Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → «Тапшырылмаган хатлар»

«Тапшырылмаган хатлар»

Гөлшат Закирова, Әтнә
Гөлшат Закирова, Әтнә
20 апреля 2018
975 карау
(Дәвамы. Башы: http://http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=7455)

Бүген 22 август, 2013 ел. Мин тагын Казанга барып кайттым, томография үтәргә. Син дә аны гел үтеп тора идең. Борчылмасын, дип, нәтиҗәсен сиңа укытмаска тырыштым. Үзем эчтән генә яндым да көйдем. Сиңа шул диагнозны куйган көннән бирле (миңа нәкъ 70 яшь тулган көн иде), җаныма тынычлык таба алмадым. Казаннан сине алып кайттылар, өйгә кергәч, син мине кочаклап, иңбашыма башыңны куеп елаган идең. Икәүләшеп еладык. Менә хәзер үзем генә елыйм. Минем өчен дөньяның бер кызыгы да калмады, үзем дә авырыйм. Ходай кайчанга кадәр гомер биргәндер?! Эчендә җаның барында, йөрәгең тибеп торганда, яшәмичә дә булмый. Китеп барсам да, балаларга тагын да авыр булыр, дим.
 
Сәгать унбер, синең янга бардым, ишелгән балчыкларны бераз өеп куйдым. Синең белән сөйләштем, догалар укыдым, елап, күңелемне бушаттым. Урының оҗмахта булсын. Көн артыннан көн үтә дә китә. Минем сагынуларым, сине юксынуларым бер генә дә басылмый. Әле Гөлшат Әтнәдә, шунысы бераз күңелне юата. Обедта килә, телефоннан сөйләшә.
«Идел өсләрендә тынлык,
Күңелдә ачы давыл.
Давылларда ялгыз башка
Синсез авыр, синсез авыр,
Бик авыр...» – дип җырлыйлар радиодан: нәкъ минем күңел халәтемне җырлыйлар. Бераздан ул сагыш кими, диләр, белмим, ул сагыш-сагынулар үзем белән китәр инде.

Бүген 11 сентябрь, 2013 ел. Мин Казанда, дүртенче курс химиягә килдем. Ике көн тик яттык. Менә бүген беренче көн ясадылар. Кеше янында ярыйсы, көлеп тә, мәзәкләп тә аласың. Ачуланып ятма инде, син исемнән чыкканың да юк. Без бүлмәдә бишәү: мин, Рәфига (Актаныш), Гөлфизә (Залесный), Наташа (Нижнекамск), тагын бер апамы-әбиме салдылар. Иреме, улымы саклап ята. Әле аның язмышын белмибез, хәле әйбәт түгел, ахыры. Үземә килгәндә, ашыйм, йоклыйм, кеше белән аралашам, башка бүлмәләрдән дә кереп утыралар. Төрле кешедә төрле язмыш. Һәр кешенең үз шатлыгы, үз кайгысы, үз хәсрәте. Син юклыкны санамаганда, бар да әйбәт кебек. Үзем бу дөньяда әллә яшим, әллә төш күрәм. Өй өчен борчылулар да, киләчәк турында хыялланулар да бетте.  

Бүген якшәмбе, 15нче сентябрь. Больница тып-тын, бишенче курсны алдым. Хәлем әйбәт, Аллага шөкер. Әтнәдән килешли Илдус, Айсылу, Гөлназ, Динә кереп чыктылар. Кичә өчесе дә семьялары белән бездә мунча кергәннәр. Әле ярый Ходай балалар, оныклар биргән. Син булмасаң да, мин әле ялгыз түгел бит. Шуңа сөенәм. Син исләремә төшәсең дә, бөтен тормышым күз алдыннан үтә. Инде Карашәмне дә алай сагынмыйм кебек. Әткәем белән әнкәем дә йөрәкнең, күңелнең эченәрәк урнаштылар. Сине бик сагынам, Ходай миңа күпме гомер биргәндер, көннәр буе, төннәр буе синең белән сөйләшәм. Мин сине беренче тапкыр күргәнгә 53 ел үткән дә киткән. Карашәмне сагынып еласам да, сабыр гына, дәшми генә тора идең. Мине аңлый идең, чөнки берәр җиргә китсәң, үзең дә өеңне, Әтнәне сагынып, бик тиз кайтып җитә идең. Бер елны ничәдер айга Горькийга укырга киттең. Еш кайтып йөрмә, дисәм дә, атна саен чемоданыңны күтәреп, балаларга бүләкләр тутырып, кайтып җитә идең. Әй ул вакытларның рәхәтлеге!

14 март, 2014 ел. Казанга тагын барып кайттым. Айгөлләрдә ике көн кундым. Тормышлары бик матур. Ходаем гына күпсенмәсен. Марс, сине видеодан карадым. Үз тавышың, үз сөйләмең. Ничектер рәхәт булып китте, сагынуларым бераз басылган кебек булды.

5 апрель 2014 ел. Гомер әкрен генә үтә. Актаныш Рәфигага, Залесный Гөлфизәгә шалтыратып алдым. Бер ара бик моңсу булып китте. Әй Марс! Синең белән булганда, балалар килми торса да, болай моңсу булмый иде. Өйнең бер яме юк! Сине бик-бик сагынам.

Язлар килде дә, үтеп тә китте. Синең безне калдырып киткәнгә дә 1 ел булды. Ничек уздырырбыз дип борчылган идем, бик әйбәт итеп уздырды кызлар. Аллам, сиңа рәхмәт, Марска рәхмәт, миңа шундый кызлар калдырып китте. Сабантуйлар да гел сине уйлап узды.

Күз алдыма синең аксыл ветровка, аксыл фуражка, сөтле кофе төсендәге чалбар, аягыңа аксыл туфли кигән гәүдәң килә дә баса. Әнә син лапас ягыннан почта кибетенә чыгып барасын, бераздан әкрен генә атлап, сумкаңны тутырып кайтып керәсең. Күршеләргә почта өләшәсең. Әй шул вакыттагы тормышның ямьлелеге! Мин сине тәрәзәдән карап озатам, каршы алам. Хәзер өйләр буш, синең җансыз фотокарточкаларың гына мине күзәтеп утыра. Ярар, синең белән сөйләшеп, бераз күңелемне бастым. Әлегә хуш...

 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com