Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → ​Ходай биргән бүләгем

​Ходай биргән бүләгем

Айгөл Гәрәева, Түбән Кама
Айгөл Гәрәева, Түбән Кама
16 декабря 2016
1437 карау
Аңа кияүгә чыгачагымны мин төшемдә күрдем. Югыйсә, нинди төс-кыяфәттә булуын да белмим, үзе белән сөйләшкәнем дә юк. Әнисе Фәнүзә апаның (аның белән бергә эшлибез) сөйләве буенча гына гаиләдә олы бала булуын, институтның соңгы курсында укуын чамалыйм. Ә калганы минем өчен кызык та түгел: ни дисәң дә, йөргән егетем бар, киләсе елга  өйләнешәбез дип планнар корган көнебез. Тик язмыш инде күптән башкача хәл итеп куйган булган икән шул. Әлеге төш белән исә миңа шуны искәртергә тырышкандыр.

Имеш, Фәнүзә апалар бакчасында йөрим. Агачлар яфракка бөреләнгән. Озын түтәлгә орлыклар чәчтем дә, өстәл янына килеп, икмәк кисәргә керештем. Бераздан бакчада эшләп йөрүчеләрне табын артына чакырам икән…

Хезмәттәшем бу төшне хәерлегә юрады. «Әллә Фәнүзә апаларга килен булып төшәрсең микән?» — диде ул елмаеп. Мин исә кирегә сукалыйм: «Кит әле, булмаганны…»

Ә төш рас килергә ашыкты. Тиздән без йөргән егетем белән аерылыштык. Күңел төшенкелегенә бирелеп, җанымны кая куярга белми, читлектәге кош сыман бәргәләнгән чагымда тормышыма Ул килеп керде. 

…Озын эш атнасыннан соң дус кызларым белән бакчага барып бераз ял итеп алырга ниятләдек. Берочтан Фәнүзә апаның авылдан килеп, хәзер аларда яшәүче сеңлесе — апасының кызын да чакырырга булдык. Зөлфия бик тә ачык күңелле, эчкерсез кыз булып чыкты. «Барам, әлбәттә, ба­рам», — диде ул телефоннан, шатлыгын яшерә алмыйча. Аннан: «Ә Илдус безне әтисенең машинасында илтеп куяр», — дип тә өстәде. Бу тәкъдимне рәхәтләнеп кабул иттек.

Җомга көнне Зөлфиябез билгеләнгән вакытка килеп тә җитте. Сумкаларыбызны күтәреп урамга чыгуга, игътибарымны машина янында басып торучы егет җәлеп итте. Барыннан да бигрәк, аның чәчләре күзгә ташланды. Алар… кызыл төстә иде, кояш нурларында янып, ерактан ук күзгә бәрелеп торалар. Мондый төстәге чәчне беренче тапкыр гына күргәнгә бу миңа, чыннан да, бик кызык тоелгандыр инде, чөнки якынрак килгәч, кызыксынуымны яшермичә кабат күтәрелеп карадым. Минем карашны ул да сизде булса кирәк, яңа танышыбызның бит очлары шунда ук алсуланды һәм ул күзләрен аска төшерде. Аннан, йөгереп килеп, сумкаларыбызны алды. 

Юл буе ул безнең белән сөйләшмәде. Барып җиткәч тә, барыбыз белән дә итагатьле генә саубуллашты да, ашыгып кире машинасына кереп утырды һәм китеп тә барды. Ял иткәндә арабызда аны искә төшерүче дә, аның турында сорашучы да булмады. Очрашуыбыз да шул рәвешле онытылды кебек. Әмма…

Берничә көннән өебездә телефон шылтырады. «Исәнме, Айгөл, бу Илдус иде», — диде ягымлы тавыш һәм мине кинога чакырырга теләвен әйтте. Йөз кырык төрле сәбәп табып баш тарттым. Тик беренче карашка тыйнак һәм оялчан тоелган егет шактый үҗәт булып чыкты. Шылтыратулар ешайды. Ә минем һаман да үз туксаным — туксан: чыкмыйм дигәч, чыкмыйм, аның белән беркая да бармыйм, ошамый ул миңа и все! Моңа кадәр дәшми йөргән әниемнең дә көннәрдән бер көнне сабырлыгы төкәнде. «Ник ул кадәр тилмертәсең егетне?! — диде ул. — Әй, кызым, кызым… Адәм баласы карбыз түгел, ярып карап булмый. Кешенең кем булуын белү өчен аның белән аралашып карарга кирәк». Тормышның ачысын-төчесен татыган якын кешемнең бу сүзләре уйланырга мәҗбүр итте мине. Ә бәлки, чыннан да, тәвәккәлләп караргадыр? Ә әнием һәрвакыттагыча хаклы булып чыкты. Әле кайчан гына борын җыерып йөргән кызның күңелен яулады да куйды Илдусым. Ничек булды бу, үзем дә сизми калдым. Ул миңа моңа кадәр яхшы беләм дип уйлап йөргән дөньяны өр-яңадан ачты. Ә дөнья шулкадәр гүзәл һәм серле икән, моңарчы бу матурлыкны ничек күрмәдем, дип хәйран калам хәтта.

Туйны яз аена билгеләдек һәм бу көн тормышымда иң бәхетле көнгә әйләнде: янәшәмдә ныклы терәгем — пар канатым бар, икенче ягымда, күңеленнән генә белгән догаларын укып, безгә тигез гомер теләп әнием утыра. Аллага шөкер, хәзер минем әниемнәр дә икәү. Аллаһы Тәгалә ул көнне миңа тагын бер олы бүләк ясады: балачактан ңәти» дип әйтергә сусап үскән кыз хәзер әтиле дә булдым.

Туйлар үтте. Яңа тормышка әкренләп көндәлек борчу-мәшәкатьләр өстәлде. Иң беренче чиратта, үз оябызны, үз куышыбызны булдырырга кирәк иде. Шөкер, монысына да ирештек. Дөрес, анда әлегә өстәл-урындыктан башка бернәрсә дә юк. Ә шулай да үзебезнеке бит дип, кош тоткандай очып йөрибез. Тырышлыгыбыз белән төзегән шушы кечкенә дәүләтебезнең кадерен белеп, рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын, өебез балаларыбызның шат авазына күмелсен иде, дип иртә-кичен Аллаһыга дога кылам.

Биш ай. Гаиләбез төзелгәнгә шулкадәр вакыт үтте. Әйе, илле ел бергә гомер кичергән парлар өчен бу диңгездәге тамчы гына булып тоелыр. Яңа гына тормыш корганнар өчен исә моны үзенә күрә кечкенә генә бер сынау, шул ук вакытта җиңү дип тә атар идем. Башлап җибәрү һәрвакыт авыр була бит. Ни дисәң дә, төрле холыклы, ике төрле тәрбия алганбыз. Минем әтисез үсүем дә үзен сиздерми калмады: һәрнәрсәдә үзе башлап йөрергә өйрәнгән кеше өчен үз ролен икенче берәүгә тапшыру ничектер сәер дә, авыр да булып тоелды. Менә шушы авырлыкларны җиңә алу, бер-береңне ныграк өйрәнү, бер-береңә яраклашу, юл кую, кирәк вакытта телең­не тешләп, авыр сүз әйтүдән тыелып калырга өйрәнүне җиңү дими ни дисең! Яхшы беләм: алда безне яңа үрләр көтә, зилзилә-бураннары да булмый калмас. Тик, янәшәмдә ныклы таянычым булганда, аларны җиңә алачагыбызга ихлас ышанам. Язмыш кына безгә аз гына мәрхәмәтлерәк булсын иде...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy