Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → Йосыф-Зөләйха “кыйссасы”

Йосыф-Зөләйха “кыйссасы”

Рабит БАТУЛЛА
Рабит БАТУЛЛА
23 августа 2016
2972 карау
Табын янына җайлап урнаштык. Хуҗабикә — Зөләйха чәй ясады.
— Күңелемдәген бушатасым килә, — диде Зөләйха ханым. — Бәлки, минем язмышым яшьләргә гыйбрәт булыр, кемдер сабак алыр.
Ханым сагышлы елмайды. Кайнар сулышы белән көрсенеп, үзенең авыр тәкъдире турында сөйли башлады.
— Мин Иделнең теге җагыннан — Кармыш авылыннан. Без биш бала үстек. Бер малай, дүрт кыз. Әтием ике аяксыз, сугыш инвалиды иде. Күптән мәрхүм инде. Урыны җәннәттә булсын! Әнием әле дә исән-сау, Аллага шөкер. Ул гомер буе сыер савучы булып эшләде. Мин кечкенәдән аңар булышып җөрдем. Үсә төшкәч, менә Казанга чыгып киттек. Миңа ул вакытта 24 яшь инде. Карт кыз мин. Миңа җегетләр карамый иде. Җирән чәчле, тәкәрлек битле булгангадыр, күрәсең. Җегетләр белән җөрисе килә, яратасы килә, сөеләсе килә. Юк, шул яшькә җитеп жегетем булмады минем. Миңа өйләнгән ирнең колы  булырга риза идем. Казанга килгәч, 1978 елда бер җегет белән таныштым. Бик матур, озын буйлы, дулкынланып торган кара чәчле, тәртип­ле җегет. Ул да миңа карый, мин дә аңа карыйм. Әллә инде үзем җирән чәчле, сипкелле булганга, миңа кара чәчле, тут йөзле җегетләр ошый иде. Аңа да сары чәчле кызлар ныграк ошый икән. Менә шул. Бер мәҗлестә җегет гел мине күзли. Минем дә күңел күзем шуңарда. Танышып киттек. Исемемне ишеткәч, җегетем башта аптырап торды, аннан соң көлде. “Син чыннан да Зөләйхамы?” — дип сорый. “Әйе, мин Зөләйха атлы”, — дидем. “Ә мин Йосыф”, —  ди бу. Мин дә аптырадым, аннан соң көлдем, шаярта дип уйлыйм. Чыннан да, ул Йосыф исемле булып чыкты. Без генә түгел, табындашларыбыз да аптыраган: шатланган да, сәерсенгән дә кебек иде. Туры килергә кирәк бит: Йосыф белән Зөләйха. Шул кичне табын янында Йосыф җыр башлады:
Ай югары, Ай югары, 
Айга менәсем килә;
Айга менеп, түбән карап, 
Сине күрәсем килә.
Баянчы шундук Йосыфка кушылды. Матур җырлый иде Йосыф. Мин дә аптырап калмадым, җырның икенче өлешен күтәреп алдым:
Кызарып Кояш чыкканда 
Нурлар төшә түтәлгә, 
Күзем төшсә, күңелем төшми 
Синнән башка бүтәнгә.
Кушымтага бөтен мәҗлес кушылды. Йосыф өченче, азаккы куплетны дәвам итте.
Аклы-чуклы ал тасмаңны 
Тагып җибәр тәңкәңә. 
Шул җегетне яратам, дип, 
Әйт, Зөләйха, әңкәңә.
Мәҗлестәгеләр дәррәү кул чаба башлады. Шушы очрак­лы туры килүдәнме, җырның килешле булуыннанмы, әллә мәҗлестә була торган артык киеренке куанычтанмы, бөтенесе дә хисләнгән иде. Мин үземнең хәлемне аңлатып бирә дә алмыйм. Үзем җылмаям, үземнең күңелем тулган. Йосыф та каушаганмы, аптыраганмы, көтелмәгән бу очрашу аны ни өчендер алгысыткан иде. Ул кич буе миннән күзен алмады. Мин үзем дә аңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Ул да миннән аерылгысыз булып китте. Башкаларны күрү юк, минем өчен Йосыф, ә Йосыф өчен мин генә идек дөньяда. Минем җирән, аның чем-кара чәчле булуы да, ул кайнар холыклы, минем сабыр булуым да бер  гаҗәп хәл булгандыр инде. Дус кызларым да могҗиза көтә, безнең кавышуны тели иде сыман. Җөреп киттек.
— Йосыф, — дим, беркөнне озата кайткач, — минем синнән башка җөргән җегетем булмады, җегетләр миңа игътибар итми иде, син шәп җегет, эшең бар, җырың бар, буең бар...
Йосыфым сүземне әйттереп бетертмәде.
— Тиле син, Зөләйха, — диде, — җегетләрегезнең күңел күзе сукыр булганга, син миңа язгансың. Синең елмаюың­ны күрмәгәннәр бит алар. Синең елмаюың... гүзәллекнең үзе. Син минем өчен иң гүзәл кыз. Башкаларга ямьсез тәкәрлек булып күренсәң дә сүзем юк. Тик минем өчен гел гүзәл булып тор...
Очрашкан саен безнең хисләр кайнарлана бара иде. Мин, яратуга сусаган карт кыз, иң мәһабәт җегетне үземә карата алуым белән җиде кат күкнең аргы ягында идем. Миннән чибәррәк кызлар да аптырый иде, ничек итеп бүтән кызларга карамыйча, Йосыф шул Зөләйхага ябышкан, янәсе. Кайбер чибәрләр Йосыф кырыенда бөтерелеп тә карады. Йосыф аларны бар дип тә белмәде. 
Елдан артык очрашып җөрдек. Ул да мине ошата, мин дә аңа гашыйк. Чынлап гашыйк идем шул. Ул КамАЗ машинасында шофер булып эшли. Ерак араларга йөри. Бик булдыклы, акчаны мул ала. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, Йосыфым бер тамчы да аракы эчми, тәмәке тартмый торган җегет иде... Валлаһи, дип әйтәм. Эчмәде, алга таба да бер грамм да авызына алмады. 
Әнисе белән таныштырды мине. Әнисе бик чибәр, эшлекле хатын. Ире, Йосыфның атасы, күптән үлгән. Мин аны күрмәдем. Без өйләнештек. Каенанам белән тормадык, аерым яши башладык. 
Ләкин яндыргыч-көйдергеч мәхәббәт озакка сузылмады. Йосыф бик тә көнчел булып чыкты.  Баганадан да көнләшә иде, менәтрә. Һәр гауга саен ул мине тотып кыйный. Беренче балабызга Данир дип исем куштырдык. Айназга йөккә узгач, башланды инде кара көннәрем. Айназ туганчы да кансиртлар бик күп булды инде. Мин йөкле килеш урамга чыгам, ул балкон тәрәзәсеннән посып кына карап тора икән, берәр ир кеше минем белән исәнләшсә, кайтып керсәм, боксерларча удар. “Йосыф, — мин әйтәм, — ни өчен кыйныйсың син мине?” — дим. “Ни өчен икәнен белсәм, мин сине ике дә уйламый үтергән булыр идем, монысы моның кисәтү генә”, — дип, тагын бер китереп суга торган иде. Шулай яшәдек инде бик каты яратышып, ул да мине яратадыр иде, мин дә аны ярата идем. Чынлап, мин аны әле һаман да яратам...
Подъезддагы бөтен  ирләрдән көнләште. “Минем  хатын янына йөрисез”, — дип, барысы белән дә сугышты. Көчле үзе, бер сукса — аяктан ега.
Зөләйха туктады, бераз уйланып утырды, аның күңеле тулган иде, ләкин ул күз яшьләрен йотып, сулыш алды да дәвам итте.
— Бер тапкыр Йосыф белән бергә кибеткә кердек, йомшак күмәч алырга, ул күмәч ала, мин корсагымны киереп, аны көтеп торам. Яныбызга Йосыфның иптәш малае килеп күреште,  минем корсаклы икәнемне күргәч, безнең өчен куанып, “исән-сау котылырга язсын!” дигәндәй, кулы белән аркамнан чак кына сөеп куйды. Минем ул мужикны гомердә күргәнем дә юк, кем икәнен  белмим. Өйгә кайткач китте: “Нигә ул сиңа кулы белән кагылды, нигә ул сине сөйде?” Данирга биш яшь иде ул вакытта. Бала өзгәләнеп җылый: “Әнине кыйнама, әнине кыйнама”, — дип үрсәләнә бичара сабый. Их, дөньялар, диген...
Тынлык, Зөләйха тәмугка кире кайткандай, ни булганын күз алдына китерә иде булса кирәк. 
— Акчага мохтаҗлык булмады, шөкер. Начар тормадык. Өйдән генә чыкма. Ул барысы белән дә тәэмин итә иде. Йосыф өйдә чакта бер чиләк юынтык су да чыгармадым, кибеткә йөрмәдем.
Даут исемле бик акыллы абыем бар иде минем, вафат булды. КАИны с отличием бетерде, бик мәһабәт ир иде. Шул абыем килде беркөнне, чәй куйдым. Озаклап сөйләшеп утырабыз. Абыем чыгып китүгә Йосыфым тотынды кычкырырга: “Нәрсә  абыеңа шулкадәр күзләреңне тутырып карап утырдың?” — дип кара тавыш куптарды. (Тавышы калтырый.) Яшәвем яшәү булмады. Менә балаларым, менә минем ирем, менә мин үзем, дип кеше арасына чыгып, кунакка йөрешеп яши алмадык. Урамга чыгарга курка идем, урамга чыксам, кеше исәнләшә, берәр ир кеше исәнләштеме, беттең...
Илдар Мусаев атлы бер психиатр бар бит. Ул Йосыфны яхшы белә иде.  “Үсмер чакта Йосыф нормаль егет иде. Көнчел иде, анысы хак. Ләкин бит көнчел булмаган ир кеше юк дөньяда. Көнчел кешеләрнең барысы да психик авыру булып китми. Үз көнчеллеген тыя алган кешенең, йолаларга, кагыйдәләргә буйсынган кешенең никадәр көнчел булса да, көнчеллеге шизофрениягә әйләнми, мания преследования, паранойяга барып җитми. Андыйлар үзләренең артык көнчел икәнен белә, шул көнчеллекне тыя алалар. Йосыф үзенең артык көнчеллеген тыймый, киресенчә, ул үзен котырта-котырта, хыялында хатынының башкалар белән юрган астында ятканнарын күз алдына китерә, андыйларда хәтта галлюцинацияләр башлана. Кит син аннан яхшы чакта”, — дип Мусаев шундый киңәш бирде.
Чыннан да, психиатр әйткәннәр хак: барысы да туры килә башлады. Алга таба Йосыф гел үзгәреп бетте. Туганнар белән аралашып булмый. Кунакка йөрмим, урамга чыкмыйм, туганнарны чакырмыйм. Кыз балам, ир балам бар, тагын берне юанычка булса да табыйм, дип өченче балага уздым. Кыз булса, кызыма иптәш, ул булса, улыма иптәш булыр, дидем. Кызым Айназ туганда ук авыру булып туды. Айназны тапкач, Йосыф хастаханәгә бүләкләр алып килгән, бичара. Мин шунда язып чыгардым: “Йосыф, — дидем, — корсаклы чагымда кыйнаган идең, Айназ гарип туды”, — дидем. Тәрәзәдән багып торам, Йосыф агач төбенә басып, озак җылады. Ә инде Айгөл белән корсаклы вакытта бер сүз әйтмәде. Акылына килде бугай. Урамга да чыктым. Баскыч төбендә дә утырдым. Барыбер урамга чыгып, башка хатыннар кебек, арбага бала салып, иркенләп йөри алмадым. Андый бәхет безгә тәтемәде. Көнчелеге барыбер бетмәде. Ардым инде, көн саен тукмавыннан, ардым.  Абыем килеп төште тагын. “Асылынып үлимме икән, агу эчимме, нишлим икән?” — дим. Абыем әйтә: “Миндә торырга урын тар, мин сине авылга алып кайтып куйыйм”, — ди. 26 декабрьдә абыем мине авылга кайтарып куйды. “Ачтан үтермәм мин сезне”, — дип юата инде, бичара. Авылда эш тә юк, күмәч тә юк, чәй эчәргә тәм-том да юк. Инде нишләргә? Авылда кайсысының сарыгы кысыр калган, кайсысы бозау сата, балаларны әни карап торды, мин шул сарыкларны, бозауларны Казанга алып барып сатып кайта идем. Кичкә кайтам, чәй-шикәр алып кайтам. Шуннан соң сыерлар алып сата башладым. Ит комбинатында минем туганнан туганымның баласы Вилдус эшли иде, шуның белән сөйләшә-сөйләшә хәйран дуслашып киттек: “ЧП документы эшләсәң, син сату итә аласың”, — ди бу. Суйган малларны Казанга тапшырам. Хәйран аякка ­бастым. Көн саен өч тулырга егерме минутта торам. Свияжскига чыгып китеп, биш тулганчы барып җитәм, алып кайткан әйберләрне халыкка таратам, шулай итеп мин ­сәүдә оештырып җибәрдем. 
Туганнан туган сеңлем Раушания әйтә: “Апа, — ди, — мин Йосыфны еш күрә башладым бит әле, — ди. — Ул бит бер хатын белән тора”, — ди. “Торсын, — минәйтәм, — бик яхшы торса”, — дим. Данир улым сигезне бетергәч, Суворов училищесына керде. Абыем алдан ук сөйләшеп куйган иде. Улым ир-егет булып чыкты, җыламады, ризасызлык белдермәде. Мин әйтәм, квартирым юк, түз балам, дим. Улым укый башлады. Йосыф теге хатыны белән безнең квартирада яши, без тар бүлмәдә сыешабыз яки авылда торабыз. Барысы да яхшы. Директор әйтә: “Син Тольяттига барып, мәрмәр төяп алып кайт әле, акчасы да булыр”, — ди. КамАЗ белән киттем мин мәрмәргә, кайттым, карыйм шактый гына акча төшкән, шәп икән бу, дим. Консерваториягә, сугыш ветераннарына истәлек такталары куяр өчен мәрмәр ташыйм хәзер, эш яхшы. Хәйран аякка бастым. Машина алып җибәрдем. Машина Йосыфта калган иде. Айгөл беренче класска укырга барырга йөри. Авыл мәктәбенә Айгөлне укырга кертә алмыйм, бөтен тормышым Казанда, Айназ Казанда, Данир  — суворовскийда. 
Ну, ярар, апайда торам, 24 нче мәктәпкә Айгөлне беренче класска әзерлим. Эшләр бер җай белән бара.
“Жигули”га күп йөк төяп булмый — ике капчык бәрәңге салсаң, асты җиргә тия авылдан килгәндә. “Жигули”ны саттым да “Волга” алдым. Сөенә-сөенә “Волга”га җиде капчык бәрәңге салып, сатарга йөрим. Барысын да эшлим. Акча табам. “Волга”га икешәр сыер төяп алып килеп сатам. Иртә белән “Волга”га әйберләр төяп маташа идем, күрәм, агач төбендә Йосыф басып тора. Бер кулында көрәк. Икенче кулында кара саплы озын пычак. Машинама утырып, кузгалыйм гына дигән идем, Йосыф йөгереп килеп мине руль ягыннан төртеп җибәрде дә үзе рульгә утырды бит. “Зөләйха, мин сине менә шушы пычак белән суям да шушы көрәк белән күмеп куям, — ди бу. — Аннары синең кабереңә аркылы ятып үзем үләм”, — ди. Куркам, машинаның кендеген төшереп куйды бу, селкенергә дә ирек бирми. Бер кеше юк. Иртәнге сәгать алты. Машинаны алып китте бу, юлга чыкты, кызу бара. Барган шәпкә пычак белән миңа кадый. Бер кулым белән сигналга басам, берсе белән кендеген күтәртеп, ишекне ачтым да аягымны ишеккә кыстырдым, пычак белән кадый-кадый пешереп-пешереп ала күкрәгемне. Тукталышка җиттек, анда кешеләр күп тора иде, аларны күреп, шулай барган шәпкә ишектән тышка атылдым. Тәгәрәп киттем, поребрикка барып бәрелдем, аңымны җуймадым, кызулык белән торып бастым, күкрәгемнән шаулап кан ага, күлмәк, эчке кием ертык, җиде тапкыр айкады күкрәгемне. Машиналар килә, кул күтәрәм, туктамыйлар. Исерек кеше шикелле барам, бер машина туктамый, чайкала-чайкала юлның теге ягына чыктым, тагын егылдым… Ап-ак автобус килә, үләм бит хәзер, дип сикереп тордым: “Простите, я не пьяница, я ранена”, — дип әйтәм. Тегеләр бит мине исерек хатын дип уйлый, бөтен җирем умырык,  бөтен  җирем  кан,  бик куркыныч  кыяфәттә булганмындыр инде, мин аны хәзер генә аңлыйм. Ак автобус туктады. Кешеләр төште. “Кто это вас?” — ди бер кеше. “Бывший муж  Йосыф Бакиров”, — дип әйтеп өлгердем. Шуннан белмим, мин егылганмын. Эшчеләрне алырга килгән автобус булган икән ул, алар мине РКБга алып киткәннәр. РКБда аңыма килдем, рәхәт, бер җирем авыртмый, әйтерсең лә берни дә булмаган. Ул бөтен дөнья зәп-зәңгәр, матур, әни дә минем җанда, дәү әнием дә минем җанда. “Аһ, балаларым кайда соң минем?” — дип, жу итеп киттем. Мине үлгән дип, капчык шикелле, җөйләрне чистартмыйча тегеп куйганнар. Ярты як үпкәмне алганнар. 
Ә ул вакыт өйдә мине югалтканнар, балага мәктәпкә барырга кирәк, мин юк, Раушания шылтырата, мин юк, апайга китәләр. Мин юк. Шул вакыт Йосыф: “Зөләйханы үтердем”, — дип апасына шылтыраткан. Әнисе тугыз тулганчы Раушаниягә килеп җиткән. Раушания РКБга шылтырата, ул бик авыр хәлдә, дип әйтәләр. Раушания килеп җитмәгән булса, мин шулай үлеп тә киткән булыр идем. Җөйләрне яңадан ачып, җәрәхәтләрне тазартып, әллә ничә операция ясап, мине коткарып калалар. Мин аякка бастым, бер як үпкәм юк, кулым гарип калды, сеңерләр өзелеп беткән, шуннан соң Йосыф биш ел качып йөрде. Ике метрлы ир аракы эчми, исерек түгел, рәхәтләнеп яшәрлек, булдыклыгы бар! Юк! Бәхетсез ул, бәхетсез. Мин хәзер бәхетсез түгел, мин бүген бәхетлемен, минем балаларым аякка баскан, минем малым бар, төзәлеп бетәр-бетмәстә  эшемне дәвам иттем, Свияжскига ияләштем бит, ул эшне югалтырга ярамый. Колбаса алып кайтып монда сатам, ике көн эшкә бармасаң, эшне икенче кешегә бирә башлыйлар аннан ары. Иртә белән иртүк эшкә чыгам, “Волга”ны сатып,  “ГАЗель” алдым, үсә барам, эшне үстерә барам. “ГАЗель” машинасын да үзем йөртәм, бүгенгә хәтле үзем йөрим. 
Тик күңел һаман нәрсәдер сизә иде, подъездда әлләни кыштырдаган шикелле була иде. Йосыфтан куркып, газовый пистолет алган идем. Күңел һаман  шикләнә, пистолетның тәтесенә басар-басмас чыгам подъезддан. Шулай төшеп киләм аска, беренче катка җиткәч, арттан башыма китереп суктылар. Җыгылдым мин, карыйм — ике ир-ат, югалып калмадым, аттым берсенә, икенче тапкыр баса алмадым, бармагым сынган иде теге вакытта. Мин аткан тавышка тегеләр качтылар, беренче каттан Сәетләр йөгереп чыкты.  Зур тимер белән башка суккан булганнар, шуннан мием селкенеп калган иде. Мин моны Йосыф җибәргән кешеләр, дип белдем инде. Монысыннан да терелеп чыктым, шөкер. Шул ук елны, башка суккан елны, ундүртенче ноябрь көнне, улымның туган көнендә бакчам янды. Юан бүрәнәләрдән салынган йорт иде. Их, моның усаллыгы һаман бетмәгән икән әле, дидем. Әле һаман да куркам, балаларга яки миңа бер-бер хәл кылыр бу, дим. Эзләтмәдем, чукынсын шунда, дидем. Балаларга телефоннан шылтыраткалый башлады бу, мин милициягә барып әйтмәдем, балаларны сагына торгандыр, дим, бәлки, акылга утыргандыр, дим. Беркөнне шылтырата бу миңа: “Мин шунда-шунда торам, телефоным да бар, балаларны миңа җибәр”, — ди. Җибәрдем өчесен дә: Данир, Айназ, Айгөл киттеләр.
Балалар кайтты. Моның калынлыгы Библия, ди, өстәлендә.  Шәмнәр тезеп куйган, ди. “Я теперь знахарь. Я предсказатель. Мин эшләмим, ай саен җиде мең түләп тора миңа чиркәү”, — дип әйтә, ди. Чыннан да түләгәннәрдер, яшәргә акча каян алсын ул, көне-төне өйдә утыра, балаларны да христиан диненә тартырга маташкан. Балалар аптыраганнар, калтыраналар. Икенче квартирга күчкән бу. Данир барган иде, аны куып чыгарган: “Ты меня предал, ты не мой сын, ты сын сатаны”, — дигән. Айназ ике барды, бер барганда 500 сум акча биргән иде. Икенчесендә йөз сум биргән иде. Айгөл кабат атасы янына бармады. Данир бармый. Айназны җибәрдем атасы янына, аны да:  “Ты  дочь  сата­ны”, — дип куып кайтарган. Чиркәүгә йөргәне ачыкланды.
Моның бит әле эше судта. “Моны судить итмичә калдырып булмый”, — ди судья. Эш ябылмаган бит. Тагын шылтырата бу: “Мине утыртып, син нишлисең инде? Мин сиңа бүтән тимим, Зөләйха. Син мине утыртма, зинһар”, — ди. Утыртмадым инде, яшәсен үзенчә, дидем.     
Йосыфның шушылай дуамал, рәхимсез булуын мин аның әнисеннән күрәм. Аның әнисе авылдан килеп урнашкан да бер бала белән яшьли тол калган. Яшь, чибәр хатын. Ирсез тормаган, ирләре күп булган. Барысын да өенә алып кайтып, аз-маз торган да, һәрберсен куып чыгарып, тагын башканы алып кайта торган булган. Бала бит сукыр да, чукрак та түгел. Бер бүлмәдә, анда ниләр генә булмагандыр. Бала шундый шартларда үсеп, хатын-кызга ышанычын югалткандыр, дип уйлыйм мин, үземнең кара уем белән. Аның тәртибен башкача аңлатып булмый. Мин аның килене булгач кына да ул хатын биш ир белән торып карады. Никах укыткан була инде ул үзе. Хәзер инде андый эшләрне бик ансат кына “гражданский брак” дип атыйлар. Элегрәк андый хатыннарны “себерке, кулдан-кулга йөрүче”, дип атыйлар иде. Рас аның әнисе шуның төсле булган, димәк, аның үз хатыны да шулай, дип уйлагандыр. Менә аннан аерылганыма ничә ел, мин һаман шул турыда уйлыйм, Йосыф турында. Ул тәрәзәдән карап, берәр хатын-кызны күрсә: “Әнә теге фәлән кайта, әнә теге ана мәчене, ана этне машина белән китереп куйдылар”, — дия иде. Әнисе шуның төсле булганга гына Йосыфым шундый холыксыз, дип уйлый идем.
Ул үзе дә әнисе янына бер килеп, бусага аша гына сөйләшеп: “Минем шушылай булуымда син генә гаепле!” — дип анасын каргап киткән. Мин дә шулай уйлыйм. 
Аллага шөкер, котылдым мин ул афәттән. Балаларым урнашкан. Айназым гына сәламәтлеккә туймый.
Төн уртасы җитте, табын янында тынлык урнашты. Зөләйха ясап куйган чәен дә эчмичә сөйләде дә сөйләде. Тыңлаучылар да тәгамгә, чәйгә орынмыйча Зөләйханың кыйссасын тыңладылар. Чәй яңартылды. Зөләйха иң беренче булып чәй йотып куйды да сагышлы елмаеп татар халык җыры “Зөләйха”ны сузды:
Аклы-чуклы ал тасмаңны 
Тагып җибәр тәңкәңә. 
Шул җегетне җаратам, дип, 
Әйт, Зөләйха, әнкәңә.
Зөләйха үзе елмая, башкалар елый иде.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy