Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → «Квартирант»

«Квартирант»

Мәдинә  АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
13 марта 2017
1237 карау
Әгәр исән булса, минем әнием дә аның кебек сиксән яшеннән узган матур бер карчык булыр иде. Ул да Гөлҗамал апа шикелле тыл һәм хезмәт ветераны иде. Ул да күп балалы ана, газизләре өчен утка-суга ташланырга әзер дөньяның бер мәрхәмәтлесе иде. Әмма ике ана арасында уртаклык шушында өзелә.

Әниемнең якты дөнья белән хушлашып мәңгелеккә күченүенә нәкъ менә биш ел тулды. Ул сиксәнен тутыра алмады. Ләкин яшәгән кадәресендә бик тә кадерле булды, балаларының чиксез яратуын, ихтирамын күрде. Ул безнең тормышыбызның яме, мәгънәсе иде. Аның янында рәхәт-тыныч иде. Ул шулай тыныч кына, берәүгә дә авырлык китермичә китеп барды. Әнием Ходайдан ансат үлем сорады. Шулай булды да. Зур кайгы, зур югалту, күңелдән китми торган төзәлмәс җәрәхәт ул безнең.

Хәзер бик сагынган чакларымда: “Төшемдә әниемне күрсәт!” — дип Раббыма ялварам. Һәм ул керә. Борчылып керә. “Чакырма, ярамый!” дип кисәтүе микән.

Еллар үткән саен, әллә нинди гыйбрәтле язмышларның шаһитына әверелә барган саен ирексездән уйлап куям: шөкер, үз гомеремдә әниемә күңеленә тиярлек, аны хафага салырлык сүз әйтмәдем. Бәләкәйдән әнигә авыр сүз әйтергә ярамаганлыгын белеп үссәм дә, моның зур гөнаһ булуын, әнисен рәнҗеткән кешенең беркайчан да эше уңмас, тормышы алга бармас, дигән ачы хакыйкатьне мин яши-яши генә аңладым. Кылганнарыңа җавап инде бу, башкача әйткәндә. Һәм аны теге дөньяда түгел, бу дөньяда тотасы. Күрсәткәнең өчен күреп китәсе…

Туксанынчы яшен ваклаган Гөлҗамал апага әби дип әйтергә тел әйләнми. Сөбханалла, үз аңында, үз-үзен карарлык хәлдә! Кырык өч ел хезмәт стажы булган II группа инвалид карчыкның хөкүмәт биргән пенсиясе дә әйбәт кенә. Һәрхәлдә үзенә генә түгел, эшләми өйдә яткан кызына аз-маз өлеш чыгарып торырга да җитәрлек.

Гомер буе “балаларым” дип яшәгән Гөлҗамал апаның: “Урамда калдым…” — дип редакциягә мөрәҗәгать итүенә без гаҗәпләнмибез. Кара көннәргә калган карт-карчыкларның ярдәм көтәр җире калмаган да хәзер. Әйе, соңгы вакытта яшен яшәгән, “инде Ходай тизрәк алса иде” дип, ник туганына үкенер хәлләргә төшкән бичара карчыклар безнең еш кунагыбызга әйләнә башлады. Кайсы таякка таянып үзе килә, ә кайсы гозерен телефон аша җиткерә. Кайчак тыңлап кына тору да җитә аларга. Шунысына да рәхмәтле алар. Бу җөмләне язганда Залесный бис­тәсендә яшәүче сиксән җиде яшьлек Рәхилә апа Ибраһимованың сүзләре искә төшә: “Яшьлектә сыер да, ат та җиктем, рельс, шпал да алыштырдым. Өй салганда барысы артыннан үзем чапкач: “Ирең юкмыни?” — диделәр. Өйне берүзем салып чыктым. Улым шул чагында читтә йөрде. Хәзер кайтты, өй бүлешә: “Минеке!” — ди. Куып чыгармакчы. Мине кыйный, бусагаларга бәреп кыйный. Бүлмәмә Коръән догасы элеп куйган идем. Әллә шул булышты. Бу арада керми әле”, — дип, хәйраннар калдыра ул. Нинди заманаларга калдык соң без? Ахыр заман якынлашканда ата — улны, кыз ананы белмәс, ди. Шуңа барабыз түгелме?!
— Баланы табарга түгел икән аны… — ди ник туганына гына түгел, ник тудырганына гаҗиз Гөлҗамал апа. — Берәү дә үлгәч җирдә ятмый, барыбер күмәләр. 

“…1998 елга кадәр без улым белән өч бүлмәле фатирда, ә кызым гаиләсе: ире һәм ике җиткән баласы белән ике бүлмәледә яшәде, — дип яза Гөлҗамал апа. — Кыз һаман: “Безгә ике бүлмәледә торырга тар”, — дип зарлана иде. “Родственный обмен” ясыйк, дип гел үгетләде. Мин бирештем. Ана күңеле нечкә бит ул. Жәлләдем дә. Әллә кемгә охшап ялкау булды, производствода бил сындырмады, беркайда эшләмәде, инде менә пенсия яшенә җитте. Эшләмәгән кешегә — ике меңнән чак кына күбрәк пенсия. Каян фатир алсын инде ул. Алыштырдык. Без малай белән ике бүлмәлегә күчтек. Ә күчүгә…”

Ә күчүгә кызның нәфесе янә күперә. “Син үләсе кеше,  үлеп китсәң, улыңның (?!) берүзенә ике бүлмә күп була. Мин аны бүлеп алам”, — дип, тагы котыра башлый. Гөлҗамал апаның үлем белән тартышып, урын өстендә яткан чагы. Терелеп аягына баскач, ана улын фатирсыз калдырмас өчен, ике бүлмәлене сатып, Илдарына бер бүлмәле фатир алып бирә. “Үземә 200 мең сум акча калды, — дип яза ул. — Шул чагында бик эзләсәм дә, уңай фатир таба алмадым”.

Кыен хәлдә калган ана инде менә икенче кабат кызы Саниянең мәкерле тозагына килеп эләгә. “Акчаңны безгә бир дә, безнең белән тор, үзебез карарбыз, аерым бер бүлмә бирербез, үлгәч күмәрбез”, — дип вәгъдә бирә кыз. Ышана Гөлҗамал апа. Кызы — баласы бит, урамга чыгарып ташламас әле. Карчык оныгының төзелеп килгән фатирына ярты өлеш түләүне каплый. Оныгы яңа фатирга күченеп, бүлмәне бушаткач та кызы, кухня белән зал арасында кагылып-сугылып йөргән әнисен анда күчерергә ашыкмый. Бер айлап вакыт узгач: “Торган өчен ике мең ярым түләрсең”, — дип, әнисен кайчандыр үзенеке булган фатирның бер бүлмәсенә, квартирант итеп кертә. Карчык әйтмешли, анысына да түзәр иде әле ул. Тик озак та үтми, кызының улы җинаять кылып хөкемгә тартыла. Банктан зур суммада кредит алып, малайны көч-хәл белән төрмәдән йолып калалар. Ул акча кем кесәсенә кергәндер, әмма дә ләкин, кузгатылган җинаять эше шундук ябыла. Ә шул көннән квартирант әбинең матди хәле икеләтә авырая, чөнки кызы әнисеннән аена инде дүрт мең сум акча сорый башлый.
— 2008 елның июнь аена кадәр ул сораганча түләдем, — ди карчык. — Кыз ашарга пешерми, ит әйберләре алмый. Уйладым да, аерым тукланырга булдым. Дүрт мең сум күп була, ул кадәр үк бирмәм, — дидем.

Әби өчен мәхшәр көннәр башлана. Аз-азлап үлемтеккә җыйган акчалар да әкренләп юкка чыга. Инде күптән Гөлҗамал апага “әни” дип әйтмәгән кызы аны әшәке сүзләр әйтеп мыскыл итә, кычкырына: “бүлмәгә кеше кертәм, ә син чыгып кит”, — дип фатирдан куа. Карчыкның яхшы савыт-сабалары, борынгы затлы җиһазлары йозакка бикләнә. Төенчеген төйнәп, өйдән чыгып китәргә җыенган карчыкны Сания: “Њз-үземә ышанмыйм, кайтсаң — үтерәм”, — дип кисәтә. “Ананы шултикле күралмас өчен нинди сәбәпләр булырга мөмкин?” — диярсез. Юк андый сәбәпләр, булырга да мөмкин түгел.

Кайчандыр бу фатирда хуҗабикә булып яшәгән, аннары квартирант хәленә калган һәм инде менә “урам әбисе” булып, күзләре кай якка илтә, шунда чыгып киткән карчык шул чагында ниләр уйлагандыр?! Әйтүе кыен. Бәлкем аның башына килгән беренче уе: “Кемгә барып сыенырга?” булгандыр. Улы кисәтмәде түгел, кисәтте. Фатирны алыштыруга да теш-тырнагы белән каршы торды. Тыңламады карчык, Саниясен кызганды: “Алар анда тилмереп ята…” — дип аклады. Шуңа улына бара алмый, үзен аның каршында гаепле сизә.

Әнә хәзер ул минем каршымда шул сорауга җавап таба алмый утыра. Дөресрәге, сорауга җавапны икәүләп эзлибез.
— Андый шәфкатьсез булгач, сезне бүлмәгезгә суд аша кайтарган очракта да тынгы бирмәс инде ул. Бүлеп алсагыз гына…
— Шул-шул менә, — ди карчык мине ярты сүземнән аңлап. — Соңгы вакытта кул күтәрә, суга да башлады.  Кемгә охшагандыр, бигрәк рәхимсез. Мәрхүм әтисе дә әйбәт кеше иде. 

Ә бәлкем, ялгыз карчыкны карарга теләк белдерүчеләр булыр, — дип дәвам итә Гөлҗамал апа өметсез генә. — Бөтен пенсиямне бирер идем, — ди дә, — картайгач беркемгә кирәк булмыйсың икән ул, — дип тирән көрсенеп куя.
Карчык саубуллашып чыгып китә. Ә күз алдында һаман ул: өйгә кайтсам да, эшкә барсам да, колак төбендә һаман аның сүзләре…

Ни көтә безне алда?! Ниләр күрәсе бар?! Балаларына кирәк булмаган бичара карчык кемгә кирәк?! Телебездән төшмәгән “бәхетле картлык”ны да төштә генә күрәсе. Гөлҗамал апа шикелле кая килеп бәрелергә белми адашып йөргән әби-бабайларыбыз күпме әнә? Картлар йортына эләгергә хыяллана бит алар бүген. Адәм көлкесе. Элек әти-әнисеннән баш тарткан юньсезләрне бармак белән генә санарлык иде. Ә хәзер, карагыз инде, кирәге калмаган карт-карчыкны шунда илтеп кую җаен гына эзлиләр. Иман китте, оят дигән нәрсә калмады.

Гөлҗамал карчык та “картлар йорты” дигәч, бу тәкъдимгә ике куллап ябышты. “Их-х, әйбәт булыр иде”, — дипләр куйды. Әйтерсең, санаторийга җибәрәләр әбине.
Ул яшәгән районның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге ашыгыч социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире булып эшләүче ханым, картлар йорты хакында сүз чыккач, мине шундук туктатты:
— Нигә аны картлар йортына озатырга ашыгасыз, әбинең үз бүлмәсе бар, аны шунда кайтарырга кирәк, — диде.

Мин килештем. Республиканың танылган бер адвокаты белән фикерләшеп алгач кына тынычландым. Алайса, юрист әйткәнчә,  ана кызны судка биргән очракта — җиңәчәк. Њзәк җитәкчесе әйтмешли: “Кызының өч бүлмәледә яшисе килмәсә, бер бүлмәлегә күчәр…”

Инде Гөлҗамал апаның кызы белән дә аңлашыр вакыт җитте. Аның сөйләшә башлауга ук ярым татарча, ярым русча әйткән беренче сүзе “теге Гөлҗамал ханым турында әйтәсезме?” булды. Һәм  җавап биргәнне дә көтми һөҗүмгә күчә. “Ай-яй, начар хатын, безне пычратып йөри, өйдәге хәлләрне урамга чыгып сөйли, кабахәт… Ул убырга күптән “катарга” вакыт”, — дип тезеп китә.
Мин телсез калып аны тыңлыйм.
— Сез, ханым, әниегез хакында сөйлисезме?
— Таптыгыз әни… Нинди әни ул баласына пенсиясен жәлләгән кеше. Безнең кредит түлисе бар, ә ул акчасын саный, — ди кабынып китеп. — Аңа нәрсәгә акча? Йә, әйтегез, нәрсәгә картаеп беткән, бер аягы белән гүрдә торган карчыкка акча? Аңа һаман кирәк…
— Туктагыз әле, — дим инде үзе пенсия яшендәге хатынны тынычландырырга керешеп. — Әниегезне кертмәсәгез, фатирны бүләчәкләр бит.
— Сезгә журналист түгел, адвокат булырга кирәк булган, — ди ул янә ярсый башлап. — Ну, кайтса, кирәген бирәм мин аның…

Сөйләшү тәмам. Моңа тагы ни өстәргә?! Нәрсәгә өметләнергә?! Картлар йортына урнаштыру да гади эш түгел икән әле әнә. Моның өчен, беренчедән, балаларының рөхсәте; икенчедән, аларның картлар йортына күпмедер күләмдә акча күчереп барулары шарт. Россия Федерациясе Гаилә кодексының V бүлегендә бу хакта бик ачык итеп әйтелә. Әмма дә ләкин сиксән яшьлек карчыкны урамда калдыру да мөмкин булмаган эш. Алайса фатирны бүлеп бирергә…
Шундый уйлар белән йөргән көннәрнең берсендә редакциядә телефон шылтырый.
— Мин әле бу, Гөлҗамал апаң, — ди карчык һәм шундук минем белән шатлыгын уртаклашырга керешә. — Ышанасызмы-юкмы бу хәлгә — кыз үзгәрде бит, — ди ул кош тоткандай куанып. — Љйгә кайтсам, ишек бикле. Көтим дип, эскәмиягә чыгып утырдым. Бераздан кайтып килә. Алыштырып куйганнармыни үзен: “Әйдә, өйгә керик, чәй эчик, сөйләшербез, аңлашырбыз”, — ди. Әни генә дип әйтми, кулымнан гына җитәкләп алып керми инде.  Шулай итеп, без аның белән 2500 сумга ризалаштык. Мин бирәм, ул ала. Андый гына акчаны балаңа болай да бирәсең аны. Шулай бит?
— Шулай, — дип җөплим әбине. Ана белән кызның, һичьюгы, менә шундый шартларда килешүләренә дә мин бик риза инде, чөнки әби үз почмагына кайта. Ә карт кешегә үз почмагың, үз урын-җирең, иң мөһиме тынычлык кирәк.

Картлык — шатлык түгел, дип кабатларга яратабыз. Бигрәк тә безнең илдә яшәүче карт-карчыклар өчен. Яшен яшәгән, гомере офыкларга якынайган кешенең җәмгыять, гаилә алдындагы бурычы да, хокукы да бер — ул тынычлык! Күңел тынычлыгы, балаларына күрсәткән кадернең, кылган игелегенең аз дигәндә бер тамчысын күрү!

Картлык — һәркемгә килә, берәүне дә онытып калдырмый, читләтеп узмый. Шуңа да таякка таяндырачак, билеңне бөктерәчәк көннәреңнең нинди булуы үзеңнән генә тормый, якыннарыңның, газизләреңнең сиңа мөнәсәбәтенә бәйле ул.

Әгәр исән булса, минем әнием дә аның кебек сиксән яшеннән узган матур бер карчык булыр иде. Ул да Гөлҗамал апа шикелле тыл һәм хезмәт ветераны иде. Ул да күп балалы ана, газизләре өчен утка-суга ташланырга әзер дөньяның бер мәрхәмәтлесе иде. Әмма ике ана арасында уртаклык шушында өзелә.

Әниемнең якты дөнья белән хушлашып мәңгелеккә күченүенә нәкъ менә биш ел тулды. Ул сиксәнен тутыра алмады. Ләкин яшәгән кадәресендә бик тә кадерле булды, балаларының чиксез яратуын, ихтирамын күрде. Ул безнең тормышыбызның яме, мәгънәсе иде. Аның янында рәхәт-тыныч иде. Ул шулай тыныч кына, берәүгә дә авырлык китермичә китеп барды. Әнием Ходайдан ансат үлем сорады. Шулай булды да. Зур кайгы, зур югалту, күңелдән китми торган төзәлмәс җәрәхәт ул безнең.

Хәзер бик сагынган чакларымда: “Төшемдә әниемне күрсәт!” — дип Раббыма ялварам. Һәм ул керә. Борчылып керә. “Чакырма, ярамый!” дип кисәтүе микән.
Еллар үткән саен, әллә нинди гыйбрәтле язмышларның шаһитына әверелә барган саен ирексездән уйлап куям: шөкер, үз гомеремдә әниемә күңеленә тиярлек, аны хафага салырлык сүз әйтмәдем. Бәләкәйдән әнигә авыр сүз әйтергә ярамаганлыгын белеп үссәм дә, моның зур гөнаһ булуын, әнисен рәнҗеткән кешенең беркайчан да эше уңмас, тормышы алга бармас, дигән ачы хакыйкатьне мин яши-яши генә аңладым. Кылганнарыңа җавап инде бу, башкача әйткәндә. Һәм аны теге дөньяда түгел, бу дөньяда тотасы. Күрсәткәнең өчен күреп китәсе…

Туксанынчы яшен ваклаган Гөлҗамал апага әби дип әйтергә тел әйләнми. Сөбханалла, үз аңында, үз-үзен карарлык хәлдә! Кырык өч ел хезмәт стажы булган II группа инвалид карчыкның хөкүмәт биргән пенсиясе дә әйбәт кенә. Һәрхәлдә үзенә генә түгел, эшләми өйдә яткан кызына аз-маз өлеш чыгарып торырга да җитәрлек.

Гомер буе “балаларым” дип яшәгән Гөлҗамал апаның: “Урамда калдым…” — дип редакциягә мөрәҗәгать итүенә без гаҗәпләнмибез. Кара көннәргә калган карт-карчыкларның ярдәм көтәр җире калмаган да хәзер. Әйе, соңгы вакытта яшен яшәгән, “инде Ходай тизрәк алса иде” дип, ник туганына үкенер хәлләргә төшкән бичара карчыклар безнең еш кунагыбызга әйләнә башлады. Кайсы таякка таянып үзе килә, ә кайсы гозерен телефон аша җиткерә. Кайчак тыңлап кына тору да җитә аларга. Шунысына да рәхмәтле алар. Бу җөмләне язганда Залесный бис­тәсендә яшәүче сиксән җиде яшьлек Рәхилә апа Ибраһимованың сүзләре искә төшә: “Яшьлектә сыер да, ат та җиктем, рельс, шпал да алыштырдым. Өй салганда барысы артыннан үзем чапкач: “Ирең юкмыни?” — диделәр. Өйне берүзем салып чыктым. Улым шул чагында читтә йөрде. Хәзер кайтты, өй бүлешә: “Минеке!” — ди. Куып чыгармакчы. Мине кыйный, бусагаларга бәреп кыйный. Бүлмәмә Коръән догасы элеп куйган идем. Әллә шул булышты. Бу арада керми әле”, — дип, хәйраннар калдыра ул. Нинди заманаларга калдык соң без? Ахыр заман якынлашканда ата — улны, кыз ананы белмәс, ди. Шуңа барабыз түгелме?!
— Баланы табарга түгел икән аны… — ди ник туганына гына түгел, ник тудырганына гаҗиз Гөлҗамал апа. — Берәү дә үлгәч җирдә ятмый, барыбер күмәләр. 

“…1998 елга кадәр без улым белән өч бүлмәле фатирда, ә кызым гаиләсе: ире һәм ике җиткән баласы белән ике бүлмәледә яшәде, — дип яза Гөлҗамал апа. — Кыз һаман: “Безгә ике бүлмәледә торырга тар”, — дип зарлана иде. “Родственный обмен” ясыйк, дип гел үгетләде. Мин бирештем. Ана күңеле нечкә бит ул. Жәлләдем дә. Әллә кемгә охшап ялкау булды, производствода бил сындырмады, беркайда эшләмәде, инде менә пенсия яшенә җитте. Эшләмәгән кешегә — ике меңнән чак кына күбрәк пенсия. Каян фатир алсын инде ул. Алыштырдык. Без малай белән ике бүлмәлегә күчтек. Ә күчүгә…”

Ә күчүгә кызның нәфесе янә күперә. “Син үләсе кеше,  үлеп китсәң, улыңның (?!) берүзенә ике бүлмә күп була. Мин аны бүлеп алам”, — дип, тагы котыра башлый. Гөлҗамал апаның үлем белән тартышып, урын өстендә яткан чагы. Терелеп аягына баскач, ана улын фатирсыз калдырмас өчен, ике бүлмәлене сатып, Илдарына бер бүлмәле фатир алып бирә. “Њземә 200 мең сум акча калды, — дип яза ул. — Шул чагында бик эзләсәм дә, уңай фатир таба алмадым”.
Кыен хәлдә калган ана инде менә икенче кабат кызы Саниянең мәкерле тозагына килеп эләгә. “Акчаңны безгә бир дә, безнең белән тор, үзебез карарбыз, аерым бер бүлмә бирербез, үлгәч күмәрбез”, — дип вәгъдә бирә кыз. Ышана Гөлҗамал апа. Кызы — баласы бит, урамга чыгарып ташламас әле. Карчык оныгының төзелеп килгән фатирына ярты өлеш түләүне каплый. Оныгы яңа фатирга күченеп, бүлмәне бушаткач та кызы, кухня белән зал арасында кагылып-сугылып йөргән әнисен анда күчерергә ашыкмый. Бер айлап вакыт узгач: “Торган өчен ике мең ярым түләрсең”, — дип, әнисен кайчандыр үзенеке булган фатирның бер бүлмәсенә, квартирант итеп кертә. Карчык әйтмешли, анысына да түзәр иде әле ул. Тик озак та үтми, кызының улы җинаять кылып хөкемгә тартыла. Банктан зур суммада кредит алып, малайны көч-хәл белән төрмәдән йолып калалар. Ул акча кем кесәсенә кергәндер, әмма дә ләкин, кузгатылган җинаять эше шундук ябыла. Ә шул көннән квартирант әбинең матди хәле икеләтә авырая, чөнки кызы әнисеннән аена инде дүрт мең сум акча сорый башлый.
— 2008 елның июнь аена кадәр ул сораганча түләдем, — ди карчык. — Кыз ашарга пешерми, ит әйберләре алмый. Уйладым да, аерым тукланырга булдым. Дүрт мең сум күп була, ул кадәр үк бирмәм, — дидем.

Әби өчен мәхшәр көннәр башлана. Аз-азлап үлемтеккә җыйган акчалар да әкренләп юкка чыга. Инде күптән Гөлҗамал апага “әни” дип әйтмәгән кызы аны әшәке сүзләр әйтеп мыскыл итә, кычкырына: “бүлмәгә кеше кертәм, ә син чыгып кит”, — дип фатирдан куа. Карчыкның яхшы савыт-сабалары, борынгы затлы җиһазлары йозакка бикләнә. Төенчеген төйнәп, өйдән чыгып китәргә җыенган карчыкны Сания: “Њз-үземә ышанмыйм, кайтсаң — үтерәм”, — дип кисәтә. “Ананы шултикле күралмас өчен нинди сәбәпләр булырга мөмкин?” — диярсез. Юк андый сәбәпләр, булырга да мөмкин түгел.

Кайчандыр бу фатирда хуҗабикә булып яшәгән, аннары квартирант хәленә калган һәм инде менә “урам әбисе” булып, күзләре кай якка илтә, шунда чыгып киткән карчык шул чагында ниләр уйлагандыр?! Әйтүе кыен. Бәлкем аның башына килгән беренче уе: “Кемгә барып сыенырга?” булгандыр. Улы кисәтмәде түгел, кисәтте. Фатирны алыштыруга да теш-тырнагы белән каршы торды. Тыңламады карчык, Саниясен кызганды: “Алар анда тилмереп ята…” — дип аклады. Шуңа улына бара алмый, үзен аның каршында гаепле сизә.

Әнә хәзер ул минем каршымда шул сорауга җавап таба алмый утыра. Дөресрәге, сорауга җавапны икәүләп эзлибез.
— Андый шәфкатьсез булгач, сезне бүлмәгезгә суд аша кайтарган очракта да тынгы бирмәс инде ул. Бүлеп алсагыз гына…
— Шул-шул менә, — ди карчык мине ярты сүземнән аңлап. — Соңгы вакытта кул күтәрә, суга да башлады.  Кемгә охшагандыр, бигрәк рәхимсез. Мәрхүм әтисе дә әйбәт кеше иде. 
Ә бәлкем, ялгыз карчыкны карарга теләк белдерүчеләр булыр, — дип дәвам итә Гөлҗамал апа өметсез генә. — Бөтен пенсиямне бирер идем, — ди дә, — картайгач беркемгә кирәк булмыйсың икән ул, — дип тирән көрсенеп куя.

Карчык саубуллашып чыгып китә. Ә күз алдында һаман ул: өйгә кайтсам да, эшкә барсам да, колак төбендә һаман аның сүзләре…

Ни көтә безне алда?! Ниләр күрәсе бар?! Балаларына кирәк булмаган бичара карчык кемгә кирәк?! Телебездән төшмәгән “бәхетле картлык”ны да төштә генә күрәсе. Гөлҗамал апа шикелле кая килеп бәрелергә белми адашып йөргән әби-бабайларыбыз күпме әнә? Картлар йортына эләгергә хыяллана бит алар бүген. Адәм көлкесе. Элек әти-әнисеннән баш тарткан юньсезләрне бармак белән генә санарлык иде. Ә хәзер, карагыз инде, кирәге калмаган карт-карчыкны шунда илтеп кую җаен гына эзлиләр. Иман китте, оят дигән нәрсә калмады.

Гөлҗамал карчык та “картлар йорты” дигәч, бу тәкъдимгә ике куллап ябышты. “Их-х, әйбәт булыр иде”, — дипләр куйды. Әйтерсең, санаторийга җибәрәләр әбине.
Ул яшәгән районның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге ашыгыч социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире булып эшләүче ханым, картлар йорты хакында сүз чыккач, мине шундук туктатты:
— Нигә аны картлар йортына озатырга ашыгасыз, әбинең үз бүлмәсе бар, аны шунда кайтарырга кирәк, — диде.

Мин килештем. Республиканың танылган бер адвокаты белән фикерләшеп алгач кына тынычландым. Алайса, юрист әйткәнчә,  ана кызны судка биргән очракта — җиңәчәк. Њзәк җитәкчесе әйтмешли: “Кызының өч бүлмәледә яшисе килмәсә, бер бүлмәлегә күчәр…”

Инде Гөлҗамал апаның кызы белән дә аңлашыр вакыт җитте. Аның сөйләшә башлауга ук ярым татарча, ярым русча әйткән беренче сүзе “теге Гөлҗамал ханым турында әйтәсезме?” булды. Һәм  җавап биргәнне дә көтми һөҗүмгә күчә. “Ай-яй, начар хатын, безне пычратып йөри, өйдәге хәлләрне урамга чыгып сөйли, кабахәт… Ул убырга күптән “катарга” вакыт”, — дип тезеп китә.
Мин телсез калып аны тыңлыйм.
— Сез, ханым, әниегез хакында сөйлисезме?
— Таптыгыз әни… Нинди әни ул баласына пенсиясен жәлләгән кеше. Безнең кредит түлисе бар, ә ул акчасын саный, — ди кабынып китеп. — Аңа нәрсәгә акча? Йә, әйтегез, нәрсәгә картаеп беткән, бер аягы белән гүрдә торган карчыкка акча? Аңа һаман кирәк…
— Туктагыз әле, — дим инде үзе пенсия яшендәге хатынны тынычландырырга керешеп. — Әниегезне кертмәсәгез, фатирны бүләчәкләр бит.
— Сезгә журналист түгел, адвокат булырга кирәк булган, — ди ул янә ярсый башлап. — Ну, кайтса, кирәген бирәм мин аның…

Сөйләшү тәмам. Моңа тагы ни өстәргә?! Нәрсәгә өметләнергә?! Картлар йортына урнаштыру да гади эш түгел икән әле әнә. Моның өчен, беренчедән, балаларының рөхсәте; икенчедән, аларның картлар йортына күпмедер күләмдә акча күчереп барулары шарт. Россия Федерациясе Гаилә кодексының V бүлегендә бу хакта бик ачык итеп әйтелә. Әмма дә ләкин сиксән яшьлек карчыкны урамда калдыру да мөмкин булмаган эш. Алайса фатирны бүлеп бирергә…

Шундый уйлар белән йөргән көннәрнең берсендә редакциядә телефон шылтырый.
— Мин әле бу, Гөлҗамал апаң, — ди карчык һәм шундук минем белән шатлыгын уртаклашырга керешә. — Ышанасызмы-юкмы бу хәлгә — кыз үзгәрде бит, — ди ул кош тоткандай куанып. — Өйгә кайтсам, ишек бикле. Көтим дип, эскәмиягә чыгып утырдым. Бераздан кайтып килә. Алыштырып куйганнармыни үзен: “Әйдә, өйгә керик, чәй эчик, сөйләшербез, аңлашырбыз”, — ди. Әни генә дип әйтми, кулымнан гына җитәкләп алып керми инде.  Шулай итеп, без аның белән 2500 сумга ризалаштык. Мин бирәм, ул ала. Андый гына акчаны балаңа болай да бирәсең аны. Шулай бит?
— Шулай, — дип җөплим әбине. Ана белән кызның, һичьюгы, менә шундый шартларда килешүләренә дә мин бик риза инде, чөнки әби үз почмагына кайта. Ә карт кешегә үз почмагың, үз урын-җирең, иң мөһиме тынычлык кирәк.

Картлык — шатлык түгел, дип кабатларга яратабыз. Бигрәк тә безнең илдә яшәүче карт-карчыклар өчен. Яшен яшәгән, гомере офыкларга якынайган кешенең җәмгыять, гаилә алдындагы бурычы да, хокукы да бер — ул тынычлык! Күңел тынычлыгы, балаларына күрсәткән кадернең, кылган игелегенең аз дигәндә бер тамчысын күрү!

Картлык — һәркемгә килә, берәүне дә онытып калдырмый, читләтеп узмый. Шуңа да таякка таяндырачак, билеңне бөктерәчәк көннәреңнең нинди булуы үзеңнән генә тормый, якыннарыңның, газизләреңнең сиңа мөнәсәбәтенә бәйле ул.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy