Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → ​«Яратып туялмаган...»

​«Яратып туялмаган...»

Гөлнур САФИУЛЛИНА
Гөлнур САФИУЛЛИНА
10 апреля 2018
2325 карау
 – Мине монда каршы алдылар...

Мине... Монда... Каршы... Алдылар... Алты ел эчендә бу җөмлә, аның эчендәге шушы дүрт кисәк сүз Миләүшә күңелендә ничәмә-ничә тапкырлар кабатланды икән?! Саны-исәбе юктыр... Үртәлеп, үкенеп, өзгәләнеп, ялварып, сагынып... Кайда, кемнәр, нигә? Болары – җаваплары табылмаган сораулар. Тик ул аларга инде җавап эзләми, кайчан да булса табачагына өметләнми дә. Хәзер эзләми... Монысы – язмыш белән килешүедер.


Алдан ук әйтеп куям – бу язма Ярату хакында. Тагын... Хәер, ашыктырмыйм әле, сөйләгәч, барысын да аңларсыз.

Соңгы кыңгырау чыңлама,

Йөрәк бар тыялмаган.

Үз укучысын яратып –

Яратып туялмаган...

Габделфәт Сафинның «Соңгы кыңгырау» дигән бу җырын да, аңа төшерелгән клипны да хәтерлисездер. Алар да уйный алган булыр иде бу клипта: Миләүшә укучы кыз булып, Алмазы – укытучы.

– Ул безнең мәктәпкә физкультура укытучысы булып эшкә килгәндә, мин 7 нче сыйныфта гына укый идем... Алмаз үзе дә шул елны гына мәктәпне тәмамлаган – ул чакта югары белемсез дә укытырга урнашып була иде әле. Барысы да беренче күрүдән үк башланды... Күрше малайдан исемемне сорап белгән.

Юк, юк, очрашулар, күрешүләр берсе дә булмый, әлбәттә. Хәтта сүз кату, эндәшүләр дә. Кая ул! Күзләрдән түгелергә торган хисләрне читләрдән түгел, үз-үзләреннән дә яшерергә тырышып, бер, ике, хәтта өч ел үтә әле. Алмазны армиягә алалар. Аңардан хат килгән көннәр – иң бәхетле көннәргә әйләнә. Ул хатлар энесенә язылган булса соң – кыз бит аларны барыбер үзенә дип кабул итә. (Алмаз – энесенең класс җитәкчесе, укытучының укучысына хат язуы берәүне дә шикләндерми.)

Укытучы егет солдат киеменнән мәктәп бусагасын кабат атлап кергәндә дә Миләүшә тугызынчы сыйныфта гына укый торган була әле. Аннан унынчы классның ахыры җитә. Дөресрәге, ундүртенче май. Хәтерли, әйе, көненә кадәр хәтерли! Алмаз беренче тапкыр аның янына килгән, күзләр белән генә сөйләшеп йөрүдән туктаган көн бит бу... Егетнең туган авылы Миләүшәләрдән сигез чакрымда – нәкъ шулай тиеш булган кебек мотоциклы белән ул кичне кыз яшәгән капка төбенә килә дә туктый Алмаз. Нигә каушасын, күңеле белән һәр кичне шушы капка төбен әллә ничә әйләнеп ияләшкән бит инде ул! Авыл янындагы болынлыкта ике көнгә бер очраша башлыйлар. («Кайткан саен ул болынлыкка хәзер дә төшмичә калган чагым юк, – ди Миләүшә. – «Нәрсә табасыңдыр инде анда?» – дип, әнкәй гел гаҗәпләнә.)

Саф, чиста хисләр, ихлас мөнәсәбәтләр... Кызның чыгарылыш кичәсе көнне егет аңа чәчәкләр бүләк итә. Авыл җирендә – чәчәкләр! Шәһәргә махсус барып алып кайткан! И-и, ул пионнарның исе...

Кулына өлгергәнлек аттестаты алган Миләүшә, укырга керәм дип, Казанга китеп бара. Аның артыннан ук шәһәргә Алмазы да килеп төшә: авыл белән Казан арасы якын җир түгел – кызның әллә нигә бер кайтуларын көтеп торсынмыни?! Милициягә эшкә урнаша. Алар өйләнешкәндә Миләүшәгә унтугызы яңа тулган була әле... («Ярый шул вакытта чыкканмын мин аңа!» Әңгәмәдәшемнең нигә болай әйтүен белергә теләсәм дә, бүлдермим. Аннан инде бу сорауны бирүнең кирәге дә калмый. Сез дә аңларсыз.)
 Киявебез Тимур, безнең белән танышкач: «Идеал гаилә күрдем», – дип кайтып әйткән.

Нәкъ бер елдан кызлары Алсу туа. Аның беренче туган көненә кеше почмагыннан үз бүлмәләренә күченәләр. Икенче кызлары Лилияне инде үз фатирларына алып кайталар. Бер бүлмәле ул фатирга бөтен дөнья сыйган чаклар! Авылдан кем килсә дә – аларда туктала. Күңелләр киң: бары – бергә, югы – уртак. Бәхетле еллар! Тормышны түгәрәкләп, Алмазга өч бүлмәле фатир биреп куялар. Патруль-пост хезмәтенең 20 еллыгы уңаеннан шәһәрнең һәр районына берәр фатир бүлеп чыгалар һәм шуларның берсе Миләүшәнең иренә эләгә!

– Монысы күңеллесе булды... Тик тормыш бертөсле генә бармый икән шул ул...

Бу хәлләр булырга ике ел алдан Алмазы кинәт үзгәрә. Үзе, гәүдәсе монда, ә уйлары әллә кайда кебек. «Миңа инде яшәргә күп калмады», – дип хатынын куркуга сала, үзе исә сәбәбен әйтми. Гомер булмаганны: «Фатир өчен үзең түлә», – дип шаккаттыра. (Соңыннан, кайтып-кайтып уйлагач, аңлый Миләүшә – ул аны инде берьялгызы дөнья көтәргә шул вакытта ук өйрәтә башлаган икән ләбаса.) Нигәдер гел ашыга, кабалана. Алар бер-берсен аңламый башлыйлар... Ничек аңлыйсың: гомергә аңа тавыш күтәреп бер сүз дә әйтмәгән Алмазы сәбәпсезгә кычкыра башласын әле?! Дус-иш, туган-тумача арасында моңарчы гел үрнәк гаилә була бит алар. («Сездән китәсе килми, өегездә җаныбыз белән ял итә идек», – дип, соңыннан да бик күп әйтәләр аңа.) Әйе, үпкәләшкән чаклар булгалый, тик бер-берсенә кычкырып сүз әйтү?! Ирне, әйтерсең, алыштырып куялар. Ярсып, кабынып китә дә, аннан тынычланып, Миләүшәсен килеп кочып ала. Ни уйларга белмәгән хатын, сораулар биреп, аны тагын да ярсытудан тыела: барыбер әйтмәячәк. Тешләк аның Алмазы – сөйләргә теләмәгәнен авызыннан берничек тартып ала алмыйсың. Кирәк дип тапса, күптән аңлаткан булыр иде... Алмаз: «Бурычларым бар. Фатирны сатарга туры килә», – дигәч, Миләүшә шуңа да берсүзсез ризалаша. «Кирәк» ди икән, димәк, чыннан да, кирәк.

Саталар фатирны. Шәһәрдән шактый читтә, бистәдән икенчене алалар. Басу уртасындагы ике йортның берсенә күченәләр. Юллар, транспорт, кибет, мәктәп – берсе дә юк. Хәер, болар башта ул кадәр әһәмиятле булып тоелмый да. Ире: «Минем бурычым бетте», – ди бит!

Алар көзен күченәләр. Һәм шул ук көзне Алмаз югала. 28 ноябрь көнне була бу хәл.

– Ул эшкә иртәнге алтыда ук чыгып китә иде. Мин аны һәр көнне ишектән озатам. Аннан тәрәзәдән карап калам. Ул көнне карамадым шул. Күңел берни дә сизмәде дисәм... Алмаз артыннан ишек япкач, йөрәгем ике тапкыр бик авырттырып кысып алды.

Алмаз ул көнне эшенә барып җитмәгән. Олы кызы Алсуның иренә – кияве Тимурга шалтыраткан: «Мине монда каршы алдылар... Шәһәрдән китеп торырга куштылар...» (Нигә егерме алты ел гомер иткән хатынына яки өзелеп яраткан кызларына түгел, ә киявенә шалтыраткан? «Син – ир кеше, барысы өчен дә җаваплы булып каласың», – дип әйтергә теләве булгандыр инде, мөгаен.)

Балалар бу хәбәрне әниләренә кич, ул эштән кайткач кына җиткерәләр. Тыныч көннәре берничә сәгатькә булса да озынайсын дигәннәрдер инде.

Юк, дөнья шул көнне үк ишелеп төшми әле. Бер, ике көннән дә, бер атнадан, хәтта бер айдан соң да. Көннәр бары тоташ көтүгә генә әйләнә. Алмаз бит: «Китеп торырга куштылар», – дигән, димәк, кайтачак!

– Кайтмас дигән уй хәтта башыма да килмәде! Тормыш, читтән караганда, элеккегечә дәвам итте: иртән эшкә чыгып китәм, кич кайтам. Хезмәттәшләрем белән ул көннәрдә сүзсез генә сөйләшергә өйрәндек: мин ишектән килеп керүгә: «Берәр хәбәр юкмы?» – дип күземә карыйлар. Мин, бер сүз әйтми генә: «Юк...» – дип башымны чайкыйм. Балалар бакчасында татар теле укытам: көндез сабыйлар янында азрак онытылып торам... Алмазның телефоны һәрвакыт «не доступен» булды. Берсендә Мәскәү базарында йөргәндә кабат аның номерын җыям шулай. Чакыра! Әмма алмады, басып куйды. Сөйләшергә ярамагандыр инде... И-и, сөенгәннәрем шулчак! Исән! Димәк, кайта!

Ул арада Алмазсыз, чыршысыз, бәйрәм табынсыз Яңа ел да узып китә. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп: берсендә булмаса, икенчесендә таныш шәүлә күренер кебек тоелып...

Казанда милиционер булып эшләүче бер авылдашлары 10 гыйнвар көнне әтиләренә шалтырата: «Югалган теге Алмаз абыйны таптык бугай...» Аның әти-әниләре шунда ук Миләүшәнең туганнарына хәбәр итәләр. Авылларны урап, күтәрә алмаслык авыр хәбәр Казанга кире әйләнеп кайта: «Тапканнар... Кунакханәдә... Паспорты кесәсендә...» Бәлки ул түгелдер, дигән өмет шунда ук киселә.

– Без аны 12 гыйнвар көнне җирләдек... Моргтан туры авылга алып кайтып киттек. Бик тиз бирделәр, әйтерсең, тизрәк күмеп куюыбызны телиләр. Шундый тәэсир калды... 44 көн күрмәгән бит, күрәсем килә... Сагынганмын... Йөзе бер дә үзгәрмәгән иде. Таушалмаган, чиста, пөхтә. Юынган, кырынган. Шул гомер кайда булган, кайда яшәгән, ниләр ашап торган – берни белмим... Иң авыры, ничә ел яшәп, аның миңа берни аңлатмыйча, саубуллашмыйча, бәхилләшмичә дә китүе булды. Бөтен серне үзе белән алып китүе... Соңыннан гына әйттеләр, югалган көнне үк эшенә шалтыратып: «Мин башка эшемә чыкмыйм, урыныма кеше эзләгез», – дигән булган. Бу вакыт милициядән китеп, бер оешманың сак хезмәтенә урнашкан иде ул. Кызым Лилиягә дә югалганнан соң, берничә көн узгач, «смс» җибәргән булган икән. Аның: «Әти, кайт!» – дигәненә инде җавап бирмәгән. Миңа бер хәбәре дә булмады шул, «смс»лар барыбер яза алмый, дигәндер инде... Ул чакта яза белми идем әле. Тагын кемнәрдер белән хәбәрләшеп торган...

Кайгы ялгыз йөрми, диләр. Аяктан егарлык бу хәбәр артыннан ук икенчесе килеп ирешә. Аннан – өченчесе. Башта, Алмазның җидесе узуга: «Мин ирегезнең дусты. Аның миңа бурычы бар», – дип бер ир-ат шалтырата. «Мин бит сезне белмим. Аннан ул бит «бурычын кайтардым» диде. Сезгә күпме тиеш иде?» – ди эченә салкын йөгергән Миләүшә. Җавап аны кабат аяктан ега: «Ике йөз мең». Күрәчәгең булмасын икән дә бит... Суд юлында да йөрергә туры килә шул. «Мин аның дусты», дип таныштырган ул кешедә Алмазның бурычка акча алып торуы турында үз куллары белән язган язу калган – суд «түләргә» дигән карар чыгара.

Алмазның эш урынында калган әйберләрен алырга киткән энесе яңа хәбәр белән кайта: абыйсының банкларга да бурычы булган икән. Берничә йөз мең... Фатирны сатарга, кечерәккә күчәргә туры килә – әҗәтләрдән шулай котылалар. – Инде Алмазсыз яшәргә өйрәнергә кирәк иде, – ди Миләүшә. – Мин бит аның өченче, иркә кызы булганмын. Кибеткә дә йөртмәде ул мине, кирәк-яракның барысын да үзе алып кайта иде. Кием-салымга кадәр. Аны югалтканчы, бөтен кеше дә шулай яши дип белә идем...

Җан авыртуын бер дару да басмый икән: кысып ала да, үзәгеңне өзәрлек итеп авырта ул. Әрни, сыкрый... И-и, ул илереп-илереп елаулар... Язмыш дип карадым, сынау дип тә, каргыш дип тә. Лилия үз янымда иде бит әле: кызым белән икәү утырабыз да уйлыйбыз. Әмма: «Нигә болай килеп чыкты соң?» – дигән сорауга җавап тапмадык – йомгакны сүтә алмадык. Балалар бакчасындагы психолог янына йөрдем. «Өч елга кадәр авыр булыр әле», – диде ул. Дөрес әйткән булып чыкты. Ә сагынуы – анысы инде аның гүргәчә озата барыр... Мине ул чакта эш коткарды. Ходай ярдәмне шулай җибәрде бугай. Алмазны җирләп килгәч, кан басымым күтәрелеп, авырып киттем дә, бер атна өйдә тордым. Шимбә көнне бакча мөдире шалтырата: «Безгә министрлыктан тикшерү килә», – ди. УМК – укыту методика комплекты чыккан вакыт иде ул. Күргәзмә әсбаплар, уеннар, мультфильмнар – бөтен нәрсә белән тәэмин иттеләр безне. Өйрәт кенә балаларны! Шәһәрнең 75 балалар бакчасыннан килделәр ачык дәресемә. Авторлар үзләре дә тыңлап утырдылар. «Ул бит әле яңа гына ирен югалтты, дип, бөтен район белән жәлләдек үзеңне», – диделәр кызлар. Эшкә күмелүем исә минем үземә файдага гына булды – азмы-күпме онытылырга ярдәм итте.

«Барысы да Алмазны хәтерләтә», – дип, күчкәндә өй эчендәге җиһазларның берсен дә бүген тора торган фатирына кертмәскә тырыша ул. Караватның ире йоклый торган ягына ярты ел буе борылып та карый алмый, аннан сатып ук җибәрә. Тик хатирәләрдән шулай гына котылып булса икән?!

– Хатын-кызның бәхете гаиләдә аның. Бергә чакта моны аңлап кына бетермисең. Гел шулай дәвам итәр кебек бит... Бер ел буе күземнән яшь кипмәде. Тик елап та җиңеллек табып булмый андый чакта, ул да җандагы әрнүне басмый. Эчтә давыл кузгала башлавын сизсәм, шунда ук кулыма дога китаплары ала идем. Укыйм, укыйм, укыйм... Догалар булыша!

Мондый чакта киңәш бирүчеләр күп була. Әмма алар биргән киңәшкә колак салу гына авыр. Ә салырга кирәк! Күпләр үз башыннан кичкәнне әйтә сиңа. Яхшылык теләп әйтә. Без Алмазны җирләп китеп баруга, әнкәй янына авылдашыбыз Суфия апа кергән. «Әйт балама, фотосурәтләр карый күрмәсен», – дигән. Ирен, аннан улын җир куенына салган апа ул, хәсрәтнең ни икәнен белә. Минем дә беренче көннәрдә кулымда гел Алмаз фотолары булган: әйләндерә-әйләндерә гел шуларны карап утырганмын. Балалар алып яшергәнче...

Китап укып булмый, телевизор карый алмыйсың. Җыр тыңларга ярамый. Андый чакта җандагы борчуларны таратырга кул эшләре булыша икән, алар тынычландыра: бәйләү, чигү, тегү кебек ниндидер бер шөгыль табарга тырышырга кирәк.

Без психологка барырга да өйрәнмәгән. Ә барырга кирәк! Якын кешесен югалту кебек хәсрәт кичергән кеше бу кайгы эченнән чыгу юлын эзләп бәргәләнә. Һәм ул аны үзе генә бик озак тапмаска мөмкин. Психологлар исә шул юлны күрсәтүчеләр алар.

Татар кешесенең шулай бит инде: кулы сынса – җиң эчендә. Кеше алдында күз яшьләремне күрсәтмәскә тырыштым. Моның өчен күп көч кирәк, әлбәттә. Түзәсең-түзәсең дә аннан ялгыз гына калгач, бушанасың...

...Алмазның нибары 49 яшендә суларга төшеп югалгандай китеп баруына быел инде алты ел була. Миләүшә: «Нигә? Ни өчен?» – дигән сорауларга җавап эзләмим дисә дә, күңелендә әледән-әле барыбер калка бугай шул әле алар. Билгесезлек – авыр... (Җанын кая куярга белми бәргәләнгән бер мизгелдә, аны – гомердә күрәзәчеләргә йөрмәгән, ышанмаган кешене – бер танышы Арчага алып китә. «Көтегез, яныгызга бер кеше киләчәк. «Бу серне башкача үземдә тота алмыйм», – дип, барысын да сезгә сөйләп бирәчәк», – ди аңа күрәзәче хатын. Һәм 8 санын атый. Бәлки, бу хәл Алмазның үлгәненә сигез ел тулгач булыр, дигән кечкенә генә өмет яши хәзер аның җанында.)

Алмазга гына сөйлисе күпме яңалык җыелган күңелдә?! Бабасыннан әле кечкенә генә булып калган оныгы Камилә инде зур үсте. Ул хәзер үзе апа! Алмаз исән булса, Алсуның улы Нариман аның өчен дөньяның иң зур куанычы булыр иде... Икенче кызлары Лилиянең дә тормышлы булуын, аның ирен дә улы кебек якын күрүен сөйлисе килә. «Кияүләрдән дә, кода-кодагыйлардан да бик-бик уңдык без, әтисе!» – диясе...

– Язмыштыр бу... Ә тәкъдирдән качып булмый. Мин шундый сынау үтәргә тиеш булганмындыр... Инде теге дөньяда бергә булырга язсын иде безгә. Мин һәр көнне, һәр иртәне Ходайдан: «Алмазымның гөнаһларын ярлыка!» – дип сорыйм. Алты ел буе! Юк, Алмазга карата күңелемдә бернинди үпкә, рәнҗү юк. Бары сагыну гына... Бергә яшәгән еллар өчен рәхмәтле мин аңа. Яшьли чыгарга ризалык бирүем өчен әле дә сөенәм. Бәхетем кимрәк булыр иде югыйсә...

P. S. Кызганыч, бу икәүнең нинди матур пар булганын сезгә күрсәтә алмыйм – бергә төшкән фотосурәтләрен журналда чыгарудан Миләүшә баш тартты. «Кабат яраларга кагылу булачак... Ә мин аңа әле әзер түгел икәнмен...» – диде ул. Әйе, шулайдыр... Әңгәмәдәшемнең үтенече буенча, язмада исемнәр дә үзгәртелде.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com