Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешЯзмыш → ​Энә күздән сынар

​Энә күздән сынар

Гөлнур Хәсәншина
Гөлнур Хәсәншина
08 августа 2016
3684 карау
«Нахактан ябышкан бәладән саклан», дигән сүз бар безнең халыкта.
Күрәчәгең булмасын, әмма андый хәлгә тарысаң, авырлыкларга әзер бул, сынатма, дигән кисәтү кебегрәк яңгырый ул. «Хагыннан, нахагыннан сакла», дип теләк тели гомер кичкән өлкәннәр. Нахагыннан сакла...
Ә саклап бетерә алмаса? Сынауның менә шундые килсә? Андый очракта нишләргә? Үзеңне ничек тотарга? Бу бәладән ничекләр арынырга?

Язарга талпынып та, кулдан нидер тотып, туктатып калган очраклар була ул бездә. Андый чакта күңелең кушканга иярү хәерлерәк. Өмет булып бөреләнгән, бөтен уй-хыялларың аның белән бәйләнгән балаңны югалту ачысы миңа да таныш. Үзе кичергәннәр белә... Шуңадыр, Гөлия сөйләгәндә мин аның хикәятенең шул ягына гына игътибар иткәнмен.

Үле туган сабыен яңа гына җир куенына салган әнине бик кызганып тыңладым. Редакциянең «Гаилә сәламәтлеге клиникасы» белән бергә районнарга оештырган чираттагы командировкасы иде ул. Табиблар төшке ашка китте дә, чиратта өч-дүрт хатын калды. Таныш булмасаң да, мондый чакта сөйләшергә сүз табыла: һәркемнең үз зары – хатын­нарның күбесендә бала табу, балага уза алмау белән бәйле проблемалар. Әмма бераздан барысы да үзләре турында онытып, Гөлияне тыңлауга күчте. Мин дә... Соңыннан да кайта-кайта аның сөйләгәннәрен искә төшереп йөрдем әле. Бүлдерергә кыймадыммы икән соң, күңелемдә әллә никадәр сорау туган иде. Берсен дә бирмәгәнмен. Хәер, әйттем бит инде, ул чакта мин аны кызганудан узмадым. «Теләсәгез, языгыз», – дип, Гөлия миңа бик тиз генә ризалык та биргән иде югыйсә. Әмма ул сөйләгәннәрдә үзем аңлап җиткермәгән урыннар шактый булганга тотынмадым. Инде ул очрашуны онытып бетердем дигәндә генә... 

Камилә – студент чакта ук табышкан дус кызым. Шатлык-сөенечләр дә, борчулар да уртак безнең. Әле менә бу юлы да аңа килгән бер хәсрәттән, нахак бәла карасыннан (ә Камилә аны нәкъ шулай кабул итте!) арынуның юлларын эзлибез. Юк, табылмый чишелеш! Узган ел көз район сырхауханәләренең берсендә булган бу очрашу кинәт шушы чакта искә төште.
Бу ике очрак арасында уртаклык бар бит! Бөтен игътибарым белән Камиләне тыңлыйм кебек, ә үзем Гөлияне уйлыйм. Ялгышлардан берәү дә хали түгел – Гөлия дә теге таныш кызын гаепләп ялгышкан булса? Хәер, аңлатыбрак сөйлим әле. 

...Камилә кайнанасы белән мөмкин булганча сирәгрәк аралашырга тырыша. Сәбәпләре бар... Ә бу юлы бармый калу һич мөмкин түгел иде: иренең әнисе юбилей үткәрә, шактый гына кунаклар чакырылган, килене булышмый кем булышсын?! «Тыныч узды! Барысы да киткәндә миңа рәхмәт әйтте», – дип шалтыратты ул миңа. Ике көннән шушы хәбәр: кайнанасының мәҗлес көнне алтын балдагы югалган, ул инде таныш багучысына барып кайтырга өлгергән. «Киленең алган!» – дигән багучы. Кайнанасы балдакны таптыра, өзми дә куймый да: «Өч көн вакыт сиңа. Китереп биргән бул!» – ди. «Шул күрәзәченең йөзенә, күзенә карыйсы иде», – дип елый Камилә. Иң аянычы – ире дә әнисе ягында. «Нәрсә дип кызыктың шул балдакка? Алтын яратмыйсың да бит син. Күрәзәче ничек ялгышсын: ул бит хатын-кыз алган, дигән. Чәчеңнең дә, күзеңнең дә төсе ул әйткәннәргә туры килә», – дип, хатынының күзен дә ачтырмый. Ире дөрес әйтә, Камиләнең алтынга исе китми.

Зур кашлы алтын балдакны кайнанасы үзе бүләк итеп биргән очракта да кимәячәк... Сине ишетергә дә, тыңларга да теләмәгән кешеләргә үзеңнең гаепсез икәнеңне, балдакка кагылмаганыңны исбатлап кара менә. Энә күздән сынар, кеше – сүздән, диләр. Адәм баласын сындыру, түбәнсетү, күңелен яралау өчен бер нахак сүз дә җитә икән.
Инде Гөлия тарихына әйләнеп кайтыйк. Камилә белән шушы хәл булганнан соң, мин аны яңадан эзләп таптым. 

Иреннән бәхете булмый аның. Өйләнешүгә, эчә башлый, хатынына кул күтәрә. Өстәвенә, читтә очрашып йөри торган хатыны барлыгы ачыклана. Өч елдан алар аерылышалар. Улы әтисен белергә дә өлгерми кала. Җиде ел ялгызы яшәгәч, Гөлия үзенең беренче мәхәббәтен очрата. «Дус кызымның, кемнән киткән булсаң, шуңа кире кайтасың, диюен шунда аңладым. Аңа кадәр, элеккеге ирем турында әйтәдер дип, елаган чакларым да булгалады. Дус кызым ялгышмый ул, дөрес күрә, андый сәләте күптән бар», – ди Гөлия. Ике арада хисләр сүнеп бетмәгән була – яңадан кабына. «Безнең кавышуга бөтен дөнья каршы булды. Бианам да риза түгел иде, – дип сөйли ул. – Улына кемнең балалы хатын алдырасы килсен?! Боларның барысы да артта калды. Хәзер без бианам белән әни белән кыз шикелле». 

Яшь хатын икенче тапкыр әни булырга әзерләнә. Йөклелеге 32 атналык чакта район табиблары аны Казанга күренергә җибәрә. Шул вакыт УЗИдагы белгеч коточкыч яңалык әйтә: «Балагыз үсүдән туктаган», – ди. Үле баланы дөньяга китерү күпкә авыррак, диләр: шулайдыр, тән газапларына җан газаплары да кушыла бит. Нәни Фатый­маның кечкенә кабере өйләренә каршы яктагы зиратта. 
– Гөлия, бала югалткан хатыннар бик күп. Барысы да: «Нигә болай булды әле?» – дип, күрәзәчегә чыгып чапмый. Берәр шигең булдымы, нигә барырга уйладың? – дим. 

– Кызымны таныш абыстай юды. Олы яшьтә инде ул, туксанга җитеп килә. Күрә торган сәләте дә бар. Баланы кулына алгач: «Булдырганнар икән! Әнисенә дип ясаганнар, сабый әнисен саклап калган», – дигән. Дус кызым ишетеп торган. Казанда яшәүче бер ир-ат күрәзә­ченең номерын бирделәр безгә шул вакыт. Ул үзе ДЦП белән авырый икән. Мин үзем шикләнгән биш-алты кешенең фотосын да алып бардым. Шушы кызның сурәтенә җиткәч: «Сезгә аның кем икәне нәрсәгә?» – дип, ул берничә секундка гына күзен читкә алды... Җиде күрәзәчегә бардык. Берсе генә:
«Ул кызны гаепләп гөнаһлы булгансыз. Инде хәзер шушы гөнаһыгызны юарга кирәк. Гафу үтенегез аңардан, бүләкләр бирегез», – диде. Аптырап кайткан идек, дус кызым: «Бу сүзләрне сезгә әйттерү өчен аның әнисе күрәзәчегә алдан акча түләп куйган!» – диде. Дус кызым дөрес әйтә ул, бу юлы да ялгышмагандыр. 
– Ә сәбәбе нәрсә? Ул танышың сиңа нигә начарлык тели дип уйлыйсың соң?
Гөлиянең бу сорауга да җавабы бар икән. 

– Дус кызым әйтә: «Урманда агач ничек гөрселдәп ава, син аның юлына шулай аркылы төшкәнсең», – ди. Без хәзерге ирем белән яңадан очрашып йөри башлаганга ике-өч айлар тирәсе генә иде әле. Алар икесе уртак танышларының туенда берсе – кыз, икенчесе егет ягыннан шаһитлар булдылар. Ул кызның иремә шунда күзе төшкән дип аңладым... Аннан ул иремнең энесе белән йөри башлады.
Ул кыз да бүген үзенең гаепсезлеген ничекләр итеп исбатларга белми бәргәләнсә?

 Беләсезме, без хәзер килендәшләр. Энебезнең күзен бик тә ачтырасы килеп никадәр генә багучыга алып барырга теләсәк тә, ризалашмады. Элек миңа: «Җиңги!» – дип кенә тора иде, хәзер әнә бөтенләй аралашмыйбыз. Дөрес, кеше аркылы булса да, никахка да, туйларына да чакыру бирделәр, әмма абыйсы да, мин дә бармадык. Кемгә генә барсак та: «Бозым­ны ризык белән кертә», – диләр. Бер багучы әби, каршына утыртты да, үзе тәсбих тарта башлады. «Көнең елаудан гына торамыни? – ди. Җавап бирүемне дә көтмәде, дәвам итте: – Кызым, ачуланма, хәлләрең еларлык булган икән шул...» Ә дус кызым: «Ул син
нән гафу үтенергә килә әле, тик син аны мәңге кичермәячәксең», – ди. Бүгенге тормышыма шундый зур авырлыклар аша килдем. Миннән аны күпсенәсе түгел бит инде... Моңарчы ул кыз әле безнең өйгә кереп йөри иде. Яңа ел белән котларга килгәч, мин аңа дәшмәдем. Ул аны бик авыр кичерде. Мине күргәч, ул гел куркып китә... Аңардан шикләнгәнемне, әлбәттә, белә.
– Ә ул кыз чыннан да гаепсез булса? – дим. – Бер генә күрәзәче дә исемнәр атамаган бит. Шикләнгән кешесенең сурәтен һәркем күңелендә үзе тудыра. Ә ялгышсаң? Син гаеп ташлаган кыз үзен бу очракта ничек акларга тиеш соң? «Мин моны эшләмәдем», – дисенме ул?

Гөлия сорауларымны әллә ишетмәде, әллә... Инде сүзнең күңеллерәк өлешенә күчәбез. Телефоннан исәнләшүгә: «Кыз алып кайттым! Кызыбыз бар!» – дигән иде бит ул. «Бу юлы йөклелегең ничек узды?» – дим.
– Әбиләргә йөреп, чистарынып тордым инде. Гел үземне кемдер күзәтә, кемдер карап тора кебек тоелды. Бу юлы да ахыргача күтәреп бетерә алмадым. 32 атнада ярып алдылар. Бер килограмм да ике йөз граммлы гына булып туды. Резус-факторым «тискәре» минем. Дөрес, анализларым начар булмады. Әмма табиблар бөерләрем өчен курыкты, кечкенәдән авырта алар минем. Ан­нан беренчесен табу белән икенче­сенә узуның арасы да якын булды – өч ай гына. Болай ярамый, диләр... 
«Сүз белән кешене терелтергә дә, үтерергә дә була», дип юкка әйтмибез.

Вакыт барысын да оныттыра. Ки­лендәшләр арасындагы бу аңла­шылмаучылык та кайчан да булса артта, үткәндә калыр дигән өметем бар. Шушы вакыйга аркасында абый белән энекәш арасыннан да кара мәче узган. Ә алар бу тормышта бер-берсенә терәк, таяныч булырга тиешле ике ир туган... 
Сүзне дус кызым белән булган хәлдән башлаган идем. Камиләнең кайнанасы балдагын тапты бит!

Кунаклар килер алдыннан шкафтагы яңа чәйнек эченә салып куйган булган һәм... оныткан! Килененнән гафу үтенеп тормады, билгеле. Балдакның табылуын да Камилә иреннән очраклы рәвештә генә белде. Күпме күз яше түгәргә өлuерде дустым! «Инде барысы да артта калды, онытырга тырыш», – дим аңа. Кул гына селти, кылыч ярасы төзәлер, сүз ярасы төзәлмәс, ди. 


Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы. 
– Сүзне бала югалтудан башлыйк әле. Кеше сиңа никадәр начарлык теләсә дә, карыныңдагы сабыең яшәмәсен, төшсен дип әйтсә дә, әгәр туасы җан дөньяга киләсе булса, ул бернинди зыян салуларга карамый, туа. Инде киресенчә икән, бу да беркемнән, бернәрсәдән тормый: ни генә кылсаң да, ничек кенә саклансаң да, ул тумаячак. Бернинди күрәзәче дә, табиб та ярдәм итмәячәк. Иң беренче менә шуны аңларга кирәк. Димәк, Аллаһы Тәгалә шулай язган... 
Әйе, кемдер начар ният белән сиңа зыян да салырга мөмкин.

Әмма ул кешенең кемлеген төгәл белмичә гаепләүдән сак булырга кирәк. Моны ачыклау өчен күрәзәчегә бару динебездә бик зур гөнаһ санала. Пәйгамбәребез: «Күрәзәчегә барган кешенең кырык көн намазы кабул булмый. Ә күрәзәчегә ышанган кеше – ул инде мөселман түгел», – ди.
Бу ханымның һәрдаим күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итүе исә аларга ышануы турында сөйли.

Күрәзәчеләрнең төп максаты кешеләр арасын бозу: дуслар, туганнар, ир белән хатын... Алар гел бер сүзне әйтә: ирең йә хатының, йә дустың гаепле ди. Күршеңнән зыян күрәсең ди. Мөнәсәбәтләр болай да киеренке булганда, әлбәттә, барысы да катлаулана. Күрәзәче шайтаннар белән эш итә, ә алар ялганларга да мөмкин. Динебез буенча, яхшы яки яман күрәзәче юк – алар бөтенесе начар. Багучыга ышанып, кешене гаепләү – бу инде яла ягу кебек үк гөнаһ гамәл. Әгәр сиңа яла ягалар икән, «мин дә аларга начарлык эшлим әле», дип, үзең дә яла ягу һич дөрес түгел. Дәлилләр китереп, үзеңне аклый алсаң – аклыйсың, юк икән – дәшмичә каласың, сабыр итәсең. Аллаһы Тәгалә үзе ачыклаячак. 

Кешеләр арасындагы иң четерекле мәсьәләләр сүз белән бәйле. Монда рәнҗеш дигән нәрсә дә бар әле. Әгәр син нахакка берәүне гаепләгәнсең, рәнҗеткәнсең икән, ул мәзлум дип санала. Шундый вакытта, күңеленнән рәнҗеп, сиңа берәр начарлык теләсә, Аллаһы Тәгалә аның догасын шунда ук кабул итә. Дога кылу, кул күтәреп, «йә Раббым», дип ялвару гына түгел ул, күңел ачысы белән: «Әй, үзе дә шушы хәлгә төшсә иде», – дип әйтеп куюы да җитә.
Динебез буенча, кеше турында гайбәт сөйләү тыела. Пәйгамбәребез: «Кеше шулай эшләде дип сөйләсәгез дә бу гайбәт була», – ди. Сәхабәләр: «Ә ул сүз дөрес булса?» – дип сорыйлар. «Хәтта сүзегез дөрес булса да», – ди. Кемдер турында гайбәт сөйләгән очракта, ул кеше сине кичерми торып, Аллаһы Тәгалә бу гөнаһыңны гафу итә алмый. Башта шул кешегә барып: «Мин синең хакта шулай-шулай дип сөйләгән идем», – дип, гафу үтенергә тиешсең. Аллаһы Тәгалә, тәүбә иткәндә, эчеп йөрүне, зина кылуны, кайтарып бирсәң, әйбер урлауны гафу итә, ә гайбәткә керүне – юк. Менә нинди җитди әйбер ул сүз. 

Син хәтта сүзең белән кешене рәнҗетмәгән очракта да аңардан гафу сорарга тиешсең (кемгәдер барыбер бит – аның турында сөйлиләрме, юкмы). Тагын шунысы да бар: кем турында гайбәт сөйлисең, кыямәт көнендә шул кешегә үзеңнең савапларыңны бирәсең, әгәр савапларың булмаса, аның гөнаһларын үзеңә аласың. Чөнки гафу үтенү вакыты инде үткән була. 

Ә без җиңел генә: «Ишеттеңме әле, теге тегеләй иткән, бу – болай», – дип сөйләшәбез. Кызганыч, ахырын уйламыйбыз. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy