Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Акбалам

Акбалам

Роза КАМАЛЕТДИНОВА
Роза КАМАЛЕТДИНОВА
12 мая 2017
1948 карау
Ялынып-ялварып та, ал­тынга сатып алып та булмый мәхәббәт дигәнне. Көнен- мизгелен алдан белгертми, көтмәгәндә ул сине үзе таба, һәм йөрәккә ут кебек каба. Ләззәтле ялкыннан исән- имин чыгып, канатланган­дай, илһамланып яшәгән бәхетлеләр бар. Кемнеңдер күңелендә ул мәңге төзәл­мәслек, җәрәхәтле яра кал­дыра, кемнеңдер йөрәген дөл итә... Фәрһад-Ширин, Ромео-Джульетта мәхәббә­те хакындагы хикәятләр телләрдән-телләргә күчә, риваятькә әйләнә. Әйе, үке­нечле мәхәббәтләр көчле бу­ла, Таһир-Зөһрә гыйшкы ише була...

Унтугыз яшьлек Фатый­маның да күңелен сихерләде мәхәббәт дигән тылсым. Бер карасаң, чәчәк аткан гөл ке­бек балкый — дөнья шул­кадәр ямьле, икенче кара­ганда бушлыкка оча сыман - алда билгесезлек! Кызының җанын айкаган хисне ана йөрәге сизенми кала диме­ни? Болай да җыйнак-курач кыз тәмам ябыкты. Мәшәкать-борчуы җитәрлек, мо­нысы хак. Эшли дә, укый да. Балык промышленносте инс­титутына секретарь-маши­нистка булып урнашты, тех­никумның соңгы курсында укый, сессиягә әзерләнәсе бар. Соң кайта... Мәйсәрә апа сынап-сынап йөрде дә кызына сораулы карашын төбәде.

- Әнием, мин бер егет белән очрашам...

- Акбалам! — Олы кызы­на яратып шулай дәшә иде ул. — Сөю-яратышулар синнән-миннән генә калмаган.
Егет белән йөрү гаеп түгел. Әмма... — Кызының мөлде­рәп торган карашы белән күзләре очрашты да туктап калды. — Кача-поса йөреп дан чыгарсаң, оятын кая куярбыз?!

- Юк, әнием! Бик әйбәт, инсафлы-динле егет ул. Сез­нең белән танышасы килә. Тик... Безнең милләттән түгел, чит ил кешесе. Гыйрактан килгән гарәп!

Гарәп?! Отелло маврмы әле? Күңеленнән шик йөге­реп узды, ә теле:

- Үз мөселманыбыз икән! — диде. Чыннан да, хак мөселманнарга тарату өчен Мөхәммәд рәсүлебезгә Коръән-шәрифне гарәп те­лендә иңдергән Раббыбыз.

- Уе изгелектә булса, килсен. Күрик. Күңелем ты­нычланыр, әтиең алдында да

йөзебез ак булыр. Тәртибе шул. Әдәп төбе гадәт, әдәп булмаса, бәхет кача.

Ал белән гөлдән генә тор­мый шул дөнья. Кызларының атасы Ризванны Мәйсәрә утыз җиде яшендә югалтты. Нужа йөртә бит адәм бала­сын. Кояшлы, җиләк-җимешле Әстерханда яшәсәләр дә, арттан этмәсәң тормыш ар­басы үзе тәгәрәми. Иртә яз­дан бакчада алар. Яшелчә, суган игәләр, борыч, поми­дор, кыяр утыртып елына икешәр уңыш җыялар. Поми­дорны кая куярга белмәгәч, Казан халкын кинәндерим әле дип, ата-баба туфрагы­на сәяхәткә чыккан иде. Ба­ру белән рәтсез төш күрде, камыш яга, имеш. Уянды да юл төшенә юрады. Кабат күзен йомуы булды, баскыч төбе тулган аяк киеме...

Алыпсатарларны бәхетле итеп, алып килгән помидор­ларын чирек бәясенә кал­дырды да аэропортка, аннан Әстерханга очты. Кайтса, төшендә күргәннәр — өн, имеш! Баскыч төбе тулы аяк киеме. Бөтен аймак аларга җыелган. Өч кыз өчесе тиң аптырап, аталарының баш очына басып уянуын көт­кәннәр, тик әтиләре күзен ачмаган... Йөрәк өянәге! “Син каян белдең, ничек кай­тасы иттең?”— дип гаҗәпкә калдылар. Уты-суы бергә — балалар ятим калды. Баш ба­ла — унике яшьлек Фатыйма әнисенә терәк иде. Ягымлы, кече күңелле апа сеңел­ләренә җил-яңгыр тидерт­мәде. Алай да... Хуҗалык зур, эш-мәшәкать — муен­нан. Нәрсәгә тотынсаң, ни эшләмәкче булсаң да һәр җирдә ир-ат кулы кирәк.

Мәйсәрәнең күрше-кү­лән, дус-иш алдында абруе бар иде, хатыны үлгән Флер исемле яхшы кешегә дим­ләп, ике сыңарны пар канат­лы иттеләр. Язмышта шулай язылгандыр, тормыш арба­сына бергәләп җигелделәр. Парлап тарткач, авырлыгы алай ук сизелми ич. Ятим кызлар күңеленә ачкыч ярата алды үги әти. Миһербанлы иде. Ил-көн алдында йөзең ак булсын дисәң, татулык кирәк. Гомер искән җилдәй сизелми үтә икән. Әнә, Фа­тыйма да җиткән кыз булган.

Үз яртысын тапканчы адәм гел ярты була. Башлы- күзле булу — бөтен кеше бу­лу бит инде. Кызың кемне сөйсә, киявең шул булыр, дигән борынгылар. Ата-бабадан калган гамәлләр яшәтә, яшәртә дөньяны.

Озын буйлы, кара бөдрә чәчле, көләч йөзле Тәүфыйк бусаганы атлап керүгә күңелләренә хуш килде. Егет солтаны, үзе акыллы, ипле, Фатыйма дип үлеп тора. Әстерхан балык промыш­ленносте институтында укый икән. Әнисе Хәят Җигелде — мөгаллимә, әтисе Мандуб Шедер авиакомпания хезмәт­кәре.

— Үзебездә торсын. Холык-фигылен дә күрербез- белербез, — диде әтиләре.

Фатыймага гүя канатлар үсте. Очып кына йөри. Әни­се: “Кызым, ашка дүрт бәрәңге әрчеп сал әле”, — дисә,Тәүфыйк белән икесе ике яктан ике пычак тотып киләләр дә бәрәңге әрчергә тотыналар. Бер алманы ур­талай бүлеп ашыйлар.

Мәйсәрә бакча эшеннән бушамый. Яшьләр икәүләп өй юарга тотынганнар. Фа­тыйма мунчаланы сабынлап- сыгып егет кулына тоттыра, ә Тәүфыйк — буе озын, үрелеп-үрелеп түшәмне сөртә. Кер юсалар да бергә, берсе уа, берсе сыга, берсе чай­кый, берсе элә, йә үтүкли. Бергәлектән, юктан да кызык табып, көлә-көлә, рәхәтлә­неп эшлиләр. Егетнең кулы таш эшенә дә ята икән. Ялт иттереп кухня төзеп куйды. Җәй өчен аш өе салдырырга хыяллана иде Мәйсәрә, ул хыялы да тормышка ашты. Измә белән ныгытып сыла­гач, акшарлап җибәргәч, ка­мыштан үрелгәне дә белен­ми. Гаҗәп матур, уңайлы ки­леп чыкты, уртак уңышның сөенече дә икеләтә зур була икән. Әстерхан татарлары — динле халык. Егетнең кыз өендә яшәве юк-бар сүз чы­гарырга мөмкин. Уйлашты­лар да Тәүфыйк белән Фа­тыймага никах укыттылар. Башлы-күзле булдылар, ди­мәк.

Әмма Мәйсәрәнең күңе­ленә шом салырдай вакыйга да озак көттермәде.

Тәүфыйк иленә — кунакка кайтып киткән иде. Фатый­маның кулыннан эш төште. Тәмам чиргә сабышты. Тәрәзәгә төбәлә дә тораташ­тай катып тик тора. Әллә юк­сына Тәүфыйкны, әллә кире кайтмас, дип пошына. Әллә әти-әнисе никахларын таны­мас дип үзәге өзгәләнә? Тыны белән суырып алыр иде дә...

— Диплом аласы бар ич, ник кайтмасын, кайта! Сабыр бул, — ди әнисе.

Ә бер көнне кыз иртән сикереп торды да, нәкъ элек кечә ашкынып:

- Бүген кайта! Менә күрерсез! — дип, өй җыеш­тырырга тотынды. Әнисе:

-  Юкка борчыма җаныңны! Киткәненә өч кенә көн ләбаса. Туган-тумачасы күп ич Багдадта. Күрешсен, нак булсын. Әйләнеп каймас ул арада, — дип карады. Ә кыз гүя ишетми, өзми-куймый үзенекен тукый:

- Әнием! Кайта ул. Бүген. Әйдә, кишер түтәлен утыйк, эшне тиз бетерик!

Син күр дә, мин күр, кичке эңгер куера башлаганда капка төбенә җиңел машина килеп туктады. Сандык кадәр чемодан сөйрәп Тәүфыйк­ның капкадан керүе булды, Фатыйма кош кебек очып шул тарафка ыргылды. Че­моданнарын сукмакта таш­лап, егет аның каршысына йөгерә. Түтәлләр тапталамы, помидор сабаклары сына­мы — гамьнәрендә дә юк. Аяклары җиргә тими, очалар!

- Сагындым! Күземә берни күренмәде. Җанымның яртысын монда онытып калдырганмын. Көннәр буе сине уйлап утырганчы кай­тып китәм, дидем...

Гашыйк йөрәкләргә киртә булырдай сәбәпләр... Бар­дыр. Мәхәббәтнең бар хикмәте шунда, бүгенге белән яши ул. Куллар — кул­да, күзләр — күздә. Бүген бәхетле алар, хәзер. Тик дөнья күргәннәр яшьләрнең мөкиббән китеп яратышула­рын өнәп бетермәгәндәй: “Үтә кызыл тиз уңа” - дип куялар.

Мәхәббәт нәрсә ул? Аны үлчи алырлык бизмән-үлчәү бармы җирдә? Авырмы, җиңелме, ләззәтме, бәхетме сөю? Моны белүче юк. “Йо­марлап йөрәккә салган оҗмахың ул, тәмугың” — ди шагыйрә Саҗидә Сөләйманова. Әйе, дөресе — бизгәк ул... Бер туңасың, бер янасың, бер көнлисең, бер шүрлисең...

...Тәүфыйкның, Гыйрактан килеп укучы дүрт шариктәше белән бергә Мур­манскига, еракка йөзүче суд­но капитаны вазифаларын  үзләштерү өчен практикага җибәрелүе билгеле булды. Фатыйма өчен сөйгәненнән аерылу аяз көнне яшен сугу­га тиң иде. Шул хәбәрне ишетү белән ул елады да елады.

- Мәңгегә китү түгел бит бу. Минем күзләрем әлләни шөп күрми. Мөгаен, ми­не кайтарып җибәрерләр — дип юатмакчы булды егет. - Кайтармасалар, үзең яныма килерсең. Өч айдан син дә диплом аласың ич...

 Өч ай... Фатыйма хуш­лашканда гел бер сүз сөй­ләде:

- Бу — аерылышу! Бу — аерылу! Бел, мин синнән башка яши алмыйм!

һәм шул мизгелдән аның җанын ут булып көтү газабы урап алды. Поезд кузгалырга өлгермәде, сагыну сагышы көйдерде. Тәүфыйк Мәскәүгә барып җиткәнче хат көтә башлады. Җил иссә дә, урам якта кипкән үлән кыштырда­са да, эт өрсә дә ашкынып капкага йөгерде: хат, йә те­леграмма китергәннәрдер!

- Хат язар ара үтмәде ич! Бәргәләнмә болай. Әнә, дус кызың Ольга Мәскәүгә җые­на. Кием-салым алырсың!

- Барып йөреп, киенеп кайт! — дип Мәйсәрә аның кулына байтак кына акча тоттырды. Ә йөрәге бәргәләнде, исәр­ләнә түгелме бу бала? Вакыт уздыра алмый. Ичмасам, юаныр...

Юанмады шул... Әллә нишләп юана алмады. Ике көннән буш сумкасын селтәп кайтып кергәч, әнисенең күзе маңгаена менде.

- Әллә акчаңны югалт­тыңмы? Мәскәүне күрдеңме соң?

- Күрдем. Вокзалга кер­дем. Кайтырга билет алдым. Телеграмма бармы?

- Акбалам! Хыялланасың инде әллә? Тәүфыйк үз ир­кендәге кеше түгел, чит ил кешесе бит ул. Урысчасы ча­малы. Язмышларыбыз кеше кулында ич безнең һәркайсыбызның. Мәскәү ич ул. Па­роходка утыртканнардыр...

- Юк! Ул телеграмма би­рергә тиеш иде!

- Бирер! Кайгырма.

Әмма ул әнисен, әнисен генә түгел — беркемне дә тыңламый иде инде. Әйе.

Мәхәббәт ул - газап...
Йөгәнен өзгән йөрәгең
Әллә кол, әллә азат...

Күрәчәкне белеп булса­мы? Дөнья кумас иде Мәйсәрә дә, керфек какмый кызының баш очында атна­лар, айлар буе кузгалмый утырган гына булыр иде. Тәүфыйк белән икесе бергә төшкән фотосурәтне кулына ала да сәгатьләр буе артына сөйгәненең куллары язган кадерле сүзләрне укый Фа­тыйма. Күптән ятлаган сүзләр: “Фатыйма! Яратам, һәрчак яратачакмын. Аеры­лышу теләмим. Без һәрвакыт бергә булырбыз. Безнең сөю элеккедән дә көчлерәк... Мәхәббәтең: Тәүфыйк”.

Без һәрвакыт бергә бу­лырбыз...

Шул сүзләре белән си­херләдеме ул аны?!

Нигә бергә түгел, ник ае­рым соң алар? Нигә бер хат язмый, телеграмма сукмый? Давылга эләгеп, харап бул­дымы, бәхетсезлеккә юлык­тымы? Сөю — сәгадәт, ди­ләр. Яратам диюе чын түгелме? Ирләр хакында төрлесен сөйлиләр. Күзләре белән ярата алар, хатын- кызга сүз тансык. Имештер. ...Бусаганы атлап иреккә чы­гуга ир өйләнмәгән егеткә әйләнә, күзе чибәрләргә төшә...

Нигә шулай яна бу йөрәк... Тәннәренә ут кабар­дай булып яна да яна...

Аерылышуларына алты көн үтте. Алты елга, юк, алт­мыш елга торырлык алты көн... Тамагыннан аш үтми, күзенә берни күренми... Ул — канатсыз кош! Үзе кош­тай җиңел, очарга талпына, әмма оча алмый. Чөнки кана­ты каерылган!

Исерек кеше кебек алпан- тилпән килеп кыз аш өенә ат­лады. Тәүфыйк кулы тигән ак ташларны сыйпады. Таш салкын иде. Акташ аның кай­гысына битараф иде. Аһ, өзелә бит бәгыре! Ник аңла­мыйлар? Әнкәсе янында булса икән, ичмаса!

Аһ, әнкәсе! Белсә, аңла­са икән... Тормыш баскан җилкәләрен турайтып кызы­ның мөлдерәмә күзләренә бакса... Күз яше артында өметсезлек посып торганын күрми калмас иде. Кырык эше кырык якта кырылып ят­са да, газизе яныннан кит­мәс иде. Ләкин... Язмыш каләмнәре безнең кулда бул­са икән!

Югыйсә, Мәйсәрәнең төшенә керде афәт буласы... Әллә кайчан үлгән иренең дусты Рафикъ ике кат тимер­чыбыклы киртә аша аны кочмакчы була... “Син бит вафат, кадерле әйберемне алырга йөрмисеңме?” дип уйлый ул өзгәләнеп-бәргәләнеп. Киемнәрен сакларга теләп үз- үзен кочаклый, ә тегесе көлә-көлә башыннан яулы­гын — иң кадерле, газиз нәрсәсен йолкып ала...

Әстерхан, базарында иде ул, әлеге дә баягы, тырышып үстергән помидорны урнаштыру артыннан чабуы инде. Кайтса... Акбаласын сузып салганнар...

— Умарта кортлары гөж­ли. Гөжли — чыдарлык түгел. Әйтерсең башыма оя яса­ганнар, йә шунда корт күче сарган! — Мәйсәрә үз- үзеннән курыккан мизгел бу.

— Йортта мәет бар, ди­ләр. Ә мин хат китергән идем. Фатыйма хат көтә иде бит. Ничек бирим? Кемгә би­рим? — Монысы — хат ташу­чы тавышы.

Хат — Тәүфыйктан иде! Әмма аны ачып укыр кеше юк. Мәйсәрә башына чыдый алмыйча урында бәргәләнә, Флер күмү мәшәкатьләре артыннан чаба.

Үкенечле мәхәббәтләр көчле була, Таһир-Зөһрә гыйшкы ише була.

...Сизенүе хак булган, күзе ерактан күрми дип, Тәүфыйкны еракка йөзүче кораб капитаны итеп алмый­лар. Хаты артыннан үзе дә кайтып төшә. Озын гәүдәсен төз тотып, ишек катына ке­реп басуга, Мәйсәрә елап аңа ташлана. Фатыйма! Кы­зы янәшәсендә ич! Һәм аңлап ала... Күзенә күренә! Саташа!

— Әнием! (Фатыйма ке­бек “Әнием!” дип өзелеп эндәшә иде аңа кияү-балакай!) Мин сезне ташла­мыйм. Телисезме, беркайчан өйләнмәячәкмен. Фатыйма­ны мин дә бик-бик яраттым. Ансыз миңа да яшәү юк.

— Юк, балам! Исәннәр яшәргә тиеш! Тик... Авырга алма үтенечемне... Килеп йөрмә син безгә. Болай да яралы җанымны ныграк яра­лыйсың. Айга карап улаган бүре кебек үкерәсем, улый­сым, җиргә ятып ауныйсым килә. Әмма миңа әле яшәргә кирәк. Тагын ике кызым — Халидәм белән Сәгыйдәм хакына...

Әйе, сазлыкка баткан ке­ше чәченнән сөйрәп үзен- үзе баткаклыктан өстерәп чыгарган сыман, Мәйсәрә үлем белән яшәү көрә­шеннән исән чыга. Үз-үзен әрләп, оялтып... “Карале, ул Акбаласын югалткан! Кайгы- сагышка чыдый алмый. Бер син генәме хәсрәт белән йөзгә-йөз килгән?! Ничә мең ананың газиз баласын сугыш йоткан. Апарга җиңел бул­ганмы? Алар синнән кимме? Түзгән, чыдаган ана йөрәге. Син дә чыдарга тиеш! Шигырь итеп яз, җыр итеп җырла!”

... Бу хәлләргә инде егер­ме җиде ел үтеп киткән. Чикләр дә бикле түгел, ачык.

“Телисеңме,әнием,синең улың булам, беркайчан, бер­кемгә өйләнмәскә ант итәм”, — дигән иде Тәүфыйк. “Юк, бала, өстемә андый гөнаһ ала алмыйм. Үзең теләгәнчә яшә, безне оныт. Чөнки сине күрсәм, Акбалам күз алдым­да”, — дип җавап кайтарды ана.

...Әстерхан шагыйрәсе Мәйсәрә апа Умерова (кыз чактагы фамилиясе Сөләйманова) белән без Казанда очраштык.

— Гыйракны көл иттеләр. Исән-саумы, кайда икән га­зиз баламның иң кадерле ке­шесе? Монда калма, диюем дөрес булгандырмы? Бел­мим. Бәхетле микән дип, төн йокламый уйлап яткан чакла­рым күп була. Зиратка килеп, көннәр буе елап утырганын күргән кешеләр аны әле дә кызгана... — ди ул.

Егерме җиде ел Мәйсәрә апа куе чәйне авызына да ал­мый, сусынын су белән баса. Ә йөрәкнең ялкыннарын ба­сар чара юк...
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy