Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Арага... сеңел керде

Арага... сеңел керде

Гөлнур САФИУЛЛИНА.
Гөлнур САФИУЛЛИНА.
26 июля 2017
1962 карау
Аларны безнең йортта һәммәсе белә шикелле. Башкалардан матуррак киенгәнгә генә түгелдер дип уйлыйм. Киенүен-киенәләр инде анысы. Кышын өчесенең дә өстендә аяк битенә җиткән затлы тун. Язын-көзен шундый ук озын күн плащлар. Җәен дә энә-җептән яңа гына төшкән костюм, күлмәк алар иңендә. Балаларын да һәрчак курчак кебек киендереп куялар. Акча юк, акча җитми, дигән сүзләр сөйләмиләр. Алар, гомумән, күп сөйләмиләр, һавалылар, горурлар, хәтта тәкәбберләр дә бугай.

Чит ил машинасында гына килеп туктаучы ир дигәннәрен, дөресрәге, балаларының әтиләрен дә бөтенесе белә. Бер-ике балалы гаилә өстенә, читтә дә баласы белән сөяркә тотарга хәлләреннән килгән «яңа рус», «яңа татар»лар болар. Подъезд төбендә утырган хатыннар күзәтеп кенә тора.
— Ританыкы килде. Бу арада күренмәде, командировкада булды бугай.
— Зиләнеке тагын «памперс» китерә. Малаена яшь тула түгелме, чүлмәккә утырырга өйрәнмәс ул.

Альбинаныкына озаграк тукталалар. Сәбәбе бар, билгеле. Чия төсендәге машинада килеп йөрүче бу ир-ат кызының әтисе түгел. Әти дигәннәре Диана тугач ике тапкыр килде дә, аның да берсендә аракы сорап керүе иде, югалды. Үзенең гаиләсеннән артмый бугай. Монысы белән Альбина кызы алты айлык чакта, туйда танышкан иде. Гаиләле кеше инде. Бер анда, бер монда. Үзен, кызын киендергәч, сумка-сумка ризыгын китереп торгач, Альбинаны бу вариант та канәгатьләндерә шикелле әлегә.

— И-и, кызлар, — ди хатыннарның берсе, — бер уйласаң, болар бездән бәхетлерәк тә әле. Акча, дип, аптырамыйлар. Ир көе көйләп яшәмиләр. Кунакка гына килгән ирне матур киенеп, тәмле пешереп каршылап буладыр инде аны.

Мин, гадәттә, сүзгә кушылмыйм. Өчесе белән дә аралашып йөргәнемне белгәнгә күрә, авызымны ачтырасылары бик килә килүен.
— Бу ир Альбина белән кызына җәен торыр өчен Идел буеннан дача алган диләр, дөресме?
Әйе, дип, баш кагам.
— Иреге кичә киткәндә Зиләгә бер миллион акча тоттырган икән. Күршем Гүзәл күргән. Син дә ул вакыт урамда булган түгелме соң?

Әйтәм ич, бер авызыңны ачма, сораулары бетәсе түгел боларның.
Балалы хатыннарга бер-берсе белән сөйләшеп китәр өчен коляскага күз салып: «Синекенә күпме булды әле?» — дип сорау бирү дә җитә. Безне дә шул балалар таныштырды. Мин кадерле төенчегемне кысып кочаклап һава суларга чыгып йөри башлаганда, болар йөклелекнең соңгы айларын күтәрәләр иде. Башта Альбинаның кызын ярып алдылар, аннан Зилә котылды. Ританыкы исә безнекеләрдән берәр яшькә зуррак.
Алдан сөйләшеп куймасак та, балалар белән йөрергә гел бер вакыттарак чыгыла. Сөт кухнясына да бер-беребез өчен барырга туры килә. Без әнә шулай аралашып, якынаеп киттек. Бүлдермичә, сораулар бирмичә тыңлап кына баруым аларның һәркайсына ошый. Хатыннар, «алар бәхетле», диләр дә, тик боларның күңелләрен бушатасы килгән чаклары башкаларга караганда ешрак та була бугай әле. Ул горурлык, тәкәбберлек артында чарасызлык, үртәлү, кимсенү... тагын әллә-әллә ниләр бар. Ишектә кеше булган саен: «Ул түгелме?» — дип көтүнең авырлыгы, кәефең булмаса да, көләч йөз белән каршылау зарурлыгы, санаулы сәгать узгач, синнән чыгып хатыны, балалары янына китүен белә торып та, елмаеп озатырга көч табу... Ә Зиләгә, Зиләгә тагын да авыррак.

— Ирек белән авиация институтының беренче курсында укыганда ук таныштык. Унөч ел элек була инде бу. Миңа — унҗиде, авылдан яңа килгән күбәләк кебек бер кызмын, күңелемнең кая ашкынганын үзем дә белмәгән чак. «Садыйков сине ярата бит ул», — диючеләр күп булды. Көлә генә идем. «Шәһәрнекеләр авыл кызына карыймыни алар?!» Аннан әнинең: «Башта укып кеше булырга кирәк, гыйшык-мыйшык тотарга өлгерерсең», — дип, бертуктаусыз сөйләп торуы да эзсез узмагандыр. Әни, әнә, үзен хәзер гаепле саный, минем аркада гына кияүгә чыкмый калдың син, ди.

Икенче курсны бетергәндә әти үлеп китте. Биш бала ятим калдык. Абый белән мин институтта, кечерәкләр мәктәптә укыйлар. Шәфкать туташы булып эшләүче әнинең акчасы кайсыбызга гына җитсен инде? Сыкранып булса да укуны ташларга туры килде. Соңрак бер группадашымны очраткан идем. «Ирекнең дә укуын ташлавын ишеттеңме соң әле ? — ди бу миңа. — Себер ягына эшкә киткән. Кызлар синең аркада диләр». «Юк белән башны катырмагыз әле, үз кайгым үземә җиткән», — дип, һәрвакыттагыча кул гына селтәдем.

Язмышның үзсүзләнеп безне очраштырырга теләве идеме, әллә бер очраклылык булдымы, берничә елдан мин Ирек яшәгән урамда эшли башладым. Себердән кайткан инде бу, аз сүзле, җитди бер ир-атка әйләнгән. Шундый булу килешә дә тагын үзенә. Ул да мине күрүгә: «Үзгәргәнсең, тагын да чибәрләнгәнсең», — диде.
Көн дә очраша торгач, мин аны ярата башлавымны сизми дә калдым бугай. Без инде туй, балдаклар, күлмәк турында сөйләшә башладык. Иртәгә загска гариза илтәбез, дигән кичне шатлыгымны сеңлем белән дә бүлештем. Алия мәктәптән соң Казанга килеп училищега укырга кергән, минем янда еш була, соңгы вакытта Ирек белән дә дуслашып, якынаеп киткән иделәр. Сеңлемнең булачак киявемне үз итүенә куана идем.

Алиянең күзләрендә очкын булып кабынган ярсу, нәфрәттән бер мәлгә сүзсез калдым. Ә аннан ул миңа кычкырырга тотынды.

— Син бит Ирекне яратмыйсың! Фатирлы булганы өчен генә кияүгә чыгасың син аңа. Бик беләсең килсә, ул үзе дә сине яратмый! Мин инде күптән аныкы. Аңладыңмы? Өйләнешсәгез дә без барыбер очрашачакбыз. Ирек тә шулай диде.

Вакыйгаларның мондый борылышын ничек кабул иттең, дигән сыман Зилә сүзсез генә миңа карап торды. Тамагына тыгылган төерне авырлык белән йотып җибәргәч, әкрен генә сөйләп китте.

— Ирек, билгеле, һәммәсен кире какты. Әмма бертуган сеңлемә ышанмыйча булдыра алмадым. Кавышыр урынга аерылдык та куйдык шулай.

Дөньялардан китәр булып йөргән көннәрнең берсендә троллейбуста миңа берәү дәшә: «Мондый да моңсу күзле кызны күргәнем юк иде әле минем», — ди. Карыйм, сүз юктан сүз булсынга дәшүчегә охшамаган. Танышып киттек. Алай гынамы, баш-аягым белән озакламый гашыйк булдым мин моңа. Хәзер уйлыйм, теге хәлләрдән соң, онытылыр өчен, Азатны яратам, дип, үз-үземне ышандырырга гына тырышуымны белмәмешкә салындым.

Беркөнне иртүк чемодан тотып килеп керде Азат. «Хатыннан киттем, кадеремне белсен азрак, үзе генә яшәп тилмерсен әле», — ди. Гаиләсе, баласы барын шунда белдем... Туй күлмәге кияргә насыйп түгелдер инде миңа дип, язмышым белән килешкән генә идем, буйга уздым. Азат аборт ясат та дими, ясатма да дими. Юанаеп килүемә күршеләр, таныш-белешләр игътибар итә башлагач, газапларның өр-яңасы башланды. Уйнаштан бала табаммыни инде мин ?! Азатның хатыныннан аерылырга исәбе дә юк. Ул миндә өендәге давыл басылганны гына көтеп ята. Ирсез бала алып кайтуыма әни ни дияр? Авылга ничек кайтып күренермен? Үз-үземә бикләндем. Күршеләр белән аралашмас булдым. Капланып ятам да, елыйм да елыйм. Шундый көннәрнең берсендә Азатка: «Күземнән югал! Күралмыйм мин сине!» — дип кычкырдым. Иртәгәсен эштән кайтсам, әйберләрен җыеп китеп барган бу.
Карынымдагы бала иң зур дошманым иде минем. Әллә шуны сизде, бәгырькәем, әллә туктаусыз елаулар тәэсир иттеме, «типми шикелле» , — дип барсам, врачлар «балаң үлгән инде», — диделәр. Мең газаплар белән тудырдым мин аны.
Үземне бик гаепле санадым, үтерүче итеп хис иттем.
Больницададан чыгуга Азат янына киттем. Кая ул кайгымны уртаклашу, «улыбызны югалттым», дип тә әйтә алмадым мин ада, әнисе бусагадан уздырмады. Аның каравы, җанымны өшеткән сүзләрен җиткезде Азатның: «Үзенә үпкәләсен! Кадеремне белмәде».
Ә ике ел элек Ирек белән ядадан очраштык. Әйтерсең, биш ел гомер узмаган, каршыма килеп баскач кына аңладым, аны яратуым тырнак очы кадәр дә кимемәгән икән ләбаса!
Сеңлем бу вакыт кияүгә чыгып, баласы белән аерылып кайтырга өлгергән иде инде. Очрашканда үткәннәрне искә төшермичә генә сөйләшергә тырышабыз. Ирек белән ядадан бергә булуыбызны мин ада алай да йөрәк астымдагы балама җан кергәч кенә әйттем. Белгертмәгән булсамчы! Чәчләремнән йолкып, эчемә тибә-тибә кыйнады. Мин нишләптер югалып калдым, үз-үземне яклый да алмадым хәтта. Әни килгән чак иде, ул аермаса, нишләп беткән булыр идек.

Больницага ятырга туры килде. Тәнемнән битәр, җаным авыртты. «Бала табып Ирекне үзедә өйләндермәкче буласыд», — ди бит. «Минем аны сиңа бирергә җыенганым юк. Кияүдән дә Ирек өчен генә аерылдым. Аны уйлап хыялланма да», — ди.

Ана булырга теләү хисе һәммәсен җиңде. Алиягә дә, гайбәтләргә дә карамыйча баламны тудырырга булдым. Ялгызлар бер мин генә түгел лә. Тегеләрнең бергәләп уртак Танышларыбызда кунакта булуларын, Ирекнең Алиягә ресторанга эшкә урнашырга булышуын да җиткерделәр, югыйсә.

Ике ай буе һәркөнне эшемә шалтыратты Ирек. Мине сорый да, тавышымны ишетүгә, үзе дәшми. Ә аннан, берни булмагандай, өйгә килеп керде. Мин аны кичә генә аерылышкандай каршы алдым. Туачак балабыз хакына үткәннәрне онытып торырга кирәк, дип уйладым.

Алия улым тугач килеп күренмәде. Хәер, ул чакта үзем дә кертмәгән булыр идем әле. Тик туганың белән гомер буе бозылышып яши алмыйсың бит инде. Быел 1 май алдыннан кызы белән килеп керде ул. «Апа, өч кенә көн синдә торсын әле, бакчалары ял итә, ә миңа эшкә чыгарга кушалар», — ди. Алып калдым инде. Кызы бик сүзчән, олылар кебек акыллы үзе. Карыйм, «Ирек абый» да, «Ирек абый», дип сөйли. «Кем соң ул?» — дим. «Ник, менә Илназның әтисен әйтәм инде, ул бит безгә дә килә», — ди. Аптырап калуымны ышанмавым дип аңлады бугай. «Килә инде, башта алар әнием белән үбешәләр иде, ә хәзер мин зур үстем, Ирек абый залда, диванда йоклый», — дип тезеп китте.

Ирек: «Биш яшьлек сабый ни уйлап чыгармас», — диде, Алиясе аңлатып та торасы итмәде. Гөнаһсыз нарасый сүзенә ышанмый аларга ышаныйммыни?!

Ирекне бөтенләй китермәс идем, баланы ялгызым ничек аякка бастырырмын, дип котым оча. Аннан... яратам да бугай мин аны. «Әтисе килеп йөриме?» — дип сорап, үзәккә үтүчесе күп бит әле аның. Өйләнгән, ике баласы бар дим, гаиләсез кеше булып та, никахлашмавыбызны читләргә ничек аңлатасың? Сеңлем белән бәйләнешләре барын белә торып, мин аңа кияүгә чыга алмыйм инде. Арага ятлар керсә бу кадәр дә авыр булмас иде шикелле.

Хатыннарга нәрсә, аларга сөйләргә сүз булсын да, авызлары буш тормасын.

— Ирек улына шундый зур уенчык маймыл китерде. Ярата, күрәсең, малаен. Тегесе дә нәкъ әтисе бит.
— Малаена бер яшь тулган көнне биш миллион акча калдырып киткән, ди, әнә, Зиләгә.
— Тапкан-тапкан, менә шундый кешедән табарга кирәк инде ул баланы.

Бераздан эскәмия бушап кала. Кичке ашны әзерләр чак. Тагын бер-ике сәгатьтән бу бәхетле хатыннар бәхетле елмаеп, эчтән генә: «Аең-көнең уртак булса да, ирең уртак булмасын», — дип тели-тели, ирләрен эштән каршы алыр.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy