Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Миләүшәнекеләр

Миләүшәнекеләр

Гөлнур САФИУЛЛИНА
Гөлнур САФИУЛЛИНА
21 декабря 2017
1875 карау
– Мин аларга «улым», «кызым» дип шундый җиңел әйттем... Рәхәт шулай эндәшү... Кайтканнарына ничә ел булганын үзләре, бәлки, саныйдыр, мин белмим – гомер буе алар белән яшәгәнмен кебек тоела...

Күп балалы әни булырмын дип, ул, әлбәттә, беркайчан уйламаган. 1989 елны катлаулы операция кичерә: бала турындагы өметләре бөтенләй киселә. Гомер әкренләп уза. Гаиләсе җимерелә. Ул үз эченә бикләнә башлый. Уйларның төрлесе килә башка... Әле «әни», әле «мама» дип дәшкән бала тавышы ишетеп еш кына артына борылып карый: анда беркем юк... (Өйгә балалар атлап кергәч бу тавыш тына!)

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНАның бүген... Кызык, мин аның ничә баласы бар дип әйтергә дә белмим икән бит! Мәктәп яшендәгеләре – җидәү. Тагын... Хәер, барысын да язманы укыгач аңларсыз.

Бу балаларның кайберләре күрергә өлгергән хәсрәтне, авырлыкны, кыенлыкны олы кешеләрнең кайсысы гомер буена да күрмидер. Миләүшә әниләре шуңа күрә дә аларны яратуга күмәргә, үткәннәрен оныттырырга тырыша. Шуңа күрә дә зарланмый. (Ул, гомумән, зарланырга яратмый!) Тәрбиягә бала алган гаиләләр Сарман районында – 28. Бу адымга ялгызы тәвәккәлләгән кеше ул гына, ул берәү генә.

Инде үзен тыңлыйк.

Шәйхетдиновалар

– Чулпан белән Ләйсәннең әнисе минем дус кызым иде... Кадрия белән гомер буе аралашып яшәдек. Олы кызын бигрәк ярата идем, аны күрер өчен авылларына гел барасым гына килеп торды. Аннары Кадрия эчә башлады. Әйбәт хатын иде ул, бу чир аңа кайдан иярде, белмим. Бәйли, тегә иде, пешергән бәлешләре ашап туймаслык була иде... Әнисен аналык хокукыннан мәхрүм итү өчен Чулпан үзе йөрде. Аңа инде 16 яшь иде. Өйдә ашарга булмагач, балалар нишләсен?! «Мин бу эшкә катнаша алмыйм», – дидем. Безне син үзеңә ал әле, диделәр. Шулай бергә яши башладык... Үзе бер тапкыр бала бакмаган ялгыз хатын кулына балаларны кем инде тиз генә тапшырсын – документлар артыннан сигез ай йөрдем. Шул вакыт мин беренче тапкыр әҗәткә кердем... «Миләүшә апа, сыр ашыйсым килә», – ди берсендә Ләйсән. Тамагыма төер тыгылды... Кибетче хатыннан яздырып, өч төрле сыр алып кайттым. Аларны караган өчен хөкүмәт беренче тапкыр акча биргәч: «Кызлар, әйдәгез, әниегезне дәваланырга алып барабыз», – дидем. Кайттык авылга. «Кирәкми, интегеп йөрмә. Син мине инде үзгәртә алмыйсың. Әнә ул акчага балаларга берәр нәрсә ал», – диде Кадрия. Янып үлде ул... Бик әйбәт хатын иде.

Ләйсән, миңа килгәч, 5 нче класска укырга керде. Беренче тапкыр аңа кышкы аяк киеме алганны гел хәтерлим. Сайладык, үзе бик яратты, киеп тә куйды. «Кызым, искесен чүплеккә генә атып калдырыйк», – дим. Тәмам тузган, чалшаеп, кыегаеп беткән иде. «Аны әни алган иде...» – ди ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. Әнисен никадәр яратуын шунда аңладым... Минем дә әни булырга өйрәнә башлаган гына чагым бит. «И-и, кызым, билгеле, алып кайтабыз – урамга кияргә ярар», – дим. Аларга мин кырысрак булдым. Кызлар белән, гомумән, авыррак. Малайлар белән уртак телне тизрәк табам мин. Үземнең дә холкым аларныкына охшагангамы соң?

Чулпан миндә ике генә ел торды. Ул кияүгә киткәндә Кадрия исән иде әле. Никахка, айнытып, аны да алып бардык, икәү янәшә утырдык. «Миләүшәгә «әнкәй» дип әйтегез», – дия иде ул... Чулпан инде үзе әни – оныкларым бар! Икенче баласын көткәндә: «Үземнең кызым туса – Сөмбел, улым туса Булат дип кушарга хыяллана идем. Каршы килмәсәң, әйдә, улыңа Булат дип кушыйк әле», – дидем. Ире, әти-әнисе белән сөйләшкән. «Син әйткәнчә булыр», – диде. «Минем Булатым кайткан!» – дип кенә торам. Алар Чаллыда яши. Хөкүмәт Чулпанга фатир да бирде инде. Ләйсәнгә дә көтәбез.

Латыйповлар

– Латыйповларны алып кайтыр алдыннан төш күрәм. Түгәрәк күл, кырыйлары ямь-яшел үлән, күлнең өсте тулы кыр үрдәге икән... Иртүк районның опека бүлегенә шалтыратам. «Сез миңа балалар бирәсез. Кыр үрдәкләре күрдем. Бер күл!» – дим. Кычкырып көлделәр: «Әйе, күп, өчәү алар, Миләүшә апа», – диләр.

Тәрбиягә алган гаилә, киемнәрен җыеп, Латыйповларны опека бүлегенә китереп куйган икән. Андагы әниләре авырып киткән. Дус кызым Ләлә ашарга әзерләп калды, мин киттем балаларны алырга. Өйдәге табынны күреп шаккаттылар. «Болар барысы да безгәме?» – диләр. Башта авыррак булды алар белән. Кулда ипи, кесәдә ипи, мендәр астында, диван артында... Ашыйсы килгәнне ашасыннар, дидем. «Эссен» кибетенә алып бардым да: «Нәрсә телисез – алыгыз», – дидем. Печенье, шоколад, сохари, колбаса... Сагыз чәйнәп рәхәтләнделәр. Аннан туйдылар. Ипине дә өстәл янында гына утырып ашый башладылар. Аш ашарга өйрәттем. Тамаклары һәрвакыт тук аларның. Хөкүмәт биргән акча, шөкер, безгә җитә. Иң элек квартплата түлим, аннары капчык-капчык он, ярма, ит алып куям. Минем балалар ризык сайланмый алай, әмма камыр ризыкларын күбрәк яраталар.

Латыйповлар уннан артык бала алар. Миндә – өчесе. Абыйлары Илдар зуррак иде инде, аны колледжга укырга урнаштырып, бүлмә бирделәр. Кызгандым... «Безгә, туганнарың янына кил, бер пешкән аш барыбызга да җитәр», – дидем. Сыйдык... Армиягә киткәнче миндә торды, инде Түбән Камадан үзенә фатир бирделәр. Кайтып йөри.

Зәйнекеләр алар. Өйләрендә янгын чыккан бервакыт. Илдарга ул вакыт 6 яшь була. «Илнурны эзләдем, тик тапмадым – кровать астына кереп яткан булган. Аны коткара алмадым, төтенгә тончыккан иде. Лилия бишектә иде, өстенә янган чүпрәк төшеп, ул елый башлады. Мин аны күтәреп, бусага төбенә килеп утырдым. Күршеләр ничектер ишекне ачтылар», – дип сөйләде ул. Лилиянең ул чакта аяк-куллары, бите пешкән. Тәне генә түгел, йөрәге, җаны да янган бугай аның... Дөньяга ачулы ул. Сентябрьдә 18 тула аңа.

Руслан иң кечкенәләре аларның. Шунысын бигрәкләр дә яратам. «Әни» дигән сүзне иң беренче миңа ул әйтте... Мөслим районы Түбән Табын авылында, коррекция мәктәбендә укый ул. 2 нче класска кадәр тырышып карадык: үзем дә, укытучылар да. 12 яшьтә булса да, ул әле һаман машина белән уйный. Дөресрәге, иртән алсаң, кичкә вата. Ул ваткан уенчык инде! (Аннан зурраклары да машина уйный әле бездә. Качып-качып. Уйнагыз, рәхәтләнеп, дим. Алар бит уйнар чакта күрмәгән аны. Психолог белән сөйләштем, ул да шулай ди.) Әниләрен аналык хокукыннан мәхрүм иткәч, балаларны алырга киләләр. Шул вакыт ул, 1 яшь тә 7 айлык Русланны ләгәнгә сала да, өстенә бәрәңге капчыгы бастыра. Яшереп кала, янәсе. Зәйдәге әбиләре сөйләде моны. Баланың башына шул чакта зыян килмәдеме икән?

Әтиләре үлде аларның – күмәргә бардык. Руслан аны бөтенләй белми. Әле беркөнне сорый: «Кешенең ике әнисе буламы?» – ди. «Әйе, була, берсе – яшь, икенчесе – карт», – дим. Әнисен искә төшереп йөрүе инде баланың. «Ул безне нигә ташлаган?» – ди. «Күрәсең киләме, әйдә, алып барам, улым?» – дим. Бер көн буе уйлап йөрде, аннан: «Юк, әле барасым килми», – диде.

Латыйповлар да миңа барысы да «әни» дип дәшә. Класс җитәкчесе: «Миләүшә апага әйтегез әле, килеп китсен», – дигәч, Илнур: «Нишләп «апа» дип әйтәсез, ул бит безнең әни», – дигән. Илнур кичә миннән беренче тапкыр телефонга салырга акча сорады... Тугызынчыны тәмамлады бит инде – кызлар исе керә бугай. Ун сум ди! «Соң, балакаем, ун сумны комиссиягә генә алалар бит!» – дим. Туган көннәренә һәрберсенә яхшы телефон алам – кимсенеп үсмәсеннәр. Акча салып торам. Алар үзләре сорамый. Балалар, гомумән, бернәрсә дә сорамыйлар. Бервакыт кибеттән шалтыраталар: «Руслан 5 мең акча тотып килгән, үзең җибәрдеңме?» – диләр. «Нәрсә сорый – бирә торыгыз, хәзер килеп җитәм», – дим. Кайттык та кулларын төйдем. Моны берәүдән дә курыкмыйча әйтәм. «Икенче кагылмассың, мин бур малайларны яратмыйм. Үзеңә авыр булыр – моннан соң сорап кына ал», – дидем. «Аңладым, әни», – диде. Мин аларны яклап әллә кайларга барып җитә алам (җитәм дә!), әмма гел-гел яннарында булмам бит. Кайчак шактый кырысланырга да туры килә. Бигрәк тә кайткан мәлләрендә. Барысына да әйтеп куйдым: «Урламыйсыз. Кеше әйберенә кагылмыйсыз. Хәер сорашмыйсыз. Нидер кирәк булса, кайтып әйтәсез, акчам булмаса да, алып бирермен».

Балаларыңны ник эшләтмисең, диючеләр бар. Район үзәгендә торабыз – монда нинди эш бар соң? Кышын кар көриләр. Идән юалар. Бәрәңгене дә алар белән бергә эшләдек. Бала гына бит алар, уйнасыннар рәхәтләнеп. Мин үзем туйганчы уйнап үстем.

Латыйповларны алып кайткач, барыбыз бергә әни янына чыктык. Аръяк урамда тора ул. «Әни, менә бу балалар минекеләр, абыйныкыларны ничек яратсаң, аларны да шулай якын ит», – дидем. Әнием Зәлифә үзе дә җиде айлык килеш ятим калган, аны апалары үстергән. Сиксән яшьлек әниемә ипи-сөтне кибеттән шушы балалар алып кайта. Аның янына кунарга чыгалар. Әби, дип яратып торалар. Туган көннәре җитсә, чәй куеп, әни аларны үзенә чакыра. Шуларга дип конфетлар алып куя.

Минаевлар

– «Җәлилдәге бер хатынның ике малаен кая куярга белми интегәләр. «Не управляемые», диләр. Алай булса, Миләүшәнеке инде алар, дидем», – ди Зәния. Берсут приютыннан аның белән бергә барып алдык малайларны. Бик акыллылар алар...

Башта әниләрен сагындылар. Адель мәктәптән кайткач, гел үзен кочаклап йөреп тора, сөйләшми иде. Тәрәзәдән карап гел әнисен көтте. Кечкенә әле ул, быел 4 нче класска гына бара. «Улым, әйдә, әниеңә шалтырат», – дим. Бик куанып шалтыраткан иде, шунда ук телефонны ташлады: «Ул исерек», – ди. Ул арада әниләре үзе шалтырата башлады. Адель миңа ялына: «Алма телефонны!» – ди.

«Кил, апаем, атна саен килеп йөр. Мунчалар кереп китәрсең», – дидем әниләренә. Җәлил бистәсе монда гына бит. Айгөлләрнекенә дә әйттем, Чаллыдан барып каршы алырбыз, дидем. Күренгәннәре юк...

Әле бер таныш хатын: «Минаевларның әниләрендә яман шеш икән. Балаларын күрәсе киләдер инде. Хәлен белеп кайтмыйсызмы?» – диде. Олысы Илмир 13 яшьтә, аңлый, аңа әйтәм: «Башта икәү барып кайтыйк, улым. Адельгә әлегә белгертми торыйк. Әниең чынлап та авырса, аннары бәхилләшергә алып барырбыз», – дим. Башта карышты, «Әти-әнине сайлап алмыйлар, улым. Барырга кирәк», – дигәч кенә ризалашты. Күчтәнәчләр алып киттек. Тик ишекне ачучы булмады. Күрше әбисе чыгып: «Исерек ул», – диде... Өч көннән соң гына шалтыратты Роза, исерек иде, малайлар сөйләшмәделәр. Кыйнаган ул аларны, куркалар... Танышкан булсак та, минем исемне хәтерләми, гел төрлечә дәшә Роза. «Адель сиңа да чәчәкләр алып кайтамы?» – дип сорый берсендә. Әйе, кечкенәсе язын мәктәптән кайтканда гел сары чәчәкләр җыя. «Әни, бу сиңа!» – ди. Кайта, киемнәрен салып, пөхтә итеп элеп куя һәм... тузан суыртырга тотына. Без аңа «Золушка» дибез. Үткәннәре турында сирәк сөйлиләр алар. Бөтенесе дә. «Әни ире белән ятып йоклый, ә безгә гел өйне җыештырырга куша иде», – ди Адель. Куллары шундый кечкенә аның – ничек эшләгәндер, балакаем. Бавыры ярык Адельнең. 3 яшьлек чагында әнисенең энесе стенага сылаган. Шаяра башласалар да: «Адельгә тия, кагыла күрмәгез», – дип кенә торам. Аның өчен бик куркам. Елый башласа, туктамый ул... «Мин ул хәлне хәтерлим», – ди. «Оныт, улым», – дим аңа. Ә болай минем балалар авырмыйлар алар. Салкын тиюнең ни икәнен дә белмиләр. Чыныкканнар...

Галләмовлар

Сүзебезгә районның опека һәм иганәчелек органы өлкән белгече Зәния Вафина кушыла:

– Миләүшәнең: «Тәрбиягә бала алырга телим», – дигән гаризасы ята иде, чираты җитте дә безне Казанга, тәрбиягә алу үзәгенә чакырдылар. Иртәнге сәгать өчтә районнан чыгып киттек, дүрт сәгать юлда булдык. Барсак: «Балалар Сабада, приютта, компьютердан фотоларын карыйсызмы?» – диләр. «Карамыйм, мин аларны сайлап алырга җыенмыйм», – ди Миләүшә. Шуннан туры Сабага чыгып киттек. Мин инде борчылам: «Шулкадәр юл килдек. Балалар Миләүшәгә ошамаса, нишләрбез?» – дим. Приютка барып җиттек. Айгөл белән Ранис кадетлар мәктәбендә укый икән – алар дәрестә булып чыкты. «Кием-салымнарын җыеп чыгарыгыз», – ди Миләүшә. «Башта аларны карамыйсызмыни?» – дип аптырап, ярты пакет кием тоттырдылар. Ияртеп чыкты балаларны мәктәптән Миләүшә, машинага кереп утырдылар, кайтабыз. Бер-ике сәгать кайткач, Айгөлгә кемдер шалтыратты. «Кая барасыз?» – дип сорады, ахрысы, ул: «Домой едем, к маме», – дип җавап бирде... Миләүшә телефоннан дус кызы Ләлә белән сөйләшеп алды: мунча якканнар, манты пешкән, өйдә көтәләр икән. Кайтып туктадык. Балалар йөгереп чыкты – бар да Миләүшәне килеп кочаклый, үбә. Ә бу яңа ике бала, пакетларын күтәреп, шыпырт кына өйгә кереп киттеләр... Бер-ике көннән ВКонтактеда Айгөлгә язам, әниегез ничек, дим. «Мама у нас клевая!» – дип җавап бирде...

– Айгөл белән уртак телне тиз таптык: күз карашыннан аңлашабыз, – дип дәвам итә Миләүшә. – Тыңлый, урамга чыкса, вакытында кайта, алдашмый, бөтенесен сөйли. Безнең аның белән холыклар да охшаш. Айгөлне Руслан бик ярата. Мәктәптән кайтканын көтеп тора – гел шуның тирәсендә.

Айгөл белән Ранисның Кукмарада фатирлары бар. Ай саен алар өлешен түләп торабыз. Айгөлнең анда кайтасы килми, бәлки Кукмарадагысын сатып, Чаллы ягында фатир алып булыр. Әтиләрен сагыналар алар икесе дә... Әни дип исләренә төшермиләр. Салган чакта шалтырата да кызына пычрак сүзләр кычкыра. Соңгысында Айгөл: «Гөлфия апа, сез нәрсә сөйлисез?!» – диде... Әни, дип дәшәсе килми бугай. Ул аны пычаклар белән куып йөргән...

Зөлфия

– Бервакыт карыйм: урамнан безгә таба бер бала кочаклап Зәния килә. «Кем бу?» – дим. Яшүсмер кебек кенә күренсә дә, Зәния кочагындагы кыз инде бала булып чыкмады.

1996 елны Зөлфияне Сарманнан Алабуга балалар йортына тапшырган булганнар икән. Үсеп, яше җиткәч, ул аннан чыгып киткән. 2014 елны гына шушы кызны Алабугалар фатирга чиратка куярга эзли башлаганнар. Абыйсына фатир безнең район аша бирелгән булгач, Сарманга мөрәҗәгать иткәннәр. Зәнияләр аны милиция аша эзләргә керешкәннәр. Балалар йортыннан чыккач, инде 15 ел бомжлар белән подвалда яшәп яткан икән Зөлфия. «Таптык, алып кайттык, инде нишләтик?» – дип Алабугага шалтыраткач, алар: «Үзегезгә пропискага кертә алмыйсызмы?» – дигәннәр. «Минем бер генә вариантым бар», – дип, Зәния аны миңа алып килгән. Нигә кертмәскә, сигез янына тугызынчысы сыяр дип, керттем пропискага. Бөтен документларын җыеп, фатир чиратына куйдык...

Марат

– Мин опека органында эшли башлагач, тәрбиягә бала алган бер гаиләдә күңелсез хәл чыкты, – дип сөйли Зәния ханым. – «Мине кыйнап эшләтәләр», – дип, бала «Пусть говорят»ка шалтыраткан. Мәскәүдән, тапшыруга чакырып, электрон билетлар килеп төште... Бала, өйгә кайтмыйм, кыйныйлар, ди. Әнисе: «Тырнак белән дә чиерткәнем юк», – ди. Ул аны 6 яшьтән алып үстергән. Тикшерә башладык, экспертиза үткәрдек – тәндәге бәрелүләрнең бик күптәнге булуы ачыкланды. Егет, киемнәрен җыеп, опека бүлмәсенә килеп утырды... Кая куярга? 16 яшендә аны инде бер гаилә дә тәрбиягә алмаячак. Балалар йортыннан балаларны алып бетерергә дигән карар чыккан вакыт – анда да тапшыра алмыйбыз. «Миләүшә, пропискага гына керт Маратны. Югыйсә фатирсыз кала. Мин аңа әлегә колледждан бер бүлмә сорап карыйм», – дим. «Бүлмә сорама, бездә генә торыр», – ди Миләүшәм.

Халык театрында уйнап йөри бүген Марат. Тормышта да артист ул. Шуңа да бөтенебезне ышандырды. Авылда ике гаилә үзара сүзгә килгән булган. Ә ул, аларның уллары белән дуслашып, үзен тәрбияләүчеләргә каршы чыккан.

– Маратка инде 20 яшь. Аграр колледжда укып йөри. Кулы эш белә аның. Кыш көне бөтен оешмаларга боздан сыннар ясый – акча эшли. Яңа елга балаларның һәрберсенә бүләкләр ала. Ишегалдындагы такталарны күрәсезме – ул алып кайтты. «Сарай салам. Туган көнеңә миннән бүләк булыр, Миләүшә апа», – ди. «Кирәкми, улым», – дим. «Минем әле бу йортка кайтып керәсем бар», – ди...

Шулай... Документта «әни» булу вакыты чыгу, бу вазыйфадан туктау дигән сүз түгел бит әле ул. Аныкылар инде бу балалар, гомергә аныкылар. Руслан әнә әнисе яныннан бөтенләй китмәскә җыена. Кәҗәләр алырга, ике катлы йорт төзеп, әнисен өске катта гына яшәтергә хыяллана ул. Матур хыял! 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com