Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Тәкъдирне дә җиңеп була

Тәкъдирне дә җиңеп була

Фирүзә Әбсәләмова, Оренбург өлкәсе, Сарыкташ районы, Биктимер авылы.
Фирүзә Әбсәләмова, Оренбург өлкәсе, Сарыкташ районы, Биктимер авылы.
23 декабря 2016
2507 карау
...Тук-тук-тук... әлеге тавыш башта төштәге кебек ишетелә. Икенче бер мәлдә ул авыр йокыдан уянырга теләгән кешедәй сискәнеп куя. Поезд килә бит! Каядыр якында гына вагоннар текелдәгән тавыш Закирҗанның башында инде «Үлем, үлем, үлем»... диеп яңгырый башлый. Ничек тә рельслардан төшәргә кирәк! Барлык көчен җыеп, терсәкләре, җилкәләре ярдәмендә шуышып читкә үрмәләве була, борылышта поездның утлары күренә. Сүнеп барган өмет күңелдә баш калкыта — бәлки, бәлки... Соңгы көчен җыеп Закирҗан канга баткан бүреген башыннан сала да, болгый башлый. Шаулап узып баручы поезд сузып-сузып өч тапкыр гудок бирә. Машинистның: «Күрдем, барысын да аңладым», — диюе була бу. 

Бераздан, дөбердәп, янәшәдән тагын бер поезд составы уза һәм тирә-юнь җансыз тынлыкка чума...

Станция дежурные, хәвефле хәбәрне алуга, башта «ашыгыч ярдәм» машинасы чакырып, якындагы больницага шылтырата, ә аннан үзе рельслар буенча һәлакәткә очраган кешене эзләп китә. Ул кар астында калган, өшергә дә өлгергән Закирҗанны барып тапканда иртәнге биш була. Юлда инде биш сәгать буе ятуына карамастан, егет аңын югалтмаган. Ярдәм килмәсә, коткармасалар, авыртуга түзә алмасам дип, кесәсеннән пәкесен генә алган...

Фәнисә сөйли:
— Мин  Колчым авылында туып-үстем, ә Закирҗан — Биктимердә. Район үзәге Сарыкташта очрашып күрештек тә, бер-беребезгә гашыйк булдык. Бераз очрашып йөргәч, кавышырга, өйләнешергә ниятләдек. Туй алдыннан, Яңа елга берничә көн калгач, кибетләрдә йөрергә дип икәү Оренбурга киттек. Ул вакытта һәммә нәрсә дә талонга иде бит әле. Җитмәсә — чиратлар. Бер көндә бөтен кирәк-яракны да алып бетереп булмады, әлбәттә. Шуңа күрә, мин Оренбургта калырга булдым, ә Закирҗан авыр сумкалар белән вокзалга, поездга китте...

Көне буе шәһәр буйлап кибеттән кибеткә йөреп тәмам алҗыган Закирҗан проводницага: «Мине Черный Отрог станциясендә уятырсыз әле», — ди дә, йокларга ята. Үзе дә йокыга киткән проводница егетне поезд кирәкле станциядән инде кузгалгач кына уята. «Поезд тизлеген арттырганчы сикер, әйдә», — ди ул. Закирҗан башта җиләк-җимеш белән тулган сумкаларны ыргыта. Аннан туй машинасын бизәргә дип алган зур балдакларны терсәгенә кигән килеш, караңгылыкка үзе сикерә. Калганы бар да секундлар эчендә була. Закирҗан хәтта аңларга да өлгерми кала. Поезд тәгәрмәчләре аны үзенә тартып ала. Башта бер аягы киселә. Икенче аягы белән этелергә, читкә китәргә талпынгач, анысы да тәгәрмәч астына эләгә…

Әйе, язмыш Фәнисә белән Закирҗанны әле бергә яши башламаган килеш үк сыный. Түрендә үзе утырасы туй өстәлен томан каплый. Закирҗан озын-озакка больницага кереп ята. Хәер, сигез ай буе Фәнисә дә егете яныннан бер адымга да китми. 

Ике якның да туганнары төрлесен уйлап карый. Закирҗанныкылар: «Тизрәк язылышсыннар иде, югыйсә, Фәнисә ташлап китәр аны», — диләр. Кызның туганнары, бигрәк тә апасы: «Хәзер медицина бик көчле, Закирҗан больницадан үз аяклары белән чыгар, туйны шул вакытта ясарлар», — дип киңәш итә. Аларны табиблар да хуплый.

Фәнисә кабат ул көннәрне искә төшерә:
— Закирҗан больницада аңына килүгә: «Китәм дисәң, кит. Мин сиңа үпкәләмим», — диде. Тик минем аны жәлләгәнгә генә янында утыруым түгел иде бит, яратуым иде... «Сау-сәламәт ирне дә көйләп-җайлап кына яшәргә кирәк, ә син монда ике аяксызга кияүгә чыгарга җыенасың, акылыңа кил», — дип «киңәш бирүчеләр» дә табылды.

Күп операцияләрдән соң Закирҗан, ниһаять, протезларда йөрергә өйрәнә. Туйны фаҗига булганга нәкъ бер ел тулган көнне ясыйлар алар.

Инде Закирҗанга яңача яшәргә өйрәнергә кирәк була. Ул Оренбург финанс техникумының көндезге бүлегенә укырга керә. Өч елдан соң, укуын тәмамлап, туган авылында эшли башлый. Ләкин егетнең кәгазь эшенә күңеле ятмый. Армия сафларында, Хабаровскида хезмәт иткәндә БАМны төзүдә катнашкан була ул. «Анда машина йөрткән идем бит, ә нигә хәзер тракторга утырып карамаска?» — ди Закирҗан. «Ике аягыңның берсе дә юк икәнен оныттыңмы әллә?» — диючеләргә дә ир-егетнең җавабы әзер: «Очучы Маресьевны искә төшерегез. Ул булдырганны нигә әле мин булдырмаска тиеш?!»
Сәламәт кешедән артык булмаса да, ким дә эшләми Закирҗан: кайсы тракторга кирәк — шунысына утыра, фураж да биреп тора... Кыскасы, бер көн дә эшсез утырмый.

1999 елны яңа йорт җиткезеп кергәннәр. Олы кызлары Суфия башта Оренбург педагогия көллиятенең татар бүлеген тәмамлаган, аннан, читтән торып, Оренбург педагогия университетының тарих бүлегендә укыган. Хәзер ул Себердә эшли. Уллары Дамир Мәскәү янында армия сафларында хезмәт итә. әле күптән түгел генә ялга да кайтып киткән.
«Шагыйрь Фәнис Яруллин турында ишеткәнегез бармы?» — дип сорыйм Закирҗаннан.

— Суфия Оренбургта, көллияттә укыган вакытта анда  Фәнис  Яруллинга  багышлап  кичә үткәрделәр, — ди әңгәмәдәшем. — Безне дә чакырдылар. Андый шагыйрь турында беренче тапкыр шунда ишеттем. Шигырьләре миңа бик нык тәэсир итте. Аның язганнары кешеләргә көч-дәрт бирә, яшәргә өмет уятадыр дип уйлыйм.

Минекенә охшаш язмышка дучар булганнарның әти-әниләре, йә туганнары минем яныма да аз килмәделәр. «Улым (энем, ирем) да синең сыман бәлагә тарыды. «Яшисем килми», — ди. Зинһар, янына килеп сөйләшеп кара әле. Бәлки синең сүзләреңә колак салыр?» — диләр.
— Очрашкач, андый кешеләрне нинди сүзләр табып юатасыз, ниндирәк киңәшләр бирәсез инде?
— Аяк киселеп кенә дөнья бетми, мин менә шушы килеш тә яшәргә өйрәндем, сез дә өйрәнерсез, дим. Сез әле бер генә аягыгызны югалткансыз, ә минем менә икесе дә юк, дим. Мин авыру, дип урын өстендә яту — ул сафсата, торырга кирәк, үзеңне мескенгә санарга, боегырга ярамый, дим.
— Тормыш зилзиләсенә эләгеп тә, аумыйча калырга холкыгызның кайсы ягы ярдәм итте сезгә?
— Без бит авыл балалары. Кече яшьтән эшләп үстек. Хезмәт — бөтен бәлаләрдән дә дәва. Колхоз эшенә чыкмаганыма әле биш-алты ел гына. Тик аңа карап тик торган юк, әлбәттә. Ун баш зур малыбыз гына бар, йорт тутырып кош-корт асрыйбыз. Авылда яшәгәч, башкача булмый. Аннан, Фәнисә белән 
икәүләп мамык шәлләр бәйләп сатабыз менә. Ишегалдымда тракторым, җиңел машинам тора.
— Машинаны, инвалид буларак, сезгә хөкүмәт биргәндер?
— Юк, үзем сатып алдым. Дөрес, инде бик күп еллар машинага чиратта торам, тик аның очы-кырые гына күренми. әфган белән Чечнядан аяксыз кайткан егетләр күп бит, барыбызга да җиткезә алмый торганнардыр.

Ә минем ике аяксыз булуыма кайчакта хәтта ГИБДД хезмәткәрләре дә ышанып бетми. Бервакыт шулай Оренбургка барырга чыктым. Шәһәргә җитәрәк туктаттылар болар мине. Кирәкле кәгазьләрнең вакыты алдагы көнне чыккан икән. Шуны сәбәп итеп, машинамны эвакуаторга төяргә тотындылар. «Егетләр, нишлисез? Мин бит ике аяксыз кеше, хәзер кая барыйм?» — дип өзгәләнәм. Алдакчыга караган кебек карыйлар, янәсе, таптың шаяртыр нәрсә. «Кая, күрсәт соң  алайса»,  —  диләр.  Аптырагач:  «Менә  кара­­гыз», — дип, чалбар балакларын күтәрдем. Ә машинамны барыбер алып киттеләр.
Нишләтәсең, дөнья булгач, шундый хәлләр дә булгалый.
— Протезларны еш алыштырасызмы?
— Элек ике елга бер иде, хәзер өч елга бер генә.
— Районда сезнең белән кызыксынганнары, берәр ничек ярдәм иткәннәре бармы?
— Хәзер андый ярдәм итүләр юк инде ул. үзем дә сорап бармыйм. Ә менә колхозыбызның, авылдашларымның һәм туганнарымның ярдәмен һәрдаим тоеп яшим. Мин аларга мең риза, рәхмәттән башка сүзем юк. җиде меңгә якын пенсия алам. Мине караган, тәрбияләгән өчен хөкүмәт Фәнисәгә дә акча түли башлады. әйтәм бит, мин бүгенгемнән бик риза, бик канәгать.

Суфияның әтисе белән әнисе янына — Биктимергә кунакка кайткан чагы иде. Әңгәмәбезгә ул да кушылды. «әтием белән бик тә горурланам, —  диде  Су­фия. — Дөнья йөзендә аның кебек кеше юктыр. Дамир армиядән кайткач, әти белән әнигә озакламый икәү ярдәм итә башларбыз, дип уйлыйм. Аларны тәрбияләргә хәзер безнең чират».

Фәнисә һәм Закирҗан Идиятуллиннар йорты артында гына Сакмар елгасы ага. Буш вакыты булганда, Закирҗан шунда балык тотарга ярата икән. Ләкин бөтен теләкләрне дә үти торган алтын балыкка түгел, тормышта иң элек үзенә ышана ул.
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy