Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Озын-озак туй көне

Озын-озак туй көне

Рәйсә Юсупова
Рәйсә Юсупова
28 марта 2017
1942 карау
...Кәләшне көтәбез. Аны дус кызлары, туган-тумачалары, әти-әнисе озата төшәчәк. Ә кияү егетебез... Кияү егетебез дулкынланыпмы-дулкынлана: өскә, бердәнбере яшәгән унынчы кат тәрәзәсенә дә карап-карап ала, кул сәгатенә дә әледән-әле күз сала. Аннары... Аннары ул кыенсынып кына иптәшләренә елмая, һәм янә (инде ничәнче кат!) туй машиналарын барлап чыга: җидәү! һәм янә (инде ничәнче кат!) югарыга күз сала...
Анда, кияү егете карап күзләрен талдырган тәрәзәдә... Юк икән, тугызынчы кат тәрәзәсе астында... өрәк сыман берәү — кулларын канат, халат итәкләрен җилкән иткән бер шәүлә — очарга талпына. Очып китәренә... Очып китәренә тәрәзә борысына “эләгеп калган” бер аягы гына комачаулый түгелме?..
Һәм бу мизгелдә һаваны хатын-кызның ачыргаланып: “Коткарыгыз, ярдәм итегез?!” — дигән ялваруы яра...
Моннан соңгы күренешләр, кино кадрлары кебек, тиз-тиз алышынды: егетләрнең берсе кесә телефонында номерлар җыйды. Шул ук мәлдә берничә җитезе — подъездга йөгерде... Җир астыннан гына калыккандай, туй мерседеслары янәшәсендә “Ашыгыч ярдәм” һәм милиция машиналары да пәйда булды...
...Ул төнне мин, билгеле, йоклый алмадым. Күземне йомуым була, көндезге күренешләр яңара да йөрәкне кыса,
җанны өшетә. Төсле төшләр кебек, бу күренешләр йә тугызынчы каттан сикерергә омтылган чалшайган чырайлы хатын кыяфәтендә, йә алсу йөзеннән каны качкан кияү егете образында гәүдәләнә...
Болардан арыну өчен башка сурәтләрне дә күзалларга тырышам һәм...
Юк, ак күлмәкле сылу кәләшне күз алдына китерә алмыйм мин, китерә алмыйм... Аны һаман тәрәзәдән “эленеп торган”, ак йокы халаты кигән теге “өрәк” каплый. Ә колакта бертуктаусыз туй кәрваны сиренасы гүелди. Аңа, улый-улый, “Ашыгыч ярдәм” машинасының сиренасы кушыла...
...Иртән генә “аңыма” киләм. Миннән туй турында мәкалә көтәләр ләбаса! һәм янә шәһәр читенә — Азино бистәсенә юл алам.
Менә ул йорт!.. Әмма кәләш яшәгән фатирның ишеге ачылмый: туйдан кайтмаганнардыр әле, күрәсең.
Аякларым инде үзләреннән-үзләре тугызынчы катка өстери, кулларым исә кыңгырау төймәсенә үрелә.
Ишек ачучы урта яшьләрдәге ханымга мин гозеремне — туй хуҗаларын эзләвемне әйтәм. Ул, бар әрнүен сүзләренә салырга теләгәндәй: “Кемгә — туй, кемгә — үлем”, — дип куя.
- Үлдемени? Кемегез иде? — дим, көчкә-көчкә тын алып.
Минем ихлас борчылуымны тоеп булса кирәк, ханым да йомшара:
- Хастаханәдә ул. Туй егетләре булышмаса, алар өлгермәсә, әле мин үзем дә... Каенанамның аягына асылынган кулларымның хәле инде бөтенләй беткән иде бит...
И Адәм баласы! Тәрәзәдән сикерү кебек чиккә ниләр җиткерде икән сине, ниләр?!..
Уйларымны укыгандай, килен-ханым тамак кырып куя. Аннары: “Өченче көн каенанамның иң яраткан улын җирләдек”, — дип, ачыклык кертүне дә кирәк таба.
...Туй турындагы мәкалә һаман язылмый. Җанны һаман икенче бер сорау борчый: нигә?
Баласын җирләгән аналар, әнә күпме!.. Әфган, Чечня генә дә күпме ананың газизен йотты. Әмма яши мондый ана да, газапланып булса да — яши! Улы өчен гамәл кыла-кыла яши...
Ай буе борчылып йөрдем дә, язның кояшлы бер көнендә, әлеге сорауга җавап эзләп, хастаханә ишекләрен ачтым.
Шыксыз, шомлы йортның кат-кат йозаклы бу ишекләре аша мине көчкә үткәрделәр. (Һәм күңелгә, нигәдер, Кешелекнең бөтен акылы һәм намусы мең йозаклы шушы йортка бикләнгәндер, дигән уй үрмәләде.)
“Хастаханә дә, бирегә эләккән хастаның тормышы да — “конфиденциально”, дип каршылаган бүлек мөдире исә, сөйләшә торгач, ачыла төште, һәм менә... авыру ятагы янына да үзе озата.
Чамалабрак сөйләшергә кирәклекне уйлап барганда... мөдир сулга борылды да, китап укып утыручы бер ханым янында тукталды. Аның:
“Менә — социаль-яклау оешмасыннан килгәннәр...” дигән “матур ялган”ын ишетү; чалшайган чырайлы, кыйшайган авызлы авыруны түгел, интеллигент кыяфәтле ханымны күрү — мине өнсез итте. Ә “авыру”ның зур яшькелт күзләрен сирпеп алуы, озатучымның янә, “күчтәнәч китергәннәр”, дип өстәп куюы — чынбарлыкка кайтарды.
Һәм мин, “әйе” дия-дия, пакетымны актара башладым.
- Рәхмәт! — ди ханым, китабын бер читкә куеп. — Тик мин мохтаҗ түгел. Яныма көн дә килеп торалар. Улым да. Киленем дә... Мохтаҗларга бирегез...
Алма, өрек кебек җимешләрне мин барыбер аның тартмасына бушатам. Камыр ризыкларыннан торган төргәгемне ятагына куям.
- Кемнең мохтаҗрак икәнен белмим бит. Үзегез сыйласагыз инде... — дим дә, мең дә бер соравымны йотып, табибка борылам...
Мөдир мине янә үз бүлмәсенә әйдәде... Менә ул... сүзсез генә сейфын ачты, аннан зур бер конверт чыгарды, һәм бу конвертны бер кулыннан икенчесенә күчерә-күчерә, озак кына уйланып утырды. Ниһаять, аның сынаулы карашы миндә тукталды.
- Моны минем күрсәтергә дә, укытырга да хакым юк. Эш урынымнан гына түгел, табиблык дипломымнан да колак кагуым бар... Рискнем, руслар әйтмешли. Сез — журналистларның һөнәр-вазифасы да — җанны-рухны дәвалау бит... Укып чыгыгыз. Бәлки монда язылганнарны кайчан да булса бер файдаланырсыз. Кешелеккә бер “дәва” булыр... Һәрхәлдә, гыйбрәт алырлык хат бу.
Мөдир конвертны миңа сузды. Ә үзе, бүлмәсендә ялгызымны калдырып, чыгып ук китте.
Кулларымның калтыравын тыеп, мин конвертны ачтым, һәм... һәм дәфтәрнең беренче битеннән “Оныгым — Ләләгөлгә!” дигән сүзләрне укыдым.
Икенче бит тә шушы ук исем белән башланган иде.
“Ләләгөл!.. Менә исемеңне яздым да, күпнокталар куеп, тукталып калдым. Ул нокталар урынына “кызым” дип язарга тиеш идем мин. Әмма ләкин минем сиңа бер генә мәртәбә дә “кызым” дигәнем булмаган - икән. (Шуңа төртелгәндер, мөгаен, ручкам да.)
Сине бакчага илткәнемне, мәктәпкә озатканымны, каршы алганымны да хәтерләмим. Бишек җыруы, әкиятләр тыңлатып та үстермәдем мин сине.
“Кызым” дип дәшәргә инде хакым юклыгын, минем барлыгымнан оялып,
дәү әниең булуымны иптәшләрең, классташларың белүдән исә котың алынып, гарьләнеп яшәвеңне — хәзер менә тоеп ятам.
Бүген синең туган көнең икәнне — унбишең тулуны да — бүген генә аңыштым...
Унбиш яшь!.. Кыз баланың иң гүзәл, иң күркәм, иң садә чагы. Иң горур, иң гарьчел чоры да аның унөч-унбиштән башлана. Минем үземнең дә хәтәр “чытырманлыкка” эләгеп, шунда адашып калуым — әнә шул яшьтә башланды.
...Әйе, унбишем туласы 1943 елда авылыбызга район үзәгеннән ревизор килде. Колхозның күтәрәмгә калган соңгы өч аты да үлгән көн иде ул. Бу кешенең беренче генә килүе түгел — колхоз сарыклары югалгач та килгән, һәрбер ихатаны тикшереп, ферма мөдире булып эшләүче әнкәйгә бик каты янап киткән иде ул.
Бу юлы исә көне буе идарәдә генә утырды. “Ферма”, “амбар” дәфтәрләрен кат-кат актарды, “ник атлар турында акт төземәдегез” дип, теңкәгә тиде, “өлгермәдек, сез килгәндә генә үлделәр бит” диюебезгә колак та салмыйча, аңлашылмый торган сораулар биреп интектерде...
Шул төнне безнең тәрәзәне председательнең хатыны — Гайшәттәй шакыды.
Ул:
- Харап итмә, кызым, зинһар коткар Габделхәй абыеңны, — диде дә, аякларыма егылып, еларга тотынды. — Теге ревизор... аракы чөмерде-чөмерде дә, янапмы-яный:    “Беләбез без синдәйләрне, — ди Габделхәйгә, — кулсыз калуың да сугышны ташлап кайту өчен, — дип, аның буш җиңен селки. — Ә хәзер монда, фронтка җибәреләсе атларны үтереп, корткычлык эшләп ятасыңмы?..” — дия-дия үкерә...
- Ни эшли алам соң мин, Гайшәттәй,- диюем булды, ул шундук елавыннан туктап, өмет тулы күзләрен миңа күтәрде.
- Эшли аласың, бәбкәем, эшли аласың... Ул мәлгунь әле: “Хисапчы кызыңны биреп җибәрсәң, сине дә, ул гүзәлнең әнкәсен дә төрмәгә утыртмыйм; сыңар йодрыгыңны төйнәргә ашыкма — өйләнәм мин аңа, өйләнәм”, - дигән сүзләр дә ычкындырды...
...Мин, кадерле әнкәемне һәм председателебез Габделхәй абыйны төрмәдән коткара алуыма горурланып, әнә шул кара төндә, ревизорның кара айгыры җигелгән кара кошевкага утырдым...
Юк, ул төннән үк башланмады әле минем кара көннәрем... Башта Әхтәм абый (ревизорның исеме бу!) мине үзенә ияләштерде: матур-матур сүзләр
әйтеп иркәләде, әллә нинди бүләкләр апкайтып — һушымны алды. Аннары... аннары яшемне балигъ күрсәтеп, паспорт юнәтте һәм аңа загста никах печате дә суктырды.
Менә шуннан соң гына мин аның “тамашаларын күрә башладым.
Эшеннән ул гел эчеп кайтты. Мыскыллы елмаюын күрмәмешкә, сүгенүләрен ишетмәмешкә салыштым. “Барган бер авылында солдаткалар куенында йоклый” диючеләргә, ышанмадым... Гомернең биш елы шулай узды.
...Беренчебез туган көнне ул хастаханәгә килмәде. Икенче көнне дә күренмәде. Ә өченче көнне күршебез “бәби ашы” китерде. Командировкасындадыр, мөгаен, дидем дә, суык хатаханәне калдырып, чыгарга булдым. “Әйе, әйе, күрше апага ияреп чыгам да, Әхтәм кайтуына өйне җылытып, улымны коендырып торам. Исе китсен әле үзенең дә...”
Һәм мин бәбиемне шәлемә төрдем...
...Бусаганы атлауга мин өстәл өстендәге буш шешәләрне шәйләдем. Аннан күзем ятакка төште. Әхтәм һәм...
Горурлыгым комачауладымы, әнкәй алдында, авылдашлар каршында гарьләнүем туктаттымы — мин авылга кайтмадым... Күрше апа өендә яшәп калдым. Мине үзе янына — китапханәгә эшкә дә урнаштырган иде инде ул.
Тик Әхтәм... Ул тын алырга да ирек бирми башлады. Антлар “эчеп”, гафу үтенде, минсез яши алмавын тәкърарлап, кичерүемне сорады, бәхет таулары вәгъдә итеп, ялынды, ялварды...
Аның күрше апаны туктаусыз бимазалавыннан кыенсыныпмы, әллә өметем уяндымы — мин өебезгә чыктым. Һәм... тора-тора, бер-бер артлы тагын ике малай таптым.
Юк, эчүеннән туктый алмады ул, әле җитмәсә, көнләшә дә башлады. Эшеннән дә чыгардылар үзен. “Исерек” дигән даны тирә-якка таралган иде булса кирәк — өч-дүрт районга барып та, эш табалмый кайтты...
Без Казанга килеп урнаштык. Шәһәр төрмәләренең берсенә үзен бухгалтер итеп эшкә алдылар, кала читендәге бер барактан бүлмә дә бирделәр.
Тормышыбыз өр-яңадан башлана дип бик сөенгән идем. Тик минем сөенүләрем озакка бармады. Ул түрәләрен кунакка алырга гадәтләнеп китте. Сыйлый-сыйлана да, алар киткәч, кара тавыш чыгара: “Син нигә минем дусларымны якты чырай белән каршы алмыйсың”, — дип, йә: “Ә-ә, ошадымыни, син аңа елмаеп утырдың”, — дип, теңкәгә тия...
Үзебезне дә кунакка чакыра башладылар. Ул анда да тыела алмый: аракының соңгы тамчысы беткәнче утыра.
Һәм мин аны “өстерәп” апкайтырга мәҗбүр булам.
Кунакка баруларыбызның берсендә, хуҗабикәгә булышкан арада мин: “Апа җаным, зинһар бу шешәләрнең берсен өстәлдән алыгыз, исерекне алып кайтулары бик авыр”, — дидем. Ул исә: “Ала алмыйм, сеңлем, чөнки ул шешәне минеке барыбер таптыра... Ә ирләрне исертү-исертмәү — безнең үзебездән тора: алар бер рюмка күтәргәндә, без — икене...” — диде дә, мин үзем шулай эшлим дигәндәй, рәхәт итеп елмайды...
Хуҗабикәнең мондый фәлсәфәсе ярап куйды: ул көнне ничек кайтканыбызны хәтерләмим; Әхтәмнең мыңгырдануларын да “ишетмәдем”...
Дөньяның бу “рәхәте” миңа ошап китте...
Ә Әхтәм үлгәндә — кырык яшемдә — мин инде хәмергә хирыс бер хатынга әверелгән идем...
Улларымны да мин аракы белән сыйлый башладым. Аның “ярдәмендә” өйләндердем дә.
Срогы тулса да армия хезмәтендә калган олы улымны, мәсәлән, әтисен җирләргә кайткач, “дус” хатыныма “кунакка” алып бардым да... дүрт айдан ул өйләнергә мәҗбүр булды. Ә егерме көннән үзен дә җирләдек. Инсульт, диделәр.
Икенче улымны — Себер елгаларында нефть ташучы катер капитаны иде ул чакта әтиең — “авырыйм” дигән телеграмма белән кайтардым һәм... өстәлем тулы шешәләргә ымлап: “Сыйлан!” — дидем... Әнә шул көннән әкренләп аның тормышы да “сыйланып” яшәүгә көйләнде.
Төпчегем... Аның армиядән кайтуына да хәмерне ящиклап алдым. Хәрби хезмәтеннән кайткан шул төнендә үк “кәләш”е дә табылды...
...Инде менә аны да җирләдек. (Дөресрәге, җирләгәнсез икән.) Исерек хатынын исерекләрдән аралаган чакта аркасына чәнчегәннәр бәгъремнең...
Вакыйгаларның бу соңгысын син инде үзең дә беләсең. Ә миңа моны менә бирегә — хастаханәгә эләгеп, һушыма килгәч кенә әтиең сөйләде...
Хәер, бу олы фаҗиганең җиле минем агуланган күзәнәкләремә дә кагылып үткән булса кирәк: саташуларымның бер мизгеле итеп күзаллыйм мин аны... Әйе, әүвәл мин туй сиренасын ишеттем. Ике улымның туе — берьюлы икән, янәсе. Туй машиналары сиренасына кушылып, улларым да мине чакыра, “тизрәк бул” дия-дия, кул болгыйлар, имеш, һәм мин алар янына — туйга ашыгам, ашыга-ашыга “очам”, янәсе...
...Бирегә эләккәнче хәтерем сурәтләгән иң соңгы күренеш бу.
Ә биредә... Хастаханәдә минем әлеге халәтемне “белая горячка” дип билгеләгәннәр дә атналар буе йоклатып
дәвалаганнар. Инде менә тузып беткән тән күзәнәкләремне дә савыктырмакчы булалар.
Ә бу савыгу-сихәтләнү нигә кирәк, нигә?.. Лачындай улларыңны упкынга төртеп төшергәчме?!.
...Менә тагын төшемдә теге “сурәт” яңарды. Туй күренешен әйтүем. Тик... өч улымның да туе берьюлы, имеш. Туйларына алар мине чакыра, мине көтә...
Шушы “куанычтан” көлгәнменме, әллә үксегәнменме — “тыныч йоклагыз” дип, мине дежур врач уятты.
Мин, билгеле, аңа төшемне сөйләдем һәм, синең әтиеңә ишарәләп: “Минем соңгы улым да үләр ахры; үзе белән мине дә чакыра”, — диеп, юрап та күрсәттем.
Табибым миңа күзләрен тутырып карады да шаярган булып: “Алай тиз генә котылмакчы буласызмы? — диде, аннары җитди итеп: — Бу дөньяда һәркем үзе кылганның әҗерен — үзе күрә...” — дип өстәде.
Әҗере... Биредә, төрмәгә тиң хастаханәдә, җирдәге вәхшилекне акыллары, намуслары күтәрә алмаганнар арасында, балаларымны харап иткән тормышымны уйлый-уйлый җан газаплары кичереп... яшәүме — әҗере?
“Әйе, — ди табиб, — ул да! Әмма әле сезнең бик олы бурычыгыз — исән улыгызны хәмердән биздерәсегез һәм оныкларыгызны да Кеше итеп тәрбиялисегез бар...”
Бурыч... Вазифа... Җаваплылык...
Шушы сүзләрне гомеренең һәр мизгелендә истә тоткан Адәм баласы гына ыруын саклый, нәселен лаеклы дәвам итүче варислар калдыра. Хатын-кызның тәүге иң зур, иң изге бурычы да бала табудан гыйбарәт ләбаса. Вазифасы исә — балаларын сау-сәламәт үстерү, алар өчен җаваплы булу!
Ә мин... Кайчан оныттым, кайчан югалттым соң “бурыч”, “вазифа” кебек сүзләрнең чын мәгънәсен, кайчан?.. “Иремә әз эләксен” дип, хәмер чөмерә башлаган көндәме?..
...Инде менә, Ләләгөл, табиб исемә төшергән “бурыч тулы йөгемне” дә сиңа калдырам. Үзең күреп үскән, гыйбрәт алырлык тормышымның ачы тәҗрибәсе исә абынулардан саклар дип ышанам. Тагын... Нәселебезнең горурлыгы булып буыннардан-буыннарга күчкән, минем үземә күп михнәтләр өстәгән һәм... юаныч та биргән бердәнбер мирас- бирнәм — чибәрлегем дә синдә кала...”
Ике гасырны сыйдырган юка гына дәфтәрнең соңгы битен ябам...
Катлы-катлы ишекләр ачыла, ачкычлар чыңлый — мин урамга атылам. Һәм урамда, хастаханә каршындагы “хәрби шәһәрчек” тыкрыгында зур туй кәрванына юлыгам.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy