Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Кайда син?

Кайда син?

Мәдинә Авзалова
Мәдинә Авзалова
16 июня 2017
3668 карау
Нигә нәкъ менә хәзер искә төште икән ул? Югыйсә күпме вакыт узган ул очрашуга?! Хәер, очрашу дип тә әйтмәс идем мин моны. Бер газап булды ул минем өчен.

Эш буенча, ерактагы районнарның берсенә барып, авыл советы рәисе белән берничә авылны йөреп чыктык та: «Бер кызыклы хәл турында да сөйләсәгез...», – дим. «Кызыклы, ул кызганыч дигәнегез инде», – ди җитәкче уйлана калып. «Әйдәгез, алайса... Тик барып чыкмаса, миңа үпкәләмисез». 
 Авыл башына җитеп, иң кырыйда, таллыклар арасына ук диярлек сыенып утырган бәләкәй өй янында машинабызны туктатабыз. Җил капканы ачып, яшел үлән өстеннән ишеккә таба килә башлыйбыз. Сәер, ишегалдында аяк эзләре дә күренми. Кинәт ишек ачылып китә. Каршыбызда пәйда булган ханымны күреп, телсез калам. Йөзендәге җөй-җәрәхәтләренә караганда, аның ничә яшьтә булуын әйтүе дә кыен. Гәүдәсе килешле, зифа буй-сын. Әмма йөзе... 
– Нәрсә кирәк? Кеше чакырмадым. Ни эшләп йөрүегез? Аның безне күрүгә әйткән беренче сүзләре шул. Исәнме дә юк, саумы да... Тикмәгә генә кисәтмәгән икән юлдашым. Кискен-усал итеп сөйләшүеннән эчем жу-у итеп китә. Болай булса, сөйләшү барып чыкмас ахры. 
Кем булуымны әйтмичә, әкрен генә сүз башлыйм: «Авыл белән танышып йөрүебез. Эчәсе килә, көне бик эссе бит...» 
– Авылы матур ла аның, кешеләре дә әйбәт, – ди ул, кинәт кенә йөрәк өзгеч моңсу-сагышлы тавышка күчеп. – Тик берсен дә күрәсе килми. Аларның да мине күрәселәре килмидер. Өйгә керегез, – дип кыстый башлый ул безне янә кинәт, – төш вакыты җитә, чәй дә кайнаган, чәй эчәрбез...
Көтелмәгән тәкъдимен шундук кабул итеп, артыннан иярәбез. Ул җиңелчә адымнар белән баскычтан йөгереп кенә үтә. Юк, яшь әле ул, яшь. Тыштан бик шыксыз, ямьсез күренгән өйнең эче чиста, ямьле, нурлы дип әйтимме. Ләкин күренеп тора: хуҗабикә бу йортта вакытлы кеше. Ник дисәң, стенада, тумбочка өстендә бер генә фотосурәт тә күренми. Ул арада ханым, ашыга-ашыга өстәл әзерли башлый. Күршеләре кереп йөрмиләрдер. Аралашуга бик сусаган ул. Уңайсызланып кына табын янына утырабыз.
– Үзегез генәме? – дим, соңыннан ник сораганыма үкенеп бетә алмыйча. Ханым бу сүзләремнән сискәнеп, үзгәреп китә. 
– Юк, – ди ул бераздан, – мин ялгыз түгел. Ул караватта йокымсырап яткан ак түшле кара мәчегә ишарәли. – Бу авылга килгәнемә тиздән ике ел була. Ике ел беркая чыкмыйча, бикләнеп яшим. Мин тегүче, заманында бай хатыннарын киендергән шәп тегүче булам. Өйдә тегәм, теккән бер әйберемне өйдән килеп алып китәләр. Аннары акча килеп тора бит миңа.
– Кемнән акча килеп тора?
Хатын тын калып, зур-зәңгәр күзләрен миңа теки. «Кемнән дип, мине шушында ябылып яшәргә мәҗбүр иткән бер адәмнән», – ди ул ярсып китеп. Ул тагын ачулы, тагын кемгәдер үпкәле. – Мине шушындый хәлгә төшергән ерткычтан. Аны инде туктатып булмый. Ул сөйли дә, сөйли. Без суына башлаган чәйне кабарга да кыймыйча, тын калып, аны тыңлыйбыз. Әйе, нигә нәкъ менә бүген исемә төште ул. Беркөн журналистларны УФСИН оешуга 60 ел тулу уңаеннан матбугат конференциясенә чакырганнар иде. Шунда ханым әйткән андый адәмнәр турында күп сөйләнде. «Үзләрен тәртипле тотсалар, вакытыннан элек иреккә чыгу ихтималлары да бар», дигән сүзләр әйтелде. Ачуым килгән иде: ничек инде, әйтик, заманында мин язган «Адәм актыгы» да (язманың исеме шулай аталды) УДО буенча азат ителә аламы икән? Ул бит бөтен гаиләсен – әтисен, әнисен, сеңлесен үтергән... Инде менә бу ханым сөйләгәннәргә күчик тә, бу «адәм» кылганнарга күз салыйк.
   – Беренче сыйныфтан бер парта арасында, бертуганнар шикелле үскән кешеләр без, – дип башлый ул, сүзнең кем турында баруын аңлатып та тормастан. – Ул гел: «Минем хатын буласыңмы?» – дип шаярта торган иде. Ә мин көләм генә. Үсә төшкәч, 14-15 яшьләр тирәсе булгандырмы, ул гомерендә бер мәртәбә озата кайтты. Подъезд төбенә кадәр. Мин яшәгән йортка бер генә күз ташлады. Иске иде ул бик, борынгы йорт. Шәһәрдә шундый йортлар да җитәрлек бит. «Кереп тормыйм», – диде дә, кырт борылып, ашыга-ашыга күздән югалды. Ул чагында аны аңламаганмын. Соңыннан белдем: ул бик җитеш тормышлы, күренекле кешеләрнең малае булып чыкты. Ун ел бергә укып, бергә утырып, янымда кем утыруын белмәгәнмен. Миңа анысы кирәкми дә иде. Кияүгә чыгарга җыенмыйм. Аралашырга да исәбем юк. Урта мәктәпне тәмамлауга юллар үзеннән-үзе, ул әйтмешли, диңгездәге кораблар шикелле аерылашачак бит. Шулай уйлый идем. Без икебез дә әйбәт укыдык. Укуны әйбәт тәмамладык. «Ну, Чәчкәм (исемем Гөлчәчәк, ә ул гел шулай дәшә иде), кайсы институтка барасың инде? Артистлыкка бармыйсыңмы соң? Матур бит син!», – дип ирештерергә ярата торган иде. «Артист булмам, ә менә артистларга күлмәк тегәчәкмен», – дигәч, кул селти иде. Кит моннан, янәсе. Эшмени, янәсе. 
Ул теләгенә ирешә. Җиңел промышленность институтын тәмамлап, оста тегүчегә генә әйләнми, шәп модельерлар исәбендә йөри башлый. Партадашы белән берара шулай аралар өзелеп тора. Бервакыт ул йөргән егете белән театрга бара. Спектакль башланырга торганда гына алгы рәтләрнең берсенә кереп утырган егет белән кызга күзе төшә. Кызда Гөлчәчәк теккән күлмәк. Ул аны шундук танып ала. Ә егете – аның Рөстәме ләбаса. Карасана, нинди чибәр ир-егеткә әйләнгән. Гомер уйламассың... «Күрүгә Рөстәм дип чак кына кычкырып җибәрмәдем. Әйтерсең, якын туганымны очраттым», – ди ул, бөтен тормышының астын өстенә китергән шул мизгелне кат-кат күз алдыннан кичереп.
– Тәнәфес җиткәнне көч-хәл белән көтеп утырдым. Аннары янына йөгереп барып, кочып алдым. Мине күрүгә ул да бик шат иде, ихластан шат иде. Ул да мине кочаклап алды. «Кайда син? – диде ул күзләремә карап. – Мин сине югалттым».  Әйтерсең, минем торган җирне белми. Их-х, белгән булсам соң бу очрашуның ни белән бетәсен?! Юк шул, күңел алгысынды. Янымда басып торган егетемне дә оныттым. Бар дөньямны оныттым. Ул да җитәкләгән кызын кулыннан ычкындырды. Шау-гөр килеп торган зур бина эчендә без икәү, икәүдән-икәү генә. Безгә башка беркем кирәкми. Күзләр томаланды! Барысы да шуннан башланды да инде...
Ул кинәт кабынган хисләрен «зур тизлектә бер-берсенә каршы очып барган очкычларның бәрелешүенә» тиңләде. Ә кинәт кабынган һәм «зур тизлектә» әйләнеш ала барган мәхәббәт ул тиз сүнүчән, еш кына үзе артыннан зур бәхетсезлекләр, кайгы-хәсрәтләр китерүчән. Кыскасы, һәлакәткә китереп җиткерүче мәхәббәт. 
– Бер айдан соң Рөстәм миңа тәкъдим ясады. Мин әле аның кайда эшләвен, кем булуын ныгытып белеп бетермим. Ә ул: «Бер-беребезне гомер буе беләбез. Безгә вакыт кирәкми», – дип мине күндерде дә куйды. Мин тагын сихерләнгән кеше сыман, шундук ризалаштым. Уйласаң, чыннан да, шулай бит. Аннары... тормышлар җайланырга ошый. Аның – үз бизнесы. Майамига барып, туй ясап кайттык. Аның ике катлы, әйләнеп чыга алмаслык зур йортына күчеп килдем. Кухня тирәсендә болганып йөрисе дә юк. Өй тулы хезмәткәр. Мин – оҗмахта. Мин – рәхәттә. Тәмуг дигәнең бик тиз башланды. Эшкә чыгып китә дә, сәгать саен: «Кайда син?» – дип шалтыратырга тотына. «Кайда булыйм, мин – өйдә. Үзең өйдә генә утырырга, эшләмәскә куштың ич», – дим. Башта аның бу гадәтенә көлә генә идем. Бераздан бик ялыктыра, туйдыра башлады бу. Ярты еллап түздем шулай. Ә бер көнне, ул эшкә китәргә җыенгач, янына килеп бастым да әйттем: «Әгәр сорау алуыңны туктатмыйсың икән, синнән китәм. Партадан күчеп утырам», – дип, шаярткан да булдым әле. Ә ул мине якамнан әйләндереп алмасынмы? «Инде таптыңдамы? Кешең бармы?» – ди. Йодрыгын төйнәгән, күзләре акайган. – Башка миңа бу сүзне әйтмә дә», – диде, ишекне бәреп, чыгып та китте. Нинди хәлдә калуымны күз алдына китерәсезме?! Хәленнән килсә, үзеннән башка сулатмас та иде. Шулай бервакыт кибеткә җыенам, вак-төяк аласым килә, хатын-кызга кирәк әйбер күп бит ул. Хезмәтче кызым кисәтә: «Озак йөри күрмәгез, әтисе дә әнисен гел тукмап тора. Аларның нәселе шундый», – ди. Сугып кына карасын, шул минутта чыгып китәм дим үземчә. Шактый йөрелгән. Кайтып керсәм, Рөстәм өйдә. Арлы-бирле йөренә. Мине күрүгә, каршыма карчыга кебек очып килеп, ташланды. Ни булганын абайламый да калдым. Бик каты кыйнады. «Китәм», – дип җыена башлагач, тагын кыйнады. Икенче көнне берни булмагандай чыгып китте дә, бик соң гына кайтты. «Син дә йөрисең, мин дә йөрим», – диде. Аралар суынды, тормышлар бозылды. Мин бу кешегә кияүгә чыгып, нык ялгышканымны, бу кеше турында гомумән дә берни белмәгәнемне аңладым. Классташ, имеш. 
Ул мине ябып асравын дәвам итте. Әйе, әйе, төрмәдәге кебек. Урамга чыга алмыйм, якты дөнья күрмим, иптәш кызларым белән аралашмыйм. Хәтта кесә телефонымны да алып куйды. «Нәрсәгә ул сиңа?» – диде. 
Гөлчәчәк үзенең каты авырып хастаханәгә эләгүе турында сөйләп китә дә, елый башлый. «Бу дөньяда бер ялгызым булуын мин шул чагында аңладым, – ди ул үкси үк башлап. – Ни әти, ни әни булыша алмады». Хәлен белешергә килгән әнисе кызының «аерылып кайтам» дигәнен ишетергә дә теләми. «Рәхәткә чыдый алмыйсыңмы?» – гына ди. «Шул чагында элек йөргән егетемә шалтыраттым. Бәхетемә, ул һаман да өйләнмәгән булып чыкты. Мине хастаханәдән алып китәргә ризалык бирде».
Ничек хастаханәдән кайтуы, аннары эшкә урнашуы турында ул кыска-кыска гына әйтеп ала. «Чарасыз хәлдә булуымны белә идем. Беренчедән, мин аның хатыны. Икенчедән, гаилә эшләренә, ир белән хатын арасына берәү дә тыгылырга ашкынып тормый. Бигрәк тә иминлегемне кайгыртырга тиешле хокук саклау органнары. Бездә бит законнар шундый. Җитмәсә, аның һәркайда үз кешеләре. Көннәрдән бер көнне ул мине эзләп тапты. Эш сәгате башланып кына килә иде әле. Телефонга чакырдылар. Әнидер, бу телефонны ул гына белә. Трубканы алуга: «Кайда син?» – дигән тавышны ишетеп, чактан авып китмәдем. «Мине эзләмә», – дидем дә, трубканы ташладым.
Ул тагын бер шалтырата. Тагын: «Кайда син?» – дип сорый. «Ә бит минем кайда икәнемне белә иде. Җанга тиеп сорый, үтерерлек итеп. Соңгы шалтыратуында: «Мин сине кешегә күрсәтмәслек итәм. Ябылып яшисең килмәгән иде. Моннан болай инде үзең ябылып яшәүне сайларсың, – диде. – Мәгънәсен аңламаганмын».
Ханым төшләренә кереп йөдәткән, өннәрендә азга гына да күз алдыннан китмәгән ул көнне, ул фаҗигане гомеренә онытмас инде. Залим ирнең: «Үзең ябылып яшәүне сайларсың», дигәнен дә онытмас. Кара төндә Гөлчәчәкне үтергәнче, юк үтергәнче түгел, аңын югалтканчы кыйнадылар. Йөзенә күтәрелеп карамаслык хәлгә китерделәр. Иренең кушуы буенча булып чыкты. Битендәге өсте өстенә салынган тирән җөйләр, инде әнә ике ел үткәннән соң да шул килеш. Ул инде бетмәс тә. Ир үз җәзасын алган алуын. «Ярый әле: «Кайда син?» дип төрмәдән шалтырата алмый. Ишетсәң, үләрсең», – ди хатын.
Тәкъдиреңдә язылганга шулай микән бу тормыш? Яшь икән бит әле ул, 40 яшен дә тутырмаган. Алда – озын-озак һәм иң куркынычы – ялгызлыкка хөкем ителгән тормыш. Нишләр ул, ничекләр яшәп бетерер гомерен? Без бит кешенең күңеленә, җанына багарга иренәбез, күбрәк йөзенә карарга күнеккән...
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy