Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Чишмә җыры

Чишмә җыры

​Эльмира ЗАКИРОВА
​Эльмира ЗАКИРОВА
12 октября 2017
117 карау
Оныта алмасам, нишләрмен?

Сөн буйлары бөдрә урман,
Агыйделләргә җиткән.
Сөн буенда Чишмә авылын
Ник барып күрдем икән?
Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең,
Оныталмасам аны, нишләрмен?
Нигә туып үсмәгәнмен
Шул Чишмә якларында?!
Елмаюын күрер идем
Очрашкан чакларымда.
Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең,
Оныталмасам аны, нишләрмен?
Сагынуларны баса алмас
Ялкынлы хатлар гына.
Бәлки юллар илтер әле
Мәхәббәт хакларына?
Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең,
Оныталмасам аны нишләрмен?


Әле дә хәтерлим: болытлы сентябрьнең ахыргы көннәре иде. Бишенче класста укып йөргән чаклар. Безне мәктәп ишегалдында линейкага тезделәр. Мәктәп тормышында берәр мөһим вакыйга булса, йә берәрсе килсә, һәрчак шулай. Мәктәп директоры Басыйров абый килгән кунак белән таныштыра: «Укучылар, менә бүген бездә кунакта Казан дәүләт университеты укытучысы, шагыйрь Мостафа Ногман», – ди. Зур гәүдәле, беретыннан бөдрә чәчләре ташып тора, иңенә сумка аскан, күзләре очкынланып яна... Безнең каршыга әнә шундый абый чыгып басты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеге, үзенең шунда борынгы татар язуыннан, фарсы теленнән дәресләр алып баруы, студентлар тормышы турында сөйләгәннәре истә калган... Аларның студентларын Актаныш районына бәрәңге алырга җибәргәннәр, ә Мостафа абый җитәкчеләре булып килгән икән.
– Сезнең Актаныш бик матур урынга урнашкан икән! Актаныш басмаларыннан гына Агыйделгә төшәсең... Казанга, Уфага китүче пароходларны яшьләр гармуннар белән җырлап озата... Илһамланып, шушы көннәрдә генә Сара Садыйкова белән «Актаныш таңнары» дигән җыр яздык, – дип, ул безгә җырлап та күрсәтте. (Унынчыдан соң үзем дә шул университетка, шул бүлеккә укырга керермен, Мостафа Ногман фарсы теле укытучым булыр дип кем уйлаган ул чакларда?!)
Ә июнь аенда Мостафа Ногман белән Сара Садыйкова безнең Байсарга, авылдашыбыз – данлы комиссар Шәйгәрдән Шәймәрданов турында җыр язарга дип, махсус килделәр. Укытучы әтием шул очрашуны оештыру, аларны озатып йөрү өчен җаваплы иде. Әти кушуы буенча болыннардан, Сөн буйларыннан ак, зәңгәр чәчәкләр җыеп кайттык, сәламләү сүзләре әзерләдек. Кич клубта очрашу булды. Сара апа клуб янында яшәүче Кәшфи абыйларга урнашкан иде. Әле дә күз алдында: әнә ул, калфагын кыңгыр салып, хуҗа хатын Мәгъфияне култыклап, вәкарь генә кичәгә бара. Мәгъфия апа бик канәгать кыяфәттә як-ягына карана: күрәләрме, янәсе!
Икенче көнне иртүк әти Аккүзгә бару хәстәрен күреп йөри башлады. Мостафа абый белән Сара апаның шунда бик барасылары килгән икән. «Чишмә» колхозы рәисе, республикада даны таралган Ясәви Хөсәенов чакырган диме соң шунда... Әти Казан кунаклары турында аерым бер ярату белән, көлә-көлә сөйли әнигә: «Авылча бик простойлар, мәзәк сүзләре белән көлдерәләр, сүз көрәштереп тә алалар, бала-чага кебек беркатлы үзләре... Әрем исләренә исләре китеп, колын күрсәләр дә сөенеп йөриләр. Бигрәк тә тарантаска утырып бару ошады инде аларга!» – ди.
Дистә еллар узгач, Мөхәммәт абый Мәһдиев студентларны пароходта Актанышка фольклор экспедициясенә алып китә. Шул ук авыллар, Агыйдел, бик күп билгеле шәхесләрнең эзләрен саклаган сукмаклар... Соңрак ул юлъязмалар «Актаныш басмалары» исеме белән язучының «Ачы тәҗрибә» китабында да басылып чыга. Анда кызыклы истәлекләр байтак. Ә менә монысы, әлеге җыр турындагысы, балачакта өзелеп калган хатирәләремне ялгап җибәрде. Әйтерсең, мин әллә кайчан күргән фильмның дәвамын карыйм. Әнә ничек тасвирлый Мөхәммәт абый ул көнне!
«...Илленче-җитмешенче елларда шагыйрьләр һәм композиторлардан бер төркем аерым район, аерым колхоз, авыл турында заказ буенча җыр язу кампаниясен ачты. Салагыш, Азнакай, Шәйморза, Саба, Әлмәтләр турында бертөрлерәк җырлар туды. Бертөрлерәк дигәнем – җыр текстларында. Бу җырларда кызлар чибәр, егетләр эшчән, иртәләр алсу, кичләр зәңгәр була иде. Сара апа белән Мостафа Ногман да шундый географик, топонимик әсәрләр иҗат иттеләр шикелле. Ул җырлар арасында бик матурлары бар...
Менә шул процесста бер хәбәр таралды: имеш, Актаныш районы Байсар авылына, аның турында махсус җыр язарга, Сара апа белән Мостафа Ногман киткәннәр. Байсар – Татарстанның иң матур табигатьле куенына – Сөн буена иңеп утыра. Сөн буе, Ык буе авылларында кызлар бик гүзәл. Минзәлә белән Актаныш тирәсендә инде ул татар кызларының иң гүзәл генофонды. Әйе, монда – Байсарда бик шәп җыр тексты туарга мөмкин, хатын-кызга гүзәллек ягыннан бер карау белән бәя бирүдә алыштыргысыз булган Мостафа монда үз гомерендәге иң яхшы җырны язып ташлавы мөмкин.
Әдәбият тарихчылары беләме икән, Сөн буе байтак җырларга канат куйган төбәк. Монда Риза Ишморат «Ямьле дә соң Сөн буе» дигән шигырен язды, соңыннан аңа Җәүдәт Фәйзи көй иҗат итте. Байсар авылында Сара Садыйкова белән Мостафа Ногман комиссар Шәймәрданов турында җыр иҗат иттеләр. Сара апа мәшһүр «Җидегән чишмә» көен Аккүз авылында яшәгәндә тудырды.
Менә әле Байсарга тагын композитор белән шагыйрь килгән...
Ну бу Сара ападагы җиңеллек инде! Нинди авыр гәүдәле Мостафаны каз мамыгы урынына очыртып кына йөртә. Үзе гел аны сүгә: «Җүнле сүзләреңне башка композиторларга биреп бетергәнсең син! Миңа җүнсезе генә калган!»
Шулай, килгәннәр, диЮ, болар Байсарга, җыр язарга дип йөриләр, ди. Бу хәбәр Байсардан ерак түгел генә урнашкан «Чишмә» колхозының үзәге Аккүз авылына да килеп җиткән. «Чишмә»нең рәисе Ясәви Хөсәенов – әдәбият-сәнгать кешесе, моңа зур игътибар биргән. Туктале, дигән бу, нигә әле Байсарда җыр туып ятканда, бездә тумаска тиеш? Без кемнән ким?
Һәм ул «хитрый ход» ясый. Әгәр дә ул, үзе барып, «әйдәгез, безгә дә җыр языгыз» дисә, Байсардагы колхозның яшь рәисе алдында дәрәҗәсе төшәр иде. Фронтовик Ясәви исә башта «разведка с боем» ясый. Канатлы тарантаска (әйтергә кирәк, Актаныш районында тарантас җигеп йөрүчеләрне күреп мин шаккаттым. Безнең Арча ягы коммунистлары аны искелек калдыгы дип 1937–1938 елларда ук бетергәннәр иде) шлеялы, шөлдерле ат җиктерә, тарантас башына түбәтәй кидереп бер малай утырта да Байсарга җибәрә.
– Бар, Сара апаң белән Мостафа абыеңны күреп кайт, Ясәви абый колхозыннан диген...
Мин күз алдына китерәм инде, хисләр колы Сара апа белән хисләр вулканы Мостафа агайның бу хикмәтне күргәч нинди халәткә килгәннәрен.
–Мостафа, Мостафа! – дип өтәләнгәндер Сара апа. – Җыен тизрәк, киттек Аккүзгә! Җыен, дим... (Мостафа агайны ул, кызып китеп, әллә нинди сүзләр белән сүгеп, эт итеп ташлый иде) тиз бул, нәрсә карт алаша кебек баскан урыныңда катып торасың...
Тегесе – зур басым астында баллонга кысып тутырылгач сыек хәлгә килгән газ кебек: башта тыныч, әмма инде клапанын бер ачсаң... чыда гына. Һәм болар, имеш, Байсарны ташлап шундук «Чишмә»гә китәләр. Тарантас башына Мостафа үзе утыра. Мондагы балык күлләрен, Сөн буендагы сандугачлы куакларны күреп, Сөн аръягындагы кымыз йортында булып, ялларын болыт итеп уйнатып урманнан чабып кайткан савым бияләр табунын күреп, тегеләр композитор һәм шагыйрьләрдә генә була торган икенче дөньяга күчәләр.
Әле тагын шунысы бар: сөйләүләренә караганда, узган көздә генә университет студентлары «Чишмә» колхозында ындыр табагында эшләгәннәр икән дә, шунда кафедрадан җитәкче булып Мостафа Ногман килгән, һәм күп тә үтми Аккүз авылындагы бер кызгамы-ханымгамы гашыйк булып ялкынлы утлар эчендә калган, ди.
Инде, сандугачлы җәйдә шөлдерле атлар белән Аккүз авылына килеп төшкәч, Ясәви белән балыклы күлләр, кымызлы тау битләрендә йөргәч... Күлләрнең берсендә пар аккошлар күргәч... Ничек итеп тумый калсын ул җыр?.. Инде Сара апа да иләсләнеп беткән, Мостафадан текст көтә. Көтә, дулый, малайлар урынына сүгә тегене, әллә ниләр әйтеп бетерә. Һәм... июнь иртәләренең берсендә, Сөн аръягындагы кымыз бияләрен урманга чыгаргач, күл өстендә балыклар чупылдаган, күршедәге Меңнәр авылы зәңгәр рәшә белән капланган сәгатьтә, шалаш янында җырның сүзләре туа...
Сара апага текст ошаган, күрәсең; сөйләүләренә караганда, көй шунда ук Аккүз авылында туган. Бу җырны сәнгатебезнең энҗе-җәүһәрләреннән бер кисәк дип ничек сокланмыйсың?..Килер бер вакыт, Тукайча әйткәндә, һәр әсәрнең ничек язылуы, һәр әдипнең ничек яшәве турында бездә дә язарлар әле.»

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy