Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → «Бигрәкләр дә яраттым»

«Бигрәкләр дә яраттым»

Айгөл Әхмәтгалиева
Айгөл Әхмәтгалиева
09 февраля 2018
2583 карау
– Ходай Тәгалә тагын утыз җиде гомер бирсә дә, эх та димим, карыйм, Фәйрүзәкәем!..
Бар сынауларга үч итеп, көчле рухлы, якты йөзле, җор телле булып кала белгән ир сүзләре бу. Аларның парлы гомере – тоташ сыналудан тора. Сабырлыкта, тугрылыкта, мәхәббәттә сыналу.

 

Эштән кайтып керүгә, Флүс тизрәк сәгатькә күз төшерде: бүген Фәйрүзәсе белән клубка җыенганнар иде. Һай, яшь хатыныңны култыклап, авыл урамыннан парлап кына узып, һинд киносы карыйм дип, клубка чыгулары!.. Нишләптер күренми әле үзе, эштән арына алмыймы. Урып-җыю вакытында эшче кулны ындыр табагына чакыралар шул, икмәк төяргә кеше кирәк.

– Әйдә әле тизрәк, Фәйрүзәнең өстенә погрузчик ауган!

Бу сүзләрне ишетеп, алар аңына барып җиткәндә, аякларын җиргә тидерер-тидермәс йөгергән ирнең башында бер генә уй бөтерелә иде: исән генә булсын, исән генә булсын Фәйрүзәсе! Исән генә булсын...

Хатынын җиргә сузып салганнар иде. «Аякларым юк бит, Флүс!» – дип өзгәләнә җанкисәге – югыйсә, урынында алар, зыян килгән кебек тә күренми. Тизрәк больницага барсалар, ярдәм итми калмаслар, сызлануларына да дәва табылыр. Юл озын түгел, Иске Сәфәр белән Актаныш арасын җилдереп кенә үтәрләр.

Ә юл... озын иде. Артык озын иде ул. Сабырлар гына үтә алырлык чытырманлыклар аша, гомер буена сузылырлык юл иде ул.
 

«Килен килгәнче, егерме ел сыер саудым», – дип елмаеп кына телгә алып куя Флүс абый.


Фәйрүзәнең умырткалыгына җитди зыян килгән, «компрессионный перелом», диделәр. Район больницасыннан тиз арада Казанга күчереп, җиде сәгать дәвамында операция ясаганнан соң, бер табибның: «Таяк белән булса да йөрер», – дигән сүзе күңелгә әллә шом, әллә өмет уты салды. Таяк белән? Яшь бит әле ул, чәчкә кебек матур, назлы, сылу чагы... Бәлки, тиздән барысы да артта калыр? Җитәкләшеп, йөгерә-йөгерә авылга кайтып китәрләр? Больницаның тынчу һавасы сулышны түгел, җанны кыса бит. Яшь ананың өйдә калган Айдарын – ике яшьлек нарасыен сагынып өзгәләнүе тән сызлауларыннан күпкә авыррак кебек. Ярый әле ире гел янәшәдә, урын юк дип тормый, дүрт урындыкны янәшә тезеп булса да, көнен-төнен палатада үткәрә. Кадаклангандай ятакка берегергә мәҗбүр хатынына чәйнек борыныннан су эчерә, кашыклап аш ашата, озын толымнарын юа... «Әй Фәйрүзә, кешенең ире түгел, туганнары да болай карамый авыруны!» – диләр янындагылар. Иртәме-соңмы аякка басарына өметен җуймаган хатын, күз яшьләрен эчкә йотып, дөньяга елмая.

Тугыз ай! Төгәл тугыз ай үткәч, аларны больницадан чыгардылар. Шул чагында Флүс тәүге тапкыр сулыгып-сулыгып, җан ярасын учына йомарлап, өзгәләнеп елады: Фәйрүзәсенә аяусыз хөкем чыгаргандай, беренче төркем инвалид дигән кенәгә тоттырдылар. Таяк белән түгел, иренең кулларына калып кайтты хатын. Әле кайчан гына кояштай балкып килен булып төшкән йортына ире аны янә кулларына күтәреп керде. Инде беркайчан да төшермәскә дип...

Авылга кайткач, япь-яшь ир икенче тапкыр эчләре өзгәләнеп, сулыгып елый: үзләре кебек яшь парларның, бер-берсенең култыгына сарылып, клубка, кинога чыгып киткәннәрен күреп калган мәл була ул. Моннан соң Фәйрүзәсенең инде беркайчан да үз аякларында керт-керт басып йөри алмаячагын, көянтәсен асып, чишмәгә төшмәячәген, алъяпкыч ябып, мич алдында балкып ипи салмаячагын, аны терелтер чараларны табып булмаячагын аңлаудан ир-егетнең күз яшьләре ихтыярсыз ага да ага. Шул ук вакытта кайнар күз яшьләре күкрәгенә Алып көчләре дә иңдергәндер, мөгаен: юк, бу сынаудан сынып төшмәячәк алар! Күкрәп яшәячәкләр! Аллаһы Тәгалә биргән гомерне пар канат булып, бар шатлык-хәсрәтне уртак итеп, матур итеп яшәячәкләр! Нишлисең, күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый...

– Маңгайларга шулай язылгандыр, күрәчәктер... Ындыр табагында эшне бетереп, инде кайтырга дип торганда, икмәк төяп соңгы машина килде. Менә шул артка чигенгәндә ашлык төйи торган машинаны – погрузчик ди идек аны – аударды. Аяк астында кабель аунап ята иде, тапталмасын дип, мин шуны алырга иелгән идем, погрузчик аркама гына килеп төште... Никләр иелдем – кабель беткәнмени, тапталсын иде. Шуңа үкенүләрем... Башта гел өмет белән яшәдем, аякка басалмам дигән уй юк иде. Менә утыз җиде ел буе Флүс карый инде, кулларында гына күтәреп йөртә. Бер генә тапкыр да, ялгыш кына да «их» дигәне дә булмады. Дөньясында аның кебек кеше юк ул. Кеше күп, тик аның кебеге юк...

Хатынының шулай диюенә, Флүс абый йөзендә нур балкытып:

– Бигрәкләр дә каты яраттым шул Фәйрүзәкәемне, – ди үсмер егет кебек, ихлас елмаеп.

Шулай ди ул, авыз тутырып «Фәйрүзәкәем», ди. «Тагын утыз җиде ел карарга дисеннәр – карыйм, Фәйрүзәкәем», – ди беркем кире кага алмаслык катгыйлык белән. Фәйрүзә апаның: «Мин бит әби белән үстем, әнкәй дип йөрттем инде аны, Хәлимә исемле иде. Китап ярата идем, мәктәпне бетергәч, Алабугага китапханәчелеккә укырга барырга теләгән идем. Әнкәйне берүзем калдырып китәсем килмәде», – диюенә дә үз җавабы бар. «Әле дә китмәгәнсең. Үземә эләкмәгән булыр идең», – дип сөенә Флүс абый.

Эләгер иде. Язмышлардан кем генә уза алсын?..

Басу юлы буйлап иске генә сәпидне иярләгән бер кыз килә. Озын толымлы, зифа буйлы Фәйрүзәнең күрше Киров авылына, мәктәпкә барышы. Пучыдан кайтышлый юл буенда төшеп калган ике егетнең үзенә төбәлгән сокланулы карашын күрмәмешкә салышып, җәһәт кенә үтеп китте ул. Һинд киноларындагы артистка охшаган каратут йөзле, какча гәүдәлесенең: «Вәт чибәр бу! Эләктерсәң ярар иде!» – дигән сүзләрен ишетеп өлгермәсә дә, йөрәге чемердәп куюын сизми калмады... Берничә көннән колхозның чөгендер басуына мәктәп балаларын эшкә чыгармасалар, ул чөгендерне төяргә дип трактор белән Флүсне җибәрмәсәләр, укучылар арасында беркөн генә күз уңына эләгеп калган чибәр Фәйрүзәне күреп алмаса... Башкалар авызыннан кызның исемен белеп өлгерүгә: «Фәйрүзә, чөгендереңне төяп биримме?» – дип ярдәмгә ашыкмаса... Икенче көнне инде бәрәңге басуына килеп тә янә шул кызга тап булмаса... Бәрәңге тутырырга капчык җитмәүдән аптыраган укучылар арасыннан нәкъ менә Фәйрүзәгә генә үткәндә дә, сүткәндә дә капчык тоттырып китмәсә... Аларның юллары барыбер бер ноктада очрашыр иде. Бер-берсе өчен яратылган җаннар барыбер кавыша! Дүрт ел озатышып йөреп тә кияүгә чыгарга ашыкмаган кызны егетнең: «Егерме биш яшең тулса, өйләнмим дә», – дип шаяртуы гына Наҗия апа йортына килен итеп төшермәгәндер анысы... «Мин сине капчык белән кулга ияләштердем», – дип елмайган егетнең ачык йөзе, сүзендә тора белүе, ышанычлы булуы әллә кайчан йөрәкне әсир иткән бит инде. Иркә кочакта үскән нәзберек җан түгел, Фәйрүзә кебек үк, язмышның ачысын-төчесен балачактан татыган. Әтисенең, улы Флүсне, кызлары Фәндилә белән Зәнфирәне калдырып, шушы ук авылның шушы ук урамында икенче оя коруы балаларның йөрәгенә телем-телем яра ясамаган дисезме әллә? Бер урамда торып, сукмаклары аз кисешмәгәндер; әтиләре, матае артына инде башка малаен утыртып, капка төбеннән үтеп киткәндә, бәгырьләре өзелгән чаклар аз булмагандыр... Әнкәләре Наҗия акыллы затлардан булган ла: «әткәй» дип авыз тутырып әйтегез, дип, балаларын аклыкка гына өндәп яшәгән. Шулай булмаса, Флүснең туена әтисен дә олылап чакырырлар идеме? Яңа гаиләдәге Шәкүровлар белән дә бер-берсенә терәк булып, аралашып яшәр иделәрме? Акыллы зат булмаса, авыру киленен тәрбияләп, һәр эшне аның белән киңәшләшеп, «килен» дип олылап-кадерләп торыр идеме?
 

Кешене дару гына дәваламый ул, якты йөз, җылы сүз яшәтә.


Наҗия апа да, Хәлимә апа да – татар хатын-кызының аклык үрнәге бит алар. Хәлимә апа үзе тәрбияләп үстергән кызының фаҗигасен нинди сабырлыклар белән күтәргәндер, йөрәккәе ничекләр түзгәндер? Бакча артлатып кына кызы янына көн саен килеп-китеп йөргән мәлләрендә иртә чал кунган башында нинди генә хәсрәтле уйлар бөтерелмәгәндер. Кешеләргә күрсәтмәгән күз яшьләре, ачыдан-ачы бала кайгысы карт ананың йөрәген челтәр урынына туздыргандыр... Ике кодагый, урынга калган яшь хатынга да, бер-берсенә дә таяныч булып, иңгә-иң куеп дөнья көтәләр. Алар бакыйлыкка күчкәч, барысы да Флүс абыйның какча иңнәренә өелеп кала. Сыерын да сава, өйне дә гөл кебек тота, башта тракторда, аннан 35 ел буе терлекчелектә эшләп, колхозда да хезмәт куя. Фәйрүзәсен матайга утыртып, кулларына күтәреп, пиннеккә дә, мәтрүшкәгә дә алып бара, Сабантуйга да алып чыга. Печән чабарга барганда да үзеннән калдырмый – покос өстендә утырып торган хатынының янәшәдә булуы көч өсти! Мунчага да кулларында күтәреп бара, күтәреп алып кайта. «Чәчләремне кисик, юарга кыен, мәшәкать бит», – ди Фәйрүзәсе, ирен жәлләп. «Кисмибез! Сиңа нинди мәшәкать – мин юам бит аларны», – дип өздереп куя Флүсе, яшьлек елларында ук үзенә гашыйк иткән озын толымнарны күз карасы урынына күреп.

Аларның сабырлыгына, тормышка карашларына торып-торып сокланырлык. Беркем өстеннән нидер даулап йөрмәгәннәр; һичкемне гаепләмиләр, дөньялар шулкадәр рәхәт дип, булганына шөкер итеп, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, дип яши беләләр. Ә бит Фәйрүзә апаның: «Минем хәлемне дошманыма да күрсәтмәсен!» – дигән сүзләренә никадәр язмыш ачысы сыйган! Шулай дисә дә, дөньяга каш җыерып, кул кушырып ята торган затлардан түгел ул. Өйләрендә бар нәрсә аның караваты янәшәсендә, аңа җайлы булсын өчен көйләнгән: элек-электән йөзтүбән яткан хәлендә ашарга да әзерли, яз башында ук помидор үсентеләре утыртып тәрбияли, оек-бияләй бәйли, тартма-тартма бәбкә-чеби үстерә.

– Тегеләй карады, болай карады дип, Фәйрүзәкәем генә рәнҗи күрмәсен берүк, – ди Флүс абый, хатыны ягына җылы карашын ташлап. – Бөтен курыкканым шул.

– Кит, исәр сүз сөйләп утырма... Син булмасаң, әллә кайчан яшәмәс идем инде. – Фәйрүзә апа яратып кына ирен битәрләп ала. – Аллага шөкер, кайнанам да «килен, болай итсәк, ничегрәк булыр», дип киңәш-табыш итеп кенә торды; үземнең әнкәй иртән килеп җитәр ие – кичләтеп кенә кайтып китәр ие; авылдашлар, күршеләр, Флүснең апалары ярдәм итәргә генә тордылар; шәфкать туташлары Рузилә белән Дамирәне әйтәсе дә юк – мунчада булалармы, ашта утыралармы – чакыруга, йөгереп килеп җитәләр. Безнең авыл халкы галәмәт әйбәт инде ул, күзләр генә тимәсен.

Аның безнең авыл дигәне – Актаныш районының Иске Сәфәр авылы, шул авылның аерым хуҗалык кебек, «Абдуллино» дигән атама алып, үзбаш яшәп яткан бер урамы.

Флүс абый белән Фәйрүзә апаның авызыннан ник бер зарлану сүзе чыксын! Колхоз эшендә имгәнү алгач, үз хакларын хаклап, аерым берәүләрне гаепләп йөрсәләр дә сүзләүче булмас иде анысы. Барысын да Аллаһ хөкеменә тапшырганнар. Флүс абыйның намазга басканына да шактый еллар икән инде: «Намаз җанны тынычландыра. Элек мин кызурак канлы идем – хәзер сүрелә төштем. Фәйрүзә белән икәүләп сабак китаплары укыйбыз», – дип сөенә ул.

Намазга... курку бастырганмы? Андый-мондый хәл булса, Фәйрүзәкәем минсез нишләр дигән уйлармы? Болар – минем үзалдыма гоманлавым гына. Чөнки язмыш Флүс абыйны икенче мәртәбә башка яклап сынап карарга ният кыла: күкрәп торган ир-егет үзе больница палатасына барып егыла – инсульт дигән зәхмәт мәҗбүр итә. Бирешмәскә, терелергә, яшәргә, ничек тә яшәргә кирәк! Үзе өчен генә түгел, Фәйрүзәсе өчен, аның хакына аякка күтәрелергә кирәк!.. Шушы үҗәт теләк аны аякка да, намазга да бастыргандыр. Теләкләрне ишетүче, кабул кылучы кодрәтле Аллаһы Тәгалә генә икәнен аңлау бастыргандыр...

Кылган изге гамәлләре турында үзе тел тибрәтеп бер генә сүз әйтмәсә дә, авыл бит һәркемнең сулышыннан ук хәбәрдар булып яши: күршеләре Инсия Хаҗиева Флүс абыйның үз акчасына зират капкасы ясатуын да, аның гаҗәеп кешелекле, ярдәмчел булуын да, авылдашларына күрсәткән яхшылыкларын да, гомумән, бу гаиләнең күпләргә үрнәк икәнлеген дә олылап телгә ала:

– Өйдәгеләрнең берәрсе бәләкәй генә нәрсә өчен зарлана башласа, «Флүс белән Фәйрүзәгә карагыз – берәр тапкыр эх дигәннәрен ишеткәнегез бармы?» – дим шунда ук. Тормышны шулкадәр яратып, бер-берсен шулкадәр зурлап яши бит алар! Уллары Айдар белән киленнәре Ләйлә дә гел үзләре кебек инде менә! Югыйсә гомер иткәндә төрле чак була бит, һәрчак ачык йөз белән генә торып буламыни. Ә менә Ләйләнең: «Авызымнан әнкәйне рәнҗетерлек берәр авыр сүз чыга күрмәсен дип куркам», – дигәнен алтын хәрефләр белән язып куярлык!

 Сәламәтлек булмаса, өелеп алтын торса да кирәкми, бүтәннәр дә шуны аңласыннар иде.

Әнкәсенең башка әниләргә «охшамавы» белән күптән килешкән, кечкенәдән олы җанлы, ярдәмчел, игелекле булып үскән Айдарның үз яшьтәшләре кебек шәһәргә чыгып чапмавының сере аңлашыла. Сигезенче сыйныфны бетергәннән соң ук, әти-әнисенә терәк булып, колхозда эшли башлаган егет Киров авылы кызы Ләйлә белән матур гаилә корган, Айсылу һәм Айзилә исемле кызлар үстерә алар.

– Айдар белән янәшә булгач, мин берни турында да уйламадым, – дип тыйнак кына елмая Ләйлә, авырлыклар, мәшәкатьләр турында сүз кузгаткач. – Егет чагында да акыллы иде ул, әнисен ничек хөрмәт иткәнен, караганын белеп тордым. Шәһәргә китү турында башыбызга да килгәне юк. Иптәшләр китеп бетте, ә мин үзем шәһәргә сыймыйм...

«Улымның үскәнен күрә алсам иде... Улымның туен күрә алсам иде. Улымның балаларын кулыма алсам иде...» Авыру ананың бу теләкләре фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер. Әбиләре янында күгәрчен күк гөрләп йөргән ике онык – Айсылу белән Айзилә – аның ярты җаны кебек. Урамнан кайтып керүгә, авылдагы бөтен яңалык алар авызыннан иң элек әбиләре колагына барып ирешә. Кызларның «бишле»ләрендә әбиләренең дә өлеше бар: дәресләрне кем әзерләшә дисез сез?!.

– Оныкларның дәүмәтен күреп кенә яшәргә язсын инде. Безнең бар теләгәнебез – балалар тигез яшәсеннәр, моннан да ары борчулар күрсәтмәсен Ходай. Иртә дә, кич тә шуны гына сорыйбыз.

...Яшь чагында, хисләрнең иләс-миләс чагында гашыйклар телендә нинди генә вәгъдәләр тибрәлми: гомер буе... яратырмын... тугры булырмын... Ә менә кырык ел бер түбә астында, көн саен, сәгать саен сынау белән сыналган гомер юлын кичеп, «бигрәкләр дә каты яраттым шул», «син янымда булганга күрә генә яшим» дип, бер-берсенең күзенә карап кабатлаучылар бармак белән генә санарлыктыр. Таһир-Зөһрә, Мәҗнүн-Ләйләнең илаһи мәхәббәте кыйссаларда калган, җырларга салынган. Язмыш җилләре бу гашыйкларны аермыйча, кавыштырып, бер гаилә итеп яшәтсә, ул мәхәббәт учакка әверелер идеме, әллә янып көлгә калыр иде микән – анысын белмибез. Бу мәхәббәтне суларга агызып түгел, Фәнис-Нурсөя, Флүс-Фәйрүзә язмышларына тигән хәсрәтләр белән сынаса, ай-һай, хисләрнең кайнарлыгы, сафлыгы күпмегә чыдаган булыр иде икән?.. Чын мәхәббәт кенә җил-давылдан, зилзиләдән, сынаулардан өстен!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com