Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Тузганак

Тузганак

Җәүдәт Дәрзаман
Җәүдәт Дәрзаман
16 августа 2017
1234 карау
«Исәнме, Рәнис!
Мин язам әле бу хатны. Мин дигәч тә, ул кадәр үк аптырап калма, ярыймы... Элегрәк, өч елдан артык дуслашып та, хат алышырга туры килгәне юк иде бит. Күңелле иде ул көннәр! Көндезләрен эштә, кичләрен исә, кабат очрашуыбызны уйлап, тулай торакка чабам. Ниһаять, зарыгып көтеп алган очрашу. Синсез бер генә минутымны да күз алдыма китерә алмый идем мин.
Ә хәзер менә... Кәгазьнең исеннән үк чамалагансыңдыр, больницадан язам. Бала табу йортыннан. Сизәм, Рәнис, бу юлларга җиткәч, кулларың калтырый башлар. Әмма нихәл итәсең, буласы эш булган, берни эшләр хәлем юк.
Нәрсә дип башымны җуйганмындыр сине күргәч, үзем дә белмим. Беренче караштан ук йөрәгемне үзеңнеке иттең шул. Йөрәгеңне башкага биргәч, башны югалтуы озак түгел, күрәсең...
Кызыбыз бар, Рәнис. Үзең төсле зәп-зәңгәр күзле, үзең кебек сап-сары чәчле...
Кайтып, больницадан гына алып китсәңче. Югыйсә, әни бик борчыла. Бер төн эчендә чәче агарды, мескенемнең... Ана өчен, татар хатыны өчен моннан да оятрак, моннан да хурлыклырак тагын нәрсә бар икән бу дөньяда?! Кемнән-кемнән, миннән көтми иде ул мондый инсафсызлыкны... Алырга гына кайт, Рәнис. Башкасын сорамыйм да, үтенмим дә. Кайтып кына ал син безне, Рәнис, тулай торакка гына илтеп кил. Курыкма, муеныңа сарылмам, артык йөк булып тагылмам.
Гөлия».
 
Авыр махмырдан интеккән башка әйтерсең бер чиләк салкын су койдылар — Рәнис бер мәлгә айнып киткәндәй булды. Нинди бала? Ни яза бу Гөлия? Үз акылындамы ул? Соң, рәтләп очрашмаганнарына елга якын вакыт узды бит инде. Каян дөньяга килгән ди ул бала шул кадәр гомердән соң? Ни башка, ни акылга сыймаслык хәл бит бу. Кайтып кына ал, имеш. Кара син аны, ничек оста каптырмакчы! Кайтып алдыңмы, беттең дип исәплә инде син аны — «бала минеке!» дип, дөньяга шәрран ярып кычкыру белән бер була ич ул. Дөрес, заманында яратыштылар. Бер-берләре өчен җан атып тордылар. Тик узды бит инде ул, онытылды. Рәнис аларны томан артындагы шикелле генә хәтерли. Төптәнрәк уйлап карасаң, беркатлы сабый булган ул, җебек булган. Саф мәхәббәт, изге хисләр, имеш... Булган — беткән! Хәзер ул ирекле кош! Теләгән җиргә барасың, теләгән нәфисне кочасың. Үзең бара алмасаң, дуслар бар — смена бетүгә, юыналар-киенәлер дә, фәрештәдәй чибәрләрне ияртеп, туп-туры бүлмәгә килеп керәләр.

Әлеге фикергә куәт биргәндәй, тавышына төелә-төелә, ишектәге кыңгырау чылтырады. Рәнис беравык югалып калды. Хатны кая яшерергә белми кабаланып, каударланып, бүлмәнең бер башыннан икенче башына узды, әмма нәрсә эшләргә теләгәнен үзе дә аңламады. Урталай бөкләнгән хатны кулына тоткан килёш, ишектәге «күз»гә текәлде һәм җиңел сулап куйды: анда ахирие Хәмзә басып тора иде.
— Нәрсә аягүрә йоклап йөрисең, ахир, —- диде ул ишектән керешли, — әллә кичә ныграк «ашап» ташлагансың инде? Ишек ачарлык та хәлең калмаган...
Рәнис, башына гайре табигый каза килгән бер мескен кыяфәт белән, Хәмзәгә текәлде.
— Менә, Гөлиядән...
 
Хәмзәнең һәрвакыт кызлар һушын китерә торган кара кашлары башта гаҗәпсенеп дугаланды — гүя ике җәя, актык чигенә кадәр киерелеп, күзгә күренмәгән дошманга пар ук җибәрергә әзерләнде. Аннан соң ул җәяләр салмак кына язылып турайды, икегә сынып, кирегә бөгелде — алар астындагы чем-кара күзләрдә дәһшәтле ут чаткылары чагылып узды. Мыскыллы бер кыяфәт алган иреннәр көтмәгәндә кинәт ерылып, җәелеп китте. ХәмЗә шаркылдап көлеп җибәрде:
— Вот дает! Ишетмәсәң ишет, колагың булса тишек! На самом деле, әллә ычкына башлаганмы бу Гөлия? Бала, имеш. Кайтып ал, имеш. Ха-ха-ха!!! Комедия, билләһи! Синең белән шуры-му-ры уйнаганда әнисен уйлады микән соң ул? Ә хәзер әнисе исенә төшкән, чүбек баш!
— Шул-шул менә... Рәнисе исенә төшкән.
 
Рәнискә гаҗәпләнеп, беркатлы сабыйга карагандай карады Хәмзә.
— Син нәрсә, әллә шуны да аңламыйсыңмы? Алимент кирәк. Шуның өчен язган да. Заводта аны кем белән йөри дип беләләр? Синең белән! Баланы кемнеке дип уйлаячаклар? Әлбәттә, синеке дип! Башы эшли Гөлиянең. Аптырама, туган, минем баштан кичкән хәлләр бу. Законнар бүтән хәзер. Өч шаһит белән ирләрнең башын ашый торган заманнар үтү-үт! Ә бу хатны хәзер үк яндыр.
 
Дустының катгый сүзләреннән Рәнискә яңадан җан кергәндәй булды. Ул, кесәсеннән зажигалкасын чыгарып, хатның бер почмагына ут элдерергә азапланды. Әмма күз яшьләре белән сугарылган кәгазь тиз генә янып китәргә ашыкмады. Ул үзен кабат-кабат укып чыгуларын, һәр сүзнең асылына төшенүләрен тели иде, күрәсең.
 
— Их, син, пограничник!—дип үчекләде Хәмзә. — Кая, китер әле үземә.
Һәм ялвару катыш мәхәббәт тулы сүзләр зәңгәрсу-кызыл ялкынга уралды. Кара күмер хәленә килгән хат, минут эчендә суынып, көллектәге кып-кызыл иннеккә буялган затлы сигарет төпчекләре арасында югалып калды.
— Ярар, арыш боламыгы кебек оеп торма, — диде Хәмзә, берни булмагандай коры гына. — Бүген хатын икенче сменага бара. Җанияләр белән сугылып чыгуыбыз да бик ихтимал. Анда-монда чыгып югалма, диюем.
 
Рәнис аның нигә кергәнлеген болай да яхшы белә. Беренче генә килүләре түгел. Күнегелгән. Тик бүген аның миендәге ниндидер бер күзәнәге моңа каршы иде. Хаттагы хәбәрдән соң уянган иде бугай ул күзәнәк.
 
Рәнисне биш бармагы кебек белгән Хәмзә дә ул үзгәрешне тиз абайлады.
— Кичен өчәү килербез. Хәстәрен күрә тор!
 
Хәмзә чыгып китте. Рәнис, үз-үзенә урын табалмыйча бүлмә буйлап әрле-бирле йөренде, йөренде дә, арыш тутырган капчык шикелле гөрселдәп, диванга ауды. Бүген аның ял көне, эшкә барасы юк иде.
 
Кичен, нәкъ сөйләшкән вакытка, ике яктан ике кызны култыклап, Хәмзә килеп керде. Юлда кызыклы гына әңгәмә корып җибәргәннәрдер, күрәсең, ул, кызларның рәхәтләнеп көлүләренә кәефе килеп, ата күгәрчен шикелле гөлдерәпме гөлдери иде.
— Йә, дускай, каршыла фәрештәләрне!
— Узыгыз, әйдә, узыгыз. Сезгә миннән һәрвакыт якты чырай, такта чәй булыр, — диде Рәнис, шат күренергә тырышып.
— Чәйнең дә ниндие диген әле — биш йолдызлысы!
 
Хәмзә, артистларча бер җитезлек белән, Валяның букчасыннан ике шешә коньяк тартып чыгарды һәм, зур эш башкарган горур кыяфәт белән, аларны дыңк иттереп өстәлгә утыртты.
 
Аннан соң, йөзенә олы хата җибәргәндә генә була торган уңайсызлану галәмәтләре чыгарып, өстәп куйды:
— Гафу итегез, туташлар, мин сезне таныштырырга онытканмын бит! Бу туташ — Ирина ханым булыр. Хуҗа белән таныштырыйм, — дип артистланды Хәмзә.— Рәнис Фаил углы Тарханов! Байлар фамилиясе, ягъни мәсәлән. Шәп#*ңгырый бит, ә, Ирина ханым?
 
«Тархан» сүзенең мәгънәсен белмәсә дә:
— Гаҗәеп!—дигән булды Ирина, чытлыкланып.
 
Валя белән Ира альбом актарып утырган арада Рәнис белән Хәмзә табын әзерләде. Суыткычтан кыяр, кыяклы суган ише ризыклар чыгып, өстәлгә кунаклады.
Биш йолдызлы «чәй»дән авыз иткәч, барысының да кәефе күтәрелеп, күңелләре хушланып китте. Кызлар исеменә берсеннән-берсе куәтлерәк мәдхияләр ява башлады.
Эчелгән хәмер баштарак итагатьле генә утырган кунакларның башына тәмам йөгердеме — Ирина юк кына сүздән дә кычкырып көлә, җае чыкса-чыкмасә Хәмзәгә елыша, кирәксә-кирәкмәсә күз кыса башлады.
 
Табындагылар тәмам кызып җиткәндә генә ут сүнде.
— Бөке янды, җәмәгать! Кичәне утсыз гына дәвам итәргә туры килер, — диде Рәнис пошынып. Чынында исә ул ут сүнүнең сәбәбен яхшы белә — алдан көйләп куелган иде.
 
Күзләр караңгыга тиз ияләште — тәрәзәдән сирпелгән зәңгәр неон яктысы ниндидер серлелек бөрки, күңелләрне кытыклый, аларга үзенә бертөрле вәсвәсә салып тора иде.
 
Рәнис, тиз генә магнитофон тасмасын алыштырып, ниндидер ультра-европача музыка җибәрде. Биегән кызлар һәм егетләр өстеннән музыка ритмына берәм-берәм өс киемнәре оча башлады. Шашынып биегән ярымшәрә гәүдәләр әле бүлмәнең аргы почмагына узып, караңгылыкта эреп югалды, әле тәрәзә пәрдәсе аша саркылып кергән неон нурларына эләгеп, мәрмәр төскә кергән таза балтырлар, тулы күкрәкләр, сыгылмалы билләр шәйләнеп калды. Эшләп сөялләнгән куллар әрсезләнеп, тыелгысыз дәрт ташып торган кайнар тән буйлап шуышты. Иреннәр әле иреннәргә сарышты, әле муеннарны, күкрәкләрне шашынып үпте. Хәмер пары белән затлы хушбуй исенә исергән хисләргә тулы ирек иде биредә. Муеннарны пешергән кайнар сулыш, дәрт белән пышылдап әйтелгән наз сүзләре — барысы бергә буталып, караңгылыкта югалып эри барды: ул назлар да, иркәләнүләр дә, дәрья шикелле ургыган яшьлек дәрте дә — барысы да исерек иде шул. Таң туып, йокыдан уянгач, бу хәлләрне алар инде томан артында гына хәтерләрләр, бәлки бөтенләй хәтерләмәсләр дә. Төнге җәннәт, чамасыз баш авыртуына күчеп, җәһәннәмгә әверелер. Теләсә ничек салып ташланган эчке киемнәр кызларның сылу гәүдәләрен мут күзләрдән кабат яшерер.
Әмма... Ялгыш ычкынган сүз секунд эчендә бу рәхәтлек дөньясын челпәрәмә китерде.
— Нинди Гөлия булыйм мин сиңа, салам баш?! Теләсәң ничек кабыз утыңны. Китәм мин моннан!
 
Ак димәде Рәнис, кара димәде. Мыштым гына торып, ванна бүлмәсеннән халатын киеп чыкты. «Югалган» контакт тиз табылды. Валя, туп шикелле йомры артын уйнатып, түргә узды һәм кабалана-кабалана киенә башлады. Эш болайга киткәч, Ирина да торып киенергә кереште — ике ир-егет арасында берүзе калганны иренә ирештерсәләр...
 
Әнә шулай һич көтмәгәндә Рәниснең төнге җәннәте таң атмас борын ук җәһәннәмгә әверелде. Каян теленә килеп керде бит бу Гөлиясе дә, чәнчелгере! Шул тузга язмаган хаты белән башын әйләндерде бит.
Икенче көнне Рәнис эшкә бармады.
Үз гомерендә беренче тапкыр күрәләтә эш калдыра ул. Эшлисе килми аның бүген, һәм вәссәлам! Гадәтенчә олы бокалны тутырып куе чәй эчте дә кабат йокларга ятты. Бүтән көннәрне башы мендәргә тимәс борын ук эреп китә торган иде, бүген күзенә йокы кермәде. Уң ягына ятып карады Рәнис, сул ягына борылып карады. Әмма юкка. Хәтерендә һаман Гөлиядән килгән әлеге хат бөтерелә иде.
 
... Рәнис белән Гөлия көтмәгәндә, уйламаганда дигәндәй, Октябрь бәйрәме көнне демонстрация вакытында очраштылар.
— Гөлия?!
 
Гөлия, таныш тавышны ишетеп, эчтән сискәнеп куйса да, тыштан сиздермәскә тырышты:
— Туганнан бирле Гөлия мин. Әле ничек «Сәвия» дип дәшмәдең. 'Барысы да яңа баштан башланып киткән булыр иде...
— Туктале, Гөлия, начар сабан шикелле кирегә сукалама син.
— Уңайга сукалый торганнарын тапкансың дип ишеттем. Әле киресе дә кирәктемени?
 
Рәниснең тиз генә бирешер исәбе юк иде.
— Чыгымлама инде, Гөлия...
— Чыгымларга, чыгымчы тай түгел мин сиңа, Рәнис. Юкка сүз озайтып тормыйк. Бар,
— Аның белән минем арада алай берни дә юк, Гөлия. Әйдәле, төртми-чәнечми генә сөйләшик әле бер...
— Тынычлана башлаган күнелләрне кабат кузгатмыйк. Сөйләшәсе сүзләр сөйләшеп беткән инде безнең, Рәнис...
 
Рәнис сүзне һаман да үз эзенә төшерергә тырышып, Гөлиянең күзләренә тутырып карады да моңлы күкрәк тавышы белән җырлап җибәрде:
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр..,
 
Диңгез кояшыдай якты күз карашы, күңел түрләренә үтеп, күңелләрне тетрәндерә торган шушы якты моң Гөлиянең Рәнис-кә булган бөтен үпкә хисләрен юып төшергәндәй булды. Үзен күрмәгәндә суыныр, онытыр сыман тоелса да, янәшәсенә килеп баскач, сөюдән гаҗиз, мәхәббәттән чарасыз калган иде кыз.
 
Егет моны күрде, һәм аның башыннан бер уй яшьнәп узды.
— Мин сине бик сагындым, Гөлия...
— Мин дә бик сагындым да бит, Рәнис...
— Әйдә, килешик, ә?
— Килешик дип... Ачуланышмадык ла без...
— Соң, шулай булгач?
— Барыбер. Хыянәтне күтәрә алмыйм мин, Рәнис.
— Безнең арада хыянәт юк, Гөлия. Ихлас әгәр!
— Ярый ла шулай булса...
 
Рәнис, кызга сулыш алырга да бирмичә, «һөҗүм»не дәвам итте:
— Шулай, Гөлия. Син бер дә икеләнмә. Әле без киләчәктә шундый иттереп яшәрбез синең белән...
Гөлия күңелсез генә елмаеп куйды:
— Ай-Һай, күреп булыр микән ул көннәрне?
— Булыр, Гөлиякәй, ник булмасын! Ә бүген без синең белән кунакка барабыз.
— Нинди кунак, кемгә?
— Авылдашларга инде, Хәмзәләргә. «Барысы да парлы-пар-лы, син генә моңлы-зарлы. Парлылар арасына ялгыз кеше чакыру килешми инде килешүен. Авылдаш булганың өчен генә чакырам»,— дигән иде. Менә, ходаның рәхмәте белән без дә парлы булдык.
 
Үзенең ниндидер ялгыш адымга баруын бөтен йөрәге, бөтен күңеле белән сизенсә дә аякларын тыңлата алмады Гөлия — алар кызның йөрәк хисләренә буйсынып, Рәнис янәшәсеннән баруларын дәвам иттеләр.
 
Хәмзәләрдә яшьләрне бик җылы каршыладылар. Табын төн урталарына кадәр дәвам итте.
 
Ниһаять кунаклар таралыша башлады. Гөлия үз торакларына китмәкче иде дә, Рәнис аны ялгызын гына җибәрергә теләмәде.
— Үзем озатып куям. Безгә кереп, перчаткаларны гына алып чыгыйк та...    
Гөлия, аны-моны абайламастан, егет белән китте. Аның тизрәк ятып йоклыйсы, бөтен гәүдәсен баса башлаган сәер авырлыктан тизрәк котыласы килә иде. Рәнис кабалана-каба-лана квартирасының ишеген ачты. Алар эчкә узуга, инглиз йозагының кабат шылт итеп бикләнгәне ишетелде. Кабынган ут берничә минут тәрәзәдән урамга яктылык сирпеп торды да кабат сүнде.
 
Иртән уянгач, Гөлия, күз яшьләренә төелеп, тышы каралып беткән мендәргә капланды. Кичәге көн узган, инде яңасы башланган иде. Кулларыннан килсә ул көнне кире кайтарып, вакыйгаларны башкачарак борыр, иртәгесен йокыдан Рәнис янында түгел, үз торагында уяныр иде. Әмма моңа кадәр беркемнең дә үткәнен кире кайтарырлык куәткә ия булганы юк шул әле. Әнә, янәшәсендә, берни булмагандай тигез сулап, Рәнис йоклап ята. Йомылыр-йомылмас калган иреннәре менә-менә елмаеп җибәрерләр сыман. Берни дә булмаган шикелле... һай, шулай гына булсачы! Ләкин ул булган, һәм әле, кем белә, үзенең булганлыгын, барлыгын озак еллар хәтергә төшереп торыр...
 
Күзләрен ачмый ятса да, Рәнис күптәннән уянган иде. һәм ул (моңа хәтта үзе дә гаҗәпләнде!) Гөлиягә карата бернинди дә җылы хисләре калмаганлыгын абайлады. Ә төнлә пышылдаган утлы сүзләре, баш югалтырдай булып, шашынып үбүләре, кызны яулап алулары — барысы да күптән чынга ашыра алмыйча йөргән морадына ирешү өчен генә булган, күрәсең... Әмма моны кызның үзенә һич кенә дә сиздерергә ярамый иде. Әйдә, ышансын, ярата дип белсен.
 
Гөлия, үз шәүләсеннән үзе оялып, киенде, тиз генә юынып чыкты да Рәнис янына килде.
— Ни эшләдек без, Рәнис?! Алга таба ни булыр?
Рәнис, кулларыннан тотып, аны кабат ятагына тартты.
— Борчылма, җаным,— диде ул, аның күз яшьләре юган тозлы яңакларыннан үбеп.— Алга таба да без шушылай бергә булырбыз. Иртәгә яныңа мин үзем килермен, ярыймы?
 
Мең төрле ут өермәсендә берүзе калган Гөлия, ниндидер бер билгесезлек томанына уралып, үз торакларына кайтып китте.
 
Ә Рәнис килмәде. Икенче көнне дә. Башкаларында да. Бүтән беркайчан да...
Төннәрнең берендә Гөлия гәүдәсенә таралган сәер дулкыннан уянды. Балага җан иңгән иде...
 
Гөлиянең ике булыр вакытлары, көнләп түгел, сәгатьләп якынлашты. Нидер эшләргә, ниндидер ныклы карарга килергә кирәк иде. Әмма ни эшләсен соң ул? Нинди карарга килә алсын? һич югы, врачка күренергә, башка аналар шикелле ялга чыгарга, туачак баланың киләчәген кайгырта башларга кирәк иде дә бит... Юк, алай эшли алмады, кеше сүзеннән курыкты Гөлия. Биләүгә биләнгән ояты итәгенә менгәнче кадәр генә булса да алардан котылырга тырышты. Ә алда бары тик санаулы көннәр генә калып бара.
 
Гөлия, кирәк-яракларын, өс-киемнәрен чемоданына тутырды да автовокзалга юнәлде, һәм автобус, биш сәгать дигәндә, дөньяның бу бәхетсез бәндәсен туган нигезенә, сугышта аягын, әллә никадәр канын, саулыгын, ярты җанын югалткан холыксыз Харрас абзый белән авыр сугыш елларында ирләр күтәрмәгәнне күтәреп, өч кешелек эшне бер үзе эшләп, инде ватылган, таушалган Зөләйха апа янына кайтарып җиткерде. Өйгә елмаеп, элеккечә шаян сүзләр белән керде Гөлия.
 
Зөләйха апаның гына йөрәге жу итте:
— Ни ултара, ни пултара, дигәндәй, атна уртасында ничек кайтасы иттең, кызым?
— Нигәдер  сезне бик сагындым, әни.    Берничә көн отгулым бар иде. Шуларны алдым да кайтып төштем әле менә.
 
Монысын дөрес әйтте Гөлия. Дүрт көн отгулын алып кайтты ул авылга, һәм дүрт көннең дүртесендә дә җимертеп әнисенә булышып йөрде. Ялт иттереп өйне җыештырып чыгар-цы, әнисенең куллары җитми йөргән керләрне юып киптерде, эларны үтүкләп, тәртипләп, шифоньер тартмаларына тутырды. <ыр кадәр бакчаның бәрәңге төпләрен өеп чыкты. Кызының уңганлыгына, булганлыгына сокланып туялмады Зөләйха апа. Э менә башкаларда ике-өч айда да беленә торган үзгәрешне (3 кызында шушы сәгатьләрдә дә күрмәде ул, күз карасының >чендә нинди утлар янганын абайламады.
 
Зөләйха апа кызының өзгәләнеп уфылдавыннан, авыр ың-ырашуыннан уянып китте. Уянды да, каушап, каударланып, ут сабызгыч төймәсен табалмый аптырады. Гөлия, сабый бала-1ар сыман бөгәрләнеп, эчен тоткан да, кычкырып җибәрмәс >чен, кан чыгарлык итеп аскы иренен тешләгән.
— Ниләр генә булды тагын, балакаем?
— Эчем,  әни бәгърем, эчем... Җаным... җаным чыксын... иде дә бит... хәзер...
— Ни сөйлисең, балам? Нинди җан турында сөйлисең син? Харрас, Харрас, дим! Тор әле тизрәк. Гөлиянең хәле начар.
Мин фильшерне алып килим.
 
Гөлиянең кыяфәтенә карауга ук хәлне аңлады фельдшер Маруся. Тик ни дип әйтергә генә белмәде.
— Ашыгыч ярдәм кирәк, Зөләйха апа.
— Бигрәк җиде төн уртасы бит. Укол-мазар белән генә булмыймы соң?
— Булмый, Зөләйха апа. Сезнең... Сезнең...
— Әйтсәң, тизрәк әйт, Маруся, зинһар җанымны суырма!
Харрас абзый, бер генә минутка чыгып торсаңчы.
 
Харрас абзый, култык таякларына таянып, ишек алдына титаклады.
 
— Син белмәдең мени, Зөләйха апа?
— Нәрсәне?
— Кызыңның тулгагы башланган, аңлыйсыңмы?
 
Башына таяк белән ордылар мыни, Зөләйха апа миңгерәп, күз аллары караңгыланып китте.
— Ни сөйлисең син, Маруся? Нинди тулгак?
— Бәби тулгагы, Зөләйха апа. Син күз-колак бул, ә мин телефонга йөгердем.
 
Тик фельдшер телефонга йөгерергә өлгерми калды. Көтелмәгән бу хәбәр Зөләйха апага аяз көндә яшен сугу белән бер иде. Ул, кинәт башы әйләнеп, идәнгә ауды. Гөрселдәгән тавышка, Харрас абзый кергәндә, фельдшер Зөләйхага укол ясый иде.
 
— Харрас абзый, син сеңелне дә, апаны да күздән ычкындырма. Ә мин телефонга йөгердем.
 
Ярты сәгать дигәндә район үзәгеннән ашыгыч ярдәм машинасы килеп тә җитте. Зөләйха апаның үз хәле хәл булганга, авыруны Маруся үзе озата барырга булды. Икенче көнне иртән район үзәгеннән автобус белән кайтты ул. Медпунктка тукталып та тормастан, туры Зөләйха апаларга керде. Харрас абзый ишек алды җыештырып йөри иде.
 
— Хәерле иртә, Харрас абзый!
— Хәерлесен дә, хәерсезен дә белгән юк әле, Маруся. Апаң һаман урын өстендә. Төн буена бер авыз сүз дәшмәде. Кызга ни булган да, минем пыркарурга ни булган?
 
Маруся сүзсез калды. Ни дип әйтсен ул язмыш тарафыннан болай да кирәгеннән артык рәнҗетелгән бу абзыйга? Сөенче, Харрас абзый, оныгыгыз, кечкенә кызыгыз бар, дисенме?
— Куркыныч нәрсә юк, Харрас абзый, бары да яхшы булыр...
 
Марусяны ишектә күрүгә, Зөләйха апа бөтенләй өнсез калды. Туу хәбәрен ишетү аңа үлем хәбәреннән дә авыррак иде, бугай... Ниһаять, ул үзен кулга алды.
— Йә, Маруся, инде нинди яңалык белән сөендерәсең?
— Кызыгыз бар, Зөләйха апа, бик авырдан туды, үлгәннән генә алып калдылар.
— Йа рабби, ни йөзләрем белән кеше күзләренә күренермен?! Кайларга гына куярмын хурлыкларын?! Кайтып керүгә, бәрепләр генә үтерер инде Харрас ..
 
Күңелендә әллә нинди канатлы сүзләр уралса да, шуларның ник берсен тел тибрәтеп әйтә алсын Маруся. Зөләйха апаның үз хәле хәл, кеше сүзен тыңлаудан узган иде.
 
Маруся артыннан ук өйгә кергән Харрас абзый, ишек яңагына сөялеп, нәрсә сөйли соң болар, дигән бер гаҗәпсенү белән, хәрәкәтсез калды. Хәсрәт ачыларының әле мондыен да татырга язган икән бит аңа... Оныклары бар икән ләбаса... Мизгел эчендә Харрас абзыйның күңелендә гарасат актарылгандай булды. Гомер буе аяклар өчен дә эшләп, тоташ мускулларга әверелгән егәрле куллар чытырдатып култык таякларын кысты. Тел очында зәһәр сүзләр бөтерелде. «Син, син генә җиттең баланың башына! Син иркәләдең, ни теләсә, шуңа син генә юл куйдың! Менә җый инде хәзер җимешләрен!!!» Шулай дип, култык таякларын хатыны өстенә томырасы килде аның. Әмма боларның барыннан да өстенрәк көч аны бу адымнан тыеп калды.
 
Харрас абзый, сызлаган тешләрен кысып була да, түзде, күңелендә дулаган гарасат ташкынын иреккә чыгармады.
 
— Ярар, Зөләйха,— диде ул, тыныч күренергә тырышып. — Баш ярылып, күз чыкмаган. Ул кадәр бетеренмик әле. Онык туган бит дөньяга. Туу — үлем түгел. Кабер казырга кирәкми. Җыенырга да бала табу йортына барырга кирәк...
 
Фельдшер Маруся җиңел сулап куйды. Харрас абзый булып, Харрас абзыйдан да мондый сүзләр чыккач, Зөләйха апа аһ-ваһ килүдән ерак китәлмәс. Тагын бер уколдан төшкә кадәр үк аякка басачак ул. Һәм чыннан да, берничә сәгатьтән Зөләйха апа кызы янына барырга җыена иде инде.

Гөлия җавап белән озак көттермәде. Калтыранган хәлсез куллары белән бер генә җөмлә язган иде ул.

«Әни, бәгърем, булдыра алсаң гафу ит.
Гөлия».

фото: https://pixabay.com/

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy