Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Яшьлектән кайтаваз

Яшьлектән кайтаваз

Люция ФАРШАТОВА
Люция ФАРШАТОВА
20 сентября 2017
760 карау
Татарстаннан мең чакрым ераклыкта чын татарча Сабантуй гөрли. Зөлфия юлдашлары белән бик мавыгып күккә ашкан озын багана башына әтәч алырга дип үрмәләүчеләрне карый иде, чәчләре чалара төшкән таныш түгел ир-егет:  «Зөлфия! Зөлфия, син... Сез түгелме соң бу?» – дип дәшкәч, бермәлгә аптырап калды.
– Әйе, бу  мин. Ә Сез... Наил син?
– Әйе-әйе, Наил! Таныдыгыз, рәхмәт. Ничәмә-ничә еллардан соң нинди очрашу, ә?! Бу якларга ничек килеп чыктыгыз? Ә, әйе бит әле, син... Сез журналист халкы кайларда гына йөрмисез!
– Шулайрак, чынлап та, мин биредә эш буенча. Әйдә, тәкәллефсез генә – син дип кенә сөйләшик, ярыймы? Ә син үзең соң ничек бу якларда?
– Дуслар янына кунакка дип тә, эшләрем буенча да килгән идем. Беләсеңдер, мин бит хәзер туган ягымда яшим. Үз бизнесым бар.
– Зөлфия ханым, кызлар-егетләр, әйдәгез, сезне чәйгә дәшәләр. Аннары кайту ягына кузгалабыз, диләр юлдашларыгыз, – Бәйрәмдә Татарстаннан килгән журналист һәм артистларны озатып йөрүче урындагы җитәкчеләрнең берсе аларны ашыктыра башлады.
– Зөлфия, бер генә минутка... Ничек инде, 35 елдан соң очраштык та бер сүз дә  сөйләшми аерылышабызмыни?
– Шулай булып чыга инде. Хуш!
– Юк, тукта, телефон номерыңны булса да калдыр, зинһар.
– 35 ел буе кирәкмәгән телефоным сиңа нигә кирәк булды әле, Наил? Очраштык, хәл-әхвәлләрне белдек һәм шуның белән шул.
– Ашыкма әле, зинһар, Зөлфия, хәзер барысын да аңлатам. Бер генә минутка  тоткарлан. Йә инде, эчмәгән чәеңме?
– Аңла, мин үзебезнекеләрдән кала алмыйм.
 – Кал, зинһар, минем дә эш белән берничә көннән Казанга барасым  бар...
– Юк-юк. Син нәрсә сөйлисең? Ху-уш!

Наил, Наил... Яшьлекнең иң самими вакытында күңелдә ниндидер билгесез һәм  иләсләндергеч хисләр уяткан, үрсәләндереп елаткан, төн йокыларын качырган спортчы егет Наил. Менә, ичмасам, очрашу бу! Кайда диген әле – Казаннан мең чакрым ераклыктагы Федераль Сабантуйда! Сөйләшеп тә булмады, җитмәсә, их!
Автобус җай гына туган якка тәгәри. Төн буе юлда килеп, аннары көне буе Сабантуйда йөреп арыган юлдашлары йокымсырап та китте әнә. Ә Зөлфиянең,  киресенчә, йокысы качты, хәтер йомгагы кирегә сүтелә башлады.  
Наилне онытырга сүз бирде дә аның исемен йөрәгенең иң ерак почмагына яшереп куйды.

...1972 елның июль уртасы. Мәктәпне тәмамлаган классташларның укырга керергә дип кайсы кая таралышкан чагы. Хыяллар зурдан: бар да институтларга керерләр дә зур – укыган кеше булырлар, иншалла. Зөлфия дә үзе хыялланган Казан дәүләт университетына юл тотты. Район үзәгеннән ары чыкмаган, яңа томшыгын ярып якты дөньяга баккан чебеш баласыдай кызларын әти-әнисе 200 чакрымдагы Казан кадәр Казанга берүзен ничек чыгарып җибәргәннәрдер, Зөлфия хәзер дә аптырый. Бигрәк тә үзсүзле, тәвәккәл иде шул, шуңа ышанганнардыр инде. Кулында университет һәм Каравай дигән җирдә яшәүче  чыбык очы туганнарының адресы бар барын, тик ул Каравай дигән җирне генә ничек табасы менә?

Университетны тиз тапты үзе, тик анда документлар тапшыру өчен генә дә су буе чират икән. Арыса арыды, ачыкса ачыкты, кичкырын тапшырды ул документларын. Әллә кайдагы Каравай бистәсенә барып, туганнарын да тапты. Ә имтиханнар әле августта гына икән. Кыз икенче көнне күптән күрергә хыяллланган Казан Кремлендә, Бауман урамында йөргәннән соң, кичкә таба автовокзалга ашыкты. Килсә, бүгенгә билетлар сатылып беткән. Инде нишләргә? Касса янында аның кебек яшьләр кайнаша. Ни күрсен, узган ел гына алар мәктәбен тәмамлаган күрше авыл кызы Нурия дә шулар арасында. Зөлфия, бәхет кошын күргәндәй аның янына томырылды. Кыз һөнәр училищесында укый, практика вакытында сөт-май заводында эшли икән. Сменадан чыккан да, алда өч көн ялы булгач, авылга кайтып килергә уйлаган.
– Борчылма, хәзер автобус шоферы белән сөйләшеп карыйбыз, кайбер чакта утырта алар, – ди Нурия. Ни әйтсәң дә бер ел буе шәһәрдә яши шул, рәтен белә. Тик бу юлы шофер артык пассажирлар алырга риза булмады, юлда гаишниклар күп, ди.
– Ярар, иртәгә автовокзал ачылганчы ук килербез дә билет алып, кайтып китәрбез, – ди Нурия. – Син бүген кайда кунасың соң?
– Белмим. Каравайда туганнар бар барын, тик мин саубуллашып киткән идем  шул инде. Яңадан барырга ничектер уңайсыз. Өйләре кечкенә аларның, ә гаиләләре ишле. Карале, вокзалда гына кунып булмыймы икән ул?
– Биредә юк, ә менә тимер юл вокзалында була. Былтыр фатир тапканчы минем анда бер төн кунганым булды.
– Анысы кайда соң? Еракмы?
– Юк, ерак түгел, 7 нче трамвай белән берничә тукталыш кына барасы, әйдә, күрсәтәм. Юк, карале, әйдә, бездә генә кунарсың, Чуашстан кызы Халидә кичә үк авылына кайтып китте, аның караваты буш. Тик безнең фатир хуҗабыз бик кырыс әби, син, бүлмәгә кергәч, бүтән чыгып йөрмәссең, яме.
Бар икән дөньяда мәрхәмәтле кешеләр! Мәктәптә Нурия белән алай якыннан аралашмадылар да шикелле, ә ул әнә нинди киң күңелле.

Автовокзалдан ерак та түгел – Париж Коммунасы урамындагы өч катлы иске  агач йортның беренче катында тавык кетәге кебек кечкенә генә бүлмәдә яшиләр  икән Нурияләр. Тар коридордан шыпырт кына уздылар да, бүлмәләренә кереп бикләнделәр. Озак та үтми Нурияне кемдер тәрәзә шакып урамга дәште. Ул, йокла, мине көтмә, диде дә тәрәзә аша гына урамга шылды.
Әй, әллә нинди сәфәр булды ла бу: өн белән төш буталды...

...Имтиханнар бирергә июль ахырында килде Зөлфия. Тулай торакка урнашып алгач, Казан белән танышырга чыгып китте. Көтмәгәндә-уйламаганда трамвайда Нурияләр очрады. Шаулашып-гөрләшеп эштән кайтулары икән.
– Карале, Зөлфия, синең белән бер егет кызыксына бит әле, – дип шаккаттырды кинәт Нурия. – Халидә янына килгәч, минем альбомдагы фотоңны күрде дә, таныштыр да таныштыр, ди. Курыкма, әйбәт егет ул, Халидәнең авылдашы.   КАИда укый. – Аңа кызлар да кушылып, егетне мактарга керештеләр. Үзе чибәр, акыллы, имеш, үзе спортсмен, имеш.
– Ой, кызлар, егетләр кайгысымыни миндә, имтиханнарга әзерләнәсем бар.
Шулай да ул Нуриягә тулай торак адресын әйтте. Университетта консультацияләр башланды. Аннары беренче имтихан. Инша язып, хаталар күп ясадыммы икән инде дип борчылып, бүлмәсенә кайтып керсә, бүлмәдәшләре аны бер егет эзләп килүен, кечкенә генә хат кисәге калдыруын әйтеп шаккаттырдылар. Хат ниндидер таныш булмаган Наилдән иде. Күрешергә теләвен әйткән, «Кольцо»га очрашуга чакырган. Кайсы көнне, сәгать ничәдә, кай җирдә көтәсен дә язган.

...Имтиханын «дүртле»гә тапшыру сөенеченнәнме, кызыксынуы җиңдеме, свиданиегә барырга булды Зөлфия. Запискада язылган урында бер генә роза чәчәге тоткан озын гына буйлы егет басып тора. Башта ул аңа ерактан сынап карап торды. Әллә бармаска, борылып китәргәме дип тә уйлады. Тик кызыксынуы җиңде, барып дәште.

Егет тә дулкынланган иде, беренче мәлдә сөйләшеп китә алмадылар. Чәчәген дә әле бер, әле икенче кулына күчерде. Ялгыш сабагын сындырды да кызарып ук чыкты, аннары аны чүп савытына ташлады. Трамвайга утырып тулай торак ягына киттеләр. «Бәхетле» билет эләккәч, бераз сөйләшеп алдылар да тагын тындылар. Аннары Зөлфия, имтиханнарга әзерләнәсем бар, дип, тиз генә кереп китәргә ашыкты.
Бигрәк җебегән егет булып чыкты ла бу, сөйләшә дә белми, нигә дип очрашуга чакыргандыр, дип уйлады ул Наил турында. Мишәр егетләре бик усал һәм кыю дигән булалар тагын.

...Ул елны Зөлфия университетка керә алмады: 1 балл җитмәде. Ул елларда университетка, институтларга керү бик авыр: бер урынга дүртәр-бишәр кеше иде шул. Классташларына да бәхет елмаймады. Ләкин берничәсе, шул исәптән Зөлфия дә, алдагы елларда хыялларын тормышка ашырдылар. Ә аңынчы кайсы кайда эшләп тордылар. Зөлфия исә бик еракка – классташ кызы белән аларның кунакка кайткан туган тиешле авылдашларына ияреп Урал якларына китеп барды. Тимер юллар төзүдә катнашты ул. БАМ төзелешендә үк эшләмәсәләр дә, ул юлда аның да өлеше бар.

Алар тимер юл тупигында торган вагоннарда яшәделәр. Көндезләре исә полигонда – эштә уза. Бервакыт – кышның салкын бер көнендә көндезге әбәд вакытында конторадан аларга почта китерделәр. Зөлфиягә дә берничә хат бар иде: әти-әнисеннән, дус кызыннан һәм... Наилдән. Хатлар берничә. Ул аларны авылга юллаган, әниләре исә – бирегә. Бер хатны ачты Зөлфия: аннан ниндидер порошок коелды. Икенчесен ачты: тагын порошок. Иптәшләре исә көләләр, сиңа бик кызыклы посылка җибәргәннәр, күчтәнәчтән безгә дә өлеш чыгар әле, диләр.

...Наилләр группасын хәрби лагерьга җибәргән булганнар икән. Өйрәнүләр вакытында бер яшь лейтенант, үзенең пистолеты белән мактанып, «салагалар»га осталыган күрсәтмәкче булган да, якынлашып килүче өлкән командирны күргәч, ялгыш атып җибәргән. Ул «җүләр» пуля Наилнең аягын яралаган – тубык сөяген чәрдәкләгән. Инде берничә ай госпитальдә дәвалана икән. «Уколлар, дарулар белән тәмам туйдырып бетерделәр, хәзер мин аларны эчмим дә инде, тумбочкага җыеп барам, берничәсен сиңа «күчтәнәч» итеп җибәрәм», – дигән.

«Теге вакыт без синең белән җүнләп таныша-сөйләшә дә алмадык, оялуымнан әллә нишләдем мин ул көнне, – дип бик мавыктыргыч башлаган егет хатын. –  Югыйсә андый оялчан да түгел үзем. Әмма нишләптер мин ул көнне сиңа туры карый да алмадым. Бары синең бик тә горур икәнеңне генә аңладым. Мин  сезнең тулай торакка икенче, өченче көнне дә, аннары да килдем, тик сине очрата алмадым. Укулар башлангач, сине университетка  барып эзләп тә карадым, әмма кафедрада быел укырга кабул ителүчеләр арасында андый исем-фамилияле кешенең юклыгын әйттеләр. Димәк, язмышыма язмаган икән, дип, инде килешкән дә идем, беркөнне минем янга  госпитальгә авылдашым Халидә белән синең якташың Нурия дә килгән иде. Ул синең, укырга керә алмагач, каядыр Урал якларына китүеңне әйтте һәм авылыгызның адресын бирде. Һәм менә мин сиңа хат язам. Бәлки, ул миннән бәхетлерәк булыр: сине эзләп табар. Әлбәттә, син инде мине күптән оныткаңсыңдыр да, егетең дә бардыр. Мин җебегән аркасында бигрәк әллә нинди булды бит безнең теге көнге очрашу, истә калырлык та түгел. Алай булса, хатларымны ертып ташла да оныт мине.
Юк-юк, күңел барыбер нәрсәгәдер өметләнә. Кош теле хәтле генә булса да, хәбәр көтеп, Наил».
Чынлап та, Зөлфия ул берничә сәгатьлек очрашуны оныткан  диярлек иде инде, хатларны укыгач, ничектер күңеле кузгалып алды. Инде өч айга якын диярлек госпитальдә ятучы егетне жәлләде һәм хат язып җибәрде. Шуннан ике арада хатлар йөри башлады. Наил дә аның кебек романтик булып чыкты. Хат аша әле кинога «чакыра», әле концертка. Аннары икенче хатында телевизор аша гына караган кинолары турында яза, «синең белән бергә карагач», эчтәлеген бик хәтерләмим дә, ди. Үз чиратында Зөлфия дә аны танцыларга, кинога «чакыра» башлады. Шулай итеп, берничә ай буе бик тә мавыктыргыч итеп хат аша аралашты алар. Соңгы хатларында Наил әле бер тапкыр да яратып карамаган кыз бала өчен бик тә тансык сүзләр дә яза башлады. Мондый сүзләрдән соң җәйгә Казанга кайтып, укырга керергә җыенган Зөлфия очрашу мизгелләрен көннәрне санап көтә башлады.

Шулай итеп җәй җитте, Зөлфия янә Казанга кайтты. Документларын университетка тапшыруга ук ул, алдан килешенгәнчә, Наилнең апалары фатирына китте. (Әле култык таякларында гына йөрү сәбәпле, госпитальдән чыккач, Наил апаларында яши иде.) Кыңгырауга баскач, ишекне шактый ачмый тордылар. Аннары гына бер кыз ачты аны. «Син кем?» – дип сорады да, исемен ишеткәч, башта кызарынып китте, аннары, мыскыллы елмаеп, Зөлфияне Наил яши торган бүлмәгә алып керде. Наил дә, аны күргәч, бер агарып, бер кызарынып алды, күзләрен кая яшерергә белмәде. Зөлфиягә уңайсыз булып китте, күңелендә әле үпкә, әле ачу дулкыннары тибрәнеп алды. Наил бер сүз дә дәшми, аңа карап телсез калган, теге кыз да аларны ялгыз калдырырга ашыкмады. Озакка сузылган паузаны Зөлфия бозды: тиз генә хәл-әхвәл сорашып, күчтәнәчләрен бирде дә, саубуллашу ягын карады. Ишекне япканда гына Наилнең: «Зөлфия, туктале, син дөрес аңламадың», – дигән сүзләре генә  ишетелеп калды.

Бик тә рәнҗеде ул чакта егеткә. Тулай торакка кайтып җиткәнче үрсәләнде.   Наил исә тагын аның авылына хатлар язды, теге көнге күңелсез очрашу өчен гафу сораган, очрашыйк, аңлашыйк дип үтенгән иде. Ә теге кызның авылдашы, мәктәптә укыганда очрашып йөргән кызы булуын, күптән инде араларында берни дә юк икәнлеген, авылдаш кызның ул көнне әниләре җибәргән күчтәнәчләрне генә китерүен язган иде.  
Ләкин киребеткән горурлыгы Наилнең аклануына ышанмады һәм Зөлфия аңа башка хат язмаслык усал итеп җавап язды. Егетем бар, дип тә өстәде.   Араларны шулай кискен өзсә дә, Наил үзенең романтиклыгы, ягымлы хатлары  белән күңелнең бер почмагында урын алган иде инде.

Кызыклы да, мавыктыргыч та студент тормышы башлангач, егетнең образы тоныклана төште, билгеле. Әмма Ходай аларны тагын бер очраштырды әле. Өченче курста укыганда аларның факультеты белән КАИ студентлары арасында дусларча футбол ярышлары булды. Ул ярышта Наил дә катнашты. Матч тәмамланганчы Зөлфиянең күзе егеттә генә булды. Ул да аны күрәдер, күзәтәдер кебек тоелды. Ярышлар тәмамлангач, ул ничек тә егет күзенә чалынырга  тырышты. Менә күзләр очрашты, аларда әллә нинди очкыннар уйнап алды, әмма шулчак егетнең көчле кулларына бер кыз килеп асылынды. Моны күргәч, Зөлфия дә тиз генә үз командаларыннан бер егетне култыклап алды. Шулай итеп, юллар мәңгегә аерылды.
Инде менә бүгенге очрашу. Наилнең аңа инәлеп каравы һаман күз алдыннан китми интектерә, «китмә, кал!» дип ялваруы колагында яңгырый.
Бәлки каласы булгандыр, бер-ике көнгә соңга калып кайтудан дөнья җимерелмәс иде әле, ди кузгалган күңеле. Син нәрсә, җүләрләндеңме әллә, акылыңа кил, син бит ир хатыны, балалар анасы, ди акылы.
Ул юл буе шулай үрсәләнеп кайтты. Азга гына йокымсырап киткән арада  Наилне төшендә дә күрде бугай әле. Әллә юкмы?
Аннары да берничә көн буена әлеге очрашу исенә төшеп, күңелен ярсытып-уйнаклатып куйгалады әле Зөлфиянең. Тел очында исә һаман яшьлек кайтавазы булып бер җыр бөтерелде:
Яшь гомер бер узгач,
Кайтмый ул яңадан...



 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy