Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Кызчыгым

Кызчыгым

Мәдинә Авзалова
Мәдинә Авзалова
12 октября 2017
1681 карау
Барысы да әйбәт башланган иде. Ике еллап очрашып йөргәннән соң, егет белән кызга гөрләтеп никах туе ясадылар. Туган-тумачалар, дус-ишләр, танышлар җыелды. Карап туйгысыз яшь парга бәхет, тигез тормыш теләделәр. «Күп итеп балалар алып кайтыгыз, кайгыда да, шатлыкта да бергә булыгыз!» – диеште­ләр. Кыскасы, туйда нинди сүзләр әйтелергә тиеш, шуларның барысы да әйтелде шикелле.

Әйе, барысы да әйбәт башланган иде. Озак көттер­ми­чә дөньяга килгән нәни кызчыкка исем куштылар. Самира өч айга кадәр тын гына йоклады да, йоклады.
Ә көннәрдән бер көнне баланы көзән җыера башлады. Айсу, нәниен кочаклап, 8 нче неврология хастаханәсенә чапты. Невропатолог кызчыкны җентекләп карады, анализлар да алынды. Һәм менә диагноз... өметсез, рәхимсез, куркыныч диагноз: «Балагызда Веста синдромы, – диде табиб. – Яшәсә, өч ел яшәр...»

Өенә ничек кайтып җиткәнен ул хәтерләми. Ә менә бу хәбәрне иренә әйткәч, ни ишеткәнен әле дә исеннән чыгара алмый: «Синең гарип балаң миңа кирәкми.
Үзең кара...» Шулай итеп, яшь хатын үлемгә хөкем ителгән чирле баласы белән берьялгызы утырып кала...

Ата күке китә һәм баласы, хатыны барлыгын мәңгегә оныта. Ул, никахлары рәсми теркәлмәгәч, сабыена алимент та түләми, хәл-әхвәлен дә белешми. Тормы­шын­нан сызып ташлый.

Ярый да шул чагында үзе дә әле бала гына булган Айсу янында аның яраткан әнисе-әтисе, абыйсы Адель була. Әнисе Рузалия ханым кызын: «Борчылма, бергә булырбыз», – дип юатса да, диагнозның нидән гыйба­рәт булуын белгәч, түзми, кычкырып елап җибәрә. Ләкин бу әле сынауларның башы гына. Бала бер яшенә җиткәнче, бөтен белгечләрне йөреп чыгалар. Балалар республика клиник хастаханәсендә кызчыкның күзлә­рен карыйлар да, диагноз куя алмагач, Мәскәүгә – Гельмгольц хастаханәсенә барырга киңәш итәләр. Айсу, бәләкәчен алып, әтисе белән Мәскәүгә юл ала. «Күзләрендә яман шеш, операция ясамыйча булмый», –
ди табиблар. Балага ике күзсез калу куркынычы яный. Юк, юк, Айсу кызын якты дөньяны күрү бәхетен­нән мәхрүм итә алмый. Ул әле башка табиблар белән киңәшләшер. Сабыен күкрәгенә кысып, хастаханәдән чыгып качканда, нинди адымга баруын, баласының язмышы бары аның кулында булуын яхшы аңлый ул.

Язманы нәни кызчыкның кыл өстендә эленеп торган гомерен үлемнән саклап кала алу өчен барын да эшләгән, чарасызлыктан сынып төшмәгән, авырлыкта югалып калмаган яшь әнинең инстаграмга куелган кичерешләрен, уй-фикерләрен күзаллап дәвам итәргә булдык. Физик мөмкинлеге чикле бала тәрбияләгән әниләргә, бигрәк тә әтиләргә гыйбрәт, сабак булсын дип, шулай эшләдек. 
 

 
Куркыныч диагноз белән килешеп яшәү – тәмуг уты. Баламның соңгы сәгате, соңгы минутлары турында уйлый башласаммы... Уйламыйм гына. Ниһаять, ниһаять, мине акылдан язар дәрәҗәгә җиткергән диагнозларның берсен табиблар кире какты. «Яман шеш авыруы юк» (рака нет) – минем шигарем иде. Табибларның: «Икесендә дә күзендә яман шеш, күзләрен алырга кирәк», – дигәнен ишеткәч, табиблар белән ачуланыштым. «Алар әйткәнне тыңла», –
дип торган әти белән кычкырыштым. Беркемне тыңламадым. Юк, дидем, баланы күзсез калдырмыйм.
Мин һаман эзләнүдә. Инде кемгә мөрәҗәгать итәргә, кая барырга? Уйладым-уйладым да Татарстан Сәла­мәт­­лек саклау министрлыгына киттем. Анда миңа Күзләр микрохирургиясенә юллама бирделәр. Һәм менә без... янә Мәскәүдә. Элгәре куелган диагноз белән дүрт ел көрәшкәннән соң, бетмәс-төкәнмәс караңгылык артында яктылык сирпелә башлады. Биредә безнең белән күренекле табиблар Татьяна Ушакова һәм Андрей Яровой шөгыльләнде. Аларга эләгү үзе бер бәхет бит. Диагнозны дөрес куелмаган дип таптылар. «Башта баланың тормышын саклап калабыз, аннары – күзләрен», – диделәр. Бу юлы мин алар белән килештем. Хәлемә керүчеләрнең барысына да зур рәхмәт.#Мин сезнең барыгызны да яратам!

 

Казан белән Мәскәү арасы хәзер Айсу Мингалиевага ике авыл арасы кебек кенә. Ул әледән-әле Самираны табибларга күрсәтеп кайта да, биредә – Республика онкология хастаханәсендә дәвалый. Ни дисәң дә, акча ягын да уйларга кирәк. Ә бездә ул бушлай. Алар дүрт химиотерапия курсы, күзгә биш мәртәбә лазер терапиясе алырга өлгергәннәр инде. Һәм барысы да юкка. Химиотерапия ысулы белән дәвалану файда бирми. Баланың имммунитетын гына зәгыйфьләндерә.


Кызым, сиңа рәхмәт! Син чирләреңнән исән калырга, ничек тә яшәргә тырышкан көчле һәм мәрхәмәтле кешем минем! Мин яратам сине, кызкаем!
...Бер табибтан икенчесенә йөрүләребез дәвам итә. Әле күптән түгел генә Балалар республика клиник хастаханәсендә МРТ үттек. Бала ике сәгать ярым наркоз астында ятты. Баш миен, ике күз чокырын, муен тирәсен карадылар. Бөтенесе 19.900 сумга төште. Түләүлегә бардык. Югыйсә чират җиткәнне яртышар ел көтәргә кирәк. Ә безнең моңа вакыт юк. Аның каравы, нәтиҗәне шул ук көнне кулга тоттырдылар. Наркоздан чыгу балага елдан-ел кыенлаша.

Табиблар Веста синдромы (эпилептик синдром – сирәк очрый торган, дәвалауга бирешми торган чир) белән 4 яшен тутырган Самирага гаҗәпләнә. Тагын әнисе баланы алып Мәскәүгә юнәлә. Баксаң, сабыйда бернинди дә Веста синдромы түгел, анда генетик авыру икән. Мәскәү табиблары аңа «туберозный склероз» дигән диагноз куеп җибәрә. Һәм ни өчен әни кешенең моңа кадәр балага инвалидлыкны рәсмиләштермәве белән кызыксына. Чыннан да, ни өчен? Инде хәзер Айсуга тагын бер бюрократик баскычны үтәргә, дистәләгән ишекләрне ачарга кирәк...

 

«Бирешмәскә, көрәшергә!» Яшәү шигаребез шундый хәзер.

 


 

Шулай итеп, без гематология бүлегендә тикшеренү узабыз. Кан тапшырдык, ЭКГ үттек, эчке органнарга УЗИ ясадылар. Иртәгә менә рентген, аннары тагын анализлар. Уникаль очрак дип, кызымны медицина институты студентларына, поликлиника табибларына күрсәтмәкчеләр. Янәсе нәрсәгә игътибар итәргә, мондый балалар белән ничек эшләргә? Ничек, ничек, иң мөһиме: безне җәмгыять кабул итсен. Баламнан йогышлы чирдән качкандай качмасыннар. Башка, сәламәт балалар белән аралашырлык мөмкинлекләр, шартлар тудырсыннар! Менә ничек! Кәеф, кем әйтмешли, «боевой», үземдә көннән-көн ышаныч арта баруын сизәм. Ә бу бер дә аз түгел.
 
Быел табибларның кызымның чиренә игътибары кискен көчәеп китте. Безне (кызым белән мине) дүрт комиссиягә чакырдылар. Аңлыйм мин аларны. Алар юраганча, 3 яшькә чаклы гына яшәргә тиешле кызчыгым бишенче яше белән бара бит. Ләкин бу баруда мин бернинди дә яңалык ишетмәдем. Анысына да риза. Тик начары гына булмасын. Без алга таба да эпилепсия өянәге белән көрәшәчәкбез. Логопедка йөрербез... һәм иң мөһиме: шул чирләр бәйләме белән матур итеп яшәргә өйрәнербез. Әле менә Мәскәүдә бер бик шәп табиб барлыгын, аңа эләгү өчен бер ел алдан язылып куярга кирәклеген һәм аңа бер күренү хәтта ки 15.000 сум торганын белдем. Әмма бусын киләсе елга калдырмый булмый. Быел йөреп арыдык инде...
 
Кызым мине көннән-көн үзенең холкы, теләгенә ире­шә белүе белән хәйран калдыра. Ата-аналарга теләгем: балаларыгызга ышаныгыз. Самира белән бергә мин дә үсәм, сабыр булырга, үземне тулаем аңа багышларга өйрәнәм. Балалар бездән бары яхшысын гына алсын иде#Самира#Барыгызны да яратам!

Веста синдромы диагнозын «туберозный склероз» диагнозына үзгәрткән Мәскәү табиблары: «Генетиклар ни караган?» – дип гаҗәпкә кала. Ә Казанда генетиклар бармак белән генә санарлык. Самираның анализ нәтиҗәләре белән шыплап тутырылган папкасын табиб өстәл тартмасына салып куя да оныта. Ачып та карамый. Ә инде бу хакта кызыксына башлагач, анализларның инде искерүе, яңасын әзерләргә кирәклеге турында әйтә. Ә анализ тапшыру, гафу итәсез, 32 мең сум тора...

Әкрен генә узган көннәр белән бергә Самираның үсеш буенча, яшьтәшләреннән артта калуы да нык сизелә башлый. Үзе кебек бала-чага белән аралашу аңа авырдан бирелә. Шул сәбәпле, баланы гадәти балалар бакчасына алудан баш тарталар. Хәер, баланың үзенә дә логопеды, психологы булган бакча кирәк.

 

«Бөтен теләгәнем – җәмгыять мөмкинлекләре чикле балаларны үз итсен, кире какмасын иде».

 

Соңгы вакытта миңа гел бер сорау бирәләр: «Балаң кайсы балалар бакчасына йөри. Мин 155 нче коррекцион бакчага дигәч, тагын сорау: «Нәрсә, нормальныена барырга ярамадымы?» Күрәсең, башларыбызда һаман да әле СССР заманнарыннан килгән «нормальный» сүзе бөтерелә. Әлеге бакча интеллекты ягыннан артта калган балаларны тернәкләндерү һәм тормышка яраклаштыруга көйләнгән. Күпләребезне менә шушы соңгы фраза – интеллекты ягыннан артта калган, ягъни мәсәлән, аңүсешенә зыян килгән дигән сүз куркыта, андый балалардан читләшергә этәрә дә инде. Дөрес тәрбия биргәндә, укуларын тиешле оештырганда сезнең һәм сезнең балалар өчен алар һич тә куркыныч түгел, әти-әниләр. Алар йогышлы түгел, алар – зарарсыз һәм юаш бер зат. Самирага сезнең балагыз зур ярдәм күрсәтә алыр иде. Гадирәк булыгыз инде, зинһар.
 
...Медкомиссия үтәргә җыенабыз: колак һәм тамак авырулары табибында, логопедта, психологта, невропатологта, офтальмологта, терапевтта, хирургта, ортопедта булдык. Кыскасы, күренмәгән белгечебез калмады. Анализлар тапшырылды, кирәкле бөтен документлар да җыелды. Комиссия бюросының карарын көтәсе генә калды. Ни диярләр? Мондый юлны без ел саен узабыз. Тернәкләндерү үзәгенә, санаторийга бушлай юллама бирмәсләрме дип тә өметләнәбез. Өч ел инде безгә аның берсе дә тәтеми.#Дөньяны яратам

Санаторийга юллама мәсьәләсендә Казан шәһәре Совет районының иминлек фондына шалтыратып, инвалид балаларга санаторийга юллама алу өчен ниләр кирәклеге белән кызыксынабыз. «Әллә ни кирәкми, –
ди «кайнар линия»дә утыручы хезмәткәр. – Гариза, медицина белешмәсе, баланың туу турындагы таныклыгы, баланың әтисенең йә әнисенең паспорты». «Күпме көтәргә?» дигән соравыбызга ул: «Дөресен әйтергәме? Өч ел...» – ди дә трубканы ташлый. Өч ел?! Авыру бала ич ул. Үлеп китәргә дә мөмкин. Тик иминлек сагында торучылар мине ишетми. Казандагы «Апрель» тернәкләндерү үзәгенә шалтыратабыз. «Чиратны без билгеләмибез, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән сөйләшегез», – диләр алар. Ә Совет районының социаль яклау бүлегендә: «Бу эшләр белән шөгыльләнүче белгечебез эштән китте. Гариза калдырып китегез, карарбыз», – дигән җавап ишеттек. Әниләрнең еллар буе чирле баласын үзәккә китерә алмый тилмерүе сәбәбе аңлашыла болай булгач.


Медик-педагогик комиссия көне – 5 апрель дә килеп җитте. Уемда ничек тә кызыма ортопедик аяк киеме (аякларын чалшайтып йөри) алу... Вазгыятькә гел уңай гына карарга тырышам. Гел шулай барып чыкмаса да, тырышам... Ур-ра, табибтан табибка ике атна җәфаланып йөрүләребез юкка китмәде. Кызыма инвалидлыкны 18 яшькәчә озайттылар. Шатлануларымны күрсәгез. Бер хастаханәдән икенчесенә чабулар,
очсыз-кырыйсыз чиратларда басып торулар бетте болай булгач. Димәк, димәк, безнең кулыбызда инвалид булуыбыз турында белешмә. Хәзер инде элеккечә пенсия фондына да барырга кирәкми. Пенсия автомат рәвештә күчәчәк. Ортопедик аяк киемен ала алмадык менә... Аны хәзер церебраль параличлы балаларга гына бирәләр икән. Кызганыч, югыйсә без дә аңа бик мохтаҗ идек. Кызчыгыма 6 яшь тулды. Гомеренең шушы бәләкәй генә өлешендә ул кемдер гомер буе күрмәгәнне күрде. Исегездә тотыгыз: авырлыктан чыгу юлы, бик телә-гәндә, һәрвакыт табыла, бар ул!#мәхәббәт телим!

«Балачактан инвалид» дигән сүз бүген инде гадәтигә әйләнеп бара. Без моңа күнектек, ахрысы. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, илдә ел саен
50 меңләп инвалид бала туа. Бер бездә генә түгел, башка илләрдә дә шулай. Җир шарында инвалидларның саны барлык халыкның 5 процентын тәшкил итә. Һәм бу сан үзгәрми диярлек. Димәк, 5 процент хатын-кызның, милләтенә, диненә, матди һәм социаль хәленә карамый, «үзенчәлекле, үзенә бертөрле» бала тудыру ихтималы бар дигәнне аңлата. Кайбер ата-ана андый бәхетсезләрдән баш тарта. Бала мондый очракта үзенең бетмәс-төкәнмәс проблемалары белән япа-ялгыз кала. Бу яктан Самира бик бәхетле. Аның өзелеп яратучы әнисе, дәү әнисе, дәү әтисе, абыйсы бар. Аннан күп тә соралмый, әнисе Айсу әйткәнчә, сөйләшергә өйрәнсә, үз-үзен карар хәлгә килсә... шунысы да бик җиткән. Инвалид баланы гомерлек бәйлелеккә куйган мондый чирләр каян килеп чыга соң? Әлбәттә инде, экология, генетика гаепле, дибез. Һәм әлбәттә инде, алкоголизм, наркомания, даруларны белмичә, кирәгеннән артык куллану... Бусы да бер бәла.


Бүгенге рекламалар кешенең баш миен теләсә кайсы якка борып куярга сәләтле. Әйе, әйе, аптека бүген кибет шикелле. Анда ни генә юк: конфеттан башлап, памперс һәм косметикага чаклы. Нигә болай дисезме? Минемчә, бу өлкә инде күптән сәламәтлек саклау системасыннан читләшеп, коммерцияле проектка әверелде. Аптекага кергәнче башта уйларга кирәк. Үзеңне үзең дәваламаска, фармацевт киңәшен тыңлап, теләсә нинди дару капмаска өйрәнергә кирәк безгә! Ата-ананың игътибарын тагын бер җитди проблемага юнәтәсе килә: июль аеннан бирле табиб билгеләгән даруның нәтиҗәләре белән көрәшәм. Эпилептолог аны безгә көзән җыерганнан дип биргән иде. Бу «дару»ны эчкәннән соң, баланың үз-үзен тотышында үзгәрешләр башланды. Тәнендәге җәрәхәтләр төзәлмичә интектерде. Баланың гел йоклыйсы килде. Чираттагы биохимияне тапшырганан соң, тромбоцитларның нормадан өч мәртәбә түбән булуы ачыкланды. Табибка эләгү үзе бер проблема булгач (ике атнадан соң гына күренә алдык), дару бирүне туктаттым. Бер атнадан кызым­ның учлап-учлап чәче коела башлады. Йөзе ап-ак... Тизрәк гематологка йөгердек. Нәтиҗәдә, без янә хастаханә һәм очсыз-кырыйсыз тикшеренүләр боҗра­сында калдык. XXI гасырда яшибез ләбаса. Бала өстеннән эксперимент үткәрмәсәгез... Болай ук димәс идем, табибларның авыруларга препарат билгеләү тәртибе бик сәер. «Эчеп карасын әле, ярамаса, карарбыз», – ди алар. Хастаханәгә ятар өчен неврологка баргач, бала эчкән даруның исемен ишетүгә аның ахылдавын күрсәгез. «Сез нәрсә? Без бит аны хуш, якты дөнья, дип атыйбыз», – ди. Димәк, бу препаратның тәэсирен барысы да белә. Шуңа да карамастан, аны билгеләвен дәвам итә. Эксперимент булмыйча нәрсә булсын инде бу? Мин ул дару турында күп белешмә җыйдым: ул кайсы балага килешә, кайсына юк. Тик килешкәне дә социаль активлыкны югалта. Әйтерсең, тормыштан төшеп кала. Әниләр! Балаларыгызны саклагыз! Мөстәкыйль карар кабул итүдән курыкмагыз! Берничә табиб белән киңәшләш­мичә дәвалауга алынмагыз, бернинди кәгазьгә дә кул куймагыз!#Мин сезнең барыгызны да яратам!

Без табибларның абруе, компетентлыгы турында күп яздык. Белемсез яисә белеме җитәрлек булмаган табибтан да куркынычы юк. Чөнки ул кеше тормышы белән шаяра. Аның кулында шундый кадерле чимал. Ак халатлы шәфкать ияләренең белдексезлеге, хатасы аркасында үлем-китемнәрнең арта баруы да факт. Шуңа да без (бу очракта пациентлар – авт.) икеләтә игътибарлы, хәтта, әйтер идем, күпмедер дәрәҗәдә белемле, чиребез хакында мәгълүматлы булырга тиеш.

Соңгы өч ел мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә эләгү өчен көрәшкә багышланды. 2012–2013 елларда без «Тема» дип аталган балалар клубына йөрдек. Бушлай түгел, акча түләп. Анда күп нәрсәгә өйрәндек. Аннары, бакча сорап, РОНОга киттек. Анда безне: «Кирәклесен (ә безгә логопеды, дефектологы, психологы булган бакча кирәк) үзегез эзләп табыгыз», – диделәр. Берсенә бардык: «Безнең клиент түгел», – диделәр. Икенчесендә: «Балагыз безнең шартларда алга китә алмас», – диделәр. Өченчесендә: «Нигә безгә җибәргәннәр инде? Без бит 5 яшьтән алабыз», – дип кайтардылар. Бу узган ел булды. Быел исә безне 155 нче коррекцион бакчага җибәрделәр. Бакча мөдире безне алырга булды. Әмма елның ике ае тернәкләндерү үзәгендә үтәргә тиеш. Монысы – үзенә күрә бер шарт. Бик үтәр идек тә. «Апрель» үзәгендә чират өстендә чират. Кешеләр анда эләгү өчен ике ел алдан язылып куя. «Здравушка»быз бар иде, аны да кыскарттылар. Ә үзләре: «Барысы да инвалид балалар өчен!» – дип сөрән салалар. Дүрт ел санаторий күргән юк. РОНО кайда нинди балалар бакчасы эшләвен дә белми. Белмим нишләргә, кая барып бәрелергә, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Психологлар балагызны һичшиксез бакчага бирегез. Ул яшьтәшләренә күнегергә, алар белән аралашырга тиеш, диләр. Ә безне беркайда алмыйлар. Чөнки без барып чыккан псих та, даун да, аутист та түгел. Теге якка да, бу якка да юк, кыскасы. Безнең ишеләргә урын каралмаган. Баланы бу битарафлык белән йөзгә-йөз очраштырмас өчен акча җыярга кирәк. Барын да акча хәл итә бу дөньяда.

 

«Бернигә карамый, мин бәхетле!»

Акча дигәннән... Өйдә бала карап утырырга мәҗбүр булган Айсуның кулына аена 17 мең сумга якын акча керә. Балага 10 мең сум тирәсе һәм калганы үзенә – инвалид бала тәрбияләгән өчен. Түләүле тикшеренүләр узарга, бер МРТга гына 20 шәр мең акча киткәндә, гаиләнең матди хәлен күз алдына китерүе кыен булмас. Өстәвенә, ортопедик аяк киеменең кыйммәтлеге тагын. Елына 20 мең сум шуңа гына тотыла. «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» Федераль закон бар барын. Анда пенсия күләме дә, коммуналь хезмәт күрсәтүгә 50 процент ташлама булуы, инвалид балаларга айлык акчалата түләү кертелүе (быелның 1 февраленнән ул 2527,06 сум тәшкил итә), азык-төлек алуга льготалар булуы (1048,97 сумлык) хакында да әйтелә. Моннан тыш, инвалид бала караучы әниләргә (448 сумга төшә) һәм балаларга (271 сум тәшкил итә) транспортта йөрү картасы да бирелә. Монысы – саннар. Ә менә көндәлектә, чынбарлыкта баласын дөньяга чыгарырга, һичьюгы үзен карарлык хәлгә китерергә йөргән, юк, алай гына дип әйтү дөрес булмас, батырларча көрәшкән ананың үз хәле хәл, әнә. Нигә Айсу шикелле әниләргә бирмиләр икән ул «Герой-ана» исемен?! Ун баланы караганнан да авыррак бит аның хәле. Ләкин ул зарланмый. Аның: «Мин дөньяда иң бәхетле кеше», дигәнен дә икеләнебрәк, ышанмыйчарак тыңлыйм. Үз юлын үзе сайлаган, кирәк чагында «юк» дип әйтә дә белгән, берсеннән-берсе җитди карарларны, бигрәк тә сабыена кагылышлысын бары үзе кабул итә белгән Айсу кебек кешеләр, бәлкем, бәхетледер дә. Ниһаять, Айсуга да яшьтән яратып йөргән егете белән кушылу шатлыгы елмайган. «Без Марат белән туйны Һиндстанда үткәрәчәкбез, – ди ханым, елмаеп. Һәм янә өстәп куя: «Мин нинди бәхетле хатын, бәхетле ана!» Гаҗәп инде...



Фото Мингалиевларның шәхси архивыннан алынды
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy