Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Җанымның бураннары

Җанымның бураннары

07 сентября 2016
1114 карау

Бураннар

Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран,
Юлларымны йөгерә-йөгерә
                           чистартып куйган.
Колач җәеп каршы алды
                          нәкъ синең сыман – 
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран...

Синнән китәр юлларымда өермә буран,
Юлларыма өем-өем көрт сарып куйган.
Җибәрмәде, кире борды
                         нәкъ синең сыман –
Синнән китәр юлларымда өермә буран...

Нигә икән юлларымда шул ике буран
Чиратлаша һаман-һаман
                            язмышлар сыман:
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран,
Синнән китәр юлларымда өермә буран...



Дөресен әйткәндә, шигырьләремә иҗат ителгән җырларның санын үзем дә төгәл генә белмим. Хәер, мөһим дип санасам, төгәл саны барланган бу­лыр иде. Юк, мөһиме ул түгел. Минем өчен иң мөһиме, һәр җыр­ның булмаса да (күп очракта кемдер шигыремә җыр язганын белми дә калам!), һәр шигыремнең диярлек язылу, дөньяга туу тарихы бар. Һәм әйтергә кирәк, кайберләре бигрәк тә гыйбрәтле. Андый чакта мин: «Кеше берни дә белмәгән килеш тыңлый бит инде бу җырны...» – дип, ачынып уйлап куям. Моннан унбиш еллар элек Татарстан радиосында «Остаханә» тапшыруын ачып җибәрүем дә тыңлаучыга җырның шигыре, көе ничегрәк язылуын, җырчы нинди гамьнәр белән башкаруын аныклап бирү җәһәтеннән иде бит. Ялгыш­маган булып чыктым, тың­лау­чыларыбызның иң яраткан тапшыруларыннан иде ул «Остаханә»!

Ярар, хуш! Инде минем, ягъни Шәмсия Җиһангированың шигырь­ләренә язылган җырларга якынрак килик. Беренче җыр моннан кырык ел элек мәшһүр композиторыбыз Фасил Әхмәт иҗат иткән «Ниш­лим», бераз соңрак композитор Ил­фат Дәүләтшинның талантлы җаныннан саркып чыгып, дөньяга аваз салган, жырчы Габделфәт Сафин башкаруында бөтен халык күңелен яулаган «Ак күлмәгем»... Бик күп җырларның кызыклы гына тарихлары бар. Бүген мин үзем өчен бик тә кадерле вә кыйммәтле, сезнең өчен дә шулайдыр дип ышанган берсенә – «Бураннар» җырына тукталырга булдым. Моның өчен 1991 елга, аннары 1992 елның гыйнвар аена кайтып килергә кирәк. 1991 елдан башлыйк. Язмышымның асты-өскә килгән чаклар бу. Ирем Назыйм инде өч ел яман чир белән авырый. Үзе бу турыда белмәгәч, мин дә күзенә карап, «Синдә яман чир юк, яшәячәксең!» – дип көн-төн тәкрар­лап торгач, ул тән сызлаулары белән генә көрәшә. Ә мин... Минем җаным гына түгел, бөтен вөҗүдем әрни һәм төшенкелеккә бирелергә генә тора. Шулай да ике балаң, ирең бөтен өметен сиңа баглап торганда, тешеңне кысып яшәргә тырышырга, көрәшергә... көрәшергә генә кала.

Көннәрдән бер көнне киттем Арчага. Газ плитәсе алырга. Әйбер­нең кибеттә юк чагы. Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә бергә гыйлем җыйган сабакташымның сәүдә базасында эшләгәнен белә идем, шул хәбәр итте. Пешеренергә бик яратам шул. Ә плитәм юньләп эшләми, бәләкәйлеге дә җәфа. Авыл­даш апам машина табып бирде...

Без юлда. Ә юлда! – җәяүле буран. Ул гүя минем менә-менә ялгыз калачагымны белә, шуңа тырышып-тырышып барыр юлымны ачып-әрчеп куярга ашыга! Ә минем җа­нымда өермә буран котырына. «Ка­ласың! Каласың! Каласың!..» Шул «каласың»ны җиңәргә тырышыптырмы, көтмәгәндә күңелемдә шигъри юллар бөтерелә башлый: «Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран...» Ул да булмый, шофер сүз ката, русчалап Арчага кая, ни өчен баруымны сорый. Белгәч, ул плитәне кем белән күтәреп машинага салачагым турында кызыксына. Ул күтә­реш­мәсә, үзем генә икәнлеге аныклангач, шактый дорфа тавыш бе­лән: «Нигә сез ир кеше эшенә алындыгыз?» – ди. Соң чиккә җиткән түзе­мемне җуеп: «Әгәр ул булмаса!» – дип, ачыргаланып елап җибәрәм. Җанымда бөреләнә башлаган илаһи шигырем кырыс чынбарлыкка бәрелеп, челпәрәмә килә...

Еллар буе хыялланган зур таба сыя торган плитә кухня түренә менеп кунаклагач, телләреңне йотарлык өчпочмак, пәрәмәч, бәлеш... турында хыялланып, хәләл ит юнәтүне кайгырта башлыйм. Дө­рес­­рәге, аны Мөслим районының Баек авылында яшәүче әнием кайгыртып куйган инде. Алып киләсе генә бар.

...Мин тагын юлда. Бер машинадан икенчесенә күчә-күчә, кире як дип саналган Баегыма кичләтеп кайтып төшәм. Мунча кереп, тәмле бәлеш ашап, сап-сары итеп юылган, агач исе, туган йорт исе аңкып торган идәнгә йомшак мендәр салып, алда үземә усал язмыш әзерләп куйган киртәләрне ни хәлләр итеп үтәремне бер мизгелгә генә онытып, изрәп йоклап китәм. Мине әнкәем­нең назлы тавышы уята: «Караватка күчеп ят, бәбекәем...» Күчеп ятам ятуын, ләкин... кая ул йоклау! Тыш­та өермә буран котырына. Әллә нинди усал тавышлар белән сызгырынып, өй түбәсен куптармакчы була. Өй түбәсен генәме соң?! Менә-менә бар усаллыгын җыеп, котырынып килер дә әнкәемнең җыйнак ак өен урыныннан кубарып, ак кораб шикелле бөтереп, җиһан киңлегенә очыртып алып китәр шикелле. Сабый беркатлылыгы белән куркынып, тәрәзгә багам. Ә аннан өермә буран миңа бармак яный: «Каласың! Каласың! Каласың!..» Аңа үч иткәндәй, җанымны ярып, шигырь саркып чыга:

Синнән китәр юлларымда өермә буран,
Юлларыма өем-өем көрт сарып куйган.
Җибәрмәде, кире борды нәкъ синең сыман –
Синнән китәр юлларымда өермә буран...


Чү! Тукта! Бер атна элек Арча юлында җанымда бөреләнә башлаган шигырь ничек иде әле?! Әйе! Әйе! 

Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран, 
Юлларымны йөгерә-йөгерә чистартып куйган.
Колач җәеп каршы алды нәкъ синең сыман – 
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран...


Бу – шигыремнең башы булган лабаса! Икенче куплет яңа туды. Әнә, өченчесе дә күңелемнән саркып чыгып килә:

Нигә икән юлларымда шул ике буран 
Чиратлаша һаман-һаман язмышлар сыман: 
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран, 
Синнән китәр юлларымда өермә буран...


Турап ике капчыкка салып куелган итне мең бәлаләр белән ничег­рәк Казан каласына алып кайтып җиткерүемне сөйләп тормыйм. Ул хәлләрнең чын шигърият­кә катнашы бөтенләй юк. Шулай да үземә төрле очрашулар вакытында бик еш бире­лә торган сорауга ачыклык кертеп үтәсем килә. «Ничек сез бөтен шигырьләрегезне дә диярлек яттан беләсез?!» дигән сорау ул. Аларны махсус ятлаганым юк. Әле генә сезгә бәян иткән очрактан чыгып та сорауга дөрес җавапны белеп була түгелме?! Шундый халәттә җаның­ны ертып дөньяга бәреп чыккан шигырең ничек хәтереңнән җуелыр­га тиеш соң?! Юк, җуелмый, мәңге­леккә уелып кала ул!

 Сүз башымда 1992 елның гыйнварын телгә алган идем. Инде шуңа якынрак килик. Гыйнвар аенда Казан циркында республикабызның үзешчән композиторлары иҗат иткән җырлардан төзелгән концерт булды. Дөресрәге, бәйге иде бугай ул. Чөнки без – жюри рәисе Илһам Шакиров, әгъзалары – Әлфия Афзалова, Мәсгут Имашев, Рамил Курамшин һәм мин – урыннар билгеләп утырганыбызны хәтерлим. Кайбер төгәлсезлекләр китә калса, гафу үтенәм. Төп сүзем бәйгенең нечкәлекләрен тәгаенләү түгел чөнки. Шул кичәдән соң районнардан килгән берничә үзешчән композитор, җыр язар өчен дип, шигырь­ләремне сорап алдылар. Күрәм, кыюсыз гына бер читтәрәк басып торучы ир-егет миңа карап елмайды да: «Мин Әлмәттән Рәис Нәгыймов (фотода без бергә) дигән кеше булам, миңа да берәр шигырегез юкмы?» – ди. Исеменнән үк Гамил Афзал шигыренә «Авыл» дигән гаҗәеп җыр иҗат иткән композитор икәнен чамалап, мин дә уңайсызла-нып кына: «Өләшеп бетердем шул... Күңелдә бер шигырем бар да, тик ул җыр яза торган шигырь түгел бугай...» – дим. «Бирегез сез миңа шул шигырегезне... Миңа җыр язып булмый торган булса да ярый...» Як-ягыма карангалап торуымнан кәгазь-каләмем юклыгын чамалаптыр, күрәмсең, ул тиз генә кесәсеннән кәгазь кисәге һәм ручка алып миңа сузды...

 Берничә көннән радиодагы эш бүлмәмдә телефон шалтырады. Әлмәттән. Рәис абый шалтырата. «Бураннар» дигән җыр әзер икән. Үзе баянда уйнап, шыңшып-җырлап та күрсәтте. Һәм, җыр миңа ошаган очракта, Мирсәет Сөнгатуллин башкаруга карата фикеремне сорады. Мин ризалаштым. Күп тә үтми, Мирсәет Сөнгатуллин җырны радиода яздырды да. Төрле сәбәпләр табып, радио фондына ул җырны алдырмаска тырышулар турында язып тормыйм. Җыр, тиз арада дөньяга бәреп чыгып, популяр булып китеп, ул «тырышулар»ның хаксыз икәнен раслады инде. «Бура­н-нар» Фердинанд Сәлахов, «Сәйлән» төркеме башкаруында да матур яңгыраш тапты. Миңа берзаман Троицк шәһәреннән әлеге җырның Фәрит Якупов башкарган язмасын да алып кайтып тыңлаттылар.

Берничә ел элек «Бураннар» «Фәридә-Алсу» дуэты башкаруында яңа яшәеш тапты! Моңның чын сихри көчен тоемлаучы халкыбыз күңелендә «Бураннар»ның мәңге яшәячәгенә бик тә ышанам!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy