлар караучысыз калса, алар күп очракта олыгайганчы дәүләт карамагында, әти-әни назыннан башка, гаилә учагының җылысын күрми-татымый үсәргә мәҗбүр.

– Гомумән, республикабызда вәзгыять шактый имин дип санала. Ятимнәр саны республикабызда тотрыклы: 12 мең дәрәҗәсендә саклана. 2015 елда берникадәр кимү тенденциясе дә күзәтелде. Республикабызда балаларны гаиләле итү өчен бик күп тырышлык куела бит. Ел саен балалар йортлары ябыла. Быел да ябу процесс дәвам итәр дип ышанабыз. Һәм бу акчаны янга калдыру ысулы түгел, балалар йортлары, чын мәгънәсендә, бушый. Күпчелек балалар бездә гаиләләргә алына, – дип белдерде Татарстанның Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина.


2011 елдан республикабызда «Видеопаспорт» проекты тормышка ашырыла. Балаларны гаиләле итү юнәлешендә бу – бик зур ярдәм.  Бигрәк тә, әйткәнебезчә, гаиләгә авырлык белән урнаштырыла торган малай-кызлар өчен бу проект өстәмә мөмкинлекләр ача. Аның кысаларында ятим нарасый турында 40 минутлык фильм төшерелеп, ул федераль порталда урнаштырыла. Шул рәвешле һәр потенциаль әти-әни аерым бала белән башта шул видеофильм ярдәмендә таныша ала, шулай ук әлеге сюжетта бала турында белгечләр фикере, аның сәламәтлеге турында мәгълүмат та урын ала.

– Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 5 ел эчендә 256 балага видеопаспорт булдырылды. Бу максатларга 22,3 миллион сум тотылды. Әлеге проектта катнашкан 186 бала шуның нәтиҗәсендә өйле булды. Агымдагы елда тагын 50 фильм төшерелер дип ниятләнә, – дип сөйләде Гүзәл Удачина.

Республикабызда балалар ятим калуның төп сәбәпләре – әти-әнинең азгын тормыш рәвеше һәм алкоголизм. Социаль ятимлекне кисәтү юнәлешендәге тагын бер проект нәкъ шушы сәбәпләрне киметүгә юнәлтелгән. “Аеклылык ноктасы” дип аталган проект эчкече әниләрне туры юлга бастыру максатын тота. Алкогольгә бәйлелеге булган пациентларны мотивация  булдыру  методикасы һәм заманча препарат куллану ярдәмендә дәвалыйлар.

Проект республикабызда әле узган ел гына башлангыч алды. Әмма беренче нәтиҗәләр шактый сөенечле булган. Тәҗрибәдә 45 хатын-кыз катнашкан, шуларның 36сы тулы курс үткән. Шул рәвешле ятимлек янаган 98 бала үз гаиләләрендә яшәп калган.

чыганак

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy