Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ

ӨЛЕШЕМӘ ТИГӘН КӨМЕШЕМ

02 марта 2017
2004 карау
Казан-Бөгелмә поезды ыргылып алга чаба. Төн. Пассажирлар тирән йокыга талган. Вагондагы ут­лар да сүнде. Алсу белән икәүдән-икәү дом кара­ңгыда сөйләшеп утырабыз. Күздән йокы качкан. Ара-тирә баганалардагы лампочкалардан төшкән яктылык көлтәсе сибелеп ала. Иңнәренә таралып төшкән коңгырт чәчле, ак йөзле Алсу ул яктылыкта аеруча чибәр, ягымлы һәм серле булып күренә. Ул салмак кына үзенең гыйбрәтле һәм сагыш­лы тормыш юлын сөйли.
Әтисен хәтерләми Алсу. Әнисенә берсеннән-берсе кеч­кенә өч баланы тәрбияләве бик авыр була. Очын очка ялгап яшиләр. Өстәвенә, Алсу салкын тидереп, менингит белән түшәккә ава. Кызга вакытлыча мәктәпне калдырып торырга туры килә. Әмма аңа беренче мәхәббәте Тәлгате көч бирә. Өянәкләрдән айныган арада, кызның күз алдына кара бөдрә чәчле, зәңгәр күзле егет килеп баса. Гүя ул ягымлы елмаеп Алсуга күз кыса: «Бирешмә, Алсу, бирешмә! Син авыруны җиңәргә тиеш. Хыялыңны тормышка ашыра­сың бар. Шәфкать туташы булып, гомерләрне озайтырга тиеш кеше бит син!».
Кызларның һушын алырлык чибәр егет — Тәлгать йөрәк ревматизмыннан җәфалана. Сөйгәненә мәхәббәте көчле бу­ламы, яки дарулар килешәме, Алсу авырудан терелеп китә. Мәктәпне яхшы гына тәмамлый, училищеда укып, шәфкать туташы белгечлеге алып чыга. Ике яшь йөрәк өйләнешү, гаилә кору турында сөйләшәләр. Әмма аларны алда күпме киртәләр, сынаулар көтә икән әле! Тәлгатьнең әти-әнисе яшьләрнең өйләнешүләренә теше-тырнагы белән каршы то­ра. Булачак каената, колхоз рәисе, Алсуны кабинетына чакырып китерә:
- Тәлгатьне башыңнан чыгарып ташла, ул авыру, аның көннәре санаулы, — ди ул.
Егетнең анасы авыл буенча хәбәр тарата:
Хәерче Сараның кызын өемә килен итеп аяк бастыра­сым юк!..
Әмма бер-берсенә тартылган ике йөрәк барыбер кавыша. Шау-шусыз, туйсыз-мәҗлессез генә никахлашалар. Алсуның әнисе яшьләрне җитәкләштереп, Тәлгатьнең әти-әнисе каршына хәер-фатиха сорарга җибәрә.
Баскычка чыгып баскан каенана улы белән киленен кап­кага да якын җибәрми.
— Нәләт төшсен сезгә! —дип кычкыра ул бөеренә та­янып.— Соңгы көнегездә берегез кайта алмасын, икенчегез әйтә алмасын! Бу якка әйләнеп тә карамагыз!
Таш бәгырьле ана ишекне «шап» итеп ябып, өенә кереп китә.
...Яшьләр Әлмәт шәһәренә якын гына бер поселокка күчеп китәләр. Кызлары дөньяга килгәч, Тәлгать сөенеп бетә алмый:
- Их, әнисе,— ди ул,— шушы баланың тәпи атлап китү­ен генә күрә алсам иде...
Төннәрен ул йөрәк өянәкләреннән җәфа чигә. Алсу ире яныннан бер генә минутка да китми. Шприцлар кайната, уколлар ясый. Иртәләрен торып эшкә йөгерә. Бер ипигә, ярты литр сөткә тилмергән көннәре күп була. Ярдәм кулы сузучы юк. Каенана белән каената хәтта бала тугач та килеп карамыйлар. Янәшәдә генә, Әлмәттә, Тәлгатьнең бай, ма­шиналы туганнары яши. Әмма яшь гаиләгә алар да сәлам бирмиләр.
Тәлгать авыру булса да эшли. Әмма хезмәт урынына Әлмәткә барып йөрүләре аңа бик кыен була. Шуңа күрә ул үз машиналары турында хыяллана. Әмма аның омтылышы
канатсыз кошның иреккә очарга талпынуын хәтерләтә. Шу­лай да Алсу яраткан кешесе хакына утны-суны кичәргә дә әзер. Ул дүрт ел буе бер оешманың бусагасын таптап, гамәлдән чыгарылган машинаны алуга ирешә. Аннан соң ике ел буе гараж төзиләр. Икәүләп кирпеч өяләр, измә ташыйлар, цемент сылыйлар, кышкы зәмһәрир суыкларда иске машинаның детальләрен сүтеп яңаларына алыштыра­лар.
Авыр хезмәт, тынгысыз төннәр Алсу өчен эзсез үтми. Аны яңадан каты авыру аяктан ега. Ул авыр операция кичерә. Республика больницасыннан кайтып керүгә үз ире аны эшкә җигә: «Бүлмәләр караңгы, әнисе, түшәмнәрне агартып чык­саң иде»,- ди ул. Алсу юаш буйсынучанлык белән җиң сызганып эшкә керешә: түшәмнәрне агарта, идән-сәкеләрне юа, керләр уа. Бары тик ире генә канәгать булсын.
- Сезнең кайгыртучанлыкны ул тиешенчә бәяли идеме соң? дип сорыйм.
- Юк,— дип җавап бирде Алсу моңсу гына.— Ул миңа хәтта акчаны да санап кына бирә иде. Соңыннан «нәрсә алдың» дип тиененә кадәр отчет бирдерә иде.
Мин аны аңлый идем,— дип дәвам итте Алсу авыр сулап. Авыруы аны көннән-көн баса барды. Борыныннан кан китә, төннәрен приступтан зәңгәрләнеп кала иде. Укол­лар белән генә яшәде ул. Ә иртән ап-ак күлмәк киеп, галстук тагып эшкә китә иде. Авыру кеше үзсүзле, кире була, һәр нәрсәгә бәйләнергә генә тора бит ул. Әйтик, тәрәзә гардиннарына кадәр тузаны юкмы дип. Һәр көнне кулы белән сыпыра иде. Бармагына тузан эләксә, шундый итеп карый, юеш чүпрәк алып тузан сөртә башлавыңны сизми дә каласың. Аш бүлеп китерсәң, тәлинкәгә бер генә карап ала: «Нәрсә, безнең башка тәлинкә юкмени, һәр көнне бер төрле савыттан ашатасың»,— дип бәйләнә иде.
Ата-аналары, туганнары сезне санламаган, үзе авыру һәм вакчыл булган. Нәрсә хакына түзеп яшәдегез соң сез?
Бу сорауны бирүем, бәлки, ахмаклык булгандыр. Ләкин нишлим соң, ул вакытта тыелып кала алмадым. Чын мәхәб­бәт, яраткан кешеңә тугрылык, шәфкатьлелек кебек сыйфат­лар нәкъ менә якын кешеләрең авырганда, аңа авырлыклар килгәндә сынала бит инде, югыйсә.
- Беләсезме,— диде Алсу,— өлешемә чыккан көмешем, ди халык. Үз җилкәмә төшкән бурычны гомеремнең ахыры­на кадәр намус белән үтисем килде. Үҗәтлегем дә көчле булгандыр инде. Аның туганнары алдында үзебезнең мескен кешеләр булмавыбызны, тормыш арбасын төптән җигелеп тартырга сәләтле икәнлегебезне исбат итәсем килде. Шулай булып чыкты да. Эшемдә дә ихтирам иттеләр, өч бүлмәле квартира бирделәр. Акрынлап тормыш үз җаена ага баш­лады. Каенана белән каенатаның да безгә булган мөнәсәбә­тләре үзгәрде. Каената аркамнан сөеп: «Рәхмәт, килен», дигән сүзләрне ешрак кабатлый башлады. Гомумән, иремә өянәк булмаган көннәрдә без искиткеч бәхетле идек. Без балалар белән бергәләшеп уйнап, шаяра, көлә идек. Ул вакытта инде, безнең икенче кызыбыз туып, ул да матур гына үсеп килә иде.
Әмма Алсуның куанычы озакка бармый: аның аяклары хәрәкәтсез кала, теле бәйләнә. Озак кына больницада дәва­ланып, аякка басуга, иренең хәле кискенләшә. Врачлар яшермиләр, ирең бер елдан ары яши алмас, диләр. «Юк, ышанмыйм!» — дип кычкырып җибәрә Алсу. «Бөтен тәнем кычкырды шул чакта»,— ди ул.
Тәлгать исә хәле ничек кенә авыр булмасын, хатынын шаяртырга тырыша.
- Әнисе, әйдә бергәләп үләбез,— ди ул еш кына.
- Балалар ятим кала бит, әтисе...
- Балалар йорты бар. Хөкүмәт үстерер. Шулай да икен­че кызымның мәктәпкә укырга йөргәнен генә булса да күрәсем килә, әнисе. 
Бер көнне приступтан соң әйтеп куя:
- Кара аны, әнисе, мин үлгәч, шәләй-вәләй йөрсәң, каберемнән кәфенемне сөйрәп кайтып килермен...
- Яшибез әле, әтисе, үлмибез,— ди аңа каршы Алсу. Безнең бит әле туебызны үткәрәсе бар. Кызыл туебызны 40 яшь тулган көнне икесен бергә үткәрәбез, дип сөйләштек ич синең белән...
Иренең гомере өчен «дер» калтырап тору, нерв киеренке­леге үзенекен итә. Алсуның аяклары кабат авырта башла­гач, ире көчләп диярлек аны санаторийга озата. Алсуның һич кенә дә аяклары тартмый. Саубуллашканда ул иреннән: «Мин сине шулкадәр туйдырдыммени соң? Мине һаман яныңнан куасың?»,— дип сорый. «Әйе»,— дип җавап бирә ире кискен генә һәм төртеп диярлек самолетка утыртып җибәрә. Дәвалау курсы узгач, кайтыр алдыннан Тәлгать белән телефоннан сөйләшәләр. «Кызның туган көнен якшәмбегә, син кайткан көнгә күчерәбез,— ди ире.— Син кай­туга бәйрәм табыны әзер булыр».
Алсу исә үзе алдан кайтып кереп, сюрприз ясамакчы була. Билетны шимбә көнгә сатып ала. «Балалар мәктәптән, Тәлгать эштән кайтуга үзем бәйрәм табыны әзерләп торыйм әле»,—дип уйлый ул. Терелү сөенеченнән, ире, балалары белән очрашу шатлыгыннан Алсу шимбә көнне очып дияр­лек аэропортка бара. Табигать бүген нинди матур! Көн җылы, тыныч кына ябалак-ябалак кар ява. Март аеның соңгы көннәре. Тиздән кар эрер, җиргә кояшлы яз килер. Шундый баш әйләндергеч матур уйлар белән хатын само­летка кереп утыра. Шулай да ул үзендә хәлсезлек сизә һәм күзләрен йомып йокыга тала. Бераздан уянып китсә, янында утырган карчык елый, пассажирлар тынычсызлана. Тышта буран, алар менә ике сәгатьләп инде һавада бөтерелеп йөриләр икән. Бөгелмә кире борып җибәрә, Казан кабул итми. Шулай бөтерелеп оча торгач, аэропортка килеп төшә­ләр. Самолеттан чыксалар, Алсуның йөрәген йолкып аткан­дай була: аэропорт бинасына эре хәрефләр белән «Уфа» дип язылган.
...Алар Бөгелмә аэропортына төнлә генә килеп төшәләр. Бәхеткә каршы, Әлмәткә кайтучы машинага Алсуны да утырталар. Менә алар яшәгән поселок. Ул төнге караң­гылыкка чумган. Хатынның йөрәге кошныкыдай атыла. Ме­нә, ниһаять, алар яшәгән ике катлы йорт. Чү! Балалар бүлмәсендә ут яна. Нигә микән? Алсу йортның икенче ягына чыга. Йокы бүлмәсендә дә ут балкый, кунак бүлмәсендә дә якты!
Төн уртасында ни өчен соң барлык бүлмәләрендә дә ут яна?
Тәлгать... Алсу хәле китеп чемоданына утыра. Ялварулы күзләре белән тәрәзәгә текәлә: «Үлмә, зинһар безне таш­лама! Мине көт: хәзер керәм дә укол ясыйм. Сине коткару өчен барысын да эшлим!» Ләкин аяклар хыянәтчел рәвештә атлаудан баш тарталар. Күпме утыргандыр шулай, Алсу хәтерләми, әмма аны күреп алып, өйгә күтәреп диярлек алып керәләр. Алсу иренең җансыз гәүдәсенә каплана. Күз яшьләре яңакларын пешереп-пешереп ага. «Унсигез ел буе бергә гомер итеп, һәр сулышыңны саклап, азагы болай бетергә тиеш түгел иде, түгел иде...» Шунда «келт» итеп каенана каргышы искә килеп төшә: «Берегез кайта алмасын, икенчегез әйтә алмасын!».
Унсигез елдан соң! Нигә, нигә шулай каргады икән ана кеше үз баласын! Нинди гөнаһлары өчен?! Алсу бүгенге көнгә кадәр шуны уйлап баш вата. Ял көннәрендә ул ире кабере янында уйланып утыра. Аның каберенә матур чәчәк­ләр куя. Яшьлекләрен, авыр да, үкенечле дә, шул ук вакытта бәхетле дә гомер кичерүләрен искә төшерә. Елый-елый ире белән сөйләшә.
Кызлары инде үсеп җиттеләр. Инде икенчесе дә югары класста укый. Иптәш кызлары гел диярлек аларга киләләр. Алсу аларның якын дусты, абруйлы киңәшчесе. Ул кызлыр белән бергәләп кинога йөри, китаплар укый. Аларны тегәр­гә, пешерергә өйрәтә.
Кемгә ничектер, белмим, әмма авыру ирен ничәмә-ничә еллар буе сукранмыйча караган, аның һәр теләген авырсын­мыйча үтәгән, сөйгән кешесенең соңгы сулышына кадәр аңа тугрылыклы булып калган, тормыш авырлыкларына баш имәгән Алсу миңа асылташны хәтерләтә. Андый саф күңел­ле хатыннар күбрәк булса, бәлки гаиләләр дә азрак тар­калыр, әтиле ятимнәрнең саны кимрәк булыр, җәмгыятебез исә әхлакый яктан сафрак, тотнаклырак булыр иде.

Дания РӘҮПОВА, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Баулы.

(журналның архивыннан)

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy