Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Каргыш

Каргыш

Венера Ихсанова
Венера Ихсанова
03 марта 2017
1926 карау
Көмеш сулы Идел ярына сыенып утырган бер авылда булды бу хәл. Җан өшетеп ерак Себер ягыннан Мөршидәләргә хәбәр килә: Рамил тракторы белән саз­га баткан, коткарып кала алмаганнар... Йә Хода, җитмәгән идемени бер хатын башына моңа кадәр килгән кайгы-хәсрәт?! Үзен-үзе белә башлаганнан бирле бу йорттан бәхетсезлек китеп тормады. Башта тап-таза әтиләре, кисеп аударган имәндәй, атна эчендә җир куе­нына керде. Инде ул хәсрәттән арынгандай гына бул­ганнар иде, абыйсы авырый башлады. Япь-яшь егет күз алдында кәкрәеп катты: күзләрен күтәреп кояшны күрәлмәс хәлдә җиргә бөгелде, аяк-куллары әллә нин­ди кыяфәтләргә кереп кәкрәйде. Шулай да, бик интегеп булса да, үзен-үзе йөртте әле егет, әмма кеше күзенә күренмәс булды. Аның моңлы итеп гармунда уйнавы яшь­тәшләренең хәтерендә генә калды.
Мөршидә шат күңелле иде. Әтисенең үлеме, абый­сының авыруы кыз баланың яшьлеген караңгыламады: курсларда укып тракторчы булды, комсомолга керде, клубларда кичәләр аннан башка үтми иде. Җырга, бию­гә оста Мөршидәне үзенә алырга торган гаярь егетләр күп булды. Әмма ул ярлы гына гаиләдә үскән сабыр, ба­сынкы холыклы Галимулланы сайлады. Юк, килен булып төшмәде ул, егетне йортка кертте. Вакытында сүз күп булгандыр, тик авыл халкы яшь гаиләгә хәерхаһ иде: авыру абыйсын кемгә калдырсын инде ул бала. Йортка кереп дөрес эшләде Галимулла, диделәр, бәхет телә­деләр. Бәхет дигәнең генә бу капкадан читләтеп үтте шул. Өч кыз, ике малай үстереп ятканда Галимулла да гүр иясе булды. Үләрлек түгел иде әле ул, югыйсә, гөрләтеп эшли иде. Кулы оста булды аның. Балта эше дисеңме, тимер эшеме — коя да куя иде. Үзләренең өйләрен генә кара син, урамында гына түгел, авылда бер матур өй салып керде Галимулла. Челтәрле йөзлек­ләре белән урамга карап торган зур тәрәзәләр, ак ка­лайдан биек түбә, йөк төягән машиналар үтәрлек урыс капка, алма бакчасы эчендә утырган ак мунча... Һәм кап­ка белән янәшә искереп-кыйшаеп беткән таш келәт. Нишләп сүтмәделәр икән ул искене, яңа каралты-курага сокланып караган һәр кеше күңеленнән хуҗаларга шун­дый сорауны бирә кебек иде.
Галимулланың эш кораллары саклый торган остаханәсе иде ул. Көннәр буе ул шунда, колхоз эшеннән арын­ганда, тәрәзә йөзлекләре ясый иде. Таш идән салкыны үттеме икән җелекләренә, башта аяклары атламас бул­ды, аннары кулларының хәле китте, аннары инде кипкән гөл шикелле сулды, саргайды. Күрсәтмәгән табибы, алып бармаган хастаханәсе калмады Мөршидәнең, булмагач булмый икән инде, көннәрнең берендә Мөршидә тол калды. Менә шул вакытта керде аның күңеленә шом.
Нишләп әле бу нигездә ир-атлар вакытсыз вафат була­лар? Әллә инде кечкенә чагында әнисеннән ишеткәннә­ре дөрескә чыгамы?
...Бик борынгы авыл диләр моны. Идел яры кара ур­ман булган, ике ягы сөзәк таулар арасыннан агып яткан йөгерек инеш буена каяндыр ерактан, Болгар якларын­нан ир-атлар килеп утырган дип сөйлиләр. Килгән ке­шеләрнең исемнәре дә Ак Кылыч, Илбаба кебек хәзер­ге колакка ят булган исемнәр була. Инешкә Аллавык (“Алла, Ык” — дип әйткәннәрдер, бәлки) дип исем куша­лар, авыл исеме дә сәер — Шөн була. Еллар үтә тора, авыл зурая, авыл аша Екатерина патшаның зур юлы үтә. Ямчылар бу авылда ат алыштыралар, сату итәләр, бай­лар мал-мөлкәтләрен ышанычлы кешеләргә сакларга калдыралар. Шундый хуҗаларның берсе Мөршидәләрнең бабалары була. Хәлле кешеләр була алар. Таш ке­ләтләре генә дә ни тора, ат сугарырлык коелары ишек алдында, кереп кунарлык йортлары иркен. Шулай ил-көн алдында абруйлы гына булып яшәп ятканда бу йорт­тан сакларга куелган әйберләрнең югалуы мәгълүм була. Келәт бикле, ачкыч билгеле җирдә, әмма байларның та­ләбе дә урынлы: кая киткән фәлән-фәлән әйбер, кем урлаган? Урманда качып яткан каракларның эше түгел микән дип тә карый хуҗа, байның үз сүзе сүз — мал югалган, син гаепле! Мондый чакта йодрык-камчы да худка киткәндер бәлки, әмма Мөршидә әнисе әйткәнне күңеленә салып калган иде: байлар, югалган әйберлә­рен таптыра алмагач, бик нык каргаганнар икән бу гаи­ләне. Бу йортта ир-ат исән тормасын дигәннәр, кара кайгыдан, бәхетсезлектән башы чыкмасын бу нигезнең, дигәннәр.
Гаеп кемдә булгандыр, белүче юк, әмма коедан таш келәткә юл булганын белгәннәр. Төнлә, кеше-кара йок­лагач, кое суыннан өстәрәк уелган ишек аша үтеп та­шый торган булганнар кеше малын. Кая куйганнардыр, анысы да билгесез. Билгелесе шул — төшә бит каргыш Мөршидәләргә, төшә. Ничәмә-ничә еллардан соң да, баш өстендәге балта кебек, кемгә чират дигәндәй, ир- атларны чаба тора.
Инде менә Рамилгә дә чират җиткән. Күңеле сизенгән иде Мөршидәнең, ике улын да Якутиягә эшкә җибәрде. Монда калмасыннар, каргыш бәлки аннан эзләп тапмас дип уйлаган иде. Ялгышкан икән. Әйбәт эшләделәр егетләр, акчаны да күп алдылар, кыз туганнарына да ярдәм иттеләр. Үзләре дә өйләнеп, ныклап тормыш корып ятканда, менә сиңа мә, Рамил вафат. Монысына түзде әле Мөршидә, каргыш кагылуы түгелдер, очрак­лылык кына булгандыр дип юатты үзен. Балалары юк иде Рамилнең, яп-якты елмаюы гына калды әнисе күңе­лендә.
Ә берничә елдан... Берничә ел узуга авылны тетрәткән хәбәр кайтты: Мөршидәнең икенче улы по­ездга тапталып үлгән!
Кайтарткан иде шул, кайтарткан иде Рәисен Мөршидә Себердән. “Әтиең дә үлде, берүзем калдым, кайт” — дигән иде. Тыңлады Рәис, хатынын, улын алып, дөнья кадәр мал төяп кайтты Рәис Себердән. Капка төбенә кайтып кунаклаган контейнерга карап, авылдагы яшь­тәшләре тел шартлаталар иде: “Вәт, малай, Себер нишләтә, без ятабыз монда сыер тизәге изеп...”
Рәис район үзәгенә Себердән кайткан дустын озата киткән иде. Хатынын, кечкенә улын да ияртте. Себердә бергә эшләделәр, бер алманы бишкә бүлеп дигәндәй, кайгыдан юатып, шатлыкны күбәйтеп уртак яшәделәр. Менә бүген дә Себергә китеп барышлары. Рәисләр аларны вагонга кереп озатырга булалар. Сүз артыннан сүз — поезд кузгалуын сизми дә кала алар — инде тиз­лек ала башлаган поезддан башта хатынын төшерә, аннан баланы ыргыта, аннан үзе сикермәкче була Рәис. Ләкин... “Язмышыңа ни язылган булса, шул булыр” ди­ләрме әле, “Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый” да диләр. Поезд астыннан алганда Рәисне танырлык та булмый инде.
Бу хәлдән соң Мөршидә озак тормады. Килененә әйтте: “Бу нигез каргалган нигез, син улыңны алып үз ягыңа кайтып кит, мин риза-бәхил” — диде. Килен кит­те, Рәисе төсле үк кара-тут йөзле, бөдрә чәчле шук ма­лаен алып китте. Бәладән башаяк, дигәндер инде.
Менә шул. Озакламый Мөршидәне дә җирләделәр. Челтәрле йөзлекләрдән көлеп торган тәрәзәләр моңа­еп калды. Анда торучы юк хәзер. Кызларының үз тормышлары мул, кияүләре бу нигезгә аяк басмыйлар. Буш нигез, таралып, череп барган йорт. Тик кеше хәтере генә буш түгел. Каргыштан курка бу авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр, бу кыйссаны белгән-ишеткән кешеләр курка. Өй яныннан үткәндә белгән догаларын укып китәләр, бер-бер ярамаган эш эшләп, берәр кешегә хилафлык китермәдем микән дип куркалар. Яшьләр күңеленә дә керсен иде бу уй!
Югыйсә, безгә балачактан ук таныш бит бу каргыш сүзе. “Сак-Сок” бәете белән керде бит ул безнең күңе­лебезгә. Нигә онытабыз икән без мәңгелек аятьләрне. Бигрәк тә хәзер, кешене кеше юк иткән заманда, кеше хакын тартып-йолкып үзенеке иткәндә нигә уйламый­быз икән без: “Күз яше төшәр бит моның миңа, рәхәт күрмәм бит мин болай эшләп” — дип, нигә акылыбызга килмибез икән?! Ә бит гыйбрәтләр күп, бер Мөршидәләр (исемнәре үзгәртелеп бирелде) язмышы гына түгел, күп гыйбрәтләр. Куркырга иде, куркырга...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy