Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Хәмер корбаны

Хәмер корбаны

Мәдинә  АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
15 июня 2017
2009 карау
Ул йокыдан иртә уянды. Уянды да тәрәзә артындагы караңгы­лыкка, күкне иңләп, илереп-шашы- нып аккан каракучкыл болытларга ка­рап, озак кына күзәтеп ятты.
Көз инде. Табигатьнең, салкыннар­ны өнәмичә, соңгы яфраккача җан тартышкан чагы. Аның җаны да, яфрак шикелле, өзеләм-өзеләм, дип тибә әнә. Әйе, болай яшәгәнче, баш­кайларын мәсхәрә иттергәнче...
Гөлгенә, катгый бер карарга ки­леп, салкын идәнгә басты, чирканып куйды. Аннары, ашыкмый гына киенде дә кухняга чыкты. Газ плитә- сенә ут дөрләтеп, чәй куеп җибәрде. Өстәлгә бөтен тәм-томны тезеп куй­гач кына, изрәп китеп йоклаган кыз­ларын уятты.
- Торыгыз, мәктәпкә вакыт...
Балалары табын янына утыры­шып алгач, әнкәләре күкрәктән чык­кан ят тавыш белән: “Бүген өйгә кайт­магыз, дәү апагызда куныгыз”, — дип әйтеп куйды. Кызлар кайтарып сүз әйтмәде.
Әниләре аларны капка төбенә кадәр озата чыкты. Әле берсен, әле икенче­сен күкрәгенә кысты. “Әнкәй, ниш­ләвең бу?!” — диеште, ул-бу буласын сизенгәндәй, Айгөл белән Таңсылу.
- Барыгыз, бар, карап калыйм...
“Соңгы күрүем, соңгы күрүегез”, - дип өзгәләнде ана. Аның йөрәген­дәге әрнүләрен тышка чыгарасы, бөтен дөньяга шәрран ярып кычкырасы, га­зизләре артыннан йөгереп китәсе кил­де. Аяклары үзеннән-үзе сарайга, ул кичтән әзерләп куйган элмәккә, үлемгә - бер тәмугтан икенчесенә атлады.
Тик ул өлгермәде. Балаларын хур­лыктан коткарырга, яман сүзләрдән котылырга өлгерми калды. Ничек иртәләгәннәр болар? Сизенгән икән йөрәге.
Аны элмәктән алдылар, кулына богау салдылар. Һәм, конвой астын­да, төрмәгә алып киттеләр. Озата барганда, мыегы әле төртеп кенә кил­гән конвоир егет: “Кара син аны, үлеп котылмакчы булган,” — дип, чык­маган җаны гына калган тоткынны юл буе битәрләп барды.
Артта гөрләп торган тормыш: абзар тулы малы, өй тулы мөлкәте калды. Аңа өенә йозак эләргә, капкасын ябарга да ирек бирмәделәр. Шыр ачык дөньядан ул кат-кат тимер ишекле, тимер рәшәткәле караңгылыкка барып керде. Биредә аңа бар нәрсә ят һәм кыргый иде. Бу — җәһәннәмнең үзе иде. Гәрчә Зөя елгасы буенда урнаш­кан Козловка колониясе регионында иң рәтлеләрдән саналса да, төрмә бит инде ул. Ә төрмәдә җинаятьчеләр җан асрый. Ул да — җинаятьче. Ул да әнә сак астына, мондагы бик күп бәхет­сезләр шикелле, “ирен үтергән өчен” алынды.
Хак Тәгалә аның “үлсәм иде” ди­гәнен ишетмәде, күрәсең. Хатын үзенә бирелгән гомерне яшәп бетерергә тиеш иде. Әмма ничек итеп, ни хәлләр итеп?! Гөлгенәнең гөл кебек баш­ланган тормышы гел шулай якты, тыныч булыр, муллыкка һәм бәхеткә тиенер сыман иде. Ире Сабир да сабыр холыклы, кулыннан килмәгән эше юк әнә. Хаҗиевларның төп йор­тына килен булып төшкән Гөлгенә тиз арада уңган, булдыклы хуҗа- бикәгә әверелде. Алты баласын алты якка озаткан каенана төпчеге Сабир- ның хатынына “бәбкәчем” дип кенә дәшә. Авылның үрнәге булып, дус-тату яшәделәр алар. Ишегалдында булыр- булмас бер көтүлек бозавы-сарыгы, табын тулы ризыгы... Тырыша торгач, машина да алып җибәрделәр. Күрше- күлән аларга көнләшеп тә, сокланып та карады.
БУ якларда ямьле йортның ямен җибәрә, бәхетле гаиләне бә­хетсез итә торган бер күренеш тамыр җәйгән иде. Бу якларда һәр эшкә ара­кы баш йөрде. Өйгә печән кайтса да, утын киселеп куелса да, бәби туса, туган-тумача килеп төшсә дә... Гамәл башында исерткеч елан торды. Хәтта ак чәчләренә ак яулык бөркәнгән әбиләргә кадәр, кунак-төшем күренсә, чоландагы он савытыннан шул зәх­мәтне тартып чыгарыр, бер-ике чәр­кә җибәреп куярга да күп сорап тормаслар иде. “Дөньясы шуңа кит­кәч” дигән сылтау хаким иде аларга.
Гөлгенә белән Сабирның да дөнья­сы шуңа китте. Ир көн-төн эчә баш­лады. Эшенә бармас булды. Өйдәге бөтен тормыш мәшәкатьләре хатын җилкәсенә күчте. Җитмәсә, Гөлгенә- нең таянычы — каенанасы үлеп кит­те. Эчкән ирнең исә күзенә аракы­дан башкасы күренмәде. Хатыны­ның: “Эчмә, адәм мәсхәрәсенә кал­дырма”, — дип өзгәләнүен ир ишет­мәде. “Син миңа ачуланма, — дия торган иде ул чак кына айнып киткән сәгатьләрендә, — миңа инде аракы­дан котылу юк, миңа барыбер үләсе...”
Ул көн озак көттермәде. Шешә­дәшләре Сабирны өйгә кертеп таш­лаганда, әле төш вакыты да җитмәгән иде. Аягында көч-хәл белән басып тор­ган ир, “сыер бозаулый” дип, өтәләнеп йөргән Гөлгенәсен, үзе дә сизмәстән, стенага китереп сылады. Хатын бермәл аңгыраеп торды, аннары бар көченә селтәнеп җибәрде. Ир, чайкалып ки­теп, идәнгә гөрселдәде. Шуннан ул инде аңга да килмәде, айнымады да.
Ул теләгәненә, ашкынганына иреш­те: “үләсе” дигән иде, үлде, якты
дөньяны калдырып, мәңгелек йорт­ка китеп барды. Ә Гөлгенәсен тере мәет итте. Хатынга җинаять эше куз- _ гаттылар. Тикшерү бер ай чамасы дәвам итте. Гөлгенә кипте, сулды, кеше күзенә күренми башлады. Үзенә нин­ди генә аклагыч сәбәпләр эзләп ка­рамасын, ул инде “кеше үтерүче, җи­наятьче хатын”. Һәм ул, ләгънәт бу­лып, аның артыннан мәңгегә ияреп йөриячәк.
Нигә шушылай килеп чыкты соң әле бу тормыш? Кай җирдә, кайчан җибәрде хатын дилбегәне? Бары да әйбәт иде бит, югыйсә. Инде менә ничәнче мәртәбәләр Гөлгенә үз-үзенә шушы сорауны бирә. Уйлый-уйлый да, очына барып чыга алмый. Ирен эчә башлаганда туктатырга булган аңа. Акылын-зиһенен югалтканны кө­теп тормаска иде. Ә ул һаман иренең салгалап кайтканын күрмәмешкә са­лышты, тавыш чыгудан курыкты. Бар эшне йөгерә-йөгерә үзе эшләде. Нәтиҗәдә, төзәтеп була алмаслык хәлләр менә.
Авылдашлары Гөлгенәгә “төрмәче хатын” дигән кушамат тактылар. Кайчандыр гөж килеп торган йорт ишегенә йозак салынды. Кайгыдан моңаеп “тез чүгеп” калган өй тирә­гендә фаҗиганең сәбәпчесе — буш биешәләр генә ялтырап ятып калды.
Дәү апаларына күчкән Айгөл белән Таңсылу әнисен алып киткән юлдан күз алмый, озак көттеләр. Көттеләр, көттеләр дә, әкренләп аның юклыгы­на ияләшә башладылар.
Биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән Гөлгенәнең эше Президент кар­шында оештырылган Ярлыкау ко­миссиясендә өч мәртәбә карала. Һәм шул соңгысы хәл итә дә инде аның язмышын. Төрмәгә эләгүенә ике ел дигәндә, аңа иреккә чыгарылуы турында хәбәр килә.
Башыннан кичкән шушы хәлләрне бәйнә-бәйнә язып, редакциягә юлла­ган бәхетсез хатынны кулына каләм алырга, йөрәгендәгесен ачып салырга мәҗбүр иткән сәбәпне ачыклау өчен озын юлга кузгалганда, күңел, безнең бәхеткә тигән буранның үзе шикелле, каршылыклы уйлар белән тулы иде. Гөлгенә яшәгән йортны тиз эзләп таптык. “Ә-ә, теге төрмәче апаймы?” - диде безнең соравыбызга сорау белән үзе чаклы портфель күтәреп, мәктәптән кайтып килүче малай һәм карланып, боз булып каткан би­яләйле кулы белән юл читендә ялгы­зак утырган өйгә таба төртеп күрсәтте.
Капка ачык иде. Ишегалдына үттек. Өй ишеге дә ачык, тик хуҗабикә үзе генә күренми.
- Ул күршесе белән генә йөрешә, башка җирдә булмас, хәзер чакырып керәм, — диде безне озата йөрүче ханым. Биш минут чамасы да үтмәде, үзе артыннан бер хатын ияртеп ки­леп тә чыкты.
Хатын, урамга чыгуга, кеше-кара күрмәсен тагы дигәндәй, як-ягына карангалап куйды. Бер генә минутка карашы безгә тукталды. Аның йөзендә уңайсызлану катыш курку галәмәте иде. Күрәсең, ул берәү белән дә аралаш­мый, берәүгә дә ышанмый иде.
Гөлгенә безне өйгә чакырды. Җылы, чиста өй эченә кергәч, җанны таш ке­бек катырган киеренкелек бераз йом­шара төште. Хуҗабикәнең дә, кемнәр икәнлегебезне белгәч, йөзе якты­рып киткәндәй булды.
—     Кайтканыма бер ел, эш таба ал­мыйм, — дип башлады ул сүзен. — Колхоз рәисе мине кешегә санамый. “Әнә ирең артыннан кит” дип кенә җибәрә. Бик ялынгач, сыер саварга куйган иде. Ә мин анда эшли алмыйм. Сәламәтлегемне тәмам бетереп, бик та­ушалып кайттым мин ул җирдән. Уникешәр сәгать ашханәдә, гел аяк өсте... Аякларым сызлый, тотмый дисәм дә дөрес. Эшләми дә тора алмыйм. Миңа бит әле 40 та тулма­ган. Ике баламны үстерәсе бар.
- Сез югында балаларга кыен бул­маганмы? — дибез, әңгәмәне ничек башларга да белмичә.
- Рәхмәт инде, үз туганнарым ка­раган. Мәктәптә дә аны-моны әйтеп кыерсытмаганнар. Балалар алар, олы­лардан аермалы буларак, рәхимсез түгел.
Ул, сөйләвеннән туктап, бит алма­лары буйлап тәгәрәп төшкән яшьлә­рен сөртеп ала да җан ачысы бе­лән әйтеп куя: “Җитәкчебез бик ка­һәрли, каныга, сүз йөртә, кешене ко­тырта. Жалу белән бара алмыйм. Мине кем тыңласын хәзер?”
Аның елый-елый сөйләвен хәйран­нар калып тыңлыйбыз. Нинди рәхим­сез адәмнәр бар дөньяда? Күргәне өс- тенә күрсәтәсе килеп тору шушыдыр.
Гөлгенә төрмәдә чагында иренең туганнары төп йортны үзләренә кай­тару чарасына керешкәннәр. Аны ике баласы белән урамга куып чыгармакчылар.
- Каенанам чирләп, еллар буе түшәктә ятканда, берсе дә кайтып хәлен белмәде, ул берсенә дә кирәк булма­ды, — дип дәвам итә сүзен хатын. — Бер көнгә кайтсалар да, түзә алмый­лар, минем аркамнан кагып, мине үсендереп, “молодец син” дигән бу­лып китеп баралар. Ә хәзер әнә энекәшләре үлгәч, “синең бу йортта торырга хакың юк” дип, судлашып йөриләр.
Ул югында ир ягы туганнары авылга кайтып, өйне ачып кереп, зиннәтле әйберләрне алып чыга. Гаражга кер­теп бикләгән машинаны колхозга сата. Җирле хакимият башлыгы, үзе закон сагында торырга тиешле рәис, бу эшләргә бик тыныч карый. Нигә карамаска, “бушка” килгән машинага нигә утырмаска? Гомерен шул йортка биргән хатын, үсеп килүче балалар хакында уйлау юк та юк инде.
- Эчендәгесен белмим, ә болай авыл халкы начар карамый үзе, — ди Гөлгенә авыр сулап. — Кызларыма: “Әллә авылдан чыгып китикме?” — дип тә карадым. Ә алар: “Әни, без кемгә кирәк?” — диләр. Дөрес әйтәләр инде. Шөкер, кызларым үсеп җитте, миһербанлылар, мине андыйлар, бер авыр сүз ишетмәссең, “әнкәй” дип, өзелеп торалар. Эш турында кайгыр­ма, үзебез эшләрбез, өйдә генә утыр, диләр. Алай гына булмый бит әле ул.
Кызганычка каршы, алай гына бул­мый шул әле ул бездә! Аннары бит кеше арасына чыгу дигән нәрсә бар. Бикләнеп, яшеренеп, дөньяны тәрәзә пәрдәсе аша күзәтеп яшәүнең ни тәмуг икәнлеген Гөлгенә бер үзе генә белә.
- Аракы, бары шул иблис харап итте тормышыбызны, — ди ул безнең белән хушлашканда.
Хәсрәт тулы өйне калдырып, кай­тыр юлга борылганда, артыбызга әй­ләнеп карыйбыз да, тәрәзәдән күрен­гән боек йөзне күреп, тетрәнеп китә­без.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy