Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Талпаннардан ничек сакланырга? (КИҢӘШЛӘР)

Талпаннардан ничек сакланырга? (КИҢӘШЛӘР)

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
01 мая 2016
817 карау

Язга аяк бастык, дип шатланырга өлгермибез, аяк астында куркыныч сагалый. Талпаннарның “уяну” чоры да нәкъ менә апрель ахыры – май     башына туры килә. Алардан инде зыян күрүчеләр дә шактый. Республикада талпаннар 78 кешене тешләргә өлгергән инде.
Әгәр былтыр талпаннар сезоны 23 апрельдә генә башланса, быел бу бөҗәкләр иртәрәк тернәкләнгән. Татарстанда 2016 елда талпаннар 15 апрельдә үк “уянган”. Алардан интегүчеләрнең саны да артып киткән. Ә талпаннарның кызган чоры май ахыры–июнь башына туры килә.

Талпаннан вакцина бармы?
Бездә төрле чирләргә каршы вакциналар җитәрлек. Ә талпан кешеләргә авыру йоктырмасын өчен, махсус прививка бармы соң?

- Әйе, чыннан да, талпаннардан саклану өчен, махсус вакцина бар. Ләкин ул илебезнең вакциналар буенча Милли календаре исемлегенә керми. Белгәнебезчә, Россиядә Милли календарь буенча 12 төр йогышлы авыруга каршы прививканы мәҗбүри рәвештә ясатырга кирәк. Талпанга каршы вакцина бу бөҗәкләр эпидемиясе булган территорияләрдә яшәүчеләргә, шулай ук авыл хуҗалыгы, урманчылар, аучылар инженерлар, геологлар, аучыларга ясау тәкъдим ителә. Әмма шул ук вакытта талпаннар күп булган урынга ял итәргә барган вакытта, әлбәттә, һәркем, хәтта балалар да бу төр прививканы ясата ала. Бу очракта әлеге вакцина түләүле булачак, – дип сөйли Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Талпаннан саклану өчен вакцинаның бәясе 70-800 сумны тәшкил итә. Әгәр талпан энцефалитыннан прививка, саклану ысуллары ярдәмендә котылып булса, ә талпан боррелиоз дигән авырудан вакцина әлегә юк. Соңгы 10 ел эчендә энцефалиттан интегүчеләрнең саны 20 очрагы теркәлсә, боррелио белән авыручылар шактый күбрәк.

Төп кагыйдәләр нинди?

Талпаннар тешләмәсен өчен, вакцинациядән кала гадәти кагыйдәләрне истә тоту да кирәк. Гадәттә, бөҗәкләр җирдән 1,5-2 метр биеклектә, үсемлекләр буйлап шуыша. Күпләр уйлаганча, алар биеклектән, ягъни агачлардан төшми, очмый, киресенчә, җирдән өскә таба, үлән буйлап үрмәли. Шуңа агачлар астында утырырга ярамый дигән фикер дә – ялгыш фикер. Талпан 30 минут дәвамында менә дә, аулак урын табып, шунда кадала. Шуңа күрә алар аркага, култык астына, муенга, башка ябыша.

1. Әгәр сез алан, урманнарга ял итәргә чыгасыз икән, үләннәр күп булмаган җирләрне сайлагыз!
2. Киемнең ачык төстәгесен, озын җиңлесен, якалысын киегез!
3. Һәр 15-20 минут саен үзегезне, якыннарыгызны талпан тешләмәдеме икән, дип карап чыгыгыз!
4. Чалбар балакларын носкига тыгып куегыз!
5. Репеллентларны ТӘНГӘ ТҮГЕЛ, КИЕМГӘ СИПТЕРЕГЕЗ!
6. Балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз, алар үсемлекләр өзеп алып килмәсеннәр!


Тешләсә, нишләргә?

Әгәр инде сез әлеге кагыйдәләрне үтәргә соңга калып, талпан тешләргә өлгергән икән, бу вакытта, һичшиксез, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бөҗәкне табиблар тартып ала икән, бу вакытта инде  әлеге процедура бушлай була. Белгечләр талпанның авыру тарату-таратмавын тикшерү өчен, бөҗәкне Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә җибәрә. Бәйрәм көннәрендә дә медицина учреждениеләре, гигиена үзәге эшләргә тиеш.

Әгәр инде талпанны үзегез тартып чыгарырга телисез икән (ләкин белгечләр моны эшләргә киңәш итми!), аның башын өзмичә генә алырга кирәк. Бармак белән сытарга ярамый! Шуннан аны бер савытка салып, Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә алып килсәгез, бу төр хезмәт күрсәтү түләүле була:

- талпан энцефалитына тикшерү – 540 сум;
- талпан боррелиозына тикшерү – 605 сум;
- берьюлы ике авыруга тикшерү – 779 сум.

Тешләгәннән соң, тере талпанны лабораториягә беренче биш көндә алып килергә кирәк. Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең адресы: Казан, Сеченов урамы, 13а, телефоны: (8843) 221-90-92.

сылтама

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy