Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → ​Инә

​Инә

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
29 июня 2017
2261 карау
Мәчет манарасыннан ахшам намазына азан тавышы ишетелгәч, Фәрди кулындагы балтасын куеп уйга калды. Бүген төшлектә генә ул азанның мәгънәсе белән кызыксынып китап ачып карады. "Хәййә гәләс сәлә-ә-х”, — дип ике кат сузды азан әйтүче егет, ягъни: "Ашыгыгыз намазга". Шуның артыннан: "Хәййә гәләл фәлә-ә-х", — дип, янә ике кат кабатлады. Бу сүзләрнең Фәрди китаптан укыган мәгънәсе "Ашыгыгыз газаптан котылырга" дигәнгә туры килә иде. Кемгә ничек, ә менә Фәрдигә бик тә кирәк иде газаптан котылырга. Егерме елдан артык инде ул җан тынычлыгы күрмичә, иртән дә, кич тә, көнен дә, төнен дә газап чигә һәм бу көннәрнең ахырын, шушы газапның бер бетүен бөтен күңеле белән теләп-теләп көтә иде. Заяга узган гомер, Фәрди хисабын да белми торган , алда үтәчәк яңа көннәр, яңа таңнар ирнең җанын телә, бәгырен талый иде.
Өйдән улап-улап эт өргәнгә охшаш тавыш ишетелде. Бу тамаша җәйдән башлап хәзер һәр азан саен кабатлана. Уни­верситет тәмамлап, авылга укытучы булып кайткан Габделбәр малае биш вакыт намазның берсен дә калдырмыйча, яңа ачылган мәчет манарасыннан моңлы итеп сузып азан әйтә, авылдашларын намазга өнди, газаптан котылырга чакыра. Тик вак дөнья мәшәкатенә чумган авылдашлар гына нигәдер газаптан котылырга ашыкмыйлар. Ходайның һәр бирмеш көнендә мәчет янындагы хосусый кибеттән аракы ташучы өзелми, бармак белән санарлык азларны гына сукмаклары мәчет ишегенә таба илтә иде. Фәрди үзе дә моңарчы азанга битараф калырга тырышты. Әмма манарадан яңгыраган авазлар тезмәсе аңа тынгылык бирми иде. Җәйге кыска төннең таңында ук аны азан артыннан улап-улап өрүче Гөлмәрьямнең котсыз тавышы уята. Бу тавыш хәзер тәүлеккә биш тапкыр Фәрдигә бәхетсезлеген искәртә иде. Инде чәчләре чалара башлаган хатынның авызын ямьсез ыржайтып мәчет манарасына таба карап өрүе күптән гайрәтне чигерсә дә, моннан котылу әмәле табылмады. Инде табылмастыр да, мөгаен.
Ачык тәрәзәдән хатынның шыңшып-шыңшып елаганы ишетелде. Бу өрү өянәгенең инде төгәлләнгәнлеген хәбәр итә иде. Фәрдинең йөз кат сынаганы бар: бераздан бу шыңшу илереп үксүгә әйләнәчәк. Унбиш минутлар шулай дәвам иткәннән соң, Гөлмәрьям тынып йокыга талачак. Бу юлы Фәрди ярсулы үкерүне көтеп тормаска булды. Әллә нинди бер җиңеллек белән балта урыныннан купты, аны кулына кысып тоткан ир җил-җил атлап өй болдырына таба юнәлде. Хатын башын тәрәзә төбенә салган иде. Ир очып кына кунды, бер мизгелдә инде кайчандыр озын булып, хәзер сирәгәйгән, кыскарып калган чәч учмасы йодрыкка чорналды, балта югарыга күтәрелде...
Шунда күз белән күз очрашты. Сагыш белән мөлдерәп тулган күзләр тиле бер тынычлык белән аңа текәлгән иде.
Югарыда эленеп калган балта шул ук мизгелдә "зыңк" итеп идәнгә кадалды.
— Үтер ичмасам, — диде хатын битараф тавыш белән. — Әллә миңа җиңел дип белдеңме?
Хатын инде үксеми иде. Фәрди кулын ычкындырды. Хәле киткән аяк буыннары баһадир гәүдәне тотмадылар, ир хатын  янәшәсендә эскәмиягә артын терәде. Үз хәленә үзе хәйран калып, тагын бер тапкыр хатынының күзләренә бакты. Коңгырт күзләрдә нур беткән булса да, алар әле яшьлеген саклаган шикелле тоелдылар. Гөлмәрьямнең йөзе җыерчыксыз, әллә нигә бер очрый торган нечкә сызыклар да язылып югалганнар — Фәрдигә япь-яшь Гөлмәрьям карап торган сыман булып китте. Ир хатынын нәкъ яшь вакыттагы төсле итеп кочагына алды һәм елап җибәрде. Нәкъ ирләрчә итеп, гырылдавык тавыш белән үксеп, әрнеп, тыелгысыз итеп елый иде Фәрди. Күптән югалган бик тә кадерле нәрсәсен яңадан тапкан шикелле рәхәт җиңеллек тә бар иде күңелдә, ул рәхәтлекне алыштыручы, җанның иң тирән почмакларын актарып ташлый торган сызлану, әрнү-сыктау да җитәрлек иде. Болар барысы да бергә укмаштылар, күз яшьләре чишмә булып акты. Гөлмәрьям эндәшми дә, каршылыкта күрсәтми, ир кочагына сеңеп беткән килеш тып-тын утыра иде.
Фәрдинең бәхете җете кызыл булып чыкты. Бар иде аның да үзен дөньяның кендеге дип санап йөргән көннәре. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап ике ел агроном булып эшләгәч тә аны туган авылы Зирекледән унике генә чакрым ераклыктагы Ташлыярга колхоз рәисе итеп билгеләделәр. Егет тышкы кыяфәте белән дә, үз-үзен тотышы белән дә коеп куйган хуҗа иде. Йөзеннән ук бөркелеп торучы вәкарь һәм эрелек, үлчәп сөйләнгән сүз һәм төптән уйланган гамәл белән ныгытылды: рәиснең абруе авыл халкы алдында да, район хуҗалары тирәсендә дә торган саен үсте. Колхозның уңышлары да ярыйсы гына. Районда аны этеп-төртеп булса да республика күләмендә танытырга җыена башладылар: беренче секретарь үзе Фәрдинең эше белән көн дә диярлек кызыксына, аңа һәрчак уңай шартлар тудырырга тырыша иде.
Сиксәненче елның августы тормышында борылыш китергән ай булды. Тәкъдирнең үзенә ниләр әзерләгәнен белсә, бәндә нишләр иде икән? Ул көннәрдә күге һәрвакыт аяз булган Фәрди, әйтик, үзенең илле яшьлегенә күз ташлый алса, үзен көткән сынауларның ачысын алдан татып карау мөмкинлегенә ирешсә, юлларның кайсын сайлар иде икән? Әйтик, ашның тозын кабып караган кебек, язмыш тәмен тәмләп карап булса?.. Алдан... Боларны хәзерге акылың белән артка чигереп кенә уйлап була шул. Язмышның безгә алда нинди табын әзерләгәнен, ул табынга куелачак шулпаның ачысын-төчесен, йокларга яткач, күзләрнең кайсы түшәмнәрдән кайчан нинди эзләр эзләячәген, хәтта уртак түшәкне кем белән бүлешәсеңне, аннан туачак улыңнымы- кызыңнымы кайчан сөясеңне, кемнәрнең каберенә кайчан туфрак ишәсеңне, җандай кадерле булган якыннарың белән кайчан аерылып, кайчан очрашасыңны һәм, гомумән, очрашасыңмы-юкмы икәнен дә алдан белү ихтыяры бирелмәгән шул безгә.
Ул елның августында Фәрди өйләнергә йөри һәм күрше авылдагы Зифаның үз хатыны буласына, айның соңгы җомгасында укылачак никахка, туй мәҗлесенә үзенең егерме тугыз ел элек дөньяга килгәненә ышанган кебек ышана иде. Зифага үлеп гашыйк булмады ул. Колхоз рәисенә буйдак булып яшәү килешми: районнан яисә Казаннан килгән түрәне үз өеңдәге табынга чакырырлык мөмкинлегең булмагач, әллә ничек кенә кебек иде шунда. Районның ул вакыттагы хуҗасы Зиннәтулла Зәйнуллович бер килгәндә киная белән әйтә дә куйды:
- Кырларың ошады, Фәрди Фәһмиеч, — диде, — инде синең хатын кискән токмачлы шулпаны да бер авыз итеп карыйсы иде.
Беренченең колхоз рәисе өендә сыйланырга яратуын Фәрди белә иде. Тик менә аның өенә дигән бүрәнәләрне мүклисе дә чутлыйсы бар иде шул әле.
- Булыр, Зиннәтулла Зәйнуллович, аз гына сабыр итсәк, анысыннан да эш калмас, — дип, ярым шаярып вәгъдә биреп ташлады Фәрди. Аның исәбе болай да бу көзгә башлы-күзле булу иде. Беренче белән сөйләшүдән соң, эшне тагын да ашыктырырга булды. Йорт нигезенә чокырны да казытты, бетон блоклар кайтартып, нигезне ныгытып та куйдылар, тактасы-бүрәнәсе дә тиешле урынга ташып өелде. Июль урталарында Фәһми карт белән Гөлбикә җиңги — Фәрдинең әтисе белән әнисе — парлашып Ташчишмәгә кыз сорарга килделәр. Кода булырга тиешле Зәйни Фәрите өстәл артында шатлыгын яшерә алмыйча кыбырсып утыра иде, Фатыйма абыстай да табын тирәсендә биеп кенә йөрде — кияү илдә бер дигән булачак иде. Артык сатулашмыйча гына туй көне,
никах сәгате билгеләнде. Ике як та эшне хәл ителгәнгә саный иде. Фәрди сизде: Зифа да үзен күкнең җиденче катындагы кебек хис итә иде. Тик үз күңелендә мондый чакларда булырга тиешле очынуны гына тоймады: күңел кошы никтер канат какмады. Шагыйрь әйтмешли, "хис тыюлы, күңел утырган" булуга юрады моны яшь кияү.
Тик ялгышкан булып чыкты. Күңелендә давыл икенче көнне үк купты. Кичтән бармагына шырпы кадалган иде. Фәрди шуны инә белән генә актарып чыгарды да, моның тәкъдир шырпысы икәнен искәреп тә тормыйча, тыныч кына йокларга ятты. Иртәнгә бармак шеште, сөяккә үк төшеп, үтереп сызлый иде. Колхоз идарәсендә бригадирларга көндәлек эш кушуны ничек кирәк алай төгәлләп, бармагын авызына кабып суырырдай булып көтте Фәрди медпунктның ачылганын. Эшкә яңа кыз билгеләнгәнен белә иде, ләкин болай да корырак холыклы Фәрди үзенең йөрәген җиңел генә кемдер җилкетер дә, язмыш елгасы бүтән ярларга борылып ага башлар дип уйлап та карамый иде. Сукмак буйлап йөзеп кенә килүче сылу гәүдә баскыч төбендә бармагын кысып утырган егетнең җанын беренче күз ташлауда ук айкап-чайкап ташлады бугай. Беравыкка бармакның сызлавы да онытылган төсле булды. Үзенең авылда төп хуҗа икәнен дә онытып, каушады, тирләде дә пеште Фәрди, бөтенләй малайларча кыланды, оештырып мәгънәле җөмлә әйтә алмады. Гөлмәрьям исә күп сөйләшмәде, шөгылендә булды. Кулы эшкә ябышып тора иде үзенең. Бармак ярылды, үлеге сытып чыгарылды, бинт белән пөхтә генә итеп бәйләнеп тә куелды. Сызлау басылды да, басылмады да бугай. Дөресрәге, бармактагы авырту җанга күчкән төсле булды. Кичкә кадәр Гөлмәрьямнең акка төренгән сылу гәүдәсе, түгәрәк йөзендәге мәхәббәт чокырлары, сызылып киткән каш астындагы серле күзләре күңелдән китмәде, мөлаем тавышы колакта кайтаваз кебек яңгырап торды. Егетнең иләсләнгән күңеле, бөтен хыял бай­лыгын эшкә җигеп, кызның сурәтен тагын да камилләштерү, аңа яңа бизәкләр, төсмерләр эзләү белән мәшгуль булды. Гашыйк булу шул икән. Өйләнергә йөргән Фәрди бу хиснең чын исемен әле белми иде. Гөлмәрьямне күрмәсә, белми дә каласы булган икән. Тик туй көне якынлашкан саен күңелдәге давыл көчәйде. Ташчишмәгә ул иренчәк бала эшкә тотынган сымак теләр-теләмәс кенә бара, туй мәшәкатьләрен дә борып куйган сәгать йөрергә мәҗбүр ителгән кебек бер мәҗбүрилек белән генә башкара иде. Ә туй көне якынайганнан якыная иде. Кайвакытларда Фәрдинең вакытны туктатып яисә бөтенләйгә кирегә борып торасы килә башлый, ләкин вакыт колхоз рәисенә дә, райком секретарена да буйсынмый иде шул. Министрга кабул ителүгә язылып та, әллә кайлардагы главкларга, трестларга кереп тә хәл итеп булмый иде бу мәсьәләне.
Иртәгә туй буласы көннең төнен Фәрди ут йотып үткәрде, җан никахка карыша иде, кеше арасында яхшы түгел, дигән уй гына егетне кальбе теләмәгән эшкә этәрә, алдагы көннең котылгысыз вакыйгаларына кыстый, мәҗбүр итә. Төн буе шулай акыл белән хис тартышты. Иртәгесен шулай да хис җиңде.
- Әти, — диде Фәрди, ду килеп туйга әзерләнеп йөрүчеләр арасыннан Фәһми картны лапас артына чакырып алып, — мин Зифага өйләнмәскә булдым.
- Ничек алай? — Ата кеше улын шаярта дип белде. — Бүген бит инде туй көне, туйда өйләнмичә калып була димени?!
- Юк, туйлар булмас, ахры инде, әти. Сез ничек тә җайлап кына Зифага хәбәр итегез инде. Көтмәсен ул бүген мине...
- Булмастайны сөйләмә, улым, синең кебек урындагы кешегә андый балалык килешмәс. Райкомда да башыңнан сыйпамаслар.
Фәрди калганын кул селтәп кенә аңлатты да машинасына утырып, Ташлыяр ягына таба кузгалып юк булды.
Өйдә ыгы-зыгы купты. Туйга әзерлекне дәвам итәргә дә, итмәскә дә белмәделәр. Ташчишмәгә дә үзе теләп хәбәр салырга теләүчеләр табылмады. Фәһми картның да, карчыгы Гөлбикәнең дә кулыннан эш төшкән иде. Йорттагы шатлыклы буталышны, татлы тантананы озакламый кабер тынлыгы алыш­тырды. Фәһми картны әле кичкә, илдә-көндә күрелмәгән мондый борылыш хакында ишетмичә, туйга җыелган кардәш- ыруны кире борып тору кебек хурлыклы мәшәкать көтә иде.
Тик боларның берсе дә кыз йортындагы фаҗигагә тиңләшерлек түгел иде. Төш узып, сәгать икеләр тулганчы, берни дә булмагандай, бизәлгән машиналарны көттеләр. Йортта мондый чакларда була торган гадәти дулкынлану, гадәти киеренкелек хөкем сөрде. Зифаның гына йөрәге нидер сизенгән сыман талпына, тынгысызлана иде. Фәрдидәге үзгәрешне үзенең сизгер хатын-кыз йөрәге белән тоеп алган иде инде ул. Тик мондый ук хыянәтне, бу дәрәҗәдәге мыскыллауны алдан күз алдына китереп тә, уйлап та, төшенеп тә булырлык түгел иде. Кыз алырга сәгать икедә килергә тиешләр иде — машиналар күренмәде. Зирекле белән Ташчишмә арасы кул сузымы гына, юлда бер-бер тоткарлык килеп чыкса да, җәяүләп килерлек вакыт узды — юлда тынлык иде. Олы юлга текәлеп караган күзләр арыды, киеренкелек артты, кыз әтисе тешләрен кысып, иреннәрен чәйни башлады. Зифаның эчендә мең тамыр өзелде, йөрәкне яшеннәр суккан кебек булды. Фәрдине көтү кирәкмәс эш икәнлеген иң беренче ул аңлады. Мондый коточыч хурлыкны, бөтен кардәшыру алдында мондый мыскыллауны күтәрү өчен ат йөрәкләре кирәк иде, хатын-кызның нәфис йөрәге, нечкә та­мырлары мондый хәсрәт өчен дип яратылмагандыр бит инде. Алар менә-менә шартларга, йөрәк ярылырга тиеш иде. Йә, Рабби! Кыз анда ташланып, монда талпынып карады. Тар диварлар эчендәге кыз күңелендә давыллар уйный иде. Әгәр дә ул давылның чын куәтен татысалар, стеналар түзмәс, ишелер иде. Һәркем үзенчә кызны кызганды, кайгырды, әти белән әнинең дә борчуы баштан ашты, әмма берсе дә Зифа кичергән кадәр тетрәнүне кичерә алмады. Кичкә, туй башланырга тиешле сәгатьләр җиткәндә, кызның бәгыре таш булып капы. Капы да тынып калды. Бу кайчан да булса бер шартларга тиешле яшен ташына тиң халәт иде.
Җәй ахырына билгеләнгән туй кыш башында гөрләп үтте. Кәләш бүтән дә, кунакларның бер яртысы башкалар иде. Фәрдинең җете кызыл бәхете булып янында Гөлмәрьям утырды. Кияү белән кыз гел елмайдылар, гел елмайдылар. Алар бәхетле иде. Кырдагы җәяүле буранны ерып мари авылы Янайга таба йөрәген учына кысып атлаган Зифаны алар, әлбәпә, күрә алмыйлар иде. Мари карчыгы Анастасиянең кыйшайган капкасы ыңгырашып ачылганда да Гөлмәрьямнең нәфис кулларын учына кысып утырган Фәрди бик бәхетле иде. Бозучының терәүле йортының күгәргән такта ишеге шыгырдап Зифа артыннан ябылганда да, ул үз бәхетенә төбәлгән инәнең үткер очы озакламый кадалачагын, үзен гомерлек газапларга салачагын тоя алмый иде. Әгәр тойса... Тойса, Фәрди лачыннар булып күккә ашар да Зифаның юлына аркылы төшәр иде.
Түти ишекне келәгә элде.
— Йөрисең шунда бүлдереп, иртәнге яктарак килергә ярамый идеме?
Зифа үзенең нәрсәне бүлдергәнен, ни өчен иртәнге якта килергә тиешлеген аңламыйча гына өйгә узды. Өй уртасында такта өстәл, өстәл өстендә өч-дүрт тәлинкә тезелеп куелган иде. Кунаклар көтә, ахрысы, бу карчык. Алай булгач, ник ишекне келәгә элде?
- Шикләнмә! Шикләнерлек булсаң, монда йөрмә!
Анастасиянең йөзе ачулы, сүзләре төртмәле иде:
- Көндәшеңне юлдан алып ташларга дип килдеңме?
- Ул көндәшем түгел минем...
- Бу дөньяда без барыбыз да көндәшләр. Урын җитми адәм баласына җир өстендә. Кемнедер юлыннан алып ташламаса, күңеле канәгать түгел. Менә син дә үч йөртәсең йөрәгеңдә, шул үчең сине йөртә. — Мари карчыгы ысылдавык тавыш белән көлеп җибәрде. — Йә, әйт, киптереп элимме көндәшеңне, салкын суларга салыйммы? Синеке генә булсынмы ир, әллә икегезгә бүлешәсезме?
Ысылдавык көлү каһкаһәле шаркылдауга әйләнде дә сүнде. Зифаны курку биләп алды. Ул инде торып чыгып китәргә дә җыенган иде, сихерче сөякчел кулларын кызның иңнәренә батырды.
- Кузгалма! Әйт заказыңны! Җеннәрем эш көтә. — Карчык тыпырдап биеп алды. Өйнең сүрән яктысында аның күзләре сәер ялтырыйлар иде.
- Фәрди миңа кирәкми, — диде Зифа, куркуын җиңәргә тырышып, — хатын белән дә яшәмәсен, хатыныннан да аерылмасын. Менә шуны эшли аласыңмы син...
- Җен карчыгы, җен карчыгы! — дип элеп алды Анастасия аның әйтеп бетермәгән сүзен. — Ошадың син миңа, кызый! Әле моңарчы берәүнең дә мине үзем барында болай атаганы юк иде.
- Мин... әйтмәдем, — диде Зифа, аптырап.
- Әйтмәсәң, уйладың. Уй җитә бәндәгә, уй җитә, — дип хихылдады карчык. Зифаның эченә салкын йөгерде, тамырларга боз тигән кебек калтыратып куйды.
- Иртәгә, кояш баер алдыннан, кибеттән генә алынган өр- яңа инә алып кил. Кара аны, беркем дә кулланган булмасын. Акча алмыйм, бер чирек көмешкә китерерсең...
Карчыкның Зифа ишеткән соңгы сүзләре шул булды. Калганын ул төштә күргән кебек кенә хәтерли. Сихерче аның йөзеннән сөякчел кулын йөртеп алды да келәне күтәрде. Такта ишек шыгырдап ачылды, шыгырдап ябылды. Эчтән ап­ачык булып келә эленгән тавыш ишетелеп калды. Зифа куркып кына тәрәзәгә борылып карады. Сүрән ут яктысында Анастасия тәлинкәләргә аш бүлеп йөри иде. "Кунаклар көтә, димәк. Алай булгач, ник ишекне бикләде?" — Зифа, күңелендә туган уйдан әллә нигә калтыранып, урамга атлады. Ялгыз карчыкның бикле өй эчендә тәлинкәләргә аш бүлеп йөрүе сәер тоелды. Урамда буран көчәйгән. Зирәкледә туй гөрли иде.
...Фәрди китапка карап госел коенды. Илле ике яшенә җитеп аның беренче тапкыр госел коенуы иде. Тән җиңеләеп калган төсле тоелды. Бисмилласын әйтеп, чиста киемнәрен киенде дә мәчеткә таба юнәлде. Күңелдә икеле халәт туды. Әллә ничек кенә сәер булып китте, мәчет бусагасыннан аяк атлап керү ниндидер бер авыр эш кебек тоела башлады. Шул ук вакытта, ниятләгәч, кермичә калу да яхшы түгел шикелле иде. Илле яшәр ир, үз-үзе белән көрәшеп, Аплаһ йортына таба атлады. Ул кергәндә куллар азан догасына күтәрелгән иде. Фәрди дә, кыйблага караган килеш, кулларын йөзенә күтәрде, Раббысына ни дип эндәшергә дә белмичә аптырап, иреннәрен кыймылдатты. Дога тәмамлангач, күрештеләр. Габделбәр улы Исламнан башка тагын бер ир намазга килгән иде. Аның йөзе Фәрдигә таныш та, таныш түгел дә кебек тоелды. Ирләр бер-берсенә текәлебрәк карадылар.
- Бәрәкалла, бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, — диде ярымтаныш ир. — Син дә намаздамы, кордаш?
- Менә килгән идем әле... Намаз укый белмәсәм дә...
- Бик дөрес эшләгәнсең, Фәрди абый. Җәмәгать белән укысак, иншаллаһ, Раббыбыз кабул итмичә калмас, — дип, Ислам да сүзгә кушылды.
Фарыз намазга җәмәгать булып бастылар. Колак кагып, намазга керешсә дә, Фәрди янәшәдәге ирнең кемлеген хәтерләү уеннан арына алмады. Намазның урта бер җирендә кылт итеп Ягъфәр искә төште. Иңнәрне иңгә терәп янәшә баскан ир Ташчишмәнең Ягьфәре иде.
- Мин синең янга дип килгән идем, кордаш, — диде Ягъфәр, Фәрдинең җиңенә орынып. — Сөйләшергә иде безгә.
- Сөйләшик соң... — Фәрди текәлеп Ягъфәрнең йөзенә карады. Ябык кына кызгылт йөз. Моннан егерме еллар тирәсе элек тә сөякчел яңаклар шулай кызылланып тора иде.
- Тик өйгә чакыра алмыйм, хатын чирле минем.
- Анысын беләм... Шулай да өеңә кайтып сөйләшәсе иде... Инәне дә аласы бар...
Фәрди Ягъфәрнең соңгы сүзләренә игътибар итмәде. Күптән инде аның өенә чит кешенең аяк басканы юк. Гөлмәрьям һәр керүчегә эт булып өрә башлаган көннән алып Фәрдинең гөрләп торырга тиешле болын чаклы өе суынды, тынып калды. Ул көнне Фәрди яхшы хәтерли. Карьераны җимергән, тормышны кара болытлы көнгә әверелдергән мизгелне мәхшәрдә дә хәтерләр, ахрысы, ул. Шушы Ягъфәр бит инде ул вакытта урта өйнең ишек яңагы белән мәш килде. Кичке якта Зиннәтулла Зәйнуллович сугылырга тиеш иде. Беренченең гадәтен яхшы белгән Фәрди табынның әзерлеген үзе тикшерде, һәр нәрсәне үзе барлады. Гөлмәрьям уңган хатын булып чыкты — ул әзерләгән өстәл ал да гөл иде. Ишек мәшәкате дә хәл ителгәч, райком секретареның күңеленә кадалырдай шырпылы-инәле нәрсәләр калмады бугай инде. Бу көнне беренчегә ошарга кирәклеген Фәрди башка рәисләрдән ишетеп яхшы ук белә иде. Табынга гел секретарь яраткан ризыклар гына куелды. Зиннәтулла Зәйнулловичның кәефен көйләр өчен Казаннан кирәк-яракны Фәрди үзе барып алып кайтты. Райком секретареның сәерлеге шунда иде: өендә әзерләнгән табынын ошатмаган рәисләрне ул тотмый. Шуңа да Беренче яраткан меню һәр колхоз рәисенең блокнотында теркәлгән.
Кунакны Гөлмәрьям "хуш киләсез!" дип балкып каршы алды. Фәрдинең күкрәгендә рәхәт дулкыннар биеште: мондый каршылау Зиннәтулла Зәйнулловичка ошарга тиеш иде. Яшь ир, ярарга тырышып, Беренченең бер алдына, бер артына төште.
Аяз көндәге яшен табынга шулпа чыгарганда яшьнәде. Нәфис гәүдәсен төз тотарга тырышып, тигез генә атлап килгән Гөлмәрьям кулындагы тәлинкәсен кинәт кенә төшереп җибәрде. Чәлпәрәмә килгән тәлинкә ватыклары буялмаган сап-сары идән тактасы буйлап як-якка сибелештеләр. Бу кадәресенә генә түзәргә булыр иде әле, ахыр чиктә монысын шаяртуга да борып җибәрергә була.
Бу вакыйгаларның барысын да Фәрди акрынайтылган кинодагы кебек хәтерли. Гөлмәрьям көтелмәгәнчә идәнгә тезләнде дә район хуҗасына карап, чын этләрчә ырылдап куйды һәм буылып-буылып өрергә тотынды. Акылларга сыймаслык бу күренештән Зиннәтулла Зәйнулловичның шаяртырга дип ачылган авызы эленеп калды, Фәрдинең күзләре акаеп маңгаена менде. "Нишләвең бу, Гөлмәрьям?" дигән аптыраулы сүзләр бераз соңгарак калып чыктылар шикелле. Үлем тынлыгы белән узган берничә минуттан соң яшь хатын идәнгә ятып илереп үкси иде инде. Фәрди идәндә яткан Гөлмәрьямгә үрелгәндә, Зиннәтулла Зәйнуллович тиз генә җыенып өйдән чыгып китте. Йорт хуҗасы аны озатып тормады, чөнки үз хәле хәл иде.
Фәрдине рәислектән алырга да өченче секретарьны гына җибәрделәр. Шул чаклардан бирле Фәрди хатыны белән яшәмәде дә, аны ташлый да алмады. Хатынны шифаханәләргә йөртүдән рәт-баш чыкмады. Күрәсең, бу бәхетсез спектакль ирнең язмышында гомерлек драма буларак язылгандыр — яше иллегә җиткән Фәрди инде ниндидер үзгәрешкә өметләнми дә иде. Бары тик моңайган чакларында: "Зифаның каргышы төште," — дип кенә куя иде ул үз алдына. Тик Ташчишмәгә барып Зифа белән бәхилләшергә дигән уй да никтер күңеленә килмәде. Ничек яшәгән, шулай яшәлде.
Ягъфәрнең әрсезлеге Фәрдине беравыкка аптырашка калдырды. Моннан егерме ел элек Фәрди барында үзен болай кыю тотмый торган иде егет. Бүген әнә ак “Жигули”еның ишеген ачып, кордашына хуҗаларча урын күрсәтеп маташа. Җәяүлегә калганына байтак еллар инде Фәрдинең. Дан-дәрәҗә китү белән элеккеге тәкәбберлек тә эзсез югалды. Үз эченә бикләнгән бәхетсез ир булып гомер кичерә башлаганнан бирле калебтә күп нәрсә үзгәрде, ахрысы. Шуңамы, никтер, Ягъфәрнең дилбегәне үз кулына алуына риза хәлдә, машинага кереп утырды.     
- Син, туган, миңа үпкәләмә. Синең авыр язмышыңның бер сәбәпчесе мин булдым бит. Менә хатаны төзәтер вакыт җитте шикелле. Бәхилләшергә дип килдем мин...
Машина хуҗасы күзгә туры карый иде. Әйтер сүзе тагын булгангамы, ул кузгалып китәргә ашыкмады.
- Төнәген (кичә) Зифа янында булдым мин. Хәле авыр аның. Ул да бәхиллек сорый. — Ягъфәр күзләрен билгесез ераклыкка төбәде. — Барырга иде сиңа аның янына, Фәрди. Барыбыз да Алла коллары бит... Хаталандык... Гөнаһларга баттык...
Фәрди эндәшмәде. Ниндидер ул белмәгән хәлләрне дә белә иде, ахрысы, бу Ягъфәр. Шуңа да сүзсез генә көтәргә булды.
- Мари карчыгы Анастасиянең сихере кадалды сезнең бәгырьгә, кардәш. Сихер Зифа соравы буенча ясалды, зәхмәтле инәне ишек өстендәге мүккә илтеп мин кададым. Зифа инәлеп үтенде бит... Бик кызганыч иде, мескен...
Фәрди җилнең кай яктан искәнен сизә башлады шикелле. Ягъфәрнең утлы сүзләреннән үз хәсрәтенең шушы какча ир катнашында әвәләнгәнен әллә кай төше белән генә тоеп алды. Тоеп алды да арысланнар булып үкерәсе килеп китте. Ләкин яшеннәр яшьнәтер тавыш урынына күкрәктән:
- Соң синең миндә ни эшең бар иде соң? — дигән зәгыйфь сорау гына чыкты.
Ягъфәр, бер сүз дә эндәшмичә, урам читендәге юкәгә төбәлеп торды.
- Бар иде шул, туган, — диде ул, ниһаять. — Син бит хуҗа идең... Безнең ише гади малайларны аз кыерсытмадың. Бәлки, хәтерләми дә торгансыңдыр, без бит синең белән параллель сыйныфларда укыдык. Соңыннан мин — балта остасы, столяр ягъни, ә син — колхоз рәисе, хуҗа кеше. Баштарак алай түгел идең, яши торгач, эреләндең син, Фәрди. Бервакыт мин Бактый болыныннан печән чаптым. Хайван асрарга кирәк бит авылда. Печәнемне киптереп, чүмәләләп куйган идем инде, син килеп чыктың. Мине эттән алып, эткә салып сүктең шунда. Югыйсә, без яшьтиләр генә идек. Берәр олырак яшьтәге хуҗа булса, алай ук гарьләнмәгән дә булыр идем, бәлки... Ләкин син сүгеп кенә дә калмадың, киптерелгән бөтнек кебек печәнгә кесәңнән шырпы чыгарып ут төрттең. Син сызган шырпыдан күңелдә үч кабынды шул чакта. Хәзерге акылым булса, кичерер идем сине, ләкин мин ул чакта синең кебек үк яшь һәм кайнар идем шул... Менә бәхилләшергә килдем...
Фәрдинең тыны кысылды. Кара, нинди интригалар ваткан икән аның язмышын. Күз алдына идәнгә тезләнеп сыгылып төшкән Гөлмәрьям килде. Аш тәлинкәсе белән бергә бәхете дә ватылган икән мескенкәйнең. Фәрдинеке дә. Ир күңеленнән генә Гөлмәрьям янәшәсенә ут капкан печән кибәннәрен китереп куйды. Артык кыйбат түләмәде микән ул печәннәр өчен? Хәер, Зифа бар бит әле... рәнҗетелгән, канатлары каерылган Зифа. Ягъфәр катышмаса да, Зифа кайчан булса да бер үчен җиренә җиткергән булыр иде. Димәк, үз бәхетсезлегендә Фәрди үзе гаепле булып чыга.
- Хаталарны төзәтер чак җитте, кордаш. Ахирәткә калдырмаска иде боларны. Нишлибез, кайтып инәне алабызмы?
Фәрдинең авызы кипкән иде, тавышы карлыгып чыкты:
- Кайтыйк, — диде ул.
Ягьфәр ишегалдындагы чирәмлектә ике рәкагать нәфел намазы укыды, кулын күккә юнәлтеп Аллаһның җен-шайтаннардан үзен саклавын сорады. Ишек бусагасыннан бисмилланы әйтеп атлап узганнан соң, акрын гына тавыш белән "Аятелкөрсине", "Бәкарә" сүрәсенең соңгы аятьләрен, “Фәлак" һәм "Нәс" сүрәләрен укыды. Гөлмәрьям йоклый иде. Димәк, өйлә намазының азаныннан соңгы өянәк инде үткән.
- Минем белгәнем шуның кадәр, Аллага тапшырып тотынып карыйк...
Балта остасының йөзе җитди, дулкынлануы тавышына чыккан иде. Хуҗа ир тын да алмый кунагын күзәтте. Кунак акрын гына ишек кашагасын кубарды. Маңгаена бөрчек-бөрчек тирләр бәреп чыкты. Кинәт арттан усал итеп эт ырлаган тавыш ишетелде:    Гөлмәрьям уянган иде. Фәрдине гаҗәпләндереп, Ягьфәр дә аңа ырылдап-улап җавап бирде. Ул мүк арасыннан ашыгып-кармалап инә эзли, үзе вакыт-вакыт эт булып өргәләп куя иде. Гөлмәрьямнең шашуы чигенә җитте, ул буыла-буыла өрә, ишек өстендә инә актаручы ир дә ярым җенләнгән, ярым үз акылында иде, ахрысы. Фәрди шайтани тамашаны таңнар калып күзәтте, үзенең дә ихтыяры богауланган һәм бу серле магик вакыйгаларга катнашыр хәле юклыгын гына тойды. Киеренкелек чигенә җитте, әллә төш, әллә өн икәнлеген аңлап булмаслык хәлгә килделәр. Ниһаять, Ягьфәр эзләгән нәрсәсен табып алды — кулында күгәрә төшкән корыч инә иде. Калтыранган куллары белән шырт итеп инәне сындырды да уфылдап идәнгә утырды. Өй тынып калды. Өрү өянәгеннән соң булырга тиешле илереп елау ишетелмәде.
- Ташлытау имамы Коръән укып җен куа, хатыныңны шунда алып барып өшкертеп кайт. Анастасиянең сихере алынды.
Фәрди хатынына таба атлады. "Атылган кошым син, Гөлмәрьям," — дип әйтергә теләде ул аңа — сүзләр чыкмады. Бары тик озакка сузылган аерылудан соң очрашкан гашыйклар кебек бер-берсенә сыендылар. Икесенең дә җилкәләре калтырый-дерелди иде.
* * *
Зифа яшәгән өйнең капкасы төбенә кадәр ачылып куелган иде. Күңеле нидер сизеп, Фәрдинең сыны катты. Бераздан инде ул бар көченә кызу-кызу атлый башлады. Якынайгач күрде: халык төркеме ишегалдына җыелган икән. Инде өйалды ишегеннән, кысыла-кысыла, мәетне алып чыгып та киләләр. Анда-санда таныш йөзләр күренгәли, тик берәү дә бәгырен үкенеч тойгысы көйдергән Фәрдигә игътибар итмәде шикелле. Җеназа намазына тезелделәр. Тәһарәте бар иде, Фәрди дә басты. Зифаның соңгы туе икән ләбаса бу! Соңгысы! Яшьлекнең шатлыклы туеннан аны Фәрди мәхрүм итте. Менә сагышлы һәм кайгылы соңгы туйга гына өлгерде. "Бәхил бул, Зифа!" — диде ул, җеназа намазы төгәлләнгәч пышылдап кына. Бу сүзләрне ул Зифаның мәетен күтәреп, зиратка барып җиткәнче күңеленнән йөз кат кабатлады, агач таякның бер очын кабергә килеп җиткәнче кулыннан ычкындырмады. Мәетне кабергә иңдергәндә, ул бәхилләшү сүзен бар кеше ишетерлек итеп, кычкырып әйтте, йөзе буйлап акрын гына яшь тамчылары агып төште. Фәрди аларны тыя алмый һәм тыярга теләми дә иде.
 Зират капкасы төбендә аны Ягьфәр куып җитте, кулына хат тоттырды. “Зифаның соңгы хаты. Сиңа”, — диде ул, йөзен читкә бора төшеп. Конверт тышына “Фәрдигә, мин үлгәч укырсың”, дип язылган иде. Кәгазьне күкрәгенә кысып, ир олы юлга ашыкты. Бушанырга, кешедән качып, бер туйганчы еларга кирәк иде.
Ташчишмә үрендәге басуда камыллар тырнап елаган ялгыз ирне беркем дә күрмәде дә, юатмады да. Күңелен бушатып бетергәч, ул акрын гына басу буйлатып үз авылына таба юл алды.
Тормышны яңадан башларга кирәк иде...
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy