Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Нишләдең, бәгърем?

Нишләдең, бәгърем?

Мәдинә  Кашапова
Мәдинә Кашапова
10 января 2017
946 карау
 Бер-берсенә карата булган ярату, күңел җылысы, җаннарының күренмәс җеп белән бәйләнгән берлеге шушы бер сүздә чагылган. Гомер буе шулай: бәгърем дә бәгърем...

Сәрбиҗиһан апага башыннан кичкәннәрне менә шулай бөртекләп, барын да күз алдыннан кичереп утыру бер дә җиңел түгел. Әйтерсең лә, ул янә шул вакыйгалар эчендә, кайтаргысыз артта калган шул еллар әсирлегендә.
...Әнә алар – ике күрше – җитәкләшеп сугышка чыгып киткәндә:  «Беребез булса да исән калыр», – дип, әле тугач та ярәштереп куелган Миннегариф белән Сәрбиҗиһанны никахлы итәргә бер-берсенә сүз бирә. Ике солдатның берсе – Миннегарифнең әтисе яу кырында ятып кала. Малайның әнисе вафатына да инде күп еллар. Сугыштан соң өч бертуган апалары тәрбиясендә үскән Миннегариф тугыз яшеннән көтү көтә. Апалары бер-бер артлы кияүгә чыга тора. Инде менә өченчесе – кечкенә апасы да тиздән башлы-күзле булыр. «Энем, сиңа да өйләнергә кирәк», – ди апасы төпчекләре турында кайгыртып. Ә егеткә ул чагында нибары 19 яшь!
 

«Барам!» – дидем.


– Без алар белән күршеләр идек. Шул сөйләшүдән соң булгандыр инде, Миннегарифым безгә керде, яныма килеп утырды да: «Апа кияүгә чыга, мин ялгыз калам. Хәерче булгач, зарлы булгач, кызлар миңа кияүгә бармас инде», – ди. Кыюсыз гына әйтә шулай. Әллә нишләп киттем (Сәрбиҗиһан апа сискәнеп куя.) Ике дә уйламадым: «Үзем барам!» – дип әйттем дә салдым. «Әниең бирмәс шул», – ди бәгърем. «Без бит синең белән ярәшелгән», – дим, тынычландырмакчы булам.
Икенче көнне үк безгә ике апасы белән җизнәләре килеп җитте. Мине сорыйлар. Шул чагында әти: «Без Минневәли белән, кода булабыз дип, вәгъдә бирешкән кешеләр. Бирәм кызымны!» – диде. Кияүгә чыкканда миңа – 17, Миннегарифыма 19 яшь иде.
Әти сугыштан нык яраланып кайтса да, тормыш корып җибәрергә бик булышты. Без кечкенә генә өйдә тора башладык: ике сарык, ике бәрән, өч бәбкәбез бар. Шуннан башланып киткән тормыш менә... Торып бассаң, башың идәнгә тиярдәй шул бәләкәй өйдә улым – Илгизем туды. Аңа яшь тә ике ай тулганда, икенчесе – Фәнисем дөньяга килде. Әти бура сатып алып, безгә яңа йорт салып бирде. Салам түбәле шул өйдә озак еллар яшәдек. Бәхетле яшәдек. Аның һәр көне бәхетле булган икән...
Ул заманнарда озаклап декрет ялында кинәнүләр юк та юк. Олысына – 1 яшь тә дүрт ай, кечесенә – ике ай... Ә әниләрен эшкә чакыралар. Чыкмый гына кара, закон белән куркыталар. Колхозда бала кайгысы түгел, колхозга эшче куллар кирәк. Берни дә хәл итә алмыйсың, заманасы шундый булган.
– Ирем бишек урынына зур гына бер тартма ясады, – дип, янә хәтерен яңарта башлый Сәрбиҗиһан апа. – Фәнисемне коендырам да шул тартмага салам. Сөт кайнатам, аны шешәгә салып, тартма янына куям. Идәнгә чүпрәк-чапрак җәеп, Илгиземне утыртам. «Улым, наныең еласа, шушы имезлекне авызына каптыр», – дип өйрәтәм. Нәрсә аңлагандыр инде ул сабый?! Үзенең дә кочакта тирбәлә торган гына чагы бит әле.
Карап эшләтүчебез Әгъзам абый мине төшке ашка иртәрәк кайтара торган иде. Амбар өйдән еракта... И-и, чаба-чаба кайтам. Ишекне ачып, керә-керешли тиз генә бала астын алыштырам, ашатам-эчертәм дә, тагын чыгып йөгерәм. Илгизем бик иртә олыгайды. Уйлыйм-уйлыйм да, исем-акылым китә. Нинди аңлы, мәгънәле булган ул чор балалары! Мохтаҗлык шулай иткәндер, күрәсең. Хәтерлим, Илгиземнең әле ишекне дә ача белмәгән чагы. Тәрәзәдән төшеп, көтүдән кайткан сыерны абзарга ябып куя торган иде шул бала. Сөйләсәң, кеше ышанмый. «Әйдә, булмаганны...» – диләр.
Миннегариф белән Сәрбиҗиһан – гел бергә. Икесе – гел бер эштә. Гел бер-берсенең күз алдында. Башта алар икәүләшеп амбарда эшли: хатын – ашлык сукты, ир – ашлыктан чыккан чүпне ташый. Аннары алар тугыз ел икәүләшеп дуңгыз карый.
– Көненә егермешәр дуңгыз баласы туа. Аларны ат арбасына салабыз да дуңгыз фермасына кертеп урнаштырабыз. Балаларны да, үсә төшкәч, үзебез белән ала башладык. Йөриләр иде шунда, аяк астында... Берәү дә каршы сүз әйтми торган иде. Хәлебезгә керделәр, кермәделәр түгел. Хезмәтебезне зурлап, берчакны иремә – алты артлы урындык, миңа – тегү машинасы бирделәр. Сәрбиҗиһан апаның азга гына йөзе яктырып-балкып киткәндәй була. – Кайда гына эшләсәк тә, рәхмәттән башканы ишетмәдек. Дуңгыз комплексы салып бетергәч, дуңгызларны шунда алып менеп киттеләр. Без Миннегариф белән колхоз сөтен районга ташый башладык. Икебез дә – дизель тракторында... Ул кайта, мин китәм. Шулай унбиш ел... Юлда очрашкан чакларыбыз да булгалады. Өченчесен – кызым Илгизәмне тапкач, дүртенче балага авырга узган идем дә, сөтле флягалар күтәргәндә, көмәнем төшеп, чактан үлмичә калдым. Аннан соң, тагын икәүләшеп, атлар карарга кердек. Икебезгә – 96 баш ат! Шуның кырыгы – көтүгә кала. Калганы – эшкә чыга. Атсыз тормышның ни алга, ни артка бармаган чаклары бу. Бабаем белән балаларны өсләреннән биклибез дә, атлар янына чабабыз. Елый белмәде минем балалар, – дип куя Сәрбиҗиһан апа. – Ник шулай булган ул?! Хәер, мин үзем дә еламаганмын. Күршеләр: «Бу Сәрбиҗиһанны чеметеп карыйм әле, елаганын ишетәсе килә», – дип, мине чеметеп карый торган булганнар. Ә мин еламаганмын. Әти мине: «Борыч син!» – ди торган иде.
 

«Кул астында чыбыркы, кулда – шәл чите...»


Ат караган елларны ул аеруча сагынып, юксынып сөйли. Әле бүген дә малларын исемнәре белән хәтерли: «Арлик», «Лада», «Малютка»лар...
– Атлар болында йөри, ә минем кул астында – чыбыркы, кулымда – шәл чите. Бәйләргә яратам мин. Хәзер дә бәйлим әле. Сәрбиҗиһан апа көлемсерәп куя: «Төшке аш җитүгә, балалар, минем дә балаларым бар, әйдәгез, утарга кайтабыз», дим дә (ике кулын авыз янына куеп, ничек чакырганын күрсәтә), хе-хе-хе, хәй, дип аваз салам. Шул минутта атлар утар капкасына җыела. Аңлыйлар иде алар мине. Бабаем 74 яшендә генә эштән туктады. Мин дә соңгы елларда ындыр табагына эшкә йөрдем. «Җитми инде сезгә» диючеләр дә булгалады. Ә без эшнең тәмен, рәхәтен беләбез. Безгә шулай кирәк. Өйдә ни эшләп ятасың, билләһи...
​Сагынып кеше күпме яши ала икән?
 

«Бер генә ачуланыштык»


Анысы да кеше гаебе белән, – ди ул эчтән сызып. – Колхозда кеше канын эчә торган бер җитәкчебез (исемен әйтмим, ул инде вафат) бар иде. Шул кеше минем Миннегарифымны: «Шунда бар, монда бар», – дип, бурлыкка өйрәтмәкче.
Бервакыт мин, балаларга өс-баш алырга дип, Казанга киттем. Эшемне бетереп, йомырка саткан акчага аягыма яңа оек, яңа галош киеп, авылга кайттым. Кулымда бер чемодан әйбер. Кайтсам, Миннегариф юк. «Әтиегез кайда?» – дим. Балалар белми. «Чемоданны ачыгыз, анда сезгә тәм-томнар, киемнәр», – дидем дә, чыгып чаптым. Күңел сизенә бит, малай... Җүнле юлда йөрми бу, дим. Юаш иде ул минем. Кеше әйткәнне тыңлый да йөри, «юк» дип әйтә белми. Чабам гына. Авыл читендә яшәүче бер апаларга килеп җиттем дә: «Рәйсә апа, Миннегариф кайтмады, күрмәдеңме?» – дим. «Менә хәзер генә үтеп киттеләр, – ди, – каядыр якында гына әле». Җиргә ятып, арба тәгәрмәче тавышын тыңлыйм. Чыннан да, якында гына... Яңа галошымны салып, бәрәңге бакчасына ыргыттым да, ни эшләгәнемне белми, тотындым йөгерергә. Кечкенә гәүдәле булсам да, көчле идем. Тәки куып җиттем бит. Мине күрүгә ирем дә, янәшәсендә утыручысы да каушап киттеләр. «Ни эшләп йөрисең монда, Сәрбиҗиһан?» – ди Миннегариф. «Кире борыл!» – дидем дә, иремне «ә» дигәнче, якасыннан өстерәп, арбадан тартып төшердем. Сугыштык шунда. Беренчесе һәм соңгысы шул булды. Әйтәм бит, анысы да кеше гаебе белән. Кара канга батышып беттек. Теге җитәкче кушуы буенча кеше малын харап итәргә чыгулары булган. «Атың кирәк», дигәч, бусы риза булган.
Шулай да, кире борылдылар. Ә мин, шул хәлемдә, биш чакрым араны җәяүләп үтеп, авылга кайтып җиттем дә, иремнең апасын алып, өйгә кайттым. Бөтен җирем шыбыр кан, яңа оек тез башыннан ертылган, галошларым юк. Миннегариф, берни булмагандай, йокларга яткан. Апасы янында әйттем: «Әгәр дә мондый хәл тагын бер кабатланса, чыгам да асылынам. Каласың өч бала белән ялгыз. Син мине беләсең...» – дидем. Ул минем сүздә торучан гадәтемне белә. Шуңа башка мондый күңелсезлекләр кабатланмады. Без аның белән (55 елга алты көн генә тулмыйча калды) гомер кичтек. Ул миңа, мин аңа ачуланып-үпкәләп ник бер сүз әйтик. «Бәгърем!» дип әйтә торган идек бер-беребезгә. «Җен төсле хатының бар, бәгърем дип әйтәсең», – дисәм, «Синнән дә матур, акыллы хатын бу дөньяда юк та!» – дип кенә куя иде. Соңыннан ул миңа: «Шунда син тотып калмаган булсаң, төрмәгә эләгә идем», – дип рәхмәт әйтте. Ул минем өчен гел борчылып яшәде. «Әниегезне карагыз, әниегезне саклагыз!», – дип тукый килде. Әйтерсең, миннән алда үләсен белгән ул.
 
Бергә яши башлауларына 55 ел тулырга алты көн кала дигәндә, үлем аның картын мәңгелеккә алып китә.


«Бәлки, бу соңгысыдыр...»


22 ел болын кадәрле яңа зур йортта – олы улым, киленем, өч оныгым белән яшәдек. Оныкларым хәзер кайсы кая таралышты: кайсы – табиб, кайсы  – укытучы, полиция хезмәткәре, механизатор... Балалар да, Аллага шөкер! Илгизем – алдынгы механизатор, Фәнисем Казанда – трамвай депосында. Кирәк икән, үзе итекче, үзе читекче, бөтен эшне белә. Кызым Илгизәне, Казанда озак еллар эшләгәннән соң, алдынгы трамвай йөртүче буларак, Мәскәүгә эшкә алдылар. Хәзер шунда яши. Еш кайта. Аз гына чирләп киттем исә, икенче көнне үк кайтып җитә. Шундый алар – минем балалар! Барысы да шундый. Әтиләренең күзенә операция ясатканда да акча белән булыштылар. Югыйсә бөтенләй сукыр каласы иде.
Шул инде, әлеге дә баягы... Сәрбиҗиһан апа хикәятенең төшләренә кереп елаткан, аны бөтенләйгә бәхетсез иткән иң тетрәндергеч җиренә җитә. «Их-х, – ди ул, тирән көрсенеп, – тормышлар рәтләнгәч кенә, карт белән карчык булып, кадерләнеп, рәхәтләнеп яшәр чагында гына хараплар булды». «Хараплар булды...» – ди дә, сыгылыплар төшә. Күзләрендә бер дә кипмәс яшь тамчылары...
– Ничек булды соң? Авырмады да дисез...
– Шул-шул, авырып урын өсләрендә дә ятмады. Һич көтмәгәндә китте дә барды. Кызым Мәскәүдән кунакка кайтты, – дип дәвам итә ул сүзен. – Китәр вакыты җиткәч, мин аны Казанга кадәр озата бармакчы булып, юлга җыена башладым. Бик эссе көннәр иде. Безнең бакча башында люцерна бар. Бабай шуны чабып, күбәләп куйган иде. Киткәндә киленгә мин дә, кызым да әйттек: «Бабайны печәнгә алып чыга күрмә, атны кигәвен талап, харап була күрмәсен», – дидек. Кисәтмәдек түгел, кисәттек. Миннегарифым капка төбенә озата чыкты. Шунда әйтә бу миңа: «Карчык, сәер төш күрдем. Беребез үлә. Ялгыз калдырма мине. Синнән калсам, нишләрмен?» – ди. «Мине калдырып үләсең икән, зиратка күммим, елгага ыргытам», – дип шаярткан да була әле. Аннары үбеп алды. «Әллә актыгы булыр», – ди. Өстемә салкын су койгандай булды. Нәрсә инде бу, дим. Ә аның әнә шулай минем белән хушлашуы булган икән. Машинага утырдым да, бабай күздән югалганчы, кул болгадым. Кызымны поездга утыртып җибәрдем генә, Фәнисемнең хатыны – киленем Фидания шалтырата. Тукталышта басып тора идем. «Әти аттан егылган. Авылга кайтырга Фәнис сине көтеп тора», – ди. Чайкалып киттем, башым әйләнеп, хәлсезләнеп җиргә утырдым. Яшь кенә бер ир белән хатын яныма килеп, сораштыра башлады. Рәхмәт төшкерләре, мине Фәнисләр өенә алар илтеп куйды.
Кайтып җитүгә, шундук хастаханәгә... Килеп кердем, янына барып егылдым. Нишләдең, бәгърем? – дим. «Карчык, кайгырма, – ди, – мин тереләм. Тәки, без уйлаганча, атны кигәвен тешләгән дә, ул арба астында калып, ат таптап чыккан. Анда хәлләр булган инде, барын да сөйләмим. Миннегарифыма алты сәгать операция ясадылар. «Гарип калырга мөмкин», – дип кисәттеләр. Без: «Җанын гына чыгармагыз, җанын гына саклап калыгыз», – дип ялвардык. У арада Мәскәүдән кызым кайтып җитте. Миннегарифым янына балалары, оныклары җыелды. Берсе – Илнурым армиядә инде, аны да ясалма аппарат астына алгач, көтеп ала алды. Соңгы сүзе: «Әниегезне ялгыз калдырмагыз», – булды. Төшенә рас килүен генә кара... Йөрәкләрем өзгәләнә. Бик сагынам мин аны. Аңа багышлап бәет тә чыгардым инде. Зиратыбыз өйдән утыз-кырык адымда гына. Кабере тәрәзәмнән күренеп тора. Көн дә торуга аның белән сөйләшәм: «Мине калдыра күрмә», дидең, ә үзең мине калдырып киттең», – дим. Кайчак каберенә аның яраткан аты – «Малютка»сы белән икәү барабыз. «Малютка, сөйләш бабаң белән», – дим. Ә ул, башын кабер ташына сала да, пошкырып куя. Күзләрем бик бетте, начар күрә, – ди Сәрбиҗиһан апа. – Операциягә акча кирәк дип, сыерыбызны суярга булдык. Малны көч-хәл белән алты кеше аударды. Күзе гел зират ягында булды. «Син суйдыртмадың, кызгандың, ә болар пычак астына салалар». –  дип Миннегарифка зарлануы булдымы икән?!
...Сәрбиҗиһан апаны урамга озата чыгам. «Бер кадим китабында нарат урманында адашып калсаң, гөнаһ саналмый диелгән. Әллә кереп адашыйммы икән? Үләселәр килә кайчак... – дип, ул мине тәмам өнсез калдыра. – Бәхил бул дип, кызым белән бер бәхилләшкән дә идем инде. Икенче көнне үк кайтып җитте. «Мин сезне картлык көнегездә үзем карыйм, дип, кияүгә дә чыкмадым, нишлисең син, әни?!» – дигәч, оялып киттем. Туктадым шуннан соң. Ә күңелдә иксез-чиксез сагыну, юксыну... сагынып күпме яши ала икән кеше?!
Ике төенчеген җилкә аркылы ташлап, тукталышка атлаган Сәрбиҗиһан апаның кичерешләре миңа да күчә. Тел очына аның «йөрәге белән» язылган бәетеннән юллар килә: «Баш очыңа барып елыйм, / Мине яныңа ал, дип. Бер-беребезне күрмәсәк тә, Янәшә ятарбыз, дип...» Алар янәшә булганда бәхетле булганнар, бергә булганда – яшәгәннәр. «Миннегарифым белән яшәгән көнебезнең һәркайсы бәхетле булды», –  дип тикмәгә генә әйтми бит ул үзе дә.
 
  
      

          
   
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy