Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → ​Күбәләк булып очты...

​Күбәләк булып очты...

Гөлнур САФИУЛЛИНА
Гөлнур САФИУЛЛИНА
12 октября 2018
5615 карау
Ачыктан-ачык 
 
Бала – җаныңның Җирдә синнән соң калып, киләчәккә синсез атлап китәчәк бер өлеше ул. Аның сукмагы үзеңнән алда өзелү – язмыш сынавының иң ачысыдыр... Кызганыч, тормыш кайчакта бик мәрхәмәтсез дә булып куя. Мондый чакта кайдан көч алырга, ничек яшәргә, ничекләр сынмаска? Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания НУРУЛЛИНА – бала югалту кебек үзәк өзгеч фаҗигане үз башыннан кичергән аналарның берсе. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.


Телефоннан үтенечемне ишетүгә, тавышыгыз мизгел эчендә үзгәрде. Кабат барысын да уйдан кичергәнсездер бу көннәрдә...
– Кабат дип... Кызымны уйламаган минутым да, сәгатем дә, көнем дә юк... Кайдан башларга да белмим. Ерактанрак тотыныйм әле... Мин – әти-әнинең сигезенче баласы. Абыйны югалтканда алты яшьтә генә идем әле, әмма барысын да хәтерлим. Атка салып зиратка алып барганны, мине аның аяк очына утыртып куйганнарын. Без Казанда, Калинин бистәсендә үстек. Ул көнне дә безнең бистә малайлары РТИ заводы читендәге чирәмлектә футбол уйнаган. Кайсыдыр катырак типкән, күрәсең – туплары завод коймасы эченә кереп киткән һәм минем 16 яшьлек Зөфәр абыем, койма астыннан шуышып, шул тупны алырга кергән. Сакчы, кисәтеп-нитеп тормыйча, туп-туры абыйга ата. Җәйнең яп-якты бер көнендә! Әнинең җирне тырнап елаганы бүгенгедәй күз алдымда. Аны аңлыйм мин хәзер. Ул кичергән хәсрәт инде үземә килде. Әнинең балалары тагын берничәү иде бит, ә минем Айсылуым – бердәнбер...
Әни шуннан соң авырый башлады инде. Ашказанында яман шеш таптылар аның. Җиденче сыйныфка укырга кергән елым иде. Сентябрь башы. «Әниең начарланды», – дип мәктәптән чакыртып алдылар. Урам буйлап йөгереп кайттым. «Әни, мин монда», – дип, өстенә иелгәч, бите буйлап күз яшьләре тәгәрәп төште, һәм ул соңгы сулышын алды... «Сине көткән икән», диделәр. Илле алтыда гына иде әле әни. Хәсрәтне мин шулай яшьтән татыдым... (Әти авырып киткәндә гастрольдә идем. «Кайчан кайтып җитә?» – дип гел мине көткән. Бер төн аның янында утырып чыгарга, бәхилләшергә өлгердем – иртән инде ул күзләрен мәңгегә йомды.) 
Ә Айсылуны бик яратып үстердем! Курчак уйнаган кебек. Кечкенә чагында да ул мине берничек җәфаламады: еламады, көйсезләнмәде. Элек айлар буе гастрольләрдә йөри идек бит – гел янымда булды. Гаилә тормышым барып чыкмады. Айсылуның әтисе – драматург Риза Ишморатның улы Фәрит белән аерылышканда кызыма ике яшь ярым гына иде әле. Икенче тапкыр инде кияүгә чыкмадым... Телевизордан кайчак тапшырулар карыйм: ана белән кыз талаша, фатир бүлешәләр, мал-мөлкәт... Мин андый нәрсәләрне бөтенләй аңламыйм. Без үзебез бер сулыш белән яшәдек. Күз карашы белән аңлашып... Урамда очраткан танышлар: «Сез әни белән кыз кебек түгел, ахирәтләр шикелле», – дияләр иде. Шулкадәр ипле, җайлы иде ул Айсылу. Акыллы иде. Дус кызлары бик күп иде. Гомумән, дуслары күп иде. Әтисенеке кебек... Шулкадәр ярдәмчел булды – бөтен кешегә яхшылык эшләргә тырышты. Кесәсендә бер тиен акчасы булмаганда да, әтисе дә шулай башкаларга ярдәм итәргә җай таба иде. Холкы белән Айсылу әтисенә охшаган иде – ирек яратты, ә эчке дөньясы минеке кебек иде. 
Театр баласы булды – монда үсте. «Генеральная уборка» (Әхтәм Зарипов), «Әни килде» (Ш. Хөсәенов) спектакльләрендә малай рольләрен уйнавын күргәч, Марсель Хәкимович аны «Әлдермештән Әлмәндәр»гә алды. Айсылу Әлмәндәр бабайның оныгын – кечкенә Илсурны җиде ел уйнады. Чәче үсеп, аны җилфердәтеп йөрисе килә башлагач: «Әни, парик киеп, малай булып уйнап арыдым», – диде. Марсель Хәкимович аны артистка булырга ничек кенә үгетләмәде! «Әйдә, II курска укырга алам. «Ромео һәм Джульетта»ны куям, сиңа Джульетта ролен бирәм», – диде. Гәүдәсе бик нәфис иде бит Айсылуның. Аны елмаеп кына тыңлый иде дә, өйгә кайткач: «Сәхнәгә беркайчан чыкмыйм!» – дия иде. Артист тормышының бар авырлыгы аның күз алдында булды. Татарстанда без аяк басмаган бер авыл калмагандыр. План үтәдек. Бүгенгеләр моның ни икәнен дә белми хәзер, ә безнең чорга шулай туры килде... Гастрольләрдә йөргәндә, Айсылу кич саен сәхнә артында, нинди дә булса әрҗәдә йоклады. Ашарга да юк чаклар күп булды. Авылларга чыкканда, үзебез белән токмач, ярма гына түгел, плиткага кадәр ала идек. Аннан, әйткәнемчә, холкы да иреклерәк иде. «Мин театрда режиссерга буйсынып яши алмам», – диде. Юк, театрга килмәде ул – сәнгатькә тартылмады. Оныкның да театр ишеген ачып кергәне юк... Шәфкать туташы булырга укыды Айсылу. Уколларны шундый җиңел кадый иде – мин аның ничек ясаганын да сизми идем. Уколдан да курка торган кеше үзем югыйсә. Әмма шәфкать туташының хезмәт хакы бик аз иде – Айсылуга китәргә туры килде. Кибеттә эшләде. Соңгы вакытта «Кольцо» сәүдә үзәгендә сувенирлар бүлегендә өлкән сатучы булды. Аралашучан иде, шуңа күрә барысы да аны яратты. Сатып алучыны җәлеп итә белә иде. Кояш кебек иде. Иртә сүнде... 
Кияүгә 19 яшендә үк чыкты. Никах укыттык, туйлар ясадык. Әмма яшәп китә алмадылар, аерылыштылар. Айнурны без 5 яшьлек чагыннан икәү үстердек. Оныгыма хәзер инде 24 яшь. «Шундый рәхәт яшибез, әни, әйеме. Безнең өйдә ял йорты кебек», – дия иде Айсылу. Байлыкка кызыкмадык, чисталык, пөхтәлек булсын дип тырыштык. Матур киенеп эшкә чыгып китә, кайтып керә иде. Иреген кысмадым, шәхси тормышына кысылмадым. Өйдә булсам, ашарга әзерләп калдырам, мин өлгермәгәндә, ул пешерә. Аш-суга бик оста иде: ул – миннән түгел, мин аңардан өйрәнә идем. Әтисе белән якынаерга өлгермәсә дә (Фәрит мәрхүм булганда Айсылуга 15 яшь кенә иде әле), аның икенче никахларыннан туган балаларын – Фәрһад белән Фәридәне эзләп тапты, аларны өйгә кунакка чакырды. Аралашып яшәделәр.
Ничек ышанырга кирәк аның юклыгына?! 

Инде барысын икегә бүлгән ул көн...
– Ул көнне бик иртә тордык. Мирный бистәсендә яшәүче бертуган абыем вафат булган иде – аны соңгы юлга озатырга киттек. Айсылуның бер дә кәефе юк иде, «йөргән кешесе белән килеп чыкмады, ахрысы», дип уйладым. Сораулар бирмәдем, бездә андый гадәт юк иде... Эштән бер-ике сәгатькә генә сорап киткән иде – зиратка барып тормады. «Мине машина белән Алинә илтеп куя», – диде. Апаның кызы белән саубуллашканда: «Кемгә күпме яшәргә калганын беребез дә белми», – дигән. Бәлки күңеле нидер сизгәндер, минем үземдә андый нәрсә булмады. Ялгыш бер шик, төш тә кермәде.
Җомга көн иде. Алда – ике көн ял. Кич эштән кайтты да: «Кызлар белән очрашабыз әле», – дип, чәй эчкәч чыгып китте. Шуның белән шул... Айнур аны ул көнне күрми дә калды. Миңа иртәнге биштә бер күршем шалтыратты. «Дания апа, бик авыр хәбәр, әмма әйтмичә булмый...» – диде. Бәрелгәч, Айсылуның сумкасыннан телефоны төшкән. Ул соңгы сөйләшкән номерларны җыйганнар. Шуларның берсе күршебез булган. 
Кызлар белән утырганнар алар, аннан бер танышы мотоциклда йөрергә чакырган. Бәлки, ошатып йөргән кешесе булгандыр, белмим... Каршыларына машина килеп чыккан. Ул егет тә әнисенең кырык яшьтән соң гына тапкан бердәнбер улы булган, диделәр. 
Айсылуның бик нык башы бәрелгән, бөтен эчке органнары өзелгән. Иреннәрен бик каты кыскан иде – авыртудандыр... Барысы да бик тиз булган. Күбәләк кебек очып кына киткән инде ул... Җомга көнне абыйны күмдек, якшәмбе – Айсылуны... 39 яше яңа тулып, нибары 14 көн узган иде. Кызымны җирләгәннән соң өч көннән – 23 августта исә миңа 65 яшь тулды. Юк, кинода да болай булмыйдыр...
Зираттан кайткач, апаның кызы: «Карале, Айсылу сиңа нәрсә калдырган», – дип, аның минем юбилейга әзерләгән бүләген китереп тоттырды. Суыткыч өстенә куйган булган икән, күрмәгәнмен... Кул сәгате алган. Сәгать бүләк итү – аерылышуга, диләр бит, белмәгәндер инде, балакаем... (Кызыма исемне «Миркәй белән Айсылу» драмасында Айсылу ролен уйнагач кушкан идем. Ә спектакльдә Айсылу ахырда суга батып үлә. Мәетләрнең исемен балага кушарга ярамый дип, соңыннан кемдер әйтте. Мин дә бу хакта белмәдем шул...) Баштарак тагып йөрдем мин ул сәгатьне, хәзер кимим – кагыла алмыйм. Открыткасын саклыйм. «Әнием, ты самая крутая мама в мире! Ты самая красивая! Самая молодая! Самая добрая! Самая любимая! Самая мудрая! Самая зажигательная! Ты моя, Әнием!» – дип язган. 
Каберенә үзем кереп ятарлык булдым инде... Аяк астымда әйтерсең лә җир убылды. Гүя мин упкынга төшеп киттем. Шулкадәр кинәт булды бит. Бер көн эчендә бар нәрсәм җимерелде. Тормышның яме, кызыгы калмады... Ул көзне мин үзем машина астына кермәкче булдым. Репетициягә барганда, юлларны чыкканда махсус туктап кала идем. Бәрдергәннәрен көттем... Моңа әзер идем... Яшисем килмәде... Бу хакта бер кешегә дә әйтмәдем, әмма шундый уйлар белән йөрдем. Югалтыр нәрсәм юк иде... Айнур берүзе кала дип кенә тукталдым. Әнисе үлгәндә аңа 16 яшь иде. Иртә килгән хәсрәт аны да үзгәртте – кырысланды. Читтән торып югары белем алды, инде эшләп йөри. 
Шулкадәр сагынам Айсылуны! Соңгы елларда җәй саен чит илләргә йөрим. Гел берүзем... Әниле-кызлы сәяхәт итүчеләрне күрсәм, үзәгем өзелә. «Без дә шулай икәү йөрер идек бит», – дим. Ул Төркияне бик яратты. Җәйгә икешәр тапкыр бара иде. Шул җәйне мине дә беренче тапкыр Төркиягә ялга җибәрде. 
Баштагы өч елда төшемә бик еш керде. Яныма килми, гел каяндыр читтән, йә тәрәзә аша гына карап тора, якыная башласам – югала... Бер тапкыр гына эндәште. Рөстәм исемле ир-ат белән очрашып йөргән иде. «Кызык түгел», – дип аны ташлады. Күпне белгән, аралашырга кызык булган кешеләрне генә ярата иде шул. Төшемдә: «Ник Рөстәмнән киттең?» – дип сорыйм икән. «Мин яңадан барам аңа», – ди... Төшләргә керми инде хәзер. Яра булып кына яши... Берничек төзәлә торган яра түгел ул. Вакыт та дәваламый аны, шулай йөрәктә әрнү булып йөреп, үзем белән китәчәк яра...
Киткән артыннан китә алмыйсың, диләр... Ничек тә яшәргә кирәк... 
– Нәрсә белән юанырга, ничек яшәргә? Әйтүе кыен... Әзер рецепты юк инде аның.
Ул елны Камал театры Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» әсәрен сәхнәгә куйды. Миңа Мөхлисә Бубый ролен биргәннәр иде. Айсылуны югалтканнан соң, театрның директоры Шамил Закиров белән режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәев өйгә килделәр. «Мин уйнамыйм Мөхлисәне, кирәкми, башка берәүгә тапшырыгыз», – дим. Ә алар: «Юк, сездән башка беркем булдыра алмый», – диделәр. Кызымның кырыгын уздыргач кына ризалаштым, репетицияләргә йөри башладым. Спектакльне декабрьдә генә чыгардык. Аңарчы көчем булмады. Барысы да җаема тордылар – әзер булганымны көттеләр. Авыр иде миңа уйнавы, роле дә авыр иде. Гомумән, барысы да авыр иде... 
Хәсрәт килгәч, кеше үз-үзенә йомыла, диләр. Йомылу да түгел ул... Мин үзем бу хәлгә бик озак ышана алмадым. Йокламыйча гел аны көттем. Теләсә нинди тавышка сикереп тора идем. Ишектә кыңгырау шалтыраган саен, Айсылу кайтты дип уйладым. Күңелем гел китек инде... Берничек тә үсми. Ярый әле театрда эшлим, ярый әле коллектив әйбәт. Сәхнәдә уйнау, халык белән очрашу азрак тынычландыра. Онытылу түгел бу, хәсрәтне аз гына читкә куеп тору гына. Өйгә кайткач, тагын барысы да искә төшә. Сөйләгән сүзләре, кызыклары... Көлдерә белә иде ул. Фотосурәте гел каршымда: ятсам да, торсам да аның белән сөйләшәм. 
Җанымны суырып алдылар да, шулай йөрим менә хәзер... 

Кем белән очрашсаң да: «Сабыр бул», – дип киңәш бирә. Билгеле, сабыр итәсең, кычкырып урамда йөри алмыйсың бит. Тик ул сабырлыкны гына кайдан алырга? Сабырлык бирә торган юанычларны мондый фаҗига аша узган һәркем үзенә үзе таба торгандыр. 
Белгән догаларыңны укы, җиңелрәк булыр, диделәр. Гарәпчә укырга 48 яшемдә үк өйрәнгән идем инде. Җомга саен «Ясин», «Табәрәк»не, башка сурәләрне укып утырам, озак итеп багышлыйм. Азрак тынычланам... Урамнан барганда да күңелемнән гел догалар кабатлап атлыйм. Айсылуга да догалы китапларны күп алып бирдем. Соңыннан карадым: бала шәфкатьле, тәртипле, озын гомерле булсын өчен укырга кирәк булган барлык догаларны билгеләп чыккан. Улы өчен борчыла иде инде. Ир баланы атасыз үстерү җиңел түгел...
Тагын... Тагын – гыйбрәтләр алам. Мин бит үзем генә түгел, мондый хәсрәтле кешеләр байтак. Һәрберсен күңелемнән уйлап, барлап чыгам. Шулай юанам дип әйтсәм, дөрес булмас. Юк, юану түгел бу, әмма сүзен белмим... Айсылу 2011 елны вафат булды. «Булгария» теплоходы баткан ел бу. Елга портына барып, чәчәкләр дә куеп кайткан иде әле ул, елап шешенеп беткән иде. Нечкә күңелле, хисле бала иде... Балалары су төбенә киткән әниләргә әллә миннән җиңелрәкме?! Шул ук елны «Локомотив» хоккейчылары һәлак булды. Арада 23 яшьлек бер татар егете дә бар иде дип язды газеталар. Әти-әниләренә соңгы тапкыр карап калырга гәүдәләре дә булмады... Илбашыбызга нинди кайгы килде әнә... Кичен өйгә кайтып ишекне ачып кергәч, әллә ул улы хакында уйламыймы?! 
Быел җәй Кипрдан кайттым да, елдагыча туган көне алдыннан Айсылуның каберенә киттем. Чәчәкләр алып бардым, юдым, җыйдым... Айсылудан ерак түгел Сибгать ага Хәким, аның хатыны Мөршидә апа каберләре. Оныклары Камилә дә шунда. 2011 елның октябрь башында авариягә очрады ул. Мин аны гел карап, жәлләп узам. Бигрәк яшьли китте. Бу юлы каберен бер хатын җыештырып ята иде. Туктап исәнләштем. «Әнисе зиратка килеп йөри алмый, мин аның апасы», – ди. «Камилә кебек кеше башка юк», – дип егете дә һаман өйләнмәгән икән. Рафаэльләргә сөяргә онык та калмады... Айсылу, ичмасам, күпмедер яшәргә өлгерде: теләгән җиренә барды, күңеле төшкән кеше белән очрашты, ана булу бәхетен, бала тәмен татыды... 
Кайчак уянып китәм дә, янымда Айсылуның сулышын тоям. Янымда йоклаган кебек... Бик юксынам! Аны аңлатырлык сүзләр дә тапмыйм. 
...«Әнием, син кайда әле, кайтасыңмы?» – дип шалтырата иде ул миңа. «Репетициядән чыктым, кызым, юлда», – дим. «Алайса хәзер чәй куям!» Чәй куя да, кухня тәрәзәсеннән карап, мине көтә – күрүгә кул болгый... Фатирыбыз икенче катта гына безнең. Ишегалдына кайтып җиткән саен, үзем дә сизмичә, тәрәзәгә күтәрелеп карыйм. Һаман да... Сувенирлар бүлегендә эшләгәндә алган кызыл йөрәкне тәрәз төбендәге вазага үзе утыртып куйган иде. Ул йөрәк һаман шунда. Айсылу йөрәге кебек...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com