Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → «Барысы да әйбәт булыр!»...

«Барысы да әйбәт булыр!»...

Гөлнур САФИУЛЛИНА
Гөлнур САФИУЛЛИНА
13 декабря 2016
883 карау
 Кулына ДЦП белән авыручы бала тотып язмыш җилләре каршында берүзе калган әниләрнең кабат кияүгә чыгулары турында ишеткәнем юк иде минем. Наилә үзе дә андыйларны белми. Рамил белән аны бер дус хатыны таныштырган. «Лаеш шулпасын» икесенә дә инде тормыш шактый эчергән була...  


Сөйләшүебезне телефон тавышы бүлде. Түр бүлмәдән әнисенә Әлфия шалтырата икән! Әмма үземнең нинди ялгышлык эшләгәнемне мин ул минутта барыбер аңламадым әле. Бераз соңрак, Наилә ханым белән зал ягына узгач, Әлфиягә: «Исәнме?» – дип дәшүгә өстемә кайнар су койгандай булды: «Иртәгә киләм», – дигән хәбәремне алуга мине күрергә ашкынган кызның көтүен тагын бер сәгатькә озынайтканмын... «Югалдыгыз!» – дип телефонга үрелгәндә үпкәләргә өлгергән булмадымы икән әле?
Башлаган әңгәмәне өзү, әнисенең язмышын бер-ике җөмләгә генә сыйдырып сөйләп чыгу мөмкин түгел иде шул.

Наилә

...Наилә – Казан кызы. Кама Тамагы районында яшәүче Илгиз белән алар... хат аша танышалар. Кыз торган йортның күршесендә генә тулай торак була: шунда урнашкан авылдашлары егеткә Наиләнең адресын бирәләр дә инде. Танышу – дуслыкка, дуслык сиздерми генә мәхәббәткә әйләнә. Бер елдан Наилә авылга килен булып төшә. Колхозда электрик булып эшләүче Илгиз инде бу вакытта аякка басарга, үз йортын җиткереп, башка чыгарга да өлгергән була. Матур гына яшәп китәләр. 
Бәла аяк астыннан чыга – ире мотоцикл белән бер егетне бәрдерә. Моңарчы хөкем ителмәвен искә алып, Илгизне өч елга «колония-поселение»гә генә җибәрәләр. Аның артыннан Әстерхан якларына Наилә дә кузгала. 
– Әлфиягә кадәр алты баламны югалттым, – ди ул.
Кайсы дүрт, кайсы биш айлык булып төшкән, үле килеш дөньяга килгән ул сабыйларының каберләре дә кайсысыныкы-кайда: икесе – Әстерханда, Аксарай бистәсендә, икесе – авыл зиратында, әнисе янына кунакка килгәч төшкәннәре – Казанда. 
Әлфия алты ай ярымнан туа, кило ярымнан аз гына артык булып. Аның «үскәнен», ике килограммнан артканын көтеп ике ай яталар больницада. Кайтканда табиблар: «Мунчага кертмәскә тырыш, кызыңа кызу бөтенләй ярамый, үлеп тә китүе мөмкин», – дип әйтеп җибәрәләр. Ә аларның ни өчен күзгә туры карамыйча гына сөйләшүләренең сәбәбен яшь әни күпкә соңрак аңлый. Берсендә Казанга туганнарына килгәч, кызы авырып китә дә табиб чакырталар. «Инвалидлыкны рәсмиләштердегезме әле? Юк икән, кайтуга район хастаханәсенә барыгыз, – дигән сүзне Наиләгә ул әйтә. – Аякларына операция ясап кына булмаячак». Әлфия бу вакыт инде бер яшь тә өч айлык... «Җитлекмичә туганга күрә генә кызым яшьтәшләреннән калыша», – дип уйлап, өметләнеп, ышанып йөргән ана беренче тапкыр «балалар церебраль параличы» дигән диагноз турында ишетә.  
Аннан... аннан хастаханәләргә, санаторийларга йөрүләр башлана. Массаж арты массаж ясатулар. Авыл белән шәһәр арасында бала күтәреп йөреп арыгач, әнисе дә авырып киткәч, ул берсендә Казанда гына торып кала. Артыннан эзләп, «кайт» дип килүче булмый... Дөрес, «Баланың пенсиясен нигә үзеңә күчердең?» – дип, ире килеп бер тавыш чыгарып китә. Әлфиягә бу вакыт дүрт яшь. Аны кемгәдер калдырып эшкә чыгу турында уйларга да юк. Алиментка биреп карый Наилә, әмма әтиләреннән килгән акча илле, йөз, йөз илле сумнан артмагач, аңардан бөтенләй баш тарта. Подъезд җыештыра, почтада ярдәм иткәли – шулай очны-очка ялгыйлар ул чакларда. «Илгиз әллә нигә бер күчтәнәч җибәргәләп торды», – ди. Тик Наиләгә алай гына күрше әбиләре дә ярдәм иткәләгән анысы... Җиләк-җимеш өлгергәч: «Башта Әлфия авыз итсен», – дип, иң элек хәзер дә аларга кертәләр икән. 
Югалту-табышларның зурлыгына, авырлыгына тукталмады Наилә. Үз-үзен жәлләп күз яше түкмәде... Мескенләнмәде... «Ходай боларның барысын миңа ни өчен бирде икән?» – дигән сорауга җавап эзләп ул, гомумән, үзен беркайчан газапламаган бугай. Язмыш сынавын ничек бар шулай кабул иткән. Сабыр гына. Түзем генә. 
 
Әлфия


Язмышына үпкә Әлфиядә дә юк! «Мин аякка басам. Барыбер басам!» – дип яткан кызда кайдан булсын ди ул үпкә! 





– Телисезме, сезгә шигыремне укыйм? – дип каршы алды ул мине. Үзе каушаган, дулкынланган, әйттем бит – бик көткән. 
«Әнинең йөрәге – алтын йөрәк», дип шигырен сөйләп бирде дә, шунда ук әле кичә генә булган иң зур яңалыгы белән уртаклашырга ашыкты Әлфия: ул алдагы көнне урамга чыккан. «Кыш көне, өйгә алып кермәсеннәр дип, беркайчан «туңам» дип әйтми, салкын тигәнче йөри, – дип сүзгә әнисе дә кушыла. – Хәзер җәй түгел, киендерергә авыррак шул...» 
– Урамда рәхәт тә... Әмма мине күргәч, күп кеше сискәнеп китә, барган җирдән туктап карап тора шул, – боларын инде Әлфия үзе сөйли. – Эндәшсәм, тагын аптырыйлар. Телемне аңлау авыррак бит. Үземне кулга алгач, тынычлангач, әйбәтрәк тә сөйләшәм анысы. Әнинең абыйсының уллары –Илнар һәм Дамир абыйлар: «Нигә игътибар итәсең? Син гаепле түгел бит», – диләр.
Мин дә аны «юкка борчыласың» дип юатырга өлгергәнче, ул инде башка сүзгә күчә. Җөмләләрнең бик күбесе: «Ә менә үзәктә...» – дип башлана. «Апрель» реабилитация үзәге турында сөйли ул. Кичә генә аннан кайткан кебек итеп. Ә бит ул сөйләгән вакыйгаларның күбесе ким дигәндә биш ел элек булган! Унсигез яше тулганчы, һәр инвалид бала кебек, Әлфия дә игътибар үзәгендә торган. «Бәкер», «Санта» кебек санаторийларда да еш дәваланганнар, «Апрель»гә дә йөргәннәр, бәйрәм саен чакырулар килеп торган. Өлкәннәр категориясенә күчүгә хөкүмәт Әлфия турында «оныткан». Хатирәләр белән генә яшәргә калдырган...
– Үзәктә чакта бер дус кызым: «Моннан киткәч, безнең дуслар булмас инде», – дигән иде. Шулай икән...
– Үзәккә клоуннар килгән иде. Кайбер балалар алардан курка, нигә икәнен белмим. Ә мин үземне төшләремдә хәзер гел шамакай итеп күрәм. Гримда, кызыл борыннан... 
 – Үзәккә кунакка килүчеләр: «Ә син сөйләшә аласыңмыни?» – дип гаҗәпләнәләр иде. «Апрель»дә күп кешене бөтенләй аңлап булмый. Аның каруы, йөриләр, ә мин коляскада берүзем... Мине этеп йөрергә чират торалар! Юля мине беркемгә бирми! 
– Юля белән «Апрель»дә аерылмас дуслар идек без. Аннан аның икенче дус кызы булды...  
– Үзәктә конкурс үткәрделәр. Иң яхшы тавышка. Әйе, җиңдем! Беренче призны Юляның аласы килде. Ә мин катнашырга да теләмәгән идем... Игорь Николаевның бер җырын башкардым. «Тебе всегда везет!» – ди миңа Юля. Кызык ул безнең Юля, «әти» дигән сүз чыгуга елый башлый... 
«Везет» дигәндә, мөгаен, аның әтиле булуын уйлап әйткәндер дә әле Әлфиянең дус кызы. «Реабилитация үзәгенә әтиләре күтәреп керткән балалар «Апрель»дә 3-4 кенә иде», – ди Наилә ханым.
 
 Сөйләгәндә ялгыш та авызыннан «авыр, кыен, арыдым» дигән сүзләр чыкмады.


Рамил

– Рамил абый бик әйбәт ул, – ди Әлфия, сүз «яңа әти»се ягына борылуга сөенеп. – Әнигә бик булыша. Мине карый. Ул балыкка йөрергә ярата, безне дә балык ашарга өйрәтеп бетерде инде...
Әтиле тормыш башка инде: Рамил абый аларны җәй саен туган ягына – Апас районы Шыгай авылына кайтарып куя икән. Кайбер җәйне әниле-кызлы Шыгайда өчәр ай торып килгәннәр. Авылны ярата Әлфия, «тормыш ритмы икенче анда», ди. Әмма аңа су күбрәк ошый! Кайбер табиблар әнисенә: «Кызыгызга су кирәк. Бассейнга йөртегез яки диңгезгә алып барыгыз. Шуннан соң аякка басуы да ихтимал», – дип әйткәннәр. Кирәк тә бит, тик диңгез ярына ук барып җитә алганнары юк икән шул әле...    
Рамил абыйсы кызның сөйләгәннәрен елмаеп кына тыңлый. «Әлфияне карауның бер авырлыгы юк аның, – ди ул. – Сораганда чәй китерүне, ашарга бирүне, күтәреп коляскага утыртуны, урамнан кергәч, урынга күтәреп салуны кыен дисәм?!» Күңелең киң, йөрәгең олы булса – авыр түгелдер... Рәсемгә дә төшәргә теләмәде Рамил абый. «Алдан әйтеп куйсагыз да, мин ул көнне өйдә булмыйм, балыкка китәм!» – дип кырт кисте. Һәм киткән дә! 
Әти дип бер башлагач... Туган көннәрендә: «Исәнме кызым Алинә!» – дип үз әтисе дә шалтырата Әлфиягә. Елга бер шулай Алинә булып та яшәп ала әле ул... Гомер буе Әлфия булып йөрсә дә, монысы – мулла бабай кушкан исем генә, ә документларда «Алинә» дип язылган. «Алай үзеңә Әлфия бик ошагач, нигә паспорт алганда алыштырмадың соң?» – дим. «Моның өчен бит әтидән рөхсәт сорарга кирәк иде, ә ул беркайчан да ризалашмаячак. «Алинә» дип миңа ул кушкан. Аның туганнары да миңа шулай дәшә», – ди кыз.
 
Аяклар «тыңлый» башлагач, иң элек кемгә кунакка барасы, кая сәяхәткә чыгасы барысы да уйланылган инде! 

Ялгызлык 

Кайчак авырып китеп бер атна урын өстендә тәгәрәгәндә дә көннәрне ничек уздырырга белмисең, ә монда бер-берсенә кушылган айлар, еллар...
– Мин 80 нче почта бүлегендә хат ташучы булып эшлим, – ди Наилә. – Илле яшьтән пенсиягә чыктым, әмма эшемне ташлаганым юк әле... Өйгә төштән соң гына кайтам. Әлфия гел ноутбукта инде ул. 14 яше тулганда бер оешма башта компьютер бүләк иткән иде, икенче берсе – магнитофон. Ноутбукны Рамил белән икәү туган көненә алып бирдек. 
Әнисе сүзен Әлфия дәвам итә.
– Клиплар карыйм. Музыка тыңларга бик яратам. «Ранетки», МакSим, Айдар Галимовны... Үзем дә кушылып җырлыйм. Юк, «страничка»м юк.  Нигәме? Сәбәбе бар инде... Кешеләр башта синең белән аралашалар, аннан инвалид икәнеңне белгәч, кирәкмисең, диләр. Шуннан куркам... Үзәктә андый очрак булды. Бер кызыбыз бер егет белән дуслашкан иде. Озак хат языштылар. Ә аннан ул егет аңа: «Ничек яратыйм, син бит гарип», – диде...
Мине медицина бик кызыксындыра, кешенең тән төзелеше, операцияләрне ничек ясаулары... Интернеттан шул хакта видеолар эзләп карыйм. Карап аргач, хыялланып ятам. Иң зур теләгем – аякка басу инде... Элегрәк пианинода уйнасам икән дип хыялландым. Йөрсәм, адвокат булыр идем дим. Хыяллар күп инде! Тагын бер йөзек тә аласым килә. Аннан... шигырьләр язам бит мин. Дус кызым шигырьләрең матур, моңлы, ди. Кешеләр аларны укысыннар иде дә, барысы да мине белсеннәр иде. Миңа барыбер күп вакыт күңелсез шул... Кешеләр яратам! Алар килгәч, рәхәт.
Бөтенләй ялгыз диеп булмый Әлфияне. Гел хәл-әхвәл белешеп торган тирә-күрше бар. Солдатка киткәнче Рамил абыйсының улы килеп йөргән. («Рәхмәт яусын, Рамилнең беренче хатыны Минзилә бәйрәм саен кеше аша Әлфиягә күчтәнәч җибәрә», – ди Наилә.) Илдус абыйсы, аның уллары. Аяк-куллары сынгач, Әлфия янына сихәт эзләп килгән кешеләр. Әйе, алар да шактый. Әнисе белән Рамил абыйсы өйдә булмаганда сүз алышырга кул сузымында –  күрше ятакта гына ятучы абыйсы бар. (Дөресрәге, әнисенең абыйсы, үз-үзен йөртсә дә, ул да күптән урын өстендә. Әлфияне дүрт яшеннән карашкан кеше ул.) Әнисенең мәшәкатьләре җитәрлек шул, гел-гел Әлфияне генә саклап утыра алмый. Памперс-пеленка артыннан кибеткә генә ничә бара ул. Бушлай бирергә тиеш булсалар да, соңгы 3-4 айда нигәдер туктатканнар. Сатып алалар, бер көнгә – өч, кайчак дүрт тә кирәк. 
Опекунлык артыннан йөреп тә бик ара әнисе. Элек аны бер елга биргәннәр, хәзер – ярты елга гына. Анда да аяк киеме, өс-баш әйберләре алганга чегың булмаса, бирмиләр икән. Ә Әлфиягә ярты ел саен яңа аяк киеме нәрсәгә? Ә менә ризык бөтенләй саналмый ди. «Әйтерсең, мин ашамый да тора алам», – дип гаҗәпләнә Әлфия. 
Берничә көннән Әлфиянең туган көне, сүзебез гел шул тирәдә әйләнә. «Үзебезнекен белмибез дә, ә аныкын үткәрмичә калган юк», – ди әнисе.
– Быел туган көнгә нинди бүләк көтәсең инде, Әлфия? – дим. 
Аның йөзе кинәт җитдиләнде, озак кына уйланып торды.
– Дус кызым килсен иде. Ангелина... 
Ангелина белән Рамил абыйсының туганнарына кунакка баргач танышкан Әлфия. Шуннан бирле телефоннан сөйләшеп, скайп аша аралашып торалар. Тавышын ишетү – бер, күрү – икенче нәрсә шул... Ангелина быел гына журналистика бүлегенә укырга кергән, вакыты хәзер бик тыгыз, әлбәттә... Әңгәмәбезне өзеп, вакытлы-вакытсыз шалтыраган кесә телефоныма җавап биргәндә башымда гел бер уй бөтерелде: «Ә Ангелина онытса? Килмәсә?! Студент тормышына яңа чумган кызның мең төрле мәшәкате бардыр! Үзен бу кадәр көтүләрен белми бит ул!»
– Барысы да әйбәт булыр, апа! 
Ни өчен борчылуымны сорамыйча да, шулай ди Әлфия. Мин инде саубуллашып китәргә кузгалгач та, ул тагын шул сүзләрне кабатлый: «Барысы да әйбәт булыр!»
Җиргә бер тапкыр да аяк басмаган кыз шулай дип әйтә ала икән, әйе, әйбәт булыр!


P. S. Килгән! Ангелина килгән! Фотосурәткә төшергән көнне дус кызы Әлфия янында булган! 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy