Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Ялгышулар – урман

Ялгышулар – урман

Гөлнур САФИУЛЛИНА
Гөлнур САФИУЛЛИНА
14 марта 2018
2856 карау
– Ялгыштым... Яшьлегем белән ялгыштым. Шуңа да яшьлек – юләрлек диләрдер инде. Тик 18-19 яшьтә дә бөтен кеше уйламыйча минем кебек мондый адым ясамый бит. Ә мин...
Ул бу сүзләрне үкенүләрсез генә әйтә. Үкенүләр, үртәлүләр, күз яшьләре инде күптән артта калган. Бу көздә инде аңа сиксән тулды. Гомернең тугызынчы дистәсен ваклаганда, артта калган елларга, анда ясалган ялгышларга карап, аның кебек шулай моңсу елмаясың гынадыр инде ул...

Мәдинә апа Әлмәт районы авылларының берсендә туып-үсә. Унъеллык мәктәпне тәмамлагач, татар теле укытучысы булу хыялы аны Казан дәүләт университетына алып  килә. Әмма башкалада озак тоткарланмый: беренче курсны тәмамлауга, читтән торып уку бүлегенә күчеп, кире Әлмәтенә кайта – нефтьчеләр янына эшкә урнаша. Бу – язмыш чакырып кайтаруы була бугай...
Институт тәмамлаганнан соң, юллама белән Татарстанга эшкә килгән ул азәрбайҗан егете Томрис исемле була. Мәдинәдән ун яшькә олырак. Татар җирендә төпләнү нияте уенда юк, берничә ел эшләгәннән соң, туган ягына  кайтып китәргә җыена. Мөселман динендә булса да, телләр башка, йолалар бер-берсенә охшамаган, гореф-гадәтләр үзгә... Кыз берәүне дә ишетми, тыңламый. «Яшьлектә карарлар шундый җиңел кабул ителә», – ди ул әлеге көннәрне искә төшереп. Юлында очраган беренче кешегә, үзенә дәшкән беренче ир-егеткә 19 яшендә кияүгә чыга да куя ул шулай. Тагын бер елдан уллары туа, аңа Наил дип исем кушалар. 
– Томрисны Бөгелмә шәһәренә, яңа гына ачылган ТатНИПИнефть институтына  күчерделәр дә, анда китеп бардык. Иремнән кала алмыйм бит... 3 яшькә кадәр Наил авылда, минем сеңелләрем янында үсте дисәм дә була – аны әни карады. Декрет яллары ул чакта болай озын түгел, эшкә чыгарга кирәк иде. Баллар бакчасында эшләп йөрдем...
Гомернең «бәхетле» дигән өлеше шушы урында тәмамлана. 
1961 елның маенда Мәдинә белән улын поездга утыртып, ире аларны Азәрбайҗанга озата. Үзенең әле эшләре тапшырылмаган, берничә айдан соң гына килергә тиеш була. (Нигә аны көтәргә, нигә юлга гаилә белән бергә чыгып китәргә ярамаган – Мәдинә апа моның сәбәбен хәзер дә белми.) 
Азәрбайҗанның төньягында урнашкан Хачмаз шәһәренә, иренең моңа кадәр әле бер тапкыр да күрмәгән, аралашмаган туганнары янына барып төшә ул. «Юлга чыкканда: «Чит илгә китмим, ошамаса, кайтырмын да килермен – поездлар йөреп тора», – дип уйладым», – ди. Ошамаса – кайтырмын... Тик кулыңда бала булганда, карарларны инде уйламыйча, ашык-пошык кабул итә алмыйсың шул. Ә баланы азәрбайҗан туганнар зурлап каршы ала. Ир бала бит, нәселне дәвам итүче! Әнисе исә ир малайга ияреп йөрүче – аның шәүләсе генә.
И-и, чит-ят җиргә барып кергән ул беренче минутлар, беренче көннәр. Бүгенгедәй истә. 
– Биемем ул чакта кызларында – иремнең апаларында тора иде. Элеккеге байның зур йортында дүрт гаилә яшиләр. Ул яктагы гадәтләр буенча, бары –бергә, югы – уртак боларның. Берсе ашарга нидер пешерсә, калганнар бөтенесе җыелып килеп керә. Һәммәсенә бер озын коридор. Идәннәре буялмаган, күптән юу күрмәгән – җир белән бер. Бусаганы атлап керүгә игътибар иткән идем моңа. Икенче көнне иртүк тордым да, алар йокыдан торганчы идәннәрен юдым. Без бит авылда идәнне комлап, мунчалалап юарга, агартырга ияләшкән. Монда да кыра-кыра юудым. Торып чыктылар да, барысы да шаккаттылар: «Бу идән шундый төстәмени?» – диләр. Улым белән мине ашарга аерым кечкенә өстәлгә утырттылар. Ипи урынына тозсыз суда пешкән тары боткасы куйдылар. Аны куе гына итеп пешерәләр дә, телемләп кисәләр икән...
 
​ «Төшкән җиреңдә таш бул!» – дип тәрбияләгәннәр шул аны.
Тел белмим, ә биемем белән ничектер аралашырга кирәк. «Синең белән русча сөйләшеп, үләр вакытым җиткәндә генә авызымны пычратмыйм, өйрән», – диде ул миңа. Ялгыш та русча бер сүз әйтмәде, гел үзләренчә сөйләде. Аңламыйча торсам, «шуны да белмисең, аңламыйсың», дип ачуланды. Улым да анда барганда татарча гына сөйләшә иде әле. Бер ай дигәндә русчаны өйрәнде, өч ай булганда – азәрбайҗанчаны. Ул миңа тәрҗемә итә башлагач, хәлем азрак җиңеләйде... Наил татар телен онытсын өчен бик тырыштылар инде. «Башын бутама баланың, киләчәктә ул Татарстанда яшәмәячәк!» – дип, миңа да аның белән татарча сөйләшүне тыйдылар. Улымның телен саклый алмадым шул. Көн саен талашырга кирәк булачак иде бит. Алар белән көрәшергә көчем җитмәде...
Ире кайтып «Каспморнефть» оешмасына эшкә урнаша. Алар йорт сатып алуга, кайнанасы улы гаиләсе янына яшәргә күченеп килә – аларда да әти-әни күбрәк төпчек малай белән тора. Ташларга да  китәргә кирәк, дигән уйлар һаман кичектерелә. Беренче мәлләрдә әнисен гел: «Әйдә, чемоданны җый, үзебезгә кайтып китәбез, сагындым!» – дип йөдәткән Наил дә бу хакта инде көннән-көн сирәгрәк искә төшерә.
Бер-бер артлы ике кызлары туа. Аның берсенә – Ульвия, икенчесенә Арзу дип исем кушалар. Дөресрәге, кайнанасы куша. Киленнең теләген кем сорап торсын?! 
«Миңа анда бер дә рәхәт булмады...» Мәдинә апа бу сүзләрне әйләндерә дә кабатлый, әйләндерә дә тагын кабатлый. Шулайдыр, үзеңне кешегә санамаган җирдә ничек рәхәт була алсын, ди?! 

...Берсендә кемнең өендә төзелеш бар, шуларга машина белән таш өләшәләр. Кайнанасы да капка төпләренә бер самосвал таш бушаттыра. «Урлап ташып бетерерләр, капканың эчке ягына кертергә кирәк», – дип каршы ала ул шул көнне эштән кайткан киленен. Зур-зур ташларны интегә-интегә ишегалдына ташый Мәдинә. Берүзе! Берничә кичкә сузыла бу эш. Инде бетте, бүген ял итәм, дип кайтса, кайнанасы: «Хәзер бит капка ачылмый, монда ятмасыннар, әнә теге почмакка күчерергә кирәк», – ди. Нишләсен, тагын күчерә...
«Бер-ике көн күз яшемне күрмәсә, моны ничек итеп елатыйм икән, дип уйлый кебек тоела иде ул миңа», – ди Мәдинә апа биеме турында. Килен көндез утырып торырга, ял итәргә тиеш түгел. Өйгә кеше кергәндә бигрәк тә утырырга ярамый – кунак чыгып киткәнче аяк өстендә басып торырга тиешсең. Биемең белән, иреңнең апалары белән мөнәсәбәтләр кору шактый катлаулы – һәрберсенең аерым тәртибе бар. Килешмичә, каршы төшеп кара! «Бездә алай түгел!», «Бездә андый закон юк!» дип шунда ук авызыңны ябалар. Ирең белән икәү генә беркая бара алмыйсың: парлап театр-концертларга йөрергә, хәтта кунакта да янәшә утырырга ярамый – монда алай кабул ителмәгән... 
 
Гомер шулай уза. Дүрт елга бер туган якка кайтып килүләр арасында ничек яшәлгәнен үзе генә белә. Әнисе, туганнары: «Аерыл», – дисәләр дә, тәвәккәлләргә җөрьәт итми. Онытылып торулар эштә генә була. Хачмазда яшәгәндә, мәктәптә башлангыч классларны укыта, Бакуга күчеп килгәч,  Азәрбайҗан нефть һәм химия институтының китапханәсенә урнаша, бүлек  җитәкчесе булып күтәрелә. 
1985 елда, көтмәгәндә-уйламаганда ире үлеп китә. Йөрәк... Бу хакта ул уфтануларсыз гына әйтә. Яратып, якын итеп яшәмәгәч соң... (Әлеге урында түзмим: «Мәдинә апа, сез бит гомер эченә бер тапкыр да яратып карамагансыз», – дим. Ул килешә: «Әйе...» – ди. Берара икебез дә сүзсез калабыз.) 
 
Аннан илдә үзгәртеп корулар башлана да, моңа кадәр корган бөтен тормыш җимерелә. Оешмаларның күбесе ябыла. Улы да, кызлары да эшсез кала.
– Иремне җирләгәч, туган якка кайтып китәргә була иде, әлбәттә. Тик инде җанымның бер өлешен – балаларымны калдырырга туры килер иде. Аларга иң авыр вакытта... Улымны да, кызларны да миңа беркем бирмәс иде. Әзәрбайҗан ирләре бала дигәндә утка да, суга да керә алар. Балалар үсеп җиттеләр дә: «Нигә иртәрәк аерылып китмәдең? Нигә Татарстандагы туганнар белән аралаштырмадың, татар телен өйрәтмәдең?» – диделәр. Булдыра алганча аңлатырга тырыштым... Яратышып яшәмәдек яшәвен, әмма кыйналып та тормадым: хатынына кул күтәргән ирне кешегә дә санамыйлар анда. Балаларның «әти» дип дәшәр кешеләре булды, ятим үсмәделәр. Мин үземне гел шулай дип юаттым, ә балаларга, әти белән әни бер-берсен ят кешеләр кебек тоткан гаиләдә рәхәт булмаган күрәсең...  Наил өйләнде, Ульвия белән Арзу кияүгә чыктылар. Әйе, азәрбайҗаннарга. Аларның бит бу үз илләре, үз кешеләре... Менә монысының никахы әйбәт булды, уңды, дия алмыйм. Башта кызларның кечесе башлы-күзле булды. 23 яшендә аның инде үзенең өч баласы бар иде. Аның кызы – беренче оныгым үсеп җитте дә, 18 яшендә кияүгә дә чыгып куйды – әнисе 36 яшендә инде әби булды. Туксанынчы елларны сөйли идем бит әле... Ярый ул вакытта минем пенсиягә чыгар чагым җиткән иде инде. Әмма оныкларны үстерәсе бар бит... Улым белән базарда сатарга урын алдык.    
Базарда басып торганда татарча сөйләшүчеләрне ишетә дә инде ул. Ничә еллар эчендә беренче тапкыр! Үз колакларына үзе ышанмый. Шуңа күрәдер инде, җөмләсенә кадәр истә. Бер хатын янындагы кызына: «Тукта әле, майонез да алыйк», – ди. Чабып каршыларына чыга. Танышалар. «Без, татарлар, Бакуда  бик күп бит, – ди ул хатын аптырап. – Биатам үлгән иде, кырыгын уздырабыз менә, сез дә килегез әле...» Коръән ашына бара, әлбәттә. Өй тутырып кунак җыелган: ир-атлар, хатын-кызлар. Барысы да татарлар! 25 ел буена ничек ул аларның берсен дә очратмаган?! (Иң кызыгы соңрак, игъланнар биреп, татарларны бер оешмага туплый башлагач була әле. Алар йортының беренче подъездында – Нәфилә, үзләрендә үк, дүртенче катта Гүзәлия исемле татар хатыннары яши икән! Балалар бергә үскән, күрше булгач, туктап сөйләшеп тормасалар да, бер-берсе белән исәнләшеп йөргәннәр. Ничә еллар! Берсе – Надя, берсе Гуля булгач соң...)
Милләттәшләрен табу аның тормышын шактый үзгәртә. Әйткәнемчә, туксанынчы еллар бу, һәркайда милли күтәрелеш башланган чор. Азәрбайҗан Республикасында яшәүче татарлар да туплана, берләшә башлыйлар.  Мәдинә апа Бакудагы татар оешмасы оештырган чараларның уртасында кайный. Бу эшкә аның балалары да бик теләп кушыла. Бизнесы аякка басуга Наиле оешманың эшенә акчалата ярдәм күрсәтә башлый. Татар оешмасына кайдан гына кунак килсә дә, әнисе аларны улының өенә алып кайта: йорты зур, үзенең дә, хатынының да күңелләре иркен – бөтен кеше сыя. 
Татар теле өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар оештыралар. Беренче тапкыр Сабантуй үткәреп карыйлар. Халыкка ошый! Берничә елдан ул инде шәһәркүләм бәйрәмгә әверелә, «Кайчан була?» – дип халык аны көтеп ала.  Татарларны белә, шәһәрдә барган барлык чараларга чакыра башлыйлар.  Хөкүмәт татар оешмасының эшләренә ярдәм дә итә. 
Ә бу вакыт аның ике кызы чит илгә китеп яшәргә җыена.
– Ирләреннән уңмадылар, хезмәт хаклары очны-очка ялгарлык кына иде... «Киләчәктә безне монда ни көтә?» – диделәр дә тәвәккәлләделәр шул. Мине дә үзләре белән чакырдылар. «Әнине ташлап китә алмыйм», – дидем. «Килә алсаң – кил, килә алмасаң – хуш», – диделәр дә чыгып киттеләр... Мин Әлмәткә кайткан саен әни: «Син монда чакта ахирәткә күчсәм ярар иде, кызым», – дия иде. Авырый башлагач, янында бик озак утырып, Бакуга, өйгә кайтып керүгә, артымнан: «Хәле начар», – дигән хәбәр килеп җитте. Мәскәүгә очтым,  тик аннан шул көнне үк Казанга самолетка билет булмады. Әнинең өзелгәнен шунда шалтыратып әйттеләр. Хәтта күмәргә дә кайтып җитә алмадым... И-и, ул чакта үкенүләр! Җиде ел буе көн саен диярлек еладым... Эчтә нидер өзелде. Авылда әнинең җидесен уздырганнан соң, балалар янына чыгып киттем. Кече кызым да Чехиядән кабат Германиягә күченгән иде инде – барыбыз да Берлинда җыелдык. 
Мәдинә апа белән без Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән чараларның берсендә таныштык. Германия татарлары делегациясе белән килгән иде ул. «Бу юлы милләттәшләрегезне Бакудагы кебек чирек гасыр эзләмәгәнсез бугай», – дип елмаям. Юк, монда да бик тиз булмаган. 
 
...Германиягә олы кызы гаиләсенә барып төшкән Мәдинә апа. Тел белмәгәч, өйдән әллә ни ерак китеп йөри алмаган: оныкларның берсен мәктәпкә илткән, икенчесен балалар бакчасыннан алып кайткан, ашарга пешергән. Беренче мәлдә, документлар әзер булганчы, хөкүмәт аңа пособие түләп торган, аннан пенсия бирә башлаган. Фатирга чиратка да бастырганнар. Берлин шәһәренең үзәгендә, ике бүлмәле үз фатирында яши ул бүген. Пенсионер буларак, шактый ташламаларга ия, шәһәр транспортында бушлай йөри. Матди яктан балаларына бәйле түгел, пенсиясе барысына да җитә: фатирга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә дә, каядыр барырга, хәтта Россиягә кайтып килергә дә. 
Алты елдан соң тел өйрәтә торган курсларга языла ул. Шулай итеп 71 яшендә кабат парта артына утыра. «Әле һаман йөрим», – дип көлә. Телне су кебек эчмәсә дә, аңлый, аралаша, үзенә кирәк нәрсәне сорый, җавап бирә. 
 
 «Туган тел безгә җыр кебек булып ишетелә», – ди ул. 
 
Инде татарларны ничек табуы турында. 
– Әле Ульвияләрдә яшәгән чагым иде. Телевизорга русча канал урнаштырырга дип, оста чакырттык. Бер егет килде. Исеме Альберт булып чыкты. Русча сөйләшә, ләкин акцент белән. «Сезнең акцентыгыз татарларныкына бик охшаган», – дим мин моңа. «Ә мин татар!» – димәсенме?! «Татарлар тагын бармы икән монда, белмисезме?» – дим.  «Бар, минем апалар да монда яши, –  ди. – Эштә Фәрит исемле бер дустым бар. Әле ул яңа гына бер әби белән танышкан. «Бик тәмле итеп пәрәмәч пешергән, исе подъездга ук чыккан иде», – диде», – ди. «Телефон номерын сора әле шул әбинең», – дим. Галия апа белән без шулай табыштык. Очраштык, йөрешә башладык. Безнең аша балалар да танышып аралаша башладылар.
Ә Берлинда татарлар оешмасы барлыгы турында алар интернеттан укып беләләр. «Татарча чәй эчәргә чакырабыз» дигән игъланнарын күрәләр дә, Галия апа белән икәү җыенып китәләр. 
Шул көннән башлап Мәдинә апаның чит җирдәге тормышы күпкә кызыклырак, мәгънәлерәккә әйләнә. Германия татарлары оешмасы үткәргән чараның яңасына барган саен яңа танышлары арта: Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән, Урта Азиядән күчеп килгән татарлар. Җыелып дини бәйрәмнәрне уздыралар: Мәдинә апа күптән намазда, Коръән укый. Җәй көне һәммәсе бергә Сабантуй үткәргәннәр. «Бу бәйрәм безне тагын да якынайтты, туганлашып беттек», – ди. Казаннан җырчылар килеп тора, Тинчурин театры гастрольдә булып киткән. «Халык шундый күп булып килде. Телне белмәүчеләр дә байтак иде – тын да алмый тыңладылар», – ди ул. 
 
Мәдинә апаның картлыгы тыныч, бәхетлегә охшаган. Бакудан улы гаиләсе белән кунакка килгәләп тора. Наилнең ике кызы университет тәмамлагач, Берлинда магистратурада укыганнар. Арзуга өч бүлмәле яңа фатир биргәннәр. Ике оныгының инде үзләренең балалары бар...

Яңа гына Германиядән, К. Тинчурин театрының Бонн шәһәрендә узган гастрольләре вакытында төшерелгән бер кочак фоторәсем җибәрделәр – Мәдинә апа шунда, яшьләр арасында. Үзәгем өзелеп, аның миңа әйткән сүзләрен исемә төшерәм:
– Миңа татар оешмасындагы кешеләр белән аралашу рәхәтрәк... 
Әйе, «балаларым белән» дими... 
Татарстанга, туган ягы Әлмәткә ул хәзер дә еш кайтып йөри. Аның монда сеңелләре яши. 
 – Авылга кайтып, туганнарым белән аралашып киткән саен үземә генә түгел, балаларыма да нинди бәхетсез язмыш сайлаганыма кабат-кабат инанам. Аларның ул-кызлары башка: бар да тәртиплеләр, югары белем алдылар, тормышта күпкә ирештеләр. Менә дигән гаилә кордылар. Барысының да кода-кодагыйлары искиткеч... Ә мин чит халыкка балалар үстердем. Яшьләргә васыять итеп әйтәм: чит милләт кешесенә өйләнмәсеннәр дә, кияүгә дә чыкмасыннар. Башка халык белән кушылгач, барыбер аларча буласың. Моны теләмисең икән – андый гаилә корма гына...
Васыять ди бит. Ишетсеннәр иде.
Алай да саубуллашканда әйткән соңгы җөмләсе күңелемдә өмет уята:
– Оныкларым татар икәнемне белә. Мин аларның барысына да Татарстанны күрсәттем инде. Берлиннан һәр кунакка кайтуымда берәрсен үзем белән ияртеп кайтам...
 
P.S. Язмада бер тапкыр да Мәдинә апаның фамилиясен телгә алмавыма гаҗәпләнмәгез. Ул моны үзе теләмәде. «Туганнарым читтә ничек гомер кичерүемне белмәде. Үткәннәр инде үткәндә калган, әмма аларга барыбер бәхетсез булып күренәсем килми», – диде. Исемнәр, шәһәрләр, илләр – барысы да үзгәртелде. 

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com