Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Йөрәк ярасы

Йөрәк ярасы

09 марта 2017
3593 карау
(Булган хәл)

Хатынының йокы аралаш иңәреп:    «Илһамҗаным, ташламасана», дигән сүз­ләре ишетелде.
— Нәсимә! Уян әле, Нәсимә, саташасың бит,— диде ир ха­фаланып.
Хатын, чыннан да, саташа иде. Бераз тынычлана төшкәч кенә телгә килде ул:    «Шөкер, төш кенә икән
әле,— дип сөйләнде,— шундый караң­гы упкынга төшеп киттем, белсәң, үзем кулларымны югары сузам, үзем сиңа кычкырам:    чыгарсана, алсана, дип ялварам. Ә син әйләнеп тә кара­мыйча, киттең дә бардың...»
Илһамҗан хатынын йомшак чәчлә­реннән, битеннән сыйпады, юатырга тырышты: төшкә ни кермәс.
Әмма бу төш ни өчендер аның үзе­нең дә күңеленә шик-шөбһәләр өстәде. Болай кешедән ким яшәмиләр, кем әйтмешли, дөньялары түгәрәк, әле ме­нә, шатлык өстенә куаныч дигәндәй, өченче балалары туды. Бик ярата Ил­һамҗан балаларын. Алар бит аның ки­ләчәк тормышында куанычы гына тү­гел, таянычы да булырлар, сау-сәла­мәт булып үссеннәр дә, еллар гына имин булсын берүк.
Күп тә үтми, матур гына яшәп ят­кан шушы гаиләнең капкасын кайгы җиле шакыды. (Күңел белеп сызлан­ган, белеп шөбһәләнгән икән!) Нәси­мә үзенең сукырая башлавын сизенде. Башта артык игътибар да бирмәде, һәрвакыттагыча, әйдә, үтәр әле, дип уйлады. Шулай көн артыннан көн үт­те, ул җитешеп больницага барганда инде соң иде. Күпме генә дәваланса да хәле рәтләнмәде. Тора-бара бөтен­ләй күрмәс булды. Ул, канатлары кае­рылып, очу бәхетеннән мәхрүм калган кошчыктай, үз-үзен кая куярга урын таба алмый җәзаланды, хәтта, әллә дөнья белән араны өзәргә инде, дигән уйлар да башын чуалтып алды. Бала­ларына, гаиләсенә булган мәхәббәте генә аны бу куркыныч уйлардан кот­карып калды. Аннан соң, әле берәү дә синең күзләрең кабат беркайчан да күрмәячәк, дип әйтмәде. Врачларга ышана иде әле ул. Алар да кул кушы­рып утырмады, билгеле. Авыруның барлык анализларын туплап төрле ин­ститутларга, клиникаларга җибәрде­ләр, киңәш иттеләр. Әмма куйган ты­рышлык көткән нәтиҗәне бирмәде. Чир белән озак көрәшкән кешенең үзен ярты доктор диләр, һәм хак. Нә­симә дә күзләренең ачылуы мөмкин түгел икәнлеген тулысы белән аңлады кебек. Тик барыбер күңеленең кайсы­дыр почмагында өмет чаткысы сүнмә­гән иде әле. Егермешәр, хәтта утызар ел сукыр булып яшәгән кешеләргә дә күрү бәхете кайтаралар ич! Үзен ул шуңа ышандырырга тырышты. Ә йөрәк сыкрый. Гаилә учагын сүрелдерми ял­кын өстәп торырга көчем җитәрме? Күз карашымны каплаган караңгы­лыктан файдаланып арага кара шәүлә­ләр үтеп кермәсме? Соңгы сулышка кадәр бер-беребезне ташламаска кат- кат бирелгән вәгъдәләребез соңгы чик­кә кадәр үз көчендә кала алырлармы? Шушы шомлы уйлар, зур дулкыннар­дай ухылдап, күңел ярларына бәрде. Уйланды, тик шулай да өмет белән яшәде.
Илһамҗанның йөрәге башка моң белән тибә иде. Ниһаять, шушы яшем­нән сукыр хатын белән яшәмәм бит инде, балаларны ятим итмәслек берәр кеше табарга туры килер, дигән карар­га килде. Ул хәтта Нәсимәне больни­цадан барып алуны да кирәк санама­ды. Аны туганнары барып алды. Ул капкасын бикләп, хатынын кертмәскә, каршы тора алмаса да, өй бүлмәсенең инде кояшлы, җылы ягына үзе күчеп, Нәсимә өчен бары караңгы, салкын ягы гына калган иде. Нихәл итәсең, башыңа төшкәч, башка чара юк. Нәси­мә шунысына да риза иде әле. Ә бер көнне ул аның бөтенләйгә өйдән китү­ен таләп итте. Ике күздән мәхрүм ка­луы өстенә, сөйгән иреннән, газиз балаларыннан, ни кадәрле изге өметләр баглап хәләл көче белән салган ниге­зеннән аерылып китүнең авырлыгын аңлатырга җитәрлек сүзләр табып бу­ламы? Ул канлы яшьләренә төйнәлеп бары: «И, Илһамҗан, Илһамҗан, рән­җешем тотмый калмас сине»,— дип ке­нә офтанды.
Хатын өч яшьлек кече улын күкрә­генә кысып капкадан чыгып киткәндә, Илһамҗан: «Каргыш төшеп, кәҗә яба­гасын койган»,— дип мыскыллап кө­леп калды.
Илһамҗанга якыннары арасыннан да: «Син, туган, ялгышма, балалары­гызны ятим итү килешә торган эш
түгел, хатыныңның, иншалла, аяк-куллары таза, акрынлап эшкә дә өйрәнер, балалар да үсәр, без дә ярдәмсез кал­дырмабыз», дип киңәш итүче табыл­мады. Сайлаган юлының дөрес түгел­леген аңлатырга теләүчеләрнең фике­ренә исә Илһамҗанның җавабы кыска булды: мин бала-чага түгел, ни эшлә­гәнемне үзекәем бик яхшы беләм! Әнисе Минзифа әби үзе дә, үги ана ку­лында үсеп, ятимлекнең күпме мәх­рүмлекләр китерүен үз язмышында татыган булса да, әллә теләмәде, әллә көче җитмәде — оныкларының үги ана кулына калулары белән тавыш-гауга чыгармый гына килеште.
Нәсимә үз атасы йортында ачы хәсрәт йотты, ирен көтте, хатыны, ба­лалары бар кешегә, белә торып, кем генә килер икән, дип күңелен юатты.
Ә Илһамҗан өйләнер кешесен тап­ты. Сигез-тугыз яшьләр чамасындагы малаен ияртеп, йортка яңа килен төш­те. Нәсимәгә бары килгән яшь көн­дәшенең тәүфикълы булуын, балала­рының урынсызга яшьләре түгелмәү­ләрен генә теләргә калды. Тик күп тә үтми, ике оя балалары арасында ни­заглар чыга башлады. Яшь килен үзе­некен, Минзифа әби оныкларын якла­ды. Моңарчы өйнең түрендә хөрмәт иясе булган Минзифа әбинең дә уры­ны какшады. Ул туганнар тупсасын ешрак таптарга, эчкә сыймаган аһ-зар­ларны тышка чыгарырга мәҗбүр иде инде. «Гайбәтче» җәзасыз калмады, билгеле. Газиз улы тарафыннан аның тәннәрендә кара көйгән эзләр калды. Ике баласы белән яшьли тол калып, балалары хакына яшьлегеннән дә ваз кичкән ана бу мәрхәмәтсезлекләрне күтәрә алмады, кисәк кенә үлеп тә китте. Шулай итеп, Илһамҗанның ана назына мохтаҗ ике баласы әбиләре мәрхәмәтеннән дә мәхрүм калды.
Нәсимәнең әтисе Нурулла ага Мин­зифа карчыкны җирләп, үзен-үзе кая куярга урын тапмый, бәргәләнеп кай­тып керде дә, эт итеп, Илһамҗанны сүгәргә кереште. Ашаткан ашым тот­сын, ана сөте харам булсын, оятсыз, җир бит, дип каргады. Нәсимәнең яра­ланган йөрәге, китек күңеле, аны үзен­чә юрады: әти минем бала белән кайтып аларга имгәк булуым өчен борчы­ла, дип уйлады, һәм уйлаган уйлары теленә килде. «Әти,— диде ул.— Мин сезгә имгәк булып озак яшәмәм, мине сукырлар җәмгыятенә член итеп язып киттеләр, озак тормам, шунда китәр­мен»,— диде. Бу сүзләр Нурулла агага яшен ташы бәргәндәй тәэсир итте. Ул әйтер сүзен әйтә алмый тотлыгып кал­ды. Тик бераздан гына: «И-и, кызым, и-и, бәбекәем, ниләр сөйлисең син, калган ике сабыеңны да бүген үк алып кайт, үзем исән чагында сезгә авыр­лык китерәмме соң?» — диде дә, үк­сеп елап җибәрде. Кырык елга якын бергә гомер кичереп, картының мондый халәтен күреп карамаган карчыгы шик­ләнеп куйды, һәм ул шикләнүләр урынсыз түгел иде. Нурулла ага үзе дә авырый башлады. Аны басу юлла­рында каңгырап йөргән җиреннән та­бып кайтарып та куйгаладылар. Шуңа күрә карчыгы аны бер дә күздән югалтмаска тырышты. Нурулла аганың инде болай да таушалган йөрәге артык озакка түзә алмады, ул да үзенең аһзарларын, авыр кайгыларын якынна­рына калдырып, дөньядан китеп бар­ды. Әтисе үлгәч Нәсимәгә инде чын­нан да сукырлар җәмгыятенә барып урнашу иң яхшы чара булып калды. Китәргә карар иткәч, акыл бирүчеләр дә табылды. Үзеңә җиңелрәк булыр, балаңны атасына калдыр, диделәр. Ке­ше хәлен кеше аңлап җитә аламы соң үз башына килмәсә. Нәсимә бу көн­нәрдә үзе турында гел уйлый да алма­ды. Аның иң борчылганы — көн дә диярлек әтиләреннән кача-поса үзенә килеп сыенган балаларын ташлап ки­түне башына сыйдыра алмый интегү. Ниһаять, бөтен акылын, сабырлыгын туплап юлга кузгалды. Иң авыр көннә­ре иде бу.
Әлмәт сукырлар җәмгыятендә аларны җылы кабул иттеләр. Сабыен да искә алыптыр инде, аларның үзлә­ренә бөтен уңайлыклары булган йорт­тан бер бүлмәле фатир бирделәр. Авыр хәлгә тарыганнарны язмыш иркенә ташламый үз канаты астына ал­ган хөкүмәтебезгә, кирәк чакта кеше хәленә керә белүче яхшы күңелле ке­шеләргә Нәсимәнең рәхмәте чиксез иде. Озак та үтми, малаен балалар бакчасына, ә үзен юрган сыру цехына эшкә урнаштырдылар. Дөрес, башта­рак сукыр килеш күзлеләр башкара торган эшне җиренә җиткереп эшләве җиңел булмады. Бармаклар энә белән чәнчеп алулардан тишелеп бетте. Тик алар йөрәккә кадалмады. Киресенчә, тормышта үз урыныңны табып, кеше­ләр өчен файдалы хезмәт башкара алу куанычы акрынлап йөрәктәге яралар­ны да савыктыра башлады. Ул, ничек­тер, башкаларга караганда да эшкә җиңел өйрәнде. Аны бүтәннәргә үр­нәк итеп куя башладылар. Мондый вакытларда Нәсимә үзенең сукыр икәнен дә оныта иде. Тик авылда калган ике баласының язмышы бер минутка да йөрәгеннән китмәде. Рәнҗетүләргә тү­зә алмаган сабыйлары да үзенә килеп сыенгач, аларны үз канаты астына ал­ды. Нәсимәнең дөньясы түгәрәкләнгәндәй булды. Тик бу хәлләр Илһам­җанның кәефенә бер дә хуш килмәде. Өстенә кияр киемнәрен дә алып тор­мый, ярым шәрә килеш йорттан ба­лаларның качып китүен бик авыр ки­черде. Ул балаларны кире үзенә кай­таруны сорап суд оешмаларына кадәр барып җитте. Ә суд балаларның кайда яшәргә тиешлеген аларның үз ихтыя­рында калдырды. Нәсимә сукыр килеш өч баланы карый алмас, балалар кире үземә кайтырлар дип көтте мин-мин­леге кимсетелгән ир. Ә балалар кире кайтмады. Илһамҗанның чәчләренә ак бәсләр сарды. Маңгаена тирән бураз­налар сызылды. Әйе, Нәсимәгә дә өч баланы карап үстерү, чыннан да, җи­ңел түгел иде. Шулай да, йортта үзе табышкан мөлкәттән сыңар кашык та дәгъва итми киткән булса да, хәтта алимент сорап та мөрәҗәгать итмәде. Ата йөрәге таш түгелдер, үзе аңлар дип көткән иде. Тик, кызганычка кар­шы, бу өметләр шулай ук акланмады.
Тырышты Нәсимә. Ач та, ялангач та итмәде балаларын. Эш сәгатьләрен­нән соң калулар да булмады түгел, өенә алып кайтып эшләүләрдән дә авырсынмады.
Еллар... Еллар... Халык телендә ва­кыт — ул үзе бер дәва дигән сүзләр бар. Еллар үткән саен Нәсимәнең дә йөрәк яралары савыга барды. Балалар да үсеп эшкә кушыла башлады. Ә Ил­һамҗанның исә күңел газабы арта гы­на барды. Их, үткәннәргә кире кайтып булса икән?! Юк шул. Мәңге төзәтеп булмас үкенечләр бер минут туктамый аның йөрәген кимерде. Ә бер көн ки­леп, ул аны бөтенләйгә үлем түшәгенә үк егып салды. Әгәр кабат аягына баса алса, һичшиксез, балаларына карата аталык бурычын түләү йөзеннән, бул­ган байлыгыннан аларга да өлеш чы­гарачак иде.
Тик соң иде шул инде. Үтенече дә бар иде — Нәсимәсен, балаларын ча­кыртып күреп калу иде. Тик балалар ишетергә дә теләмәде. Нәсимәнең кай­тырга теләвен дә хуп күрмәделәр.
Нәсимә барыбер кайтты, әвәлгечә ягымлы, йомшак тавышы белән сәлам бирде. Илһамҗан яткан урыныннан торып басты да: «Нәсимәм, бәгърем, кичер мине», дип, элекке хатынының аяк астына килеп егылды. Нәсимәнең хәтер диңгезе түгелердәй булып чай­калып куйды. Аның күз алдыннан Ил­һамҗан белән беренче мәртәбә ничек очрашулары, соңгы сулышка кадәр бер-берен ташламаска кат-кат вәгъдә­ләр бирешкән айлы кичләре, бергә яшәгән бехетле көннәре, кабат бу ни­гездә эзең дә булмасын, дип аны гариплеге белән кимсетеп, йөрәк кичерә алмаслык авыр сүзләр әйтеп куып җи­бәрүләре, тагын-тагын бер кат сызы­лып үттеләр.
Ата-ана хакы, бала хакы, мәхәббәт хакы кебек изге әманәткә хыянәт ит­кәннәрне кешелек дөньясы беркайчан да гафу итмәгән, дип әйтәсе килде аның. Тик дулкынланудан тамагына килеп утырган төерне аралап ул бары: «Кичерергә дисезме?» дип кенә әйтә алды.
Туганнарында өч көн торганнан соң ул кайтыр юлына кузгалды. Илһамҗанны мәңгелеккә үз куенына ал­ган каберлекнең карт каеннары аны шаулап озатып калдылар. Аларның моңында ни өчендер йөрәккә авыр шом салып иңрәү юк иде. Гүя, кабат беркайчан да кайгы-хәсрәт кичермә, дөнья матурлыгын күңел күзең белән күреп куанып яшә, хуш, сау бул инде Нәсимә, дип әйтергә телиләр иде.

Әхмәтзыя ӘХМӘТҖАНОВ.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy