Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЗаман һәм безАктуаль тема → Гаилә һәм бала мәнфәгатендә

Гаилә һәм бала мәнфәгатендә

​Мәдинә Афзалова
​Мәдинә Афзалова
26 ноября 2015
1157 карау

 

Шушы көннәрдә Татарстан Дәүләт Советының кече залында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча һәм спорт министрлыгы, Татарстан Министрлар Кабинетының гражданлык актларын теркәү Идарәсе хезмәткәрләре, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, иҗтимагый оешмалар, төрле дини конфессияләр вәкилләре катнашында «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре. Гаилә һәм бала мәнфәгатьләрендә дәүләт һәм җәмгыятьнең социаль хезмәттәшлеге» темасына түгәрәк өстәл уздырылды.

– Моңарчы күбрәк авыр хәлдә калучы гаиләләр белән эшли торган идек. Бүген исә безгә уңышлы гаиләләргә дә игътибар итәргә кирәк, – дип башлады сүзен Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, гаилә – ул җитди эш алып барылырга тиешле төп юнәлешләрнең берсе. Ватан – ул гаиләдән башлана. Гаилә бетсә, Ватан да үзенең мәгънәсен югалта. Гаилә – ул милләтнең нигезе. Милли аң сүнә барган саен яшьләр арасында аерылышулар арта бара. Өйләнешкән һәр дүртенче пар аерылыша. Әгәр дә былтыр язылышмыйча, никахны теркәмичә яшәүчеләрнең күләме 24 процентка җитсә, быел ул 38 процент булды. Гаиләне таркалудан саклап калу өчен психологлар әти-әниләр белән дә балалар белән дә тыгыз элемтәдә торырга, даими аралашып, киңәшләрен биреп торырга тиешләр. Хәзер республика мәктәпләрендә 400 дән артык психолог эшли.

– Әйе, гаилә бәйрәмнәре бездә шактый еш үткәрелә: «гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык», «Юбилей парадлары», «Яшь гаилә мәктәпләре» гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. «Израильдә аерылышулар юк диярлек. Парлар бу чиккә килеп җиткәнче, башта гыйбадәтханәгә бара. Аннан соң гына чиновниклар сүзенә колак сала», – ди түгәрәк өстәлне алып баручы Татьяна Воропаева. Очрашуда чыгыш ясаган Рөстәм хәзрәт тә гаиләдә һәркем – әти-әни дә, балалар да үзләренең шәҗәрәләрен белергә, бары шул очракта гына гаиләне саклап калырга мөмкин булуына ишарә ясады.

Татарстан Дәүләт Советы урынбасары Римма Ратникова сөйләшүне йомгаклап, безнең республикада дәүләт гаилә концепциясенең әлегә кабул ителмәветурында әйтте. Гаилә сәясәте, Гаилә кодексы күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Кешеләрне бәхетле булырга өйрәтергә кирәк!» – диде сәясәтче.

Сөйләшүдә катнашучылар гаилә сәясәтен үстерү концепциясен эшләүне тизләтергә; гаилә сәясәтен гамәлгә ашыручы җаваплы оешманы ачыкларга; гаилә мәсьәләсендә иҗтимагый оешмалар белән эшне җанландыра төшәргә; федераль дәүләт мәгариф стандартына «Гаиләне алып бару» дисциплинасын кертергә; мәктәпләрдә гаиләләр белән эшләүне көчәйтергә; гаилә тәрбияләүдә уңай тәҗрибәне таратырга һ. б. Кирәк, дигән тәкъдим белән чыктылар.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy