Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Чалы кошы

Чалы кошы

Асия Юнысова
Асия Юнысова
08 августа 2017
2012 карау
 
Әллә ничә язганым бар инде – мин мунчага барган саен язарыма азык табам. Бу юлы да «кармагымдагы җим» әҗерле булыр кебек. Мунча ул шундый урын, анда тәннәр генә түгел, җаннар да язылып китә. Янәшә сәкедә мунчаның бөтен тәмен, ләззәтен белеп бер ханым юына. Кустодиев картиналарындагы хатын-кызларга охшатам аны. Тулы, тыгыз тәнле, хәтта бераз тазарак та дияр идем әле. Су белән юылып төшми торган матурлык иясе дә әле ул. Сөйләшә-сөйләшә юынабыз. Мунчада кеше аз. Иркенәергә берәү дә комачауламый. Сөйләшергә дә җайлы икән үзе белән. Безнең сүзләр акрын-акрын гына юнәлешен таба. Һаман да шул хатын-кыз язмышы....

Ул ханым Әнисә исемле икән. Сөйләшеп бетмәгән сүзләрне дәвам итәр өчен тагын бер очрашасы иде дә бит. Адресын әйтергә ашыкмый. «Монда сөйләшкән монда калсын инде, – дип, түгәрәкләп куясы килә яңа танышымның. – Аннары өсти тагын: – Минем тормышны китап итеп язарлык ул». Яза да башлаган идем инде. Улым үлгәч ташладым. Кемгә кирәк минем язмаларым. Югыйсә өч дәфтәр иде.

Мин Әнисәне киенү бүлмәсенә озата чыгам. Киткәндә колагыма пышылдап кына адресын әйтә. Мин ул адресны юл буе яттан кабатлыйм. Оныта күрмим тагын. Эзләп йөрерсең аннан шәһәр джунглиларында! Бәлки, чын адресын әйтмәгәндер дә әле.

Ике атналап узгач, киттем хәтердәге адрес буенча Әнисәне юллап. Алдамаган икән. Фәлән йөзләгән квартиралы, дистәдән артык катлы йортта яши икән. Ишек шунда ук ачылды. Әнисәне «сюрприз» каушатмады.

– Сорамый да ачасың! Мине таныйсыңмы, ичмасам?

– Таныдым.

Кухняга узабыз. Бер мәл фатирдагы чисталыкка, тәртипкә шаккатып торам. Февраль бураннары басылып та җитмәгән, инде Әнисәнең тәрәзәләре, без язга әзер дигәндәй, көлеп тора. Сөйләшә башлаганчы беренче җөмләм дә шуңа күрә сәеррәк яңгырый: «Кем юа бу тәрәзәләрне?» Әнисә елмаеп кына куя: «Үзем. Тумбочка белән плитә өстенә куна тактасын куям да менеп басам. Әни мине чисталыкка, эшкә өйрәтте. Ишекне бикләп куеп идән юдыра торган иде».

Хуш. Әнисә газ плитәсенә терәлгән пенал шкафтан үрелеп кенә фотолар тартып чыгара. Ул шулар ярдәмендә сөйләшүгә документаль төсмер бирмәкче. Югыйсә минем кебек хисле журналист өчен иң дәлилле документ кешенең күзләре инде ул. Әнисәнең яшькелт-зәңгәр күзләре шундый да көләч, шундый да ышаныч белән карыйлар.

«...Менә монда миңа 7 яшь...» Чаялыгы чәчрәп торган курчак кебек матур кыз баладан күземне ала алмыйм. Чалы кошы! Үзеннән-үзе әсәр каһарманы Фәридә белән чагыштырам икән. «Җиткән кыз булып өлгергәч, миңа да, шул Фәридәгә кебек, дәшеп кала торганнар иде: Гөлбәшикәр! Ә мин ул чагында Фәридәне белмим әле. Тик шулай да, күңелем булып, чытлыкланып көлә торган идем. Төрек язучысының ул әсәрен ун тапкыр гына укыганмындыр. Киносын да күп карадым. Чытлыклану юньлегә китерми лә ул. – Әйе шул, дип кисәткәндәй, Әнисәнең култык таяклары дөбердәп идәнгә төшеп китә. – Хәер, минем бер гаебем дә юк. Булса да, әни кушканны тиз генә үтәп кайтырга тырышу гына булгандыр... Миңниса белән Шәмсивәлинең матур кызына күз генә тиде, дигәннәр ул чагында».

Кибеттән йөгереп кайтып килгән җиде яшьлек кыз бала колонка янында су сибешеп уйнаган дус кызлары янында туктап су эчмәкче... Иренен салкын суга тидерәм дип иелгән Әнисә өстенә самосвал менгәнен абайламый да кала. Шифаханәдә аңына килгәндә инде кызның сул аягы бот төбеннән киселгән. Аяк очында ике абыйсы елашып утыралар. «Әни ник елыйлар алар?» Әни кеше еламый. Әле кызын да кисәтә: «Еласаң, өйгә алып кайтмыйм!» Юк-юк, елый була ди мени! Әнисә үзләренең подвалдагы 16 квадрат метрлы «өйләрен» шундый сагынды. Еламый ул! Кайтсыннар гына өйгә! Быел укырга керә бит әле ул. Өч атнадан мәктәпкә барасы.

Әнисәнең мәктәпкә ничек йөрисе инде хәл ителгән. Беренче елны әнисе кызын көн дә үзе күтәреп илтә. Аннары ике абый сеңелләрен кулдан да төшермиләр. Аннарыдан ары аннарыда – ике култык таягы! Сак кына сорап куям: «Култык таяклары да туза торгандыр ул?» «Елга өчәрдән санасаң, 150 пар таяк тузгандыр». Таяк! Аяк! Ә аяк киемнәренең сыңары кая китеп бара торган иде?

​ Ия табылды аларга. Первомайская урамында бер апа бар иде. Аяк киеме үлчәме туры килә. Аның уң аягы юк иде. Шул килеш тә, җирдә үрмәләп, яшелчә кәлшәләре үстереп сата торган иде. Ике улына квартира сатып алды, бахыр. Үзе җир идәнле фатирда яшәде. Әллә нинди сукыр мәхәббәт белән яратты ул балаларын. Мәрхүмә булды инде. Соңгы ун елда туфлиләремнең сыңарлары заяга аунап ята. Мин бит яшь чагында 12 шәр см үкчәле туфлиләр дә кидем. Сез ни, уйламагыз мине боегып кына утыргандыр дип, Горький паркына иптәш кызлар белән танцыларга да бара идем әле мин. 12 кыз гел бергә йөрдек. Биемәсәм ни, бүтәннәр биегәнен карап тора идем. Ресторанга барганда да үзләреннән калдырмадылар. «Бусы ни дип килгән инде монда? – дигәннәрен дә ишетеп калырга туры килгәләде. – Әле генә көләч күзләрне томан сара. – Кеше төсле буласы, чын кеше буласы бик килә бит ул.
 – Тик кешеләргә бүтәннәрдән ким түгеллегемне аңлата алмый йөдәгән чаклар булгалады шул...

– Мәктәп еллары, аяу белмәс сыйныфташлар хакында әйтүеңме?

– Юк ла инде. Сыйныфташлар мине лидер итеп таныды. Мәктәпкә килүгә билгә бәйләп куела торган протезны (башта протез кигереп караганнар иде) почмакка сөяп куям да, авыр чөнки, сыңар аякта титаклый торган идем. Аннары гел култык таяклары белән генә йөрдем. Такта янына да чыгам, кеше рәтеннән линейкада да басып торам. Сынатырга ярамый, мин бит отряд советы председателе! Тик бер үкенеч – мине бер мәртәбә дә пионер лагерена алмадылар. Бик тә, бик тә Артекка барасым килгән иде. Диңгезне күрәсем... Рәхмәт әтигә, ул мине йөзәргә өйрәтте. Йөри алмасаң, йөзәрсең, диде. Минем хакка Идел буенда, качып-посып, бакча өе салдылар. Ә бердән бер көнне поездга утырдым да Одессага китеп бардым – диңгезгә! Миңа 14 яшь иде ул чагында. Әти-әни тыймады. Югалмасыма ышаналар иде. Аннары диңгезгә ел саен йөрдем. Чиратымны ике тәүлек көтеп утырсам утырам, фәкать кунакханәдә генә яшим. Мин – подвалдан якты дөньяга чыккан кыз – шул рәвешле шаһзадә сыман яшәп ала торган идем. Акча бар – әни белән шәл бәйли торган идек кыш буе.

– Туй фотосы түгелме? Кәләш син бит! Ә кияү кем?

– Шыгырдан егете. Вагыйзь исемле. «Аромат» фабрикасында баш икътисадчы иде ул. Ә мин – студент. 20 яшемдә бардым аңа. Яратып өйләнде. Ни гаҗәп, әти-әнисе дә каршы килмәделәр. 16 квадрат метрлы фатирыбызның бер почмагында чаршау корып яши башладык. Улыбыз Руслан туды. Мин университетны ташлап, автовокзалда билет сата башладым. Тик менә фатир мәсьәләсе... Тәвәккәлләп, Терешкова янына бардым. Шулай итеп, безнең яшь гаилә фатирлы булды. Әйбәт кенә яшәп ятканда ирем кунарга кайтмады.Хыянәт! Мин фатирны аңа калдырып, улым белән, подвалга кайттым. Горур идем, кичерә алмадым. Иң авыры бу түгел!

Иң авырын да татыган икән шул Әнисәкәй. Эштән арып-талып кайтып килгән Әнисәне күршесе ХӘБӘР! белән каршылый: «Тизрәк кыймылда! Анда улыңны «КАМАЗ» таптады! Аякларын кисәргә алып киттеләр!» Русланга да 7 яшь иде. Аһ балакаем! Минем язмышымны кабатлыйсың! Шушы уй башыннан сызылып үтүгә Әнисә һушын югалта. Дүрт айлык көмәнен дә... Икенче ире кайгы кергән йорттан китү ягын карый. Югыйсә, Әнисәнең ризалыгын озак яулап өйләнгән була да бит. Ир-атлар кайгыларга чыдамый шул ул. «Шөкер, улымның аякларын сакладылар, бераз кыскарак кына булып калдылар. Гаҗәп акыллы, гаҗәп тәүфыйклы улым гомерсез булып чыкты. Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган иде. 33 яшендә авырып үлде. Улым артыннан берәм-берәм әти белән әни дә китеп бардылар. Шул көннән бирле мин намазда. Ходай Тәгаләдән сабырлык сорыйм. Әти белән әнине тәрбияли, кадерли алганыма бик сөенәм. Абыйларның да берсе иртә вафат булды, икенчесе бүтән кавем белән кушылып, безнеке булудан туктады. «Ярый әле, кызым, син бар, ярый әле теге вакытта үлмәгәнсең», – ди торган иде әти».

Олы яшьтәге авыруны карау сәламәт кешегә дә җиңел түгел. Җитмәсә, кабаланып йөргәндә абынып китеп, Әнисә сыңар аягын да сындыра. Ул чагында ничек тернәкләнгәндер? Әмма аякны сындырудан курку калган. «Кибетләрдә йөргәндә куркам. Анда гел идән юып торалар. Таягым таеп китәр дә, егылып, аягымны сындырырмын кебек».

Мин бер мизгелгә дөньяга Әнисә күзләре белән карап алам. Әнә урамга яңа кар яуган. Әнисә карны түгел, янәшә барган аяк эзләрен күрә. Әнә, берәү баласын иңенә утырткан. Әнисә, бер мәртәбә дә урамнан баламны күтәреп уза алмадым, дип уйлый. Мәхрүмлекләр! Тоташ мәхрүмлекләр! Барысына да исерек шофер гаепле...

«Мин мәхәббәткә коенып яшәдем! – Әнисәнең йөзе янәдән көләч. –Миңа 8 яшь иде, аңа – безнең урамның башкисәренә – 18! Мин капка төбендә утырганда шул башкисәр гел башымнан сыйпап уза. Әнигә гел әйтә: «Бу кызыңны урлап китәм, Миңниса апа!» Соңрак машина алды бу. Мине мәктәпкә илтә, алып кайта. Тик урлап китәргә өлгермәде. Төрмәгә утыртып куйдылар Илдар абыйны. Ә мин ул төрмәдә утырган чагында тормышымны бозып куярга өлгердем. Югыйсә адвокат булам да Илдар абыйны төрмәдән кайтарам, дип кенә юрист булырга җыенган идем. Еллар узгач, аны миңа улым Руслан табып кайтты. Кинога киткән улым: «Әни, менә мин үземә әти алып кайттым», – дип кайтып керде. Ул чагында миңа 29, аңа 39 яшь иде. Бер дә өйләнмәгән, ә мин инде ике ирдән аерылган балалы хатын. Без Илдар белән аның вафатына кадәр бик матур пар булып 20 ел яшәп калдык. Яратуның ни икәнен беләм. Ә ярату минем өчен беренче урында. Ярату дигәннән бер тарих сөйлим әле. Казан университетында Латвиядән килгән бер егет аспирантурада укыды. Шул кеше, миңа гашыйк булып, тәмам чиргә сабышкан иде. Килә дә баса безнең йорт янына. Койма аша карап тора. Кинога чакыра. Югыйсә күрә бит инде нинди икәнемне. Үзе Ригасына кайтып киткәч, бу мине кунакка чакырды. Ә мин сәяхәтләр яратам. Бардым. Бу кеше ул вакытта «Даугава» журналында редактор булып эшли иде. Яратам, ди. Өйләнәм, ди. Укытам, ди. Синнән пара-олимпияче ясыйм, ди. Соборга орган тыңларга баргач, кулына күзем төште моның: шау сипкел! Шунда бу кешене мәңге ярата алмаячагымны аңладым. Кайттым да киттем, Вагыйзьгә кияүгә чыктым. Трофимов артымнан килгән. Кунакханәдә тукталган. Мине очрашуга чакырып хат язган. Вагыйзь көнләшүдән котырып чыкты инде. Миннән җавап хаты яздырды. «Килмә, көтмә, яратмыйм», – дип яздым.

Илдары белән парлап биегән чакларын сагына Әнисә. Ничекме? Илдар Гөлбәшикәрен аркасыннан кочып ала да матур музыкага әй «бииләр» икәү! «Мин таякларымны ташлап, тураеп басам, аның кочагында төп-төз торам. Тирбәләм. Буем да кыска түгел икән минем. Бик рәхәт була торган иде шул чагында. Без Илдар белән дөбердәтеп дөнья көттек. Менә соңгы машинамны бергә төзегән йортыбызны саткан акчага алдым. Машинасыз ярамый миңа. Хөкүмәттән даулап йөри торган гадәтем юк. Бөтен ирешкәнем үз көчем белән. Ялгыз да яшәп була анысы.
 «Тик яратусыз яшәү кыен. Ә хыянәтче Вагыйзь һаман шалтырата. Ялгыз яши».

Әнисә мине: «Гел сөйләшеп булмады. Әле күпме сүзләр калды. Минем гомер язылмаган роман ул», – дип озатып калды. Романыңның дәвамы матур, яратуга, кадергә мул булсын иде синең, Әнисәкәй! Иң мөһиме – өметең киселмәсен!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy