Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → «АЕРЫЛМАГЫЗ!» – БЕЗНЕҢ ҖЫР!

«АЕРЫЛМАГЫЗ!» – БЕЗНЕҢ ҖЫР!

Зөлфия Афзалова-Нигъмәтҗанова
Зөлфия Афзалова-Нигъмәтҗанова
16 мая 2018
579 карау
АЕРЫЛМАГЫЗ!
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Кушымта: 
     Аерылмагыз, аерылмагыз,
     Булса да сәбәпләре.
     Канатларны каера ул
     Аерылу сәгатьләре.
 
Ят кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да. 
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да.
Кушымта:
      Ялгыз аккош күргән саен
      Өзелә бәгырьләрем.
      Нигә без бергә чакларның
      Белмәдек кадерләрен?!
 
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Кушымта:
     Аерылмагыз, аерылмагыз,
     Булса да сәбәпләре.
     Гомерләрне кыскарта ул
    Аерылу сәгатьләре.
 
«Әлфия Афзалова кызы» дигән исемем мине үзе үк сәхнә тормышына әзерләгәндер. Әни җәйләрен мине үзе белән гастрольгә алып чыгып китә иде. Бәләкәйдән үк аңа ияреп йөрдем. Бер дә еламыйм, көйсезләнмим, тик сәхнә артында уйнап йөрим. Нинди генә уңайсыз шартларга да түзәм, юл йөрүне ярата идем. Бригадада бергә эшләгән музыкантлар да ярата иде мине. Кайчак концерт бик озакка киткән төннәрдә, арып, берәр җиргә башымны төртәм. Еш кына Зиннур Гыйбадуллинның баян чехолына башым куеп, йоклап китәм икән. Кышларын өйдә Җыракай белән калгач: «Гастрольгә китәм!» – дип елый идем. Әнинең концерт бригадасында популяр булган «Юллар, юллар»ны «Юллал, юллал, авыл булса булсын...» – дип җырлап йөргәнмен әле. Кайчакта әни сәхнәдә бөтен йөрәген салып җырлап торганда, аның янына чыгып басам да, музыка ритмына биеп, боргаланып торам. Халык кул чаба. Мин шулай җырлап-биеп, сәхнә артында тәгәрәп үстем. 


Үсә төшкәч инде әни миңа да эш тапты: концерт алдыннан, контролер булып, билетлар ертып торам! Авыл саен, клуб саен кабатлана шул эшем. Кайчак әбиләр еламсырап ишек төбенә килә: 
–И кызым! Акчам җитми бит билетка, ә Әлфияне бик карыйсы килә! – диләр. Жәлләп, бушлай гына кертеп җибәрәм. Соңыннан әнидән эләгә! Зал шыгрым тулы, утырырга түгел, басып торырга да урыннар юк, ә билетлар никтер сатылып бетмәгән! 
Сәхнә артында әнинең җырлавын исем китеп тыңлап торам, үзенә сокланып карыйм. Ул күлмәкләре, чәчләре, дугаланып киткән кыйгач кашлары, битләрен чокырайтып, серле елмаюлары!.. Ул ансамбле тагын!.. Эдита Пьеханы бик ярата иде ул. Үзенең дә прическалары, күлмәкләре, заманча җырлаулары Пьеханыкыннан бер дә ким түгел! Ә тавышы!.. Йомшак, шул ук вакытта көчле, яңгыравыклы, төрле төсмерләргә бай тавыш... Һәр җырын яттан беләм. Баянга кушылып, әни «Күл буена килсәң иде», «Кайтам инде», «Күңелле ял итегез», «Гармунчыга»ларны өздерә. «Казан утлары» инструменталь ансамбле белән «Актаныш таңнары», «Сәяхәтче җыры», «Тамчылар», «Ник соңладың?», «Назлы гөлкәем», «Чыгарсыңмы каршы алырга?»лар тагын да дәртлерәк яңгырый. Бөтенесен шаккаттырып, чит телләрдә дә җырлый әни. Их, ничек матур ул! Юк, мин тыңламыйм, очам!.. Мин генә түгел, бөтен зал сихерләнгән кебек! 
 
Күп җырларның ничек дөньяга килүе, ничек тууы минем күз алдында булды. Күбесенең авторлары Гөлшат апа Зәйнашева белән Зиннур абый Гыйбадуллин иде! Әнинең дусты, шагыйрә Гөлшат апа җыр текстын яза; аның ире, Әлфия Афзалова концертларында баянчы булып йөргән Зиннур абый шул шигырьгә көй иҗат итә. Башта әнигә күрсәтеп, җырлатып карыйлар, әни әйткәнчә үзгәртәләр, төзәтәләр дә әле. Әнинең бит бормалары гына да ни тора! Өчәүләп яңа җыр тудыралар шулай.
Бервакыт әни ике атнага гастрольләргә китте, апам Гүзәл белән мине Гөлшат апаларда калдырды. (Безгә әби урынына калган Җыракай Актанышка кайтып киткән иде.) Без Гөлшат апа кызы Асия белән дуслаштык. Гөлшат апа өчебезгә дә сарафаннар тегеп кидерде, пончик дигән кабартмалар пешереп сыйлады. Мин «пончик» дип әйтә алмыйм, «путик» дим һаман. Гөлшат апа минем өчен «Путик» булып калды.
Бераз соңрак, Казан театр училищесын тәмамладым, эстрада артисткасы булып киттем. Җырлыйм да, биим дә, нәфис сүз дә сөйлим. Әнинең концерт бригадасында да конферансье булып йөрдем әле берара.
Әнием җырларына бәйле матур истәлекләрем бар. Гөлшат апа белән Зиннур абыйның Тельман урамында яшәгән чаклары. Әни белән аларга киттек. Шатланып каршы алдылар. Күзләре янып тора. «Синең өчен өр-яңа җырыбыз бар!» – диләр.  Гөлшат апа да матур җырлый иде. «Әлфия, тыңла әле!» – ди Зиннур абый. Ул матур музыкадан, искиткеч тирән мәгънәле сүзләрдән һушымны җыя алмый тордым. И әнигә ошады инде! 
Узма, төн, үтми тор, бар әле сүзләрем / Иркәмә сөйләргә, сөйләргә. /
Яшьлектә төн кыска, сызыла таң тышта,/ Вакыттыр керергә өйләргә.
Шигырьнең авторы Роберт Әхмәтҗанов икән. Ә көен Зиннур абый язган! Күңел каядыр ашкына, оча. Вальска бөтереләсе килә.
Хуш, дускай, таң ата, / Офыклар алсу. / Бу – саубуллашу вальсы! / Бу –саубуллашу...
 
Зиннур абый кычкырып җырлый гына башлаган иде, шунда кинәт ут сүнде. Әни белән Гөлшат апа шәм яктысында тәмле мәмиләр дә пешерделәр. Ул арада эңгер-меңгер дә төште. Кыш көне бит тиз караңгылана.  Кат-кат җырлый торгач, җырны да тәмам өйрәндек. Ут кабынуга инде Зиннур абый, ноталарын алдына куеп, пианино каршына килеп утырды да җырлап җибәрде. Без аңа кушылдык. Бу – «Саубуллашу вальсы» иде! 
Тагын бер истәлек. 1982 нче еллар. Мин Равилгә кияүгә чыктым. Яңа өйләнешкәч, әле бер-береңә ияләшергә, бер-береңне өйрәнергә кирәк була икән.   Саксыз сүз дә ычкынып китә, юкка-барга үпкәләшәсең дә... Равил белән без дә үпкәләштек. Шундый көннәрнең берсендә әни белән Гөлшат апаларга киттек. Мине күрү белән, шундук нәрсәдер булганын аңлап алды Гөлшат апа. 
–Зулик, нишләп кәефең юк? Нәрсә булды? – ди. Мин елап җибәрү чигендә. 
–И Путик!.. – дим. – Равил белән аерылышырбыз, мөгаен. Сөйләшмибез...  

Гөлшат апа сөя-сөя мине тынычландырмакчы була. «Сабыр, акыллым, алай ук бетеренмә әле. Әйдә, чәй эчәбез», – дип, мине юатмакчы була.
Икенче көнне безгә үзе килеп керде. «Тыңла әле, сезгә багышлап шигырь яздым!» – ди. Һәм «Аерылмагыз, булса да сәбәпләре...» – дип укый башлады. Безне әнә шулай дуслаштырды ул. Бераздан ул шигырьгә Чулпан Зиннәтуллина көй язды. «Аерылмагыз!» дигән популяр җыр – безнең җыр! Равил белән бергә яши башлаганга да 37 ел тулды. Ике кызыбыз, дүрт оныгыбыз бар. Ә җыр безнең гаиләнең кадерле бер ядкаре булып калды.

Эльмира Закирова әзерләде                                                                        

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com