Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Татар хатыны ниләр күрми

Татар хатыны ниләр күрми

Флера Тарханова
Флера Тарханова
14 февраля 2018
2359 карау
«Фильм беткәннән соң, кызлар-егетләр, йөгерешә-йөгерешә, эскәмия-утыргычларны бер якка җыеп, бию урыны әзерләдек. Түгәрәк әзер булгач,  беренче булып гармунчыбыз килеп утырды, сыздырып уйнап та җибәрде.  Без, кызлар, егетләрнең биюгә чакырганын көтәбез. Шулчак ишек ачылып китте дә, төз гәүдәле, шактый сөйкемле егет килеп керде. Клубка кереп басуга, барыбызга да күз йөртеп чыкты. Күзләре миндә тукталды, яныма килеп утырды. Күрше авыл егете Илсур иде бу. Армиядән кайткан. Безнең авылга кызлар күзләргә төшкән икән. Танышып киттек. Дүрт ай йөрде артымнан. Ә мин, авылда каласым килмичә, Казанга китәргә уйлап йөрим. 8 Март бәйрәмендә бер бәйләм чәчәк күтәреп килде бу. Моңарчы андый нәрсәне күрмәгәнгә, аның шушы игътибары минем күңелемне кузгатты, һәм аңа икенче төрлерәк карый башладым. Шул көннән йөреп киттек. Әтием аны ошатмады. Аңа кияүгә бирергә теләмәде. Мин ике ут арасында калдым.
 
Алай да без өйләнештек. Күрше авылга килен булып төштем.  Әйбәт кенә яшәп киттек. Ул мине яратып, сөеп кенә торды. Ни әйтсәм, шуны үтәде. Тик бу бәхет озакка бармады. Ике ай чамасы үткәч, иремнең дусты өйләнде. Карыйм: бу кырына, ясана, матур киемнәрен кия. Туйга җыена. Мине чакырмый. Түзмәдем:
– Син нәрсә, Илсур? Яшь, чибәр хатыныңны өйдә калдырып, туйга үзең генә җыенасыңмыни? Мин дә синең белән барам, – дидем.
– Анда син кирәк түгел, йөрмә, өйдә утыр! – диде бу миңа, төксе генә.
 
Тиз генә җыендым да, каршы килүенә дә карамастан, автобуска чыгып утырдым. Ризасызлыгын белдерсә дә, кеше алдында тупаслыгын күрсәтмәде. Әмма туйда утырганда минем белән салкын сөйләште. Үзе янәшәмдә, күзе бер ләхүрә хатында. Хәтта бергә биеделәр дә. Бу хатын аның элек йөргәне булып чыкты. Шуңа күрә туй мәҗлесе йөрәгемә яра гына салды. Түздем, сүз әйтмәдем. Өйгә кайткач та ут йотканымны сиздермәскә тырыштым.  Хурлыгы ни тора! Югыйсә бит аның өчен вәгъдәләшкән егетемне ташладым. Монысы әле чүп кенә булган икән, янартауларның котыруы, ут-ялкынның куырасылары алда булган икән әле...
 
Өч ел үткәч, кызыбыз туды. Кыз баланы кабул итмәдеме, бик еш эчеп кайта, холыксызлана башлады. Күп чакта ни эшләгәнен үзе дә аңламый. «Сөмбел, син миңа җен булып күренәсең», – дия торган иде. Хәтта әнисенә дә көн күрсәтмәде: әнине – әни дип, хатынны – хатын дип белмәде. Беркайда да эшләми, тормыш алып барырга акча юк. Балага өч ай дигәндә, эшкә чыгарга мәҗбүр булдым. Ачка үлеп булмый бит инде. Кайнана да ризалашты, баланы үзем карыйм, диде.
 
Әмма минем эшләп йөрүем иремдә нәфрәт, көнләшү уяту өчен сәбәп кенә булды: иртәрәк кайтсам да, соңарсам да – каты йодрык, әшәке сүзләр!
– Син анда, эшлим дигән булып, кем куеныннан кайттың? – гел дә гел шундый сүзләр ишеттем. 
 
Җәбер-җәфа күреп, тагын дүрт ел үтеп китте. Ниһаять, улыбыз туды. Шатлыгы, горурлыгы йөзенә чыкты. Тик бу халәте озакка бармады: өч ай үткәч, элекке эзенә кайтты. Ул гына да түгел: пычак белән уйный башлады. Көннәрнең берендә, аның котыруына түзә алмыйча,  кызымны алып, кечкенә өйгә кереп качтым. Ишекне эчтән бикләп куйдым. Улым кайнана белән калган иде. Бу, безнең кайда икәнне белеп алгач, пычагы белән тәрәзәләрне кырып төшерде.
– Чык хәзер үк. Чыкмасаң, малайны кереп суям!
 
Бу сүзләрне ишетүгә, котым алынды, йөрәгем ярыла дип торам. Йөгереп чыктык кызым белән: мине үтерсә үтерер, баланы саклап калырга кирәк, дип уйладым. Баланы сакладым, ә үзем җәрәхәтләр алдым.
Китеп кенә барыр идем – китәр урын юк. Әниләр янына да кайта алмыйм: әти үлде,  әни сукырайды. Ул өйдә абый белән килен дә бар бит әле. Ул безне кабул итәрме? Беркайчан да. Шулай булгач, кая барасың: ирең ни генә кыланса да, түзми хәлең юк. Шулай да мин бирешергә җыенмадым – ферма мөдире булып эшкә кердем. Читтән торып Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамладым. Клуб мөдире булып эшли башладым. Бу эшне әтидән дә өйрәнеп калган идем. Клубта эшләү миңа авыр булмады: бөтен нечкәлекләрен белә идем инде. Кыйналсам – кыйналдым, барыбер үз дигәнемә ирештем.
 
Соңгы вакытта бер нәрсәгә игътибар итә башладым:  нинди генә этлек эшләмәсен, үзен-үзе белештерми котыра. Күзләр акайган, кан сауган, беркемне, бернәрсәне күрми, үзе калтырана, авыз кырыйларында – күбек. Беркөн шулай печән алып кайтып бушаткан гына идек, сәнәген тотып, минем өскә килә башлады. Шоферлар да тотып кала алмады. Ярый әле, килеп җитте дигәндә генә, абынып егылды, мин тиз генә качып өлгердем. Аны шунда гына ирләр  тотып алдылар. Акылына килгәч, елап җибәрде:
– Нинди зәхмәт соң бу? Кем мине шулай җенләндерә, ник мин тиле-милегә әйләндем? – диде газапланып. – Үземне дә бетерә бит бу зәхмәт!  
 
Кайчакта аның күңеленә апалары да әшәкелек өсти иде: берсендә балаларың синеке түгел, йөреп тапкан балалар бит алар, дип шик салганнар. Бу этлекнең сәбәбен аңламадым. Югыйсә берсенә дә начарлык эшләмәдем. Апаларына мунча салышырга киткән иде бервакыт. Тагын әллә ниләр сөйләп җибәргәннәр. Бер гаепсезгә бит. Өстәвенә, авылдагы без яши торган өйне ике апасы бүлешә башлады: берсе – миңа яздырыгыз, икенчесе – юк, ул миңа булырга тиеш, дип, үзара гауга куптардылар.
 
Берсендә аш үткәрәбез. Кайнатай рухына дога укытабыз. Казаннан бер апасы кайтты. Кайтып керүенә әзер табынны, мин корган булганга, идәнгә сыпырып төшерде, тәлинкә-чынаякларның күбесе чәлпәрәмә килде. Илсурга шул мизгелдә аның җене күчеп өлгергәнме, минем янга очып килде дә каты итеп китереп типте. Мин идәнгә барып төштем, башым белән өстәл кырыена бәрелгәнмен. Унике көн чирләп яттым: мием селкенгән булып чыкты. Табиблар килеп алып китә башлагач, үзе, елый-елый, зинһар, коткарыгыз, алып калыгыз үлемнән, дип ялварды.
 
Апасы сүзенә караптыр инде, балаларга да рәхимсез булды. Бервакыт кечкенә чакларында, уйнап торган җирләреннән куып чыгарып, 30 градус салкында яланаяк верандада бастырып тотты. Балалар елый, мин дә, кайнана да чыгып ала алмыйбыз: икебезне дә алып кына бәрә. Шулай да көч табып, верандага бәреп чыктым да алып кердем мин аларны. Тик өйдә озак тотмады, ишегалдына эткәләп чыгарып, карда бастырып торды. Аннан көчкә ычкындым да, ике баланы да кыстырып, апаларга чыгып чаптым. Икенче көнне балаларны анда калдырып кайттым. Кайткач, тагын эләкте инде. 
 
Кайда да булса эшләү түгел, өйдә дә эшләми. Эчеп кайта да ята, эчеп кайта да ята. Мал-туарны ун яшьлек кызыбыз карый. Мин эштә бит инде. Беркөн исерек килеш абзарга чыккан да: «Әниең кайда?» – дип, кызына сәнәк җибәргән. Ярый әле кызыбыз башын иеп калган  –  сәнәк абзар ишегенә килеп кадалган. Кызым апасына йөгергән. Әле артыннан килеп:
– Әниеңнең кайда икәнен әйтмәсәң, үтерәм, – дип буа башлаган.
Бу хәлне белүгә, йөгереп кайттым. Миңа тагын эләкте.
 
Бер елның февралендә бензин сибеп өйне яндырды. Малай – мәктәптә, кыз – Казанда апада, мин – эштә, кайнана газ өчен түләргә киткән иде. Шулай итеп, кыш көне бернәрсәсез урам уртасында калдык.
Түземем төкәнде, Казанга китеп бардым. Әле бит бу өйне яңа гына салып кергән идек. Йөрәк әрнүемне, җан сыкравымны айлар буе баса алмадым. Улым абыйларда торып торды. Кызым Казанда иде бит инде. Илсур үзе мунчада торып калды. Әнисе авылдагы кызына китте. Ике-өч айдан әнисен кызы куа башлаган.
 
Ул вакытларда кайнананың күзеннән яшь китмәде. Кайт инде, дип ялынды миңа. Илсур да килә дә ялына, килә дә ялына. Алты айлап заводта эшләгәннән соң, Илсур мине яңадан алып кайтып китте. Гел кеше өстендә торып та булмый бит инде. Бәлки акылына килгәндер, дип, ризалаштым. Подъездлар юып акча да туплаган идем. Апам да, кайтып кара, бәлки җайлангандыр, яши белмәгәненә үкенәдер, диде. Шулай итеп, кайттым. Яңа өй салдык. Түбәсен әйбәтләп ябып, эчен дә матур итеп эшләп куйдык. Ут, газ керттек. Өлгереп калыйм дигәндәй, ашкынып эшләде. Балаларга да үзгәрде: улым, кызым дип кенә йөрде. Өч ел эчмәде. Ун-унбиш тапкыр дәвалануга йөрттем. Кызым педучилище тәмамлады, аннары югары белем алды. Бүгенге көндә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кияүгә чыкты. Әлегә бала белән өйдә утыра. Аллага шөкер, тормышы әйбәт.
 
Шулай итеп, берничә ел матур гына яшәп калдык. Унберенче елның Яңа ел киче. Бәйрәм иттек. Бик матур утырды. Бераз эчте. Тик эчте дә косты, эчте дә косты: нык газапланды. Икенче көнне эшкә киткәндә миңа:
– Исән-сау гына эшләп кайт, – диде, чәчләремне сыйпап, битемнән үпте. Күзләрендә – җанны тетрәндергеч моңсулык.
– Син нәрсә, кайтмас, дип уйладыңмы әллә? Тормышыбыз матураеп килә, нишләп бу тормыштан китим. Эшем бетүгә, йөгереп кайтам, – дидем. 
Йөгерә-чаба эштән кайтсам – мунчага кереп асылынган.
Инде калган гомерләребезне тигезлектә, балаларыбыз игелеген күреп, бәхетле яшәрбез, дигәндә, менә шундый хәл булды да куйды. Әле бит яңа ел алдыннан шулкадәр назлы, соклангыч иргә әйләнгән иде: килә дә кочаклый, килә дә үбә, аркамнан сөя. Гел яшь чактагы кебек. Шаккаткан идем. Монысы белән аңымны җуйдырды. 
 
Аны җирләгән елны улыбыз унберенчене бетерде. Ул хәзер заводта эшли: яраткан һөнәре бар. Ирем үлгәч, бер еллап ферма мөдире булып эшләдем дә киттем ул эштән. Инде менә бу эшемдә рәхәтләнеп эшлим. Җайлы, чиста эш. Мөнәсәбәтләр әйбәт. Әллә ни күп булмаса да, акчасы бар. Аллага шөкрана кылып кына яшисе инде. Тик бер нәрсә күңелне китә: бүгенге көнгә кадәр аннан калган бурычларны түлим. Менә шундый тормышта егерме биш ел яшәдем. Ничек түзелгән, ничек үлеп китмәгәнмен, дип уйлап куям кайчакта. Аллаһы Тәгалә, барын да күреп, ишетеп, ярдәменнән ташламагандыр инде. Мең рәхмәтлемен Аңа!
Апама да рәхмәтлемен. Гомер буе ул ашатты, ул киендерде. Алты ай урын өстендә ятып, кулларымда үлгән кайнанам, миңа шактый яманлык кылса да, үзенең пенсия акчасын кызларында тотып, минем хезмәт хакымны, бала акчасын үзенә алып, миңа бер тиен дә бирмәсә дә, фани дөньядан хәер-дога белән китеп барды...»
 
Менә мин юлда очрашкан бер ханымның – хәзерге заман хатын-кызының сөйләгәннәрен түкми-чәчми сезгә бәян иттем. Ни аяныч, заман үзгәрсә дә, «Татар хатыны ниләр күрми?» кыйссасы дәвам итә икән. Ә без тәррәкыят дибез...

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com